Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең ара шундый якын үзе...

Без атлаган юлдан ялгыз үттем. Күңелемдә туфан кузгалды.

Без атлаган юлдан ялгыз үттем.
Күңелемдә туфан кузгалды.
Бәгыремнән тамган яшем кочып,
Җансыз тузан мине кызганды.
«Хуш!» дигәнең кайтавазлар булып
Бәргәләнде җаным түрендә.
Җиргә төшәм, җибәрегез мине –
Кысан чиксез хыял күгендә.
Йөрәгемә кемдер бензин сипте,
Аннан күрдем очкын очуын.
Йөрәк янды... Ә мин тойдым бары
Битарафлык кысып кочуын.
Сулыш җитми. Тыным, үпкәм кыса.
Ничек атлыйм? Ничек? – Оныттым.
Синнән калган ак чәчәкле гөлне
Күз яшьләрем сибеп корыттым.
Һәр кешедән синең йөзне эзлим,
Исемнәрдән – синең исемне.
Кайсы ярдан, кайсы суга ташлыйм
Көннәремне буган хисемне?
...Һәм мин көлне кагып торып бастым,
Күтәрелдем кабат күкләргә.
Безнең ара шундый якын үзе,
Аралый тик бәхет. Күк.
Пәрдә…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев