Шигърият
Нинди кош ул?
Нинди моңлы кош икән ул Өздерә төн буена? Ай нурлары эреп тама Таш улаклы уема.
Нинди моңлы кош икән ул
Өздерә төн буена?
Ай нурлары эреп тама
Таш улаклы уема.
Аннан чыңлап агып китә –
Кая? Туган ягыма.
Яшь бөртеге өзелеп төшә
Чал төкле яңагыма.
Ялкыны күчә яндырып
Чак йөрткән аягыма.
Барып җитә алырмынмы
Яктылык маягына?
Бу тормыштан мәгънә эзләп
Арыдыммы? Йөдәдемме?
Нинди кош ул сайрый икән –
Әллә соң йөрәгемме?!
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев