Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Салисә Гәрәеваның Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Равил! Хат язуымның сәбәбе, беренчедән – дуслык һәм ихтирам тойгысы булса, икенчедән, Казандагы сөйләшүне искә төшерү иде.

Чиләбе.
18 октябрь, 1980 ел.
Равил дус!
Кайнар сәлам Сиңа Уралдан!
Казаннан кайту белән мин баштанаяк эшкә чумдым. Яңа кеше итеп, радиокомитет
өскә берсеннән-берсе катлаулы эшләр өя. Миңа икмәкне шулай тир түгеп табарга
язган инде, өстәл артына утырып, шигырь язар өчен ял һәм бәйрәм көннәрен көтеп
алырга туры килә. Иртәнге зиһеннең прозрачный чакларын әдәби иҗатка бирсәң
иде ул бәхетле кешеләргә эләккән шикелле! Удовлетворение бирми торган көндәлек
журналист мәшәкатьләре бөтен вакытны һәм җегәрне ала.
Равил! Хат язуымның сәбәбе, беренчедән – дуслык һәм ихтирам тойгысы булса,
икенчедән, Казандагы сөйләшүне искә төшерү иде. Миңа Илдар Юзеев рекомендация
язып җибәрде инде, сүзендә торды. Ял итәргә киткән җиреннән, Яңавылдан язган,
рәхмәт төшкере!
Сиңа да үтенечем шул иде, дус кеше. Кирәк булса дип хәбәр итәм: минем
шигырьләр менә шундый колл. сборникларда басылган: «Яз күрке» («Краса весны»)
1961, «Җиңелмәс Вьетнам» (1966), «Беренче карлыгачлар (1968), «Солнце на ладони»
(Ю.Уралск. кн. изд., 1970), «Урал синекрылый» (1971), «Шигырь бәйрәме» (1968),
газета-журналлар.
Беренче шиг. 1959 елны «Тат. яшьл.» һәм шул ук елны «Азат хатын»да басылган
иде. (Район газеталары 1956-57 еллар). 20 ел шигырьләрем басылып килә. Русча
тәрҗемәләр дә бар. «Уралым» – 1979.
Яңа китабым әзер. Шигырьләрнең сыйфатын, төп идеясен үзең беләсең. Русча
язсаң иде. 3 экз. бастырып җибәрергә кирәк булыр. Монда руслар арасында укырлар
аны, мине монда Чиләбедән кабул итәселәр. (Дус-дошман да бар...)
Равил дус! Озакка сузмасаң иде – ноябрьдә документларны тапшырасы, дек.
башында караласы.
Сиңа иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Дуслык сәламе белән, Салисә.

* * *
6 июль, 1982 ел.
Чиләбе.
Равил дус!
Отпускыда йөреп, хат язарга бераз соңладым, бигайбә. Менә Свердловскилардан
йөреп кайткач, яңадан эшкә тотынгач кына язам. Безнең монда дөнья элеккечә. Июнь
салкыннарыннан соң 30° эсселек килде дә тора, яңгыр да яумый, шунысы борчый.
Сине, әлбәттә, безнең телевизордан чыгуыбыз кызыксындырадыр. 10/VII-дә үтте
ул, бик тә шәп булды, хатлар да килгән.
Миңа да очраган кешеләр яратып карауларын әйттеләр. Сабантуй ясадык 13/VII
дә, анда да күп кеше килеп, яратып карадык, рәхмәт диделәр.
Телевидениедә безнең оператор Леня Пивер белән Ира Канищева Сиңа күп сәлам
язарга куштылар. «Китап җибәрергә вәгъдә иткән иде Равил, тавышы юк әле», – диләр.
Ни вәгъдә иткән идең, әллә болай гына әйтәләрме?
Телегр. килде. 48 р. гонорар да килде әле Казаннан, ул ни хикмәт булгандыр. Рәхмәт
оперативно эшләвең өчен. Безнекеләр бик яратып калганнар Сезне, хат язсам, сәлам
язарга кушалар, бер ханым җыентыгыңны да сорап алып китте дә әле дә булса укый әле. Үткән ял җыелышып, Тургаяк буена бардык бер 12 кеше. Шунда күл буенда (теге
барельеф тирәсе), учак ягып ит пешереп, чәй-мәй эчеп утырдык. Э... дә кереп алдык,
ул да иярде безгә.
Карточкалар заповедниктагылар бер генә кадр, калганы чыкмаган. Гостини-
цадагыларны кичә китерде Зәки, форматлары зур. Әле әз генә салам, калганын
командировкадан кайткач. Иртәгә Чибәркүлгә китәм рейд бриг. белән. Шуннан кайткач,
салырмын.
Әдәби битне «Чел. рабочий» суза әле. Чыккач, газетасын да салырмын.
Әлегә шул. Башка яңалык-үзгәреш юк. Җәй, отпуск, каникуллар.
Миңа Союз чл. билеты килмәде әле – озак көттерәләр.
Үзеңдә ни хәлләр? Язасыңмы? Казанда ни яңалыклар? Язучыларыбыз исән-саумы?
Сәлам әйт барысына да. Көзгә бәлки кайтып та килермен әле, бер җай чыкса.
Сау бул.
Сәлам һәм ихт. б-н, Салисә.

* * *
2 сентябрь, 1983 ел.
Чиләбе.
Равил дус! Исәнме!
28 сентябрьдә Рөстәм Кутуйдан переводлар алдым. Ошадылар. Ул «Вечерняя
Казань»да чыгарыр өчен Сиңа мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Минем дә шул ук үтенеч
сиңа. Фото салам. Кирәкле мәгълүматларны да. Булдыра алсаң, бу яңа тәрҗемәләрне
газетага тәкъдим итеп кара әле, яме?
Мин Чиләбедә кичке газетага тәкъдим иттем, нишләтерләр. «Сов. Россия»гә
шигырьләр җибәргән идем инде, өстәп боларын да җибәрәм әле.
Бездә иминлек. Эльвира каникулга кайткан иде, Казанга китте. Минем отпуск.
Соңгы көннәре. Яңадан командировка башлана. Җыентыкны Рәдиф (Рәдиф
Гаташ – ред.) рецензиясеннән соң карап, «тарап», яңадан Шәүкәткә (Шәүкәт Галиев –
ред.) җибәрдем. 84 резерв булырмы, 85-кә китәрме – үзе юкның күзе юк. Хәзер кызны
киендерергә кирәк иде – отпускта кайтып булмады. Анда минем җыентык турында сүз
чыкса, поддержи. Хәзер Союз члены булгач, 1 китап белән утыру шәп түгел. Минем
әрсезлек юк инде, артыннан йөрергә җаем да юк, кесә ягы да хөрт.
Синең Мәскәүдә яңа җыентыгың чыгу белән котлыйм. Яңалары да бер-бер артлы
дөнья күрсен. Газеталардагы подборкаларыңны да укыдым, «К/ут»дагыларын да.
Әдәби берләшмәне сентябрь ахырларында җыям. Хәзер уборка, басулардан
кайтылмас.
Язучыларга сәлам. Илдарга, Сибгат абыйга, Ахуновка һәм башкаларга.
Сиңа иҗат уңышлары һәм сәламәтлек теләп,
Салисә.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев