Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

– Яхшы! Сиңа өйләнсен, алайса, мин каршы түгел! Тик синең якка борылып карар микән ул? – дип, кинәт рәнҗеп китеп барды. Үзе эченнән: «Торырга урыны, яшәргә акчасы юк, үз әтисе икенче хатын белән тора, тимеш! Мин аның әтисенә кияүгә чыкмыйм бит. Фатирсыз, имеш!» – дип, гарьләнеп, урам буйлап елап кайтып китте.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Айның күренмәс ягы

Хәниф, иртүк торып, календарьга күз салды. 1975 елның сентябре,
шимбә көн. Бүген кич дәрестән соң алар Резидә белән «Татарстан» йә
булмаса, янәшәдәге «Родина» кинотеатрында кызыклырак фильм карарга
ниятләгәннәр иде. Егет кинотеатрга иртәнге сәгатьләрдә үк җыена башлады.
Аның ялыктыргыч күнегүләрдән соң да, китап укырга ярату сәбәпле,
яхшы әсәр эләксә, төне буе аерыла алмыйча утырып, аннан йокысыннан
торалмыйча интегә торган гадәте бар иде. Бүген исә, иртә таңнан торып, душ
кереп, кырынып алгач, Казанның «Аромат» фабрикасы чыгарган «Саша»
дигән одеколон белән сөртенде. Көзге каршысына басып, тырпаеп торган
чәчләрен рәткә китерде. Борынына хушбуй исе килеп бәрелде. «Нишләп
Казанда чыккан әйберне «Саша» дип атаганнардыр инде? Беткәнме татарча Сәлим, Сәлах, Сөнгать кебек матур исемнәр. Йә булмаса, Салават күпере.
Кубрат хан, Олы Мөхәммәт дип, бөек татар шәхесләренең исемнәре белән
атасаң да булыр иде. Мөгаллимнәре Марсель Хәким: «Берсе – Болгар
дәүләтләренә нигез салучы, икенчесе – Казан ханлыгын аякка бастыручы
бөек татар шәхесләре алар!» – ди. Шулай булгач! Нигә, алайса, тарих
китапларында юк соң алар турында бер кәлимә сүз? Әдәбият, тарих белән
кызыксынган үсмер өчен бик сәер бу хәл! Ни сәбәпледер татарлар турында
бер уңай мәгълүмат та юк аларда. Явызлар, вәхшиләр, башка халыкларны
изеп, талап яшәгән кыргыйлар итеп сурәтләнә алар! Хәнифнең шундый
ерткыч бабалары өчен йөрәге әрнеп куя. Үзен башка милләтләр алдында
уңайсыз итеп сизә. Шулай да бу хәлләргә шиге дә зур аның! Ярый әле,
вакыт-вакыт сак кына кайбер серләрне аңлатып торучы Марсель Хәким
абыйлары бар! «Йөзләгән, меңләгән кала-шәһәрләргә татарлар нигез салган.
Алтын Урда дәүләтенә кергән башка төбәкләр уртак эшләрне үтәр өчен
үзәккә ун гына процент салым түләгән!» дигән мәгълүматлардан егетнең
күңеле үсә, горурлыгы арта торды. Бу бозык тарихны укып, күңелендә гел
каршылыклар туа, укыган саен каршылык үсә генә бара шул. Аксакаллары
Хәким Сәлимҗанов бер заман аларга – күп белергә яраткан театр училищесы
студентларына: «Мәскәүгә дә татарлар нигез салган!» – дип ычкындырды.
Әлбәттә, гомерләре буе ялган чөмергән шәкертләре аның бу сүзләрен чынга
алмады, аксакал укытучылары күпертеп кенә җибәргән диеп уйладылар.
«Ничек инде, үзен шундый бөеккә санаган халыкка шәһәрләр салып бирә
алсыннар, ди. Хәниф, кызып китеп, Резидәгә дә шул турыда сөйләп ташлый
кайчагында... Кызый исә: «Кем белә инде, бәлкем, шулай булгандыр!» – дип,
әлеге хәлләргә исе китмичәрәк җавап биргәләде. Ахры, хатын-кызның бөтен
хикмәте – яраткан кешесеннән бала табу да муллыкта гомер сөрүче гаилә
учагы торгызу. Анысы да – бик мөбарәк, бик күркәм хәл! Ләкин хатын-кыз
да баласын тәрбияләгәндә үткәнен, бүгенгесен сабыена җиткерә барырга
тиеш! Киләчәген инде алар синең биргән тәрбияң аша төзиячәкләр. «Әй,
наданкаем минем!» – дип, андый чакта егет сөйгәнен үзенә коча, икмәк,
чәчәк исләре килеп торган шомырт кара чәчләреннән үбеп ала. Тегесе,
хәйләкәр елмаеп: «Менә үзең өйрәтерсең дә инде балаларыбызга татар
тарихын!» – дип, кабат мәче баласы кебек аның киң күкрәгенә сыена.
Әлеге вакыйгалардан соң алга сикереп, Хәниф шуны гына дәлил итеп
китерә ала. Тагын бер җиде-сигез елдан артистлыктан язучылыкка күчкән
егеткә үзенең ике премьерасы – «Сынган беләзек» мелодрамасы һәм «Яз
галәмәте» комедиясен Мәскәү татарларына да күрсәтергә баргач, үзе дә
көтелмәгән фактларга тап булды. Әлеге зур калада яшәп ятучы Рафаэль
абыйсы: «Әйдә, энекәш, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм, исең китәр үзеңнең
дә!» – дип, кичкырын каядыр ияртеп алып китте. Хәниф кенә гаҗәпләнә:
«Нәрсә белән шаккатыра алыр икән инде аны дәдәсе?
Төрле спорт чаралары үткәрелә торган «Крылатский» буйлап атладылар
да атладылар алар. Вакыт-вакыт спорт корылмаларындагы урындыкларга
утырып ял итеп тә алгаладылар. Мәскәү суларыннан авыз итеп, елга аркылы
Кремль манзараларына күз салып, биш чакрымлап тәпиләгәч, элек суы
гөрләп аккан, ни сәбәпледер бүген юкка чыккан елганың ермагына төшеп
сәфәрләрен дәвам иттеләр.

– Борчылма, энекәш, килеп җиттек инде, – дип, абыйсы аны каршы
ярга ияртеп алып менеп китте. Өстә ярдан илле-алтмыш метр ераклыкта
реклама щиты хәтле яссы таш тора, үзенә чокып нәрсәдер язылган. Егет
якынрак килә. «На этом месте в 12-13 веках стояла деревня Татаркино.
На чём основана Москва» дип акка кара белән язылган. «Менә ничек
икән ул! Театр училищесында белем алганда укытучысы Хәким аганың
әйткән сүзләре колагында яңгырый: «Мәскәүгә дә татарлар нигез салган
булганнар!»
Кечкенәдән халкы белән кызыксынып үскән Хәниф өчен әлеге тарихи
таш зур яңалык булды. Чыннан да, бүген үз милләтен чын күңеленнән
сөюче, зурлаучы Рафаэль абыйсы аны шаккатырды. Менә ни өчен
миллионлаган татар Мәскәү каласында гомер сөрә! Алар өчен бу кала
чит-ят түгел икән бит! Шулай уйланып кайтканда, Рафаэль абзасы аңа:
«Үзбәкстанымны сагынам! Эчмичә дә зурдан кубып бәйрәм итә, мең
төрле ризыклар пешереп, кунак та итә белә торган уңган үзбәкләрне,
анда сөрелгән кырым татарларын, төрекмәннәремне сагынам! Аларның
чисталык-тәртипләрен юксынам! – дип, күз яшьләрен сөртеп куйды.
Рафаэль дәдәсе, СССР дигән дәүләт таркалып, Үзбәкстанда ыгы-зыгылар
башлангач, бар күчемсез мөлкәтен «дарым-шарым»га сатып җибәреп,
тарихи Ватанына күчеп кайткан иде.
– Үзбәкстандагы тормыш рухыма, татарлыгыма якын иде!
– Нишләп Казанда гына төпләнмәдегез соң?
– Җиңгәң Әлфия дә: «Мәскәүдә туганнарым да күп, яшәргә дә
җиңелрәк», – дип үзсүзләнеп, бирегә алып кайтты. Иң кыены балаларга
туры килде. Бигрәк тә мәктәптә укыганда: «Татары – изверги, вон отсюда
в Монголию! Грязные басурманы!» – дип җаннарын телгәләделәр,
каннарын эчтеләр. Миллионлап татар халкы яшәгән калада бер татар
мәктәбе булмасын инде. Аллага шөкер, ике улым да, физик яктан да, рухи
яктан да нык булып, көрәшеп үстеләр. Икесе дә – самбо буенча спорт
мастерлыгына кандидатлар. Иң мөһиме: өйдә авыз тутырып, рәхәтләнеп
татарча сөйләшәбез! Минем өчен иң зур бәхет шул инде! – дип, абзасы
сүзен йомгаклап куйды.
***
Ләкин бу чорларга җитәргә шактый гына еллар кичәсе бар иде әле
үсмергә. 1975 елда Хәниф әле гади уку йортында белем ала. Укуы да кыен
түгел, иң мөһиме – телдән, артистлык осталыгыннан яхшы билгеләр алсаң,
калганнарына әллә ни басым да ясамыйлар.
Ә менә бүген ул Резидә белән очрашуга барачак! Кесәсендә туңдырма
белән пирожный алып сыйланырлык кына сәмәне дә бар. Әлеге дә баягы оста
куллы Каюм абыйсы исән булсын! Бу юлы да энесенең кая җыенганын белгәч:
«Мә, йөрмә, хәерче арбасыннан төшкән адәм кебек!» – дип тәнкыйтьләп
алгач, калтасыннан кып-кызыл бер унлыкны чыгарып тоттырды. Студент
өчен шактый гына зур сумма ул. Стипендияләренең өчтән бере. Әле анысын
да училище директоры Шапиро: «Сез – шәһәрнекеләр!» – дип бирмәскә
тырыша. Шул сәбәпле, Хәнифкә дә, Казанныкы саналгач, тәтеми иде ул
сәмәннәр.

***
...Резидәнең абыйсы Нурисламнан гайре берсеннән-берсе чибәр өч апасы
да бар иде әле. Ул шуларның Роза дигәннәрендә бүгенге көндә фатирда
тора. Җизнәсе Галимҗан бик тәртипле, бик булган, уңган кеше. Апасы
кебек үк каратут чырайлы, кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, урта буйлы,
бик чибәр ир затларының берсе. Чит-ятлар аларга карап көнләшәләр,
сокланалар да хәтта. «Ничек пар килгәннәр, икесенә дә Ходай кызганмаган
икән матурлыкны! Бәхетле генә була күрсеннәр инде!» – дип теләк теләп
калганнарын еш ишеткәли Резидә. Үзе дә апасының үрнәк гаиләсе белән
горурлана, шуны күреп, үзен бәхетле хис итә. Җизнәсе «Точмаш» дигән
заводта инженер булып эшләсә, Роза ханым исә шунда ашханә мөдире.
Өстәвенә, хезмәт урыннары өйләреннән ындыр артында гына диярлек,
җәяү йөрерлек кенә арада булса да, Галимҗан җизнәсе күптән түгел генә
юнәткән машинасы белән Роза түтәен янына утыртып алып чыгып китә.
Кичен кабат бергә кайтып керәләр. Бер-берсен яратып, ихтирам итеп
яшиләр, җизнәсе өчен гаиләсе иң беренче урында. Ул бер-бер артлы туган
ике улы өчен ниләр генә эшләми. Ишегалларына оланнары уйнасын өчен
таган, әйләнгеч карусель, комлыкка хәтле үз куллары белән ясап куйды.
Рәхәтләнеп ишегалларын дөбер-шатыр китереп йөгерешә-куышалар,
пычракка батып бетәләр. Хәер, буялмагайлары тагын, мунчалары каршыда
гына бит. Тәрәзә яннарында төрле төстәге роза чәчәкләре үсеп, хуш исләр
таратып утыра. Монысын җизнәсе яраткан хатыны Розасы өчен махсус күп
итеп утырта. Ишегалдының сул ягында матур итеп зур гына беседка да ясап
куйды. Берәрсенең туган көне, йә булмаса, ниндидер тантаналы дата килеп
җитсә, шашлык кыздырып, үз бакчаларыннан җыелган яшелчәләр белән
рәхәтләнеп ял итәләр. Андый көннәрдә Галимҗан җизнәсе «Москвич»ына
тутырып, төрле нигъмәтләр төяп алып кайта.
Көз көне туры килсә, кавын белән карбыз өстәлләрендә. Савытларыннан
салынып төшкән йөзем тәлгәшләре матур булып өелеп тора. Мондый
кичләрдә ул табын уртасына бик дефицит саналган «Татарстан» тортын алып
кайтып утырта. Зур һәм ашап туймаслык тәмле нигъмәт! Әле ул, алай-болай
кунак-мазар килеп чыкмаса, тагын ике-өч көнгә җитә. Менә шулай, өстә –
кояш, аста – без дигәндәй, гөрләшеп яшәп яталар... Дөресрәге, яталар иде...
Шундый бәхетле көннәрнең берсендә шимбә иртәсендә Резидә ипи белән
сөткә чыгып керергә ният кылды. Тышка чыкса, җизнәсе, ял көне булуга
карамастан, каядыр үз эшләре белән чыгып киткән, ишегалдында машинасы
күренми. Кире әйләнеп кайтканда да ишегалды буш иде. Ул, баскычта
туфлиләрен салып, өйгә үтте. Апасы, телефоннан кем беләндер сөйләшә, үзе:
«Әйе, әйе, ярар, ярар, матурым, яхшы, яхшы!» – дип куйгалый. Сеңлесенең
кайтып керүен күреп: «Ярый, ярый, соңрак, үзем шалтыратырмын әле, эшем
бар!» – дип, әңгәмәне кисәк өзде. Мондый хәлләр тагын ике-өч тапкырмы
шулай кабатлангач, Резидәнең күңелен корт кимерә башлады. «Булмас ла!»
Апасы ир затларының һушын җибәрерлек чибәр булса да, ирен үлеп ярата
бит ул! Алайса, нишләп, кача-поса сөйләшә, сеңлесе кайтып керсә, шундук
өзә? Соңгы көннәрдә аның башына менә шундый борчулы уйлар керде әле.
Нәрсә яшерә соң Роза тутасы? Кем белән серләшә ул?! Әлеге көннәргә кадәр
алар арасында андый хәлнең булганы юк иде бит!

Бүген Резидә эшеннән тизрәк кайтырга тырышты, чөнки кичке җидедә
Хәниф белән «Вузовец» кинотеатрына «Бриллиантовая рука» дигән фильм
карарга барасылары бар! Инде атна буе көненә алты сеанс күрсәтелсә дә,
елга буе чират, билет алырлык түгел, ди. Әнә аның Хәнифе юнәткән. Тутасы
өйдә үзе генә иде булса кирәк. Ахры, ире балаларны алырга киткәндер.
– Апа, мин кино карарга барып кайтам, Хәниф анда көчкә ике билет
тапкан, – дип әйтте.
– Ярар, тик бик озак йөрмә, бүген кунарга кайтасыңдыр бит? – дип
күңелсез генә сорап куйды.
– Әлбәттә, апа! Хәниф һәрвакыттагыча озатып куячак.
– Ул студентың әтисез үскән икән! Хәзер бер бүлмәле фатирда үги әтисе,
энесе белән яшиләр, ди.
Өлкән тута сеңлесенә сынаулы караш ташлады. Резидә бермәлгә
аптырап, уңайсызланып калды. Ул бит егетенең кайда һәм ничек яшәгәнен
рәтләп белми дә иде.
Чыннан да, ни өчен егетнең аны әти-әнисе белән дә таныштырганы юк?
Әллә кайларга, әллә кемнәргә кунакка ияртеп барганы бар, күтәреп алалар
үзен, ә менә якыннарын күрсәткәне юк. Аптыраган инде.
– Өйләнешсәгез, кайда торырсыз дим?
– Кая әле безгә тормыш кору, апа! Ул беренче курста гына, көтәргә дә
көтәргә әле!
– Укып бетергәч, армиягә алачаклар аны, тагын ике ел!
– Әй, апа, башыңны катырма әле, җан биргәнгә җүн бирер әле Ходай,
аңа хәтле! – дип, кыз күңеленә ярамаган темадан читкә китәргә тырышты.
Бүгенге сөйләшү әлегә тәмам булса да, ул тема ни сәбәпледер кабат-кабат
калкып чыга торды. Күпмедер вакыттан соң көннәрнең берсендә Роза ханым:
– Җизнәңнең сиңа гашыйк булып йөргән туганнан туганы Альберт
киләсе айда өйләнә икән, туй ясый, ди.
– Бәхетле булсыннар, апа! Миннән хәер-фатыйха! – дип кенә куйды исе
дә китмичә чибәр туташ. Апасы, авыр сулап:
– Үз өйләре белән торалар иде бит! Суы, газы кергән, мунчалары бакча
уртасында, рәхәтләнеп яшә дә яшә инде менә! – диде.
– Насыйп булмагандыр инде миңа! – дип куйды Резидә шаян тонда.
– Ә теге, үзебезнең авылның Әмире, җизнәң әйтә, алтынчы разрядлы
токарь, ди. Акчаны миннән дә күбрәк ала, бик булдыклы, бик уңган егет,
тиздән ике бүлмәле кооператив фатир иясе булачак икән. Галимҗан әйтә:
«Резидә турында бик сораштырды», – ди. Аларга эш алдынгысы булгач,
чиратсыз бирергә тырышалар икән.
– Апа, мин сине аңламыйм соңгы вакытта! Ярыймы мин тулай торакка
күчсәм?! Яшәгез әле җизни белән күгәрченнәр кебек гөрләшеп, – дип,
кискен итеп әйтеп ташлады ул, ачуы чыгып. Роза ханым бимазаланып:
– Дөрес аңламыйсың бит син, сеңлем! Тулай торакка күчеп кенә кара,
мәңге кичермәм үзеңне. Зинһар, җизнәң янында ул турыда сүз чыгара күрмә.
– Мин бит, апа, сиңа тегеңә чык, моңа чык дип киңәш бирмәдем, кемне
сөйдең, шуның белән тормыш кордың! – дип, кыз рәнҗеп елап җибәрде.
Эшнең тирәнгә киткәнлеген күргән тута рәнҗетелгән сеңлесен җылы
кочагына алды.

– Мин бит, сеңлем, синең бәхетле булуыңны гына телим! Белмим инде,
белмим, артистлар белән тормышың ничек килеп чыгар икән, өстәвенә,
укып бетергәч, хезмәт хаклары да 80 сум гына, ди! Ярар, урын булмаса,
бездә торып торырсыз! Җизнәң дә шулай, ди. Балакаем, мин сине тулай
торакка чыгарып җибәрәмме инде? – дигәч, үзенең дә күзләреннән яшь
бөртекләре бәреп чыкты.
– Ул Надия дигән бәндәң, көн саен шалтыратып, башымны бутый. Имеш,
ул артист кисәгенең авыл саен ике-өч кызы бар икән! «Аларны ул алдый
да кача, алдый да кача икән, мескенкәйләрне!» – дип котны алып ята.
– Апа, җанкисәгем, икенче ел йөрибез, бармак белән дә кагылганы юк!
Туйдан соң, ди, үзе дә, мин дә! Ә теләсә, ялганламыйм, мөмкинлекләре
булды, чөнки мин аны яратам! Әйтәм аны, сиздермичә чыгып китеп,
телефоннан шыпырт кына сөйләшәсең. Тугызга тугыз сиксән бер икән!
Надия булды да чыкты. Мин бит әллә ниләр уйлап бетердем, әллә апаның
сөяркәсе бармы инде дип, ут йотып йөрдем. Имәндә икән чикләвек, – дип,
апасына сөенеп карады ул.
– Әй, җүләр, яраткан ирем өстеннән йөрсәм, Ходай мине мәңге
кичермәс, матур сеңелкәем, җанкисәгем! Мин дә синең кебек Ногманнар
нәселеннән бит! Бөтен борчылганым – син бәхетле булсын дип
тырышуым! – дип, сеңлесенең тулып торган битеннән үбеп алды. Ләкин
бу аңлашулар кызның күңеленә кереп оялады, әкрен генә эчтән кимерә
дә иде инде ул хәбәрләр.
Соңгы тапкыр авылга җыелышып кайткач, Надия белән алар урамда
көтмәгәндә күзгә-күз очраштылар.
– Нишләп, шулай килде-китте сөйләп, апаның башын катырасың, Надия?
– Мин дөресен сөйләдем! Бер дә ялганлап тормадым, – диде элеккеге
иптәш кызы, ачулы күзләре белән үтәли тишеп карап.
– Нәрсәгә кирәк инде сиңа шулай әшәкеләнергә?
– Үзеңне бел, яме, яраткан егетемне тартып алдың, хайван! Синең белән
бәхетле булыр дип уйлыйсыңмы әллә?
– Синең белән булачак идеме?
– Булыр иде. Укып бетереп, тик шул сиксән сумына эшләп йөрсен!
Аллаһка шөкер, әнием дә – кибет мөдире, бабам да – завхоз, үзем дә
яңа эшемдә 290 сум хезмәт хакы алам. Ашханәдә мөдир мин хәзер!
Син генә бәхетемне кистең, син бит минем иң якын сердәшем, дус
кызым идең! Әле өйләнешсәгез дә, яшәргә бетегез дә юк! Гомер буе
Роза апаларыгызда яталмассыз. Аның бит ни торыр урыны юк, бер
бүлмәле фатирларында әнисе, үги әтисе, энесе! Коридорда йокласагыз
гына инде. Үз йорты белән торучы үз әтисенең икенче хатыныннан да
өч баласы бар, ди, анда да сезгә ничава не светит! – дип, елга буе тезеп
салды сипкелле Надия. Авызыннан утлар чәчте! Резидәнең исе-аклы
китте бу галәмәткә! Ул нәфрәтләнеп:
– Яхшы! Сиңа өйләнсен, алайса, мин каршы түгел! Тик синең якка
борылып карар микән ул? – дип, кинәт рәнҗеп китеп барды. Үзе эченнән:
«Торырга урыны, яшәргә акчасы юк, үз әтисе икенче хатын белән тора,
имеш! Мин аның әтисенә кияүгә чыкмыйм бит. Фатирсыз, имеш!» – дип,
гарьләнеп, урам буйлап елап кайтып китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев