Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Гәрәй Рәхимнең Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Равил! Хәбәреңне алдым. Мин сине ачуландыра да һәм шул ук хәбәр белән шатландыра да алам: китабың кибетләргә чыккан, өч көн эчендә сатылып беткән, хәзер Мәскәүдә китабың юк. Мин прозевал, кибетчеләр әйтә-чыгу белән алып бетерделәр ди. Берәр җирдә очраса, алырмын.

гыйнвар, 1975 ел.
Исәнме, Равил!
Телеграмманы да, хатыңны да алдым. Рәхмәт. Ләкин почталар бик начар йөри,
хатыңны менә бүген, 9 гыйнварда гына алдым.
Яңа еллар үтте. Үзең беләсең инде, минем вакыт туган-тумачаларны, кияү-
кодаларны көйләп үтә. Бу җөмләне укыгач, мин синең иреннәреңдә елмаю күрәм,
әлбәттә, ләкин нишлим, дустым, бу йортта, бу туганнар арасында оя башы булып мин
калдым, миннән күбрәк сорала. Ояны таркатмау минем өстә, үземә дә бер дә кызык
түгел. Анысы ярый, моны мин үзем дә «все течёт, все меняется» дип кенә карыйм.
Синең хатны алу соңгы көннәрдә иң зур куанычым булды. Моннан бер атналар
элек Ренат шулай куандырган иде.
Равил, мин бу көннәрдә бик каты итеп доклад белән утырдым. Бу эшкә бик җаваплы
карыйм, чөнки минем сүз ул күпмедер дәрәҗә безнең буын сүзе дә булырга тиеш.
Вакланасы килми. Узган елдагы поэзия әсәрләре турындагы сүз белән бергә, гомумән,
шигърият турындагы фикерләрне дә уртаклашасы килә. Күләме күпмерәк булыр,
кулдан язып, утыз бит булды, докладның өчтән ике өлеше язылды дип уйлыйм. Синең
телеграммаңда 15 гыйнварга килеп җитсен Союзга диелгән, ләкин мин моны бераз
аванс белән әйтелгән датадыр дип уйлыйм. (Безнең язучылар белән шулай эшләмичә мөмкин түгел бит). Унбишләрендә җибәрсәм дә, 20ләрсез сезнең кулга барып җитмәс.
Докладны кулъязма итеп кенә җибәрмичә булмый, үзем басып өлгерә алмыйм, анда
бастырып алырсыз, шәт.
Авыру аяктан екты. Бер ай чамасы һаман терелә алмадым, ютәл, одышка,
йокысызлык интектерә. Хәзер яхшыга табан инде. 300 юл чамасы шигырь яздым.
Шигырь язу – иң рәхәте. Вакыт булгач, әйбәтләп эшләп була.
Рөстәм, собакага әйт, ике-өч сүз булса да, хат язсын.
Мәскәүгә барсаң белеш әле, Вадим редакциясенә кулъязма җибәргән идем,
рецензияләттеме икән? Шулай ук Шабайда да балалар өчен шигырьләр бар, ул аларны
нишләтә икән?
Хәзергә менә шулар. Егетләргә күп сәламнәр белән:
Гәрәй.

16 гыйнвар, 1975 ел.
Федотовка.
Исәнме, Равил!
Менә сине бик куркыткан, көтә-көтә арыткан доклад. Кулдан 66 бит булды,
машинкада 40 лап булыр. Правление каршы килмәсә, кыскартасы түгел иде. Әле болай
да кайбер кызыклы фикерләр сыймады.
Равил, сүз бирү тәртибен төзисеңдер? Миңа беренче яки икенче булып сөйләргә иде.
Беренчедән бигрәк икенче булу кызыктыра. Докладны Сафия бассын, ул минем почеркка
өйрәнгән. Үзең кара. Мөмкин булса, дүртне суксын. Сугып бетерү белән, иң соңгысын
булса да, миңа җибәрсәгез, шәп булыр иде, машинка хаталарын төзәтә торыр идем.
Докладлар тикшерелә торган правлениегә мине чыгарсаң иде. Үзем дә катнашсам иде.
Докладым начар дип уйламыйм, һәрхәлдә йөзгә кызыллык китермәс кебек.
Нигә шалтыратмыйсың? Моннан аларга караганда сездән җиңел бит, алдагы көнгә
заказ биреп куй да. Машинкадан соң Зөлфәт, һәр данәне укып, хаталарны төзәтсен.
Правление членнарына шул көе бирмәгез тагын, машинкадан соң укылмаган көе дим.
Ярый. Аллага (ягъни сиңа) тапшырдым инде, ахыры юньле булып бетсен бу
докладның.
Хуш, егетләргә бер олау сәлам:
Гәрәй.

29 ноябрь, 1980 ел.
Мәскәү.
Равил!
Хәбәреңне алдым. Мин сине ачуландыра да һәм шул ук хәбәр белән шатландыра
да алам: китабың кибетләргә чыккан, өч көн эчендә сатылып беткән, хәзер Мәскәүдә
китабың юк. Мин прозевал, кибетчеләр әйтә-чыгу белән алып бетерделәр ди. Берәр
җирдә очраса, алырмын.
Равил, минем синдә ике китап бар бугай. Алар миңа бик кирәк, берсе «Белемлек»
дигән керәшен китабы, берсе «Народы мира» дигән иске китап. Мин тел һәм халыклар
турында бер әйбер язмакчы идем, менә ул китаплар да кирәк булды. Зинһар, шуларны
җибәр әле. Аннан соң, син «Соц. Тат.»ны аласыңдыр, анда минем монголчадан бер
тәрҗемәм чыккан иде, шул гәзитне дә җибәрә алмассыңмы?
Минем хәлләр бер көе, кыштыр-мыштыр эшләгән булам.
Үзеңдә ниләр бар?
Гаиләңә сәлам.
Гәрәй Рәхим.

22 декабрь, 1980 ел.
Мәскәү.
Равил туган!
Менә Кави дус Мәскәүдә иде, бергә киңәшкәннән соң сиңа мөрәҗәгать итәргә
булдым. Мин үзем дә, байтак башка язучылар да Кавиның хәзергә кадәр Язучылар
Союзы члены булмавын дөрес түгел дип табалар. Бу мәсьәләдә балалар әдәбияты
секциясе белән сөйләшүләр булды, алар Кавины Союзга тәкъдим итү җыелышы
үткәрергә ризалар. Мин үзем төп доклад сөйләргә уйлаган идем. Инде менә бу эштә
калгач, минем мартларга кадәр вакытым булмаячак. Бу докладны сиңа эшләү бик кулай
булыр иде дип уйлыйм мин. Син Кавиның олылар өчен булган иҗатын да, балалар
өчен булган иҗатын да беләсең. Мин үзем аның «Бәләкәй Чапай» повестен зур хезмәт
дип саныйм. Син аны, аның сүз башын һәм сүз азагын әйбәтләп укы.
Җыелышта Рөстәм Мингалим, Рабит Батулла һ.б. иптәшләр чыгыш ясарга әзер
дип уйлыйм.
Сиңа зур сәламнәр белән,
Гәрәй Рәхим.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев