Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

Каюм Насыйриның укучы яшьләр һәм чит төбәкләрдә яшәүче мөселманнар белән элемтәләре

Рус телен, рус мәдәнияте казанышларын туган халкының үсеше файдасына куллану һәм мәктәп программаларына дөньяви предметлар кертү мәсьәләләрендә, шулай ук халыкка файдалы практик белемнәрне тарату буенча Насыйриның хезмәттәшлек кыры киң була.

Чит төбәкләрдә яшәүче мөселманнар белән элемтәләр

Рус телен, рус мәдәнияте казанышларын туган халкының үсеше файдасына куллану
һәм мәктәп программаларына дөньяви предметлар кертү мәсьәләләрендә, шулай ук
халыкка файдалы практик белемнәрне тарату буенча Насыйриның хезмәттәшлек кыры
киң була. Әмма ул даими рәвештә яисә төрле елларда аралашкан шәхесләр арасында
рухына иң якыннарының саны чикле. Бу төркемдә 1862 елда «Таң йолдызы» дигән
атналык газета чыгарырга бергәләп гариза биргән литография хуҗасы Мөхәммәдвәли
Яхинны, Казан университетында, аннары Казан ирләр гимназиясендә укыткан,
русларга татар телен өйрәтү буенча дәреслекләр авторы Мөхәммәдгали Мәхмүдовны
(1824–1891), хезмәт юлын рус теле укытучысы булып башлаган, 1881–1900 елларда
Казан татар укытучылар мәктәбе инспекторы Шаһбазгәрәй Әхмәровны (1853–1900),
1878 елдан шул ук уку йортында укыткан Ибраһим Терегуловны (1852–1921) һәм
башка кайбер рус теле укытучыларын атап була.
Бу төркем арасында масштаблы үткер фикер иясе буларак танылган һәм
Россиядәге мөселман халыкларын европалашуга өндәүче кырым татары Исмәгыйль
Гаспринский (Гаспралы) аерылып тора. Ул 1883 елда Бакчасарай шәһәрендә
«Тәрҗеман» исемле татар һәм рус телләрендә газета нәшер итәргә рөхсәт алуга
ирешә. «Тәрҗеман» мөхәррире мөселманнарның басма сүзендәге һәр яңалыкка бик
игътибарлы була. Газетаны дин кардәшләренең дөньяви эчтәлекле хезмәтләрен
популярлаштыру мәйданы сыйфатында куллану максаты белән Гаспралы 20 августта
(елы күрсәтелмәгән) Насыйрига ачык хат юллый, аңа үзенең басмасында яңа китаплары
турында игъланнар бастырырга тәкъдим итә ( ТӘһТИнең Язма мирас үзәге, 11 ф.
2 тасв. Д.4. 3 б.). Насыйри Гаспралының бу тәкъдимен кабул иткәндерме-юкмы – без
бу турыда төгәл әйтә алмыйбыз.
Мәгърифәтчене яхшы белгән кешеләр белән аралашкан Г.Рәхим мәгълүматларына
караганда, К.Насыйри Гаспралыны яратып бетерми, аны рус хакимиятенә яраклашуда
гаепли, «Тәрҗеман»да, янәсе, Гаспралының Россиягә Истанбулны яулап алырга
тәкъдим иткән мәкалә бастыруын мисал итеп китерә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски
и открытия / редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев,
А.М.Ахунов; төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. Б.63-64).
«Тәрҗеман»да К.Насыйри хезмәтләре турында без ачыклаган беренче мәгълүмат
1885 елга карый (Тәрҗеман. 1885. №12. 23 октябрь). Газета мөхәррире К.Насыйри
төзегән татар телендәге «Фәвакиһ әл-җөләса фи-л әдәбият» китабы турында кыскача
мәгълүмат урнаштыра: «Китап 40 бүлеккә бүленгән, 600 биттән тора. Бик пөхтә
итеп басылган; басманың төп эчтәлеге – зур булмаган хикәяләр, күзәтүләр, көлкеле
хәлләр, әйтемнәр һәм мөселман галимнәренең тормыш, ураза тоту, фән, наданлык,
байлык, хәерчелек, никах, мәхәббәт, картлык һ.б. турында әйткән хикмәтле сүзләре». Насыйриның хезмәт сөючәнлегенә һәм тырышлыгына тирән ихтирамын
белдереп, И.Гаспралы газета укучыларына бу китапны Казанда нинди бәягә сатып
алу мөмкинлеге турында да хәбәр итә (Модернизационные процессы в татарско-
мусульманском сообществе в 1880-е–1905 гг.: документы и материалы / Сост.
И.К.Загидуллин, Н.С.Хамитбаева, Л.Ф.Байбулатова, Х.З.Багаутдинова; под ред.
И.К.Загидуллина. Казань, 2014. С.22).
И.Гаспралы 1888 елда «Тәрҗеман»дагы (№9. 5 сентябрь) Россия мөселманнарының
яңа басмаларына багышланган аналитик мәкаләсендә фикер уяну һәм халык әдәбияты
тууны һәм туган телне яхшырту, эшкәртү теләге һәм омтылышы; фикер уяту һәм
җанландыру, торгынлыктагы тормышка этәргеч биреп җибәрүне күрсәтә торган
билгеләр буларак, мөхтәрәм К.Насыйриның тәрҗемәләрен һәм җыентыкларын, Санкт-
Петербург ахуны Г.Баязитовның «Тормыш вә мәгыйшәт» китабын, Муса Акъегетнең
«Хисаметдин менла» (1886) һәм Заһир Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» (1887)
романнарын һ.б. китерә (Модернизационные процессы... С.40-41).
1891 елда Насыйриның яңа хезмәте турында И.Гаспралы түбәндәге мәгълүматны
урнаштыра (Тәрҗеман. 1891. №26. 8 август): «Рус теленә ихтыяҗны мөселманнар
үзләре дә тоя башлады. Безгә Казанда яңа гына чыккан « Нәмунә яки әнмүзәҗ.
Рус теленең уку кагыйдәләре вә дәхи сарыф вә нәхү кагыйдәләрен мөштәмил бер
рисаләдер» (Казан, 1891) китабы килеп иреште. Китап, күрәсең, Каюм Насыйри
тарафыннан муллалар өчен төзелгән. Әлеге китап гарәп грамматикасы белән таныш
кешеләргә рус грамматикасын өйрәнү өчен хезмәт итә ала (Модернизационные
процессы... С.62).
1885 елда К.Насыйриның Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм
этнография җәмгыяте утырышында тәкъдим ителгән татар җырлары, табышмаклары
һәм мәкальләре тупланган җыентыгы турындагы мәгълүматны И.Гаспринский
шулай ук «Тәрҗеман» (1895. №10. 12 март) газетасында урнаштыра, ул аны Россия
мөселманнарының казанышы дип бәяли. Аның фикеренчә, әлеге басма – моңа кадәр
билгеле булган җыентыкларның иң тулысы. Гәрчә анда кайбер бушлыклар калса да,
алар да, ихтимал, җыючының тырышлыгы белән тулыландырылыр дигән ышаныч
белдерә (Модернизационные процессы... С.80-81).
И.Гаспралы 1900 елда, Россия мөселманнарының басма сүзендә күзгә ташлана
торган яңа күренешләрне бәяләп, түбәндәгеләрне бәян итә: «Дөньяви эчтәлекле
китап, татар һәм төрки телле китап – әле яңа күренеш, аңа әле 25-30 еллап кына.
Шулай да бу китап үсештә, мин аның киләчәге бар дип уйларга җөрьәт итәм. Татар
телле китапларның эчтәлеге һәм әдәби сыйфаты шактый йомшак, саны әле бик
чикле, йөзгә кадәр яки аннан аз гына артыграктыр, шулай булса да, бу басмаларга
ихтыяҗ, аларның укучысы барлыкны кайбер китапларның меңнәрчә данә тираж
белән берничә тапкыр басылып чыгуы раслап тора. Төрки-татар китабының даими
наширләре, китап сатучылары, таратучылары һәм язучылары бар». «Тәрҗеман»ның
редакторы язучылар исемлегендә беренче итеп янә Каюм Насыйрины, аннан соң мулла
Таһировны, Әхмәтһади Максудины, Галимҗан Барудины, Ризаэтдин Фәхретдинне,
Нариман Наримановны, Ганиевны атый (Модернизационные процессы... С.122-123).
1880 нче еллар ахырында мөселманнар арасында Насыйриның дөньяви эчтәлекле
китапларын югары бәяләгән һәм бу басмаларны нәшер итү тукталып торуга борчылучы
катлау барлыкка килә. Аерым алганда, шундый актив укучыларның берсе Насыйрига
болай дип яза: «1889 елда календарьның чыкмаячагын белгәч, без бик борчылдык.
Сезнең һәр китабыгыз 100 сумга торырлык» (Гайнуллин М. Видный татарский учёный
и писатель // Выдающийся просветитель демократ Каюм Насыри. Казань, 1976. С.31).
Кайбер хәрби уку йортлары курсантлары һәм мәдрәсә шәкертләре, Насыйрины
фикердәш күреп, китаплар җибәрүен үтенеп мөрәҗәгать итә торган булган: алар үзләре
өчен генә түгел, дусларына да сорап хатлар язганнар (Шунда ук. Б. 31).

1898 елда Насыйри, үзе белән танышырга килгән Нуретдин Ишаевның рәхмәт
сүзләренә җавап итеп, казанлыларның хезмәтенә карата битараф булуын, ә чит
шәһәрләрдән килүчеләрнең хөрмәт күрсәтүен әйтә (Нуретдин Ишаев. Габделкаюм
Насыйри хакында // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. Б. 459).
1890 нчы елларда китап укучылар арасында К.Насыйриның популярлыгын
күрсәтә торган бер билге булып илнең төрле почмакларыннан мөселманнарның
аңа төрледән-төрле үтенеч белән мөрәҗәгать итүләре тора. Мәгърифәтченең шәхси
архивындагы андый хатларның кайберләре игътибарга лаек. Аерым алганда, Оренбург
мөфтие М.Солтановның 1893 елның 23 февралендә һәм Мәхкәмәи шәргыя казые
Р.Фәхретдиннең 1898 елның 29 гыйнварында автордан кайбер басмаларын почта аша
җибәрүләрен сорап язган хатлар сакланган.
Мондый үтенеч-хатлар арасында мөселман мәктәпләре өчен тәрҗемәләр
белән бәйлеләре дә бар. Мәсәлән, 1891 елда Оренбургның агалы-энеле беренче
гильдия сәүдәгәрләре Хөсәеновларның берсе – Әхмәт – Насыйридан исәп-хисап
ясау турындагы уку әсбабын татарчага тәрҗемә итүен сорый. Үзенең үтенечен
ул Оренбургта туганнары белән бергәләп оештырган җәдиди ысуллы «Хөсәения»
мәдрәсәсендә бухгалтерлык эшенә өйрәтә торган дәресләр кертергә планлаштыруы
белән аңлата (Гайнуллин М.Х. Каюм Насыров в документах // Каюм Насыри, 1825-
1945: (Материалы научных сессий, посвящённых 120-летию со дня рождения.
Казань:, 1945. С.120). Пенза губернасыннан Госман Мостафилов дигән кеше
Насыйрига якын дусты кебек мөрәҗәгать итә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи
хәле. Б.70.).
Китаплар авторы җавап хатларын, артык фәлсәфә куертып тормыйча, кыска
гына яза. Күрәсең, Насыйри аларның күпчелеге белән шәхсән таныш булмаган,
җавапларның күбесе кирәкле китаплар җибәрү үтенеченә карата язылган. Бу җәһәттән,
аның Нәҗип Түнтәригә язган озын һәм мәгълүматлы хаты искәрмә булып тора, ләкин,
кызганычка каршы, хат безнең көннәргә килеп җитмәгән (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.70).
Чит төбәктә яшәүче мөселманнарның мәгърифәтче белән шәхси аралашуы
да күп нәрсә турында сөйли. Әйтик, яшь авыл мулласы Ризаэддин Фәхретдин,
әле 1891 елда Мәхкәмәи шәргыя казые итеп билгеләнгәнчегә кадәр үк, Казанга
килгәч, Насыйри торган фатирга бара, ләкин аны өендә очратмый (Фәхретдин Р.
Габделкаюм Насыйри // Каюм Насыри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. Б. 311).
Насыйриның китапларын укып илһамланган кайбер яшьләр Казанга бөек
мәгърифәтче белән очрашырга махсус килә торган булганнар. Алар остаз-
фикердәшләре белән тирән мәгънәле һәм гыйбрәтле әңгәмәгә өметләнсәләр дә,
таныш түгел кешеләргә беренче очрашуда ук ачылып китеп сөйләшергә ияләнмәгән
Насыйри шактый салкын мөгамәлә белән каршы алган, гүя хуҗа кеше чакырылмаган
кунакның тизрәк китүен көткән кебек тойгы калган. Бу җәһәттән шуны да искәртеп
үтәргә кирәк: яшьләрнең алдан хәбәрләшмичә генә килүләрен йорт хуҗасы иҗат белән
шөгыльләнергә комачау итү, эштән бүлдерү дип кабул иткән, шуңа да еш кына аларга
ачык йөз, шәрыкча кунакчыллык күрсәтмәгән (Миргазиз Укмаси. Каюм абый Насыров
// Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.512).
Әйтик, 1897 елда Истанбулда укып кайткан Фатих Кәрими мөгаллим Хәсән Булатов
белән Казанга махсус, бөек мәгърифәтче белән танышырга дип килә. Исәнләшеп,
үзләренең мәгърифәтчегә ихтирамын белдергәч, яшьләр Насыйрига хезмәтләре өчен
рәхмәтләрен әйтәләр. Җавап итеп Насыйри болай ди: «Язганыңны укысалар ярар иде,
укымыйлар шул». Ф.Кәрими истәлекләрендә Насыйридан кәеф һәм рухны күтәрердәй
бер сүз дә ишетмәвен әйтә. Шул ук вакытта фәкыйрь язучының «заманасына һәм мохитенә күрә шулкадәр зур әдәби вә гыйльми хезмәт итә алуы мөмкинлекләрен
күрү безнең күңелләрдә куәт вә истигъбаль (киләчәк) өчен өмид арттырды» дип яза
(Әхмәдһади Максуди. [Истәлек] // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык. Б. 456-457).
Насыйри янына авыллардан килүчеләр саны ботаника буенча «Һәвасы нәбатат»
(1885) китабы басылып чыккач, бермә-бер арта. Китапта үсемлекләрнең дәвалау
үзенчәлекләре һәм кайсы үсемлекнең нинди авырудан файдасы тасвирланган була.
Бу китапның тулыландырылган варианты 1894 елда «Гөлзар вә чәмәнзар» исеме
белән дөнья күрә. Китап татарлар арасында популярлык казана һәм автор янына
төрле яклардан медицина киңәше сорап килә башлыйлар (Каюм Насыйри турында
истәлекләр // Каюм Насыйри. 1825-1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми
сессия материалары. Казан, 1948. Б. 140).
Чит төбәктән килгән кайбер егетләр мәгърифәтчегә аерым фәннәрне укытуны
сорап та мөрәҗәгать иткәннәр һәм аның фатирында укыганнар да (Шунда ук. Б.140).
Башка шәһәрләрдән яки авыллардан килгән мосафирлар белән аралашуның
вакыты һәм эчтәлегендә аларның Насыйри белән танышлыгы яисә электән белгән
фикердәшлеге мөһим роль уйнаган. Бер төркем кунаклар еш кына Насыйрида иркенләп
утырып, моназара кыла торган булалар. Вятка губернасының Түнтәр мәдрәсәсе
мөдәррисе Нәҗип Түнтәри шундыйлардан булып, алар күрешеп, хат алышып тора
(Мөхәммәтнәҗип Түнтәри. Габделкаюм Насыйри хакында хатирәтем // Каюм
Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль җыентык. Б.476-477).
Нәкъ шундый ук гамьле әңгәмәләр беренче тапкыр килгән галим-голәмә белән дә
булган. Г.Исхакый язганча, «...гыйлем дөньясында, мөстәшрикъ (шәрыкны өйрәнүчеләр
– И.З.) арасында аның кыйммәте көннән-көн арткан. Казанга килгән һәрбер мөстәшрикъ
аны күрүне, аның белән сөйләшүне үзләренә бер шәрәф санаганнар. Күрешкәннәр,
сөйләшкәннәр, китапларын алганнар» (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри // Исхаков
М.Г. Әсәрләр: 15 т. 12 т.: публицистика [томны төз., текст. иск. һәм аңлат. әзерл.
Зөфәр Мөхәммәтшин]. Казан, 2012. Б.164).
Насыйри янына килүчеләр арасында күренекле шәхесләр дә булмаган түгел.
Йорт хуҗасы 1895 елның маенда Россиягә император Николай IIнең тәхеткә утыру
тантанасына Госманлы дәүләте матбугасы вәкиле буларак килгән «Икъдам» газетасы
редакторы Әхмәт Оранны яланаяк каршы алган (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.70).
1893 елның җәендә Каюм Насыйри туганы Бәдыйгъ мөәзин белән Оренбургта
була. 1894 елның календаренда ул «Сәфәр» дигән язмасын урнаштыра, анда
сәяхәттән алган тәэссоратлары белән уртаклаша. Оренбургта ун көн торып, андагы
мөселман җәмәгатьчелегенең бер вәкиле белән дә танышмавына, күрешмәвенә
ачына. Ел саен календарь чыгарган, бик күп китаплар язган шәхес белән
Оренбург байлары һәм муллаларыннан берәү дә кызыксынмый, югыйсә биредә
1891 елдан бирле беренче гильдия сәүдәгәрләре Әхмәт һәм Мәхмүт Хөсәеновларның
«Хөсәения» мәдрәсәсе эшләп килә. Мөселман элитасының битарафлыгына хәтере
калып, Насыйри моны татар җәмгыятендәге сословие-мөлкәт мөнәсәбәтләре белән
аңлатырга тырыша: «…кырык мең акчам булса, байлар белән аралашыр идем.
Башымда чалма да юк иде, булса, дин әһелләре белән танышып кайтыр идем»
(Гайнуллин М.Х. Каюм Насыри. Очерк жизни и творчества. К 150-летию со дня
рождения. Казань, 1975. С.14).
Бу бүлекне йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Чит төбәкләрдә яшәгән һәм
мәгърифәтченең фикерләренә теләктәшлек белдергән мөселманнарның К.Насыйри
белән аралашуының төп формасы хат язышу булган. Хатларда сүз, нигездә,
китапларны яки календарьларны почта аша җибәрү яки авторга хезмәтләре өчен
рәхмәт белдерү белән чикләнгән. Бу яктан караганда, И.Гаспралының «Тәрҗеман» газетасында мәгърифәтченең яңа хезмәтләре хакында мәгълүмат биреп баруы,
укучылар аудиториясен арттыруга хезмәт иткән. Рәхмәт һәм олылау сүзләре язылган
хатлар алу, һичшиксез, татар бистәсендә изоляциядә диярлек яшәгән мәгърифәтче өчен
олы рухи ярдәм булгандыр. Галим-голәмә яки элекке танышлары килгәндә аралашу
гамьле әңгәмә рәвешен алган.

Казан шәһәренең укучы яшьләре белән аралашу

Насыйриның мәдрәсә шәкертләре белән мөнәсәбәтләрендә берничә этапны аерып
билгеләргә була. Мәгълүм булганча, 1905 елга кадәр мәдрәсә шәкертләре ябык
тормыш рәвеше алып бара, алар, бер-берсе белән арашмыйча диярлек, күбрәк остаз-
мөдәррисләре тирәсендә оешып яши.
Казан мөдәррисләре 1860 нчы елларда мәдрәсә шәкертләрендә мәгърифәтчегә
карата ислам диненә хыянәт итүче шәхес дигән тискәре мөнәсәбәт формалаштыра.
Остазлары йогынтысындагы укучы яшьләр Насыйри китаплары белән кызыксынмый
(Насретдин әл-Хуҗаши. Мөхтәрәм Габделкаюм Насыйри белән мосахәбә (Хатирә
дәфтәреннән) // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль җыентык.
Б. 467). Күпчелек дин әһелләренең Насыйрига мондый тискәре мөнәсәбәте ул
1871–1877 елларда рус-татар училищесында рус теле һәм математика укытучысы
булган чорда да саклана.
1875 елларда, инспектор В.В.Радлов рус классларын махсус биналарда
урнаштырганчы, Насыйри «Күл буе» (Касимия) мәдрәсәсендәге рус классында атнага
берничә сәгать рус телен укыта. Бу елларда кайбер шәкертләр аның фатирына килеп
тә дәресләр ала. Соңгылар өчен Насыйри русча сөйләшергә һәм язарга өйрәткән
Остаз була.
Кайбер шәкертләр мәгърифәтче белән әтиләренә ияреп килеп таныша. Мәсәлән,
Гарифулла Чокрый мәгърифәтче белән әтисе, шагыйрь Гали Чокрый аша танышкан
һәм 5 ел дәвамында җәйге каникул вакытында туган ягында аның китапларын сату
белән шөгыльләнгән. Инде мәдрәсәне тәмамлагач та, Казанга килгәндә, мәгърифәтче
янына чәйгә кереп чыгуны гадәт иткән (Гарифулла ибне Гали Чокрый. Габделкаюм
ән-Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль җыентык. Б.478-482).
Кайсыбер Казан мәдрәсәләрендә укучы аерым шәкертләрнең Насыйрига
мөнәсәбәте 1890 нчы елларда үзгәреш кичерә.
1880 нче еллар ахырында «Күл буе» мәдрәсәсенең берничә хәлфәсе «Тәрҗеман»
газетасын яздыра, Насыйри чыгарган календарьларны һәм аның китапларын укый,
шулай ук госманлы әдәбияты белән кызыксына башлый.
Татарлардан беренче булып Насыйри феномены турында мәкаләне язучы шушы
мәдрәсә хәлфәсе Әхмәтһади Максуди була. Аның язмасы 1891 елны Истанбулның
«Тәрҗемани хакыйкать» газетасында дөнья күрә (Латиф Г. Каюм Насыйрины искә
төшерү турында зур җыелыш // Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре.
Мәҗмуга. Казан, 1926. Б. 131). Фатих Кәрими 1892–1896 елларда Төркиядә укыганда,
Әхмәд Мидхәд белән шәех Җамалетдин Әфгани авызыннан күп тапкырлар Каюм
Насыйри исемен ишетә. Күрәсең, бу мәгълүматның җеп очы Максуди язмасына барып
тоташадыр (Әхмәдһади Максуди. [Истәлек]. Б. 454-455).
Ә 1890 нчы еллар башында бу кызыксыну мәдрәсәдә укучы бер төркем
шәкертләргә дә күчә. 1893 елда әлеге дини уку йортына укырга килгән Гаяз Исхакый,
укыту эчтәлегеннән канәгать булмыйча, XIV гасыр Бохара галиме Сагдетдин әл-
Тафтазаниның «Тәһзиб әл-мантыйк вә әл-каләм» дигән мантыйк һәм догматика
дәреслеген, шулай ук тагын берничә дәреслекне мичкә якканнан соң, шәкертләр
госманлы матур әдәбияты белән активрак кызыксына, шулай ук К.Насыйриның да
татар телендәге китапларын укый башлыйлар. Моңа кадәр «Күл буе» мәдрәсәсендә Насыйрига Казан муллалары тудырган җәмәгать фикере йогынтысында мескен һәм
сәер кеше буларак карасалар, акрынлап аның эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаша
башлый (Насретдин әл-Хуҗаши. Мөхтәрәм Габделкаюм Насыйри белән мосахәбә
(Хатирә дәфтәреннән) // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль җыентык.
Б. 468). Шулай да шәкертләр авторның үзе белән очрашуга барырга кыймый.
Мәдрәсәдә уку-укыту мәсьәләләре буенча бәхәсләр киеренкелеге иң югары
ноктасына җиткәч кенә, бер төркем шәкертләр 1890 нчы еллар уртасында Насыйри
белән танышырга җөрьәт итә (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри. Б. 162).
1895-1896 елларда «Күлбуе» мәдрәсәсе шәкерте Гаяз Исхакый да Насыйри белән
берничә тапкыр очраша. Беренче тапкыр аның фатирына танышырга дип дуслары
белән килә. Икенче тапкырында Гаяз үзе генә була. Хуҗа аның озаклап сөйләвен
бүлдермичә тыңлый, үзе исә русча укуның файдасы турында сөйли (1899 елда
Г.Исхакый Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. – И.З.), китәр алдыннан
кунагын яңа гына пешеп чыккан аш белән сыйлап җибәрә. Өченче тапкырында Гаяз
мәгърифәтченең өенә янә дуслары белән «Татарча-русча лөгать» китабын сатып алырга
дип килә. Бу очрашуда Насыйри Казанның голәмәсе байларыннан күргән хезмәт
кадерен белми дип тәнкыйтьли, шәкертләр ихтирам итә торган бер олуг хәзрәтне
«надан», «җүләр» дип атап, яшьләрне аптырашта калдыра.
Күзәтүчән Исхакый үзенең истәлекләрендә Насыйриның үз-үзен тотышында,
сөйләгән сүзләрендә тормыштан арыганлыгы, яшәү мохитеннән канәгать булмавы һәм
әйләнә-тирәсенә үпкәсе барлыгы күренә иде дип искәрә. «Тирә-юнеңнең хаксызлыгы,
язмышның үзенә каршы залимлеге Габделкаюм әл-Насыйриның табигатенә бик
каты тәэсир иткән. Ул үзе дә кешеләрдән качкан, тирә-юньдәге мохитенә тәэсир
итәрлек һичбер төрле эш эшләмәү берлә генә калмаенча, вакыты, форсаты булганда,
даимән мохитне, тирә-юньдәге «олуг» диелгән кешеләрне чеметеп, чиертеп килгән,
китапларында, әсәрләрендә каты сүзләр кулланудан бер дә курыкмаган, кайвакытларда
моны урынлы-урынсыз да эшләгән» (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри. Б .163).
Г.Исхакый: «Үзем дә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлап, «Кәләпүшче кыз»
повестен язгач (1900 елда нәшер ителә. – И.З.), кулъязмасын мәгърифәтчегә тәкъдим
итәргә базмадым, «аның минем язуым хакында фикерен өйрәнергә теләмәдем», – дип
искә ала (Шунда ук. Б. 162).
Г.Исхакый хаклы рәвештә билгеләгәнчә, җәдитчелек хәрәкәте аның хезмәтләре
нәтиҗәсендә формалашса да, Насыйри үзенең характер үзенчәлекләре аркасында бу
хәрәкәтнең остазы төсен алып китә алмаган. «Үзен хөрмәт иткән, үзен олуг күрүче
бу мохиткә дә ят-чит калды» дип ассызыклый Исхакый (Шунда ук. Б. 164).
Г.Исхакыйның тагын бер мөһим күзәтүен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк:
Насыйриның бу яңа агымның җылысында үзенә рухи җылы таба алмавы ул (Шунда
ук. Б. 164). Бу җәһәттән Әхмәтһади Максуди тасвирлап калдырган бер очрак
игътибарга лаек: Бакчасарай мәдрәсәсенең рус теле укытучысы Исмәгыйль Лиманов
Россиянең күренекле мөселманнары турында, аларның кыскача тәрҗемәи хәлләрен
һәм фотосурәтләрен урнаштырып, җыентык төземәкче була. Ул мәгърифәтченең
биографиясен һәм фотосурәтен сорап, Әхмәтһади Максудига мөрәҗәгать итә.
1896 елда көтелмәгән кунак (Максуди) Насыйри фатирына хуҗа кеше башына камчат
бүрек, өстенә яшел тукымадан тегелгән казаки, аягына оек кигән хәлдә ике балага
дәрес биргән вакытта барып керә. Насыйри үзе турында нинди дә булса мәгълүмат
бирүдән катгый рәвештә баш тарта. «Бу милләт минем ач вакытымда хәлемне дә
белмәде, күзен дә салмады, бу көн тамагым туйдырганыннан соң әхвалеме сорамак
уламыдыр? Имди кичкә калды!» (Әхмәдһади Максуди. [Истәлек]. Б.453-454) – дип
җавап бирә.
1890 нчы еллар ахырында шәкертләрнең, бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә
укучыларның аның янына килеп йөрүен бөек татар мәгърифәтчесенә карата кызыксыну арту дип хаклы рәвештә бәяләргә була (Миргазиз Укмаси. Каюм абый Насыров. Б.510;
Насретдин әл-Хуҗаши. Б. 468).
Галиәсгар Камал, 1893–1900 елларда «Мөхәммәдия»дә шәкерт булган вакытын
хәтерләп, шәһәр театрында «Садко» спектаклен караганнан соң, сәхнәдә барган
вакыйгаларны аңлар өчен Каюм Насыйриның татарча-русча сүзлеген сатып алып,
шуның белән пьеса текстын туган теленә тәрҗемә иткәнен искә ала (Камал Г. Яза
башлавымның тарихы // Камал Г. Сайланма әсәрләр. 3 томда. Т.3. Казан, 1981.
Б.305).
Бу елларда «Мөхәммәдия»нең күпчелек шәкертләре Насыйри хезмәтләренә
карата элеккечә тискәре мөнәсәбәт саклаган. Күренекле татар язучысы Фатих
Әмирхан хатирәләрендә язып калдырганча, ул XIX гасыр ахырында кала базарында
мәгърифәтченең «Ләһҗәи татари» дигән аңлатмалы сүзлеген сатып ала. Аны
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагында укырга утыргач, өлкән шәкертләрнең
берсе килә дә кулыннан тартып ала. Шуннан теге шәкерт китапның берничә битен
актарып укып карый һәм, ачуланып, олы йодрыгын Фатихның күзләренә үк терәп,
«Башка бу китапка якын да килмә, – дип кисәтә. – Юкса хәлфәгә әйтеп, җәза
бирдертәм», – дип куркыта (Әмирхан Ф. Әдәбиятка гаид // Әмирхан Ф. Сайланма
әсәрләр. 4 томда. 4 том. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. Б. 72).
Ә.Г.Кәримуллин мәгълүматларына караганда, К.Насыйри булачак нашир,
тәрҗемәче һәм язучы Әхмәтгәрәй Хәсәнигә турыдан-туры йогынты ясаган. Насыйри
1899–1902 елларда Бәдыйгъ мөәзин йортында яши, ә Хәсәни мөәзиннең күршесе генә
булган. Яшь Әхмәтгәрәй К.Насыйрига кунакка кереп йөргән, һәм бу очрашулар аның
өчен эзсез генә үтмәгән (Каримуллин А.Г. Издательства «Гасыр» и «Яңа китап»
// Әхмәтгәрәй Хәсәни: Фәнни-популяр җыентык / Төзүчеләре: Д.Ф.Заһидуллина,
А.Б.Батталова, Л.Н.Йөзмөхәммәтова. Казан, 2011. С.173).
Насыйри янына килеп йөргән Казан татар укытучылар мәктәбендә укучыларны
да аерып билгеләргә була. Мәгърифәтче 1891–1895 елларда биредә белем алган
Мөхетдин Корбангалиевка халык иҗаты үрнәкләрен җыярга киңәш итә, картлар белән
турыдан-туры аралашканда, туган авылындагы элеккеге крепостной крестьяннар
тормышын чагылдыра торган материалларга аерым игътибар бирергә куша. Өченче
курста укыганда, Мөхетдин К.Насыйри янына дусты, Әстерхан мулласының улы
Хәбибулла Насыйбуллин белән килеп йөри. Алар өчәүләп татар телен гамәлгә кую
турында фикер алыша башлыйлар. К.Насыйри яшьләргә татар теле, бигрәк тә аның
фонетикасы һәм морфологиясе турында күп мәгълүмат бирә. Мәктәпкә кайткач,
укучылар мәгърифәтче белән әңгәмәләренең нәтиҗәләрен татар телен тикшерүче
инспектор Ш.Әхмәровка җиткереп торалар. Ул исә шушы сөйләнүләр нәтиҗәсендә
рус телендә татар теленең морфологиясе буенча дәреслек яза, кызганычка каршы,
дәреслек аның вафатыннан соң югала. Корбангалиев һәм Насыйбуллин шулай ук
яшерен генә инспектор Ш.Әхмәров фатирына җыелышып, «Бәдәвам», «Бүз егет»,
«Ярты Алма» әсәрләрен әдәби яктан тикшерәләр. Әхмәровның тәкъдиме белән
Корбангалиев университет профессоры В.А.Богородицкийның Рус теле кабинетына
кабул ителә һәм анда телнең фонетикасын өйрәнә. Шулай да, Мөхетдинов бу турыда
Насыйрига сөйләгәч, мәгърифәтче аның бу гамәлен яратмавын аңлата. «Әхмировлар
алар татар бернәрсә дә белми, урыс кына белә дип игътикад итүчеләр (ышанучылар),
үзең татар булгач, татар телендәге авазларны белү өчен рус университетының кирәге
юк», – дип белдерә. Шул ук вакытта кызыксынуын да яшерми: «сузык авазларны
уннан да күбрәк итеп яки азрак итеп булмадымы?» (Корбангалиев Мөхетдин. Каюм
Насыйри турында истәлекләр // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык. Б. 498-500).
Мәгърифәтче янына КТУМнан килеп йөрүчеләр арасында 1902 елның гыйнварында
Насыйри янында кунакта булган, ХХ гасыр башында җәмәгать эшлеклесе булып танылачак Мәхмүтфуад Туктаровны да атап үтәргә мөмкин (Насретдин әл-Хуҗаши.
Мөхтәрәм Габделкаюм Насыйри белән мосахәбә (Хатирә дәфтәреннән). Б.468-469).
Г.Исхакый мәгърифәтченең вафаты турында Уфадан Казанга кайткан вакытта
ишетә. Үзе язганча, Насыйриның тормыш юлы турында мәгълүматны мәрхүмнең
рәсми варисы – агасының улы янына барып сораштырып туплый (еллар үткәч, бераз
буталып, аның исемен Габделхәй дип яза. Чынлыкта Габделхәй – Каюмның бертуган
олы абыйсы, ә әтисенең энесе Мөхәммәтгалинең, ягъни агасының улы – Бәдыйгъ
мөәзин. – И.З.).
Бу вакытта Исхакый Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, күп нәрсәләргә
К.Насыйрича карарга өйрәнгән шәхес була. Шуңа күрә дә ул татарлардан беренче
булып мәрхүмнең Сәгыйд мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң 15 ел Казан православие
рухани семинариясендә эшләү вакытын уңай яктан – яңа белемнәр туплау, русчаны
камил үзләштерү һәм фикерләрен яктырткан дәвер буларак бәяли ( Исхаков М.Г.
Габделкаюм әфәнденең вафаты // Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. 6 т.: Публицистика
һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре [төз. З.Рәмиев, Ф.Ибраһимова; текстны әзерләүче
Ф.Ибраһимова; иск. һәм аңлат. язучы З.Рәмиев]. Казан, 2012. Б.7). Мәрхүмнең аннан
соңгы тормыш юлын ике – шәркыять белгече, Казан уку-укыту округының татар,
башкорт һәм казакъ мәктәпләре инспекторы В.В.Радлов җитәкчелегендә татарлар
өчен ачылган рус-татар мәктәбендә рус теле мөгаллиме булып эшләү һәм, бу эштән
киткәч, тормышын китаплар язуга багышлау дип – этапка бүлә. 77 яшьлек гомеренең
50 елын иҗат эшенә багышлап, 38 китап язып нәшер итүен, хезмәтләре белән
Россия һәм Госманлы дәүләтендә могътәбәр бер зат булып танылуын ассызыклый.
Басмалары арасында, телебезнең һәм әдәбиятыбызның зур казанышы буларак, 15 мең
сүз тупланган татар теленең аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари»ны атый. Телебез
бик җимерек вакытта гади халыкка хас телне ярата башлап, телебезнең гүзәл бер тел
булачагына ышанычны мәйданга куйган шәхес дип, бик югары бәяли. Шуның өчен
генә дә исеме кыямәткә кадәр истә булачак дип белдерә. Сүзен йомгаклап, Насыйрины
башлап татарча еллык календарьны 25 ел дәвамында нәшер иткән шәхес дип олылый
(Шунда ук. Б.6-7).
«Тәрҗеман» газетасы редакторы И.Гаспралы, татарча һәм русча бастырыла торган
газетасының күләме кечкенә булу сәбәпле, килгән хатларны бик нык редакцияләп
бастыра торган була. Шул исәптән, яшь язучы Г.Исхакый «Тәрҗеман»га юллаган
озын мәкаләләрдән еш кына берничә җөмлә генә ала. Ә Каюм Насыйри турындагы
некрологның текстын, Исхакыйны аптырашта калдырып, кыскартмыйча диярлек
бастыра (Тәрҗеман. 1902. №35. 15 сентябрь). И.Гаспралы шушы гамәле белән бөек
татар мәгърифәтчесенә олы хөрмәт күрсәтә.
Соңрак Г.Исхакый: «Истанбулда чыккан «Икъдам» газетасы бу некрологны
«Тәрҗеман»нан күчереп бастырды; аның аша төрек матбугатында мәрхүмнең үлүе
хакында бәхәс ителде», – дип искә ала (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри. Б.162).
Г.Исхакыйның бу гамәлен башлап язучыга Насыйри хезмәтләренең зур йогынты
ясавы белән аңлату дөрес булыр. Моның шулай икәнен 1904 елда нәшер ителгән «Ике
йөз елдан соң инкыйраз» повесте раслый. Язучының әлеге фантастик повестенда
әсәрнең баш каһарманы Җәгъфәрнең хәтерендә туган халкының Яңа чор тарихыннан
берничә шәхеснең исеме яңартыла: болар – халыкның «беренче мөхәррире» Каюм
Насыйри (ике тапкыр), «Тәрҗеман»ның редакторы Исмәгыйль Гаспралы (ике тапкыр),
дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани һәм халык музыкасын ноталарга
салган Гариф Минкин (берәр тапкыр).
Үзенең истәлекләрендә автор повестендагы К.Насыйри образын болай шәрехли:
«Анда мин аны милләтне сакларга тырышучы, милләтнең үзлеген мөхафәзә итүдә
(саклауга, яклауга) үзен корбан итүче бер галим кеби язып, бераз хыялый сыйфатлар
да кушкаладым. Безнең үз кешеләребез, үз милли хезмәтчеләребезне күтәрүне, аларны зурайтуны рус хөкүмәте яратмаганга, Петербург цензоры Габделкаюм Насыйри
хакында язганнарымның өчтән икесен кызыл каләм белән берлә бозып җибәрде»
(Шунда ук. Б.162).
1995 елда т арихчы М.Госманов архивтан әлеге әсәрнең цензор тарафыннан
кыскартылган текстларының бер өлешен табып, кабаттан бастырып чыгара (Госманов
М.Г. Гаяз Исхакый: «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һәм патша цензурасы: (Иҗатының
яңа сәхифәләре ачылу) // Казан утлары. 1995. № 10. Б.157–167). Әмма кыскарткан
өлештә сүз башлыча повестьның төп каһарманы Җәгъфәр турында булып чыга.
Әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин исә Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз»
повестендагы төп каһарманның прототибы Каюм Насыйри үзе дип фаразлый
(Искәрмәләр һәм аңлатмалар // Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. 12 т.: публицистика
[томны төз., текст. иск. һәм аңлат. әзерл. Зөфәр Мөхәммәтшин]. Казан, 2012. Б.396).
Кызганычка каршы, әсәр басылып чыкканда, Насыйри бакыйлыкка күчкән була һәм
татар иҗади интеллигенциясенең яшь буыны вәкиле биргән югары бәһане күрми кала.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: XIX гасырның икенче яртысында дөньяви
белемнәр тарату өчен китап бастыру станогын кулланган Насыйри һәм башка
мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге Идел-Урал төбәгендә татар мәгърифәтчелеген
европалаштыруның (җәдидчелекнең) башлангыч этабы белән тәңгәл килә.
Мәгърифәтченең 1890 нчы елларда чит төбәк мөселманнары һәм Казан шәкертләре
белән элемтәләре киңәю дөньяви белемнәрне тарату юнәлешендә максатчан һәм актив
эшләү нәтиҗәсе була. Күп очракларда яшьләрнең, мәгърифәтчене үзләре өчен Остаз
итеп күреп, аннан хикмәтле сүзләр, яңа фикерләр ишетергә теләп килүләре аларның
өметләрен акламый. Чынлыкта бу миссияне татар мәгърифәтчесенең күпсанлы
китаплары, дәреслекләре һәм календарьлары уңышлы үти.
Гомумән алганда, мәгърифәтчегә карата хәерхаһлы булган мөселманнар һәм Каюм
Насыйри арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне өч төрле яссылыкта карарга мөмкин.
Беренче яссылык – хезмәттәшлек, аның мисалы итеп И.Гаспралы тарафыннан
«Тәрҗеман»да Насыйриның яңа китаплары хакында мәгълүмат биреп барылуны
күрсәтергә була. Икенче яссылык – мәгърифәтче белән танышу һәм аннан киңәшләр,
белем һәм китапларын алуга ихтыяҗдан килеп чыккан аралашу. Өченче яссылык –
Насыйриның элекке танышлары, дуслары һәм беренче тапкыр килгән галим-голәмә
белән фатирында гамьле әңгәмә коруы.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев