Сүзләр турында сүзләр
Сүзләрнең юк төсе, юк исе, Тик эзе йөрәктә сузыла.
Сүзләрнең юк төсе, юк исе,
Тик эзе йөрәктә сузыла.
Сүзләрне алтындай тапшыра
Карт ана улына, кызына.
Сүзләрне күз күрми, кул тоймый,
Күзәнәк эченә тулса да.
Сүзләрдән иңнәре сыгылып,
Бер адәм тукталды тупсада.
Сүзләрдән ясалмый чәй-каһвә,
Боткага тоз итеп салмыйлар.
Сүзләрнең әчесен тоемлап,
Ачынып елыйлар сабыйлар.
Сүзләрдән шәл-күлмәк бәйләнми,
Тик сүзләр җылы да була ала.
Бәллүр дә түгел ул, шулай да
Йөрәккә бәрелеп уала.
Сүзләрне уйламый әйтәбез.
Белмибез яшисен җиһанда.
Бер елдан, мең елдан төшәсен,
Кызарган алмалар җыйганда...
Кайтаваз яңгырый галәмдә
Пышылдап әйтелгән сүзләрдән.
Һәр әйткән җөмләдән, аваздан
Йолдызлар торышы үзгәрә.
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев