Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бүген Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Бүген Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

 Ул (1906 елның 15 февралендә) элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. 1922 нче елда Муса Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый, 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил».

Инфографика: Алинә Хәбибуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев