Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Шулай, шулай, ахирәт! Алма агачыннан ерак төшми диләр ул, – дип җөпләде хуҗабикә, ярарга тырышып. Резидә, теләр-теләмәс аларга ияреп кенә, арттарак килә иде. Ул нишләптер күңелсезләнеп калган, үз-үзенә урын таба алмаган кешегә әверелгән кебек. Җете кара күзләрендә сагыш та бар төсле.
***
Ыгы-зыгы килеп кайнаша торгач, сәгать биш тә тулып куйган икән.
Ул да түгел, капканың аръягыннан машина сигналы хәбәр салды. Өстәл
тирәсендә кайнашкан Роза ханым:
– Луиза Фәрхәтовналар килеп җитте, мин хәзер каршы алырга
чыгам! – дип, кулларын кар кебек ак тастымалга сөрткәли-сөрткәли, капка
ягына юнәлде. Аръякта Роза ханымның: «Әй, вакытында килеп җиттегез,
ахирәт, бигрәк төгәл дә кешеләр инде үзегез! – дигән, чуп-чуп итеп үбеп
алганнары ишетелде.
– Әйдәгез, әйдә, Луиза дустым, рәхим итегез! Табыныбыз әзер, якты
чырай, такта чәй дигәндәй, түргә узыгыз!
Кече капкадан купшы гына киенгән, тулы гәүдәле, халыкчанрак итеп
әйтсәк, тупылдап торган, колагына ай формасында ясалган алтын алкалар
таккан, беләгенә көмеш беләзек кигән, чәчен тау сыманрак итеп баш
түбәсенә өеп кундырган, кабарып торган иреннәренә мул итеп иннек
сылаган түти пәйда булды.
– Әйдә, әйдә, Артур энем, бер дә тартынып торма, барысы да
үзебезнекеләр, түрдән уз! – дип, хуҗабикә бер яшь адәмне дә түргә узарга
кыстады.
– Ну молодец та инде үзегез, нинди беседкалар ясаткансыз, – дип мактап
җибәрде кунак хатын.
– Галимҗан үзе җиткерде аны! Күптән хыялланып йөри иде, менә Резидә
сеңлемнең туган көненә насыйп булды да куйды.
– Афәрин, афәрин, Галимҗан, булдырасың! Их, миңа гына бирмәде инде
шундый уңган-булган ирне! Ә бу теге булачак артистыбызмы инде?! – дип,
сынаулы-җитди күзләре белән Хәнифне тикшереп, үтәли тишеп карады.
– Әйе, әйе, безнең якташ, күрше Балчыклы авылы егете! – дип аңлатты
бераз уңайсызланыбрак, гафу үтенгән сымак, хуҗабикә ханым.
– Әй, ул артистлар тормышын да әйтер идем инде. Хәерче зарплатасына
ничек яши торганнардыр. Өстәвенә, рәтле-башлы гаилә тормышлары да
юк, ел буе гастрольдә! Хатыннары нишләп бетә торгандыр ялгыз калгач?!
Галимҗан абзасы түзмәде:
– Әйдәгез, Луиза, Артур энекәш, беседкага узыгыз! Калганын, чәйләр
эчә-эчә, тәмләп, шунда сөйләшербез, – дип әйтеп куйды, кунак хатынны
кинаяле, төртмә сүзләреннән аерыр өчен.
– Хәзер, хәзер, Галимҗан, кергәч тә сөйләшербез, чыккач та дигәндәй...
Тагы ни... Шул инде... Элегрәк Нариман урамында директор урынбасары
булып эшләгән идем ич әле, азык-төлек кибетендә. Шунда Академия театры
да ерак түгел. Әй агыла инде артист халкы, әй агыла! Күпчелеге аракыга
килсә, кайберләре яхшы колбасасын да теләнә. Биргәлим инде, кызганыч
бит! Нәрсә булса да сорап, аена бер-ике тапкыр ялтырап килеп чыгалар.
Бер көнне баш режиссёрлары кергән: «Луиза ханым, Мәскәүдән критиклар-
яһүдләр килә, яхшы колбаса кирәк», – ди. «Булыр, – мәйтәм, – әгәр дә теге
«Әлдермештән Әлмәндәр» дигән спектакльгә дүрт чакыру бирсәгез», – дим.
Җен ачуларымны чыгарды! «Менә мин сездән товарны сатып алам, ә сез
миннән театрга бушлай керергә сорыйсыз!» – димәсенме?!
Бу вәсвәсәне тыңлап торган Хәнифнең битләре кызыша башлады. Кем
арбасына чүп ыргытылганын аңлап алган иде инде ул.
– Артистларның да гаиләләре дә, гаиләсезләре дә бар! Бик бәхетле
яшәүчеләре дә! – дип әйтеп ташлады Хәниф, түземлеге бетеп.
– Бер дә үпкәләмә, энем, без күбрәк яшәгән бу дөньяда, яшьләргә акыл бирергә телибез икән, бер гөнаһысы да юк аның, шулай бит, Роза ахирәт?!
Беткән, ди, дөньяда төшемле эш! Шулай бит, подруга? – дип акланып алды.
Хуҗабикә, бәйрәмнең тәмсезләнә башлаганына борчылып:
– Сүзне аны өстәл янында да сөйләшеп була, әйдәгез, табын артына,
ризыкларыбызның бәрәкәте китмәсен, – дип, катгый рәвештә түргә өндәде.
Хәниф сөйгән яры Резидәгә күз салып алды. Кәефе кырылган иде аның.
Бер мизгелдә булачак артист тагын ниндидер чит күз карашларын сизеп
алды. Башын кисәк борып караса, Артур дигәннәре унҗиде яшен тутырган
туташка сынаулы, тәвәккәл караш ташлап басып тора иде.
– Улым Артур, әйдә, минем янга, Резидә туташны да үзең белән алып
кер! – дип әмер бирде Луиза. Туташ кына түзмәде:
– Мин үзем, үзем, Луиза апа! – дигәч, Хәнифкә борылып: – Әйдә, бергә
керәбез! – дип пышылдады.
Артур исә, өстән генә күз ташлап, горур гына атлап, беседкага кереп
китте. Мәҗлес, ниһаять, унҗиде яшен тутырган кызны котлау мизгелләренә
килеп җитте. Башта сүзне Галимҗан агасы Хәнифкә бирде.
– Хөрмәтле Резидә! Мин сиңа чын күңелдән бәхет, саф мәхәббәт, озын
гомер телим. Һәрчактагыча шаян, шат күңелле булып кал! – дип әйткәч,
портфелен сузылып алып, аннан муенса чыгарып, каршысында басып
торучы кызның муенына элде. Аромат фабрикасы чыгарган «Ландыш»
исемле хушбуйны да сузды. Хуҗа:
– Әйдәгез, шуның өчен шампан шәрабын да тотып куйыйк! – дип өндәде.
Бокаллар бәрелешеп чыңлады. Сүзне Дәрвишләр бистәсендәге кибеттә
директор булып эшләүче симез гәүдәле Луиза Фәрхәтовна алды:
– Эш күп май аенда, шуңа карамастан, барысын да читкә этәреп,
хөрмәт йөзеннән, дустым, сезгә килергә ниятләдек. Танк училищесы
начальнигына шалтыратып, улым Артурны увольнениегә җибәрүләрен
сорадым. Бик зур рәхмәт чакыруыгызга, Роза ханым, Галимҗан әфәнде!
Бик шатланып килдек, чөнки Роза белән торговый техникумда бергә
укыдык, ахирәтләр булдык. Хәзер дә, Аллага шөкер, йөрешәбез, инде
яши торгач, туганнар кебек булып беттек. Аның бертуган сеңлесе
Резидушканы да үз сеңлем кебек күрәм. Үзе чибәр, үзе уңган, булдыклы,
тыйнак кыз бала! Ир бәхете өчен туган, булган ул! Сеңлем, сиңа менә
улым Артур белән нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле гаилә тормышы
телибез. Киләчәгең уңышлы булсын, йәле, балам, безнең чәчәк букетын
бир әле табыныбыз сәбәпчесенә! – дигәч, Артуры кызга кызыл розалар
сузды. Луиза ханым сүзен дәвам итеп: – Инде тагын бер бүләгебезне
икебезнең исеменнән дә тапшырсам, күңелебез бик шат булыр иде, –
дип, кул сумкасыннан көмеш беләзек һәм ислемай чыгарды. – Менә
бусын Саба ягындагы Юлбат авылында яшәүче остадан ясаттым, йәле,
уң кулыңны суз әле! – дип, беләзекне Резидәгә кидерде. Ә менә монысы
театр-концертларга барганда сөртенергә француз хушбуе, идеальный
парфюм хатын-кызлар өчен, «Шанель» дип атала. Нәкъ яз-җәй көне
сөртенә торганы. Ә исе, ә исе, искиткеч! – дип, Резидәгә сузды.
Аптырап та, гаҗәпләнеп тә калган кыз: «Сез нәрсә, Луиза апа, шул хәтле
чыгымнар ясамасагыз. Бу бит гади генә туган көн бәйрәме!» – диде.
– Синең кебек балага бер нәрсә дә жәл түгел, бәхетле бул, сеңлем!
Галимҗан, синең баяның кайда әле, улым Артур, «Күбәләгем»не уйнап
җибәр әле, җырлашып та утырмагач, нинди бәйрәм, ди, инде ул!
Кунак егет Артур торып басты. Баянның каешларын җилкәсендә
җайлагач, төймәләргә баскалап алды, шуннан соң гына уйнап җибәрде.
Киң ишегалды җыр тавышына күмелде. Беседка кырыендагы зур лампа
тирәсенә җыелган бөҗәкләргә хәтле ут яктысында бөтерелсәләр, Луиза
ханым: «Күбәләгем, түгәрәгем, асыл кошым, сандугачым сайрап җибәрә
микән», – дип сузды. Аңа Галимҗан, Роза, Резидә кушылды:
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Аның артыннан «Алмагачлары», аннан «Җидегән чишмә» дә яңгырады.
Барысы да моңланганда, Хәниф кенә битараф калды. Шунда егет
кабат Артурның чәнечкеле, масаючан карашын чамалады. «Менә мин
артистлыкка укымасам да, бәреп ектым сине!» дигәндәй, күзләре ялтырый
иде. Ниһаять, бар да тынып калды. Роза хуҗабикә:
– Хәзер, җәмәгать, Галимҗаным юнәтеп кайткан «Татарстан» торты
белән тәмләп чәй эчәрбез, кадерле кунаклар, әйдәгез әле, Артур энекәш
белән Луиза дустымның концерт номеры өчен шәрабларыбызны тотып
куйыйк, аннары, сеңлем, чәй табыны ясарбыз, – дип, бокалын күтәрде.
Тәмле торт каба-каба, эчемлек белән сыеклагач, Галимҗан җизнәй:
– Хәзер бәйрәм хөрмәтенә, бәлкем, Хәниф тә уйнап бирер безгә! – дип
куйды, хәйләкәр күзләре белән егетебезгә төбәлеп.
– Әйе шул, шулай шул! Бүгенге бәйрәм хөрмәтенә берне җырлап
бирмәсәм! – диде егет, эченнән генә йорт хуҗасының зирәклегенә
рәхмәт укып һәм баянын алып торып басты. – Әлеге җыр Резидәгә
багышлана. «Бөрлегәнем – бер генәм!» дип атала, – дигәч, төймәләр
буйлап бармакларын йөгертеп алды да үзенең тенор тавышы белән җырын
сузып җибәрде. «Бөрлегәнем-бөрлегән, син бит минем бер генәм!» дигән
сүзләрдән кыз аңа шомырт кара күзләре белән тутырып карады. Икенче
җыр итеп, Хәниф «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән «Ала карга»
җырын башкарырга булды. Югыйсә үзен дә баярак ала карга кебек сизә
башлаган иде. «Ала карга дигән, әй, асыл кош, / бөдрә талларыма ник
кундың? / Ник кунганыңны да белмәгәч, / якты дөньяларга ник тудың?» –
дип тәмамлады. Күренеп тора, елтыр күзнең генә кәефе кырыла бара иде.
Роза ханым шунда: «Әйдәгез, бер рәхәтләнеп, кыз чакларны искә төшереп
биеп тә алыйк әле!» – дип тәкъдим ясады. Бәйрәм ишегалдында, асфальт
өстендә дәвам итте.
Менә Роза ханым Луизаны чакырды, анысы Галимҗан хуҗаны, тыпыр-
тыпыр китерделәр ишегалдын. Ут яктысында кибет директорының
алтын-көмеш алкалары, кыйммәтле ташларына хәтле бәйрәм хөрмәтенә
нурлар сибеп балкыдылар. Артур гына моңсуланып калган, көтмәгән иде
ул Хәнифтән мондый осталыкны. Әнисе биергә чакырса да, боегып кына
селкенде. Чөнки форсат кулыннан ычкынып бара иде. Аңа әнисе Луиза
Фәрхәтовна кисәтеп, әйтеп куйган иде бит: «Резидәне үзеңә карат, югалып
калма, югыйсә аның артыннан хәерче кемсәсеннән төшкән, булачак артист кисәге чабып йөри, ди, күрсәт үзеңне! – дип, колагын игәүләгән иде. Инде
аның елтыр күзләре мескен генә җемелди башлаган иде. Шулчак карашы
мунча тарафына төште. Чибәр Резидә туташ каршында үзен зурдан
күрсәтергә менә бит мөмкинлек. Ошатты ул әлеге туташны! Матурлыгы,
тыйнаклыгы ташып тора. Сөйләшкәндә дә тавышы чишмә чылтырауларына
тиң икән!
Артур беседка кырыена эленгән бокс перчаткаларын күреп алды.
Мунчаның уң кырыенда турник та урнашкан, аның белән янәшәдә генә
бокс капчыгы да җайлаштырылган. Ул спорт перчаткаларын алып, җепләрен
эченә тыкты, бияләйләрне кулына киеп, спорт җайланмалары янына
юнәлде. Калын үгез тиресеннән тегелгән кара төстәге озынча капчыкны
бар көченә дөмбәсли үк башлады. Үзе суккан саен ике борын тишегеннән
«фуф» та «фуф» дип һава өреп чыгара. Йорт хуҗасы Галимҗан абыйның
елтыр күз кыланмышларыннан инде болай да күңеле болгана башлаганы
сизелә иде. Хәнифкә күз кысып куйды да теге мактанчык әтәчкә:
– Шәп кенә дөмбәслисең бит син, Артур энекәш! – дип, салам кыстырып
җибәрде.
– Мин – ике мәртәбә училище чемпионы! – дип, тагын да гайрәтләнебрәк
уңлап-суллап каршылык күрсәтә алмаган бокс капчыгын фуфылдып
бәргәләде, һава өреп чыгарып дөмбәсләде егет. Аның гайрәтләнгәнен
якыннанрак күреп калырга теләп, хатын-кызлар да, сүзләреннән аерылып,
бетмичәрәк, сөйләнә-гәпләшә, ирләр ягына юнәлделәр. Кибет директоры
Луиза ханым, товар саткандагы кебек, әлеге дә баягы улы елтыр күзне
мактаудан туктатмады.
– Роза, җанкисәгем, бик тырыш, бик булган бала үстердек ирем Муса
белән. Мәктәптә дә алдынгылар рәтендә йөрде. Танк училищесында да
бокс белән шөгыльләнә, баянда да сиптерә генә, Аллага шөкер, йөзебезгә
кызыллык китермәде, менә шуны бел!
– Шулай, шулай, ахирәт! Алма агачыннан ерак төшми диләр ул, – дип
җөпләде хуҗабикә, ярарга тырышып. Резидә, теләр-теләмәс аларга ияреп
кенә, арттарак килә иде. Ул нишләптер күңелсезләнеп калган, үз-үзенә урын
таба алмаган кешегә әверелгән кебек. Җете кара күзләрендә сагыш та бар
төсле. Ханымнарның Артурны якын килеп күзәтүләре булачак танкистны
тагын да ныграк әрсезләндереп, дәртләндереп җибәрде. Хәнифкә атап:
«Менә шулай сугалар аны, артист иптәш, сезгә анда танцы-мансы, поклон-
моклоннардан гайре башка нәрсә өйрәтмиләр дә бугай!» – дип мыскыллый
ук башлады. Театр училищесы студентының ачуы кабарса да, сиздермәскә,
сер бирмәскә тырышып, дәшми калды. Резидә туташ кына аның өчен
уңайсызланып, борчылып басып тора иде.
– Нәрсә, артист иптәш, әз генә бәргәләшеп карыйсың килмиме соң? –
дип, теге тәкәббер егет дорфа гына тәкъдим ясады.
Хәнифнең авырлыгын саклар өчен айлар буе ачлы-туклы йөреп
суырылып калган чыраена усал чаткылар сибелде.
– Мин алай ук булдыра алмасам да, сезне рәнҗетмәс өчен генә сөйләшеп
карарга була. Галимҗан абый, тагын берәр пар бияләйләрең юкмы соң? –
дип сорады.
– Нишләп булмасын, табабыз аны! – дип, хуҗа ныклы адымнар белән мунча баскычының ишегенә юнәлде. Бу хәлдән Роза ханым гына канәгать
түгел иде.
– Галимҗан, кирәкми, уеннан уймак чыгара күрмәгез тагын! – дип
кычкырды. Ике кулына ике бияләй тоткан ир кеше мунчадан килеп чыкты.
– Борчылма, карчык, ир кеше яуда сынала ул диләрме әле? – дип,
Хәнифкә бияләйләрне кидерә үк башлады.
Луиза ханымның май баскан күзләреннән шатлык нурлары сирпелде, ут
яктысында кыйммәтле йөзек ташлары кебек ялтырый ук башлады.
– Улым, Артурчигым, зинһар, каты суга күрмә, имгәтеп ташлавың бар,
бигрәк арык күренә бит егетегез, – дип, кимсетеп алырга да уңайсызланмады.
– Яхшы, маман! – диде бәбкәче, тәвәккәл генә җавап биреп.
Галимҗан хуҗа үзе дә бу спортның рәтен белә иде, ахрысы.
– Боксёрлар, бияләйләрегезне киегез, кул бирешегез! Яхшы! Икегезне дә
кисәтәм, кендектән түбән, башның арткы ягына сугу юк, сөйләштекме? – дип,
көндәшләрнең ризалыгын алды. Артур профессионалларча, башын уңга-сулга
бутап, җилкәләренә аударгалады.
– Беренче раунд, бокс! – дип әмер бирде рефери, ягъни судья ролен үтәгән
галиҗәнап хуҗа. Резидә, ике сугышчыга да күз салып, уңайсызланып,
борчылып тора иде. Артур бит буйга да бер башка озынрак, гәүдәгә дә нык
күренә, Хәниф каршы тора алырлык микән дип борчылып, сөйгән егетенә
күз салды. Болай да юка иреннәре кысылып, нечкәреп калган егетнең
күзләрендә иман-шәфкать күренми иде. «Йа Хода, ни белән бетәр икән бу
хәл?» – дип борчылып куйды кыз. Артур эшне тизрәк хәл итәм дип, һөҗүмгә
ташланды, шул уңайдан сул кулы белән бар көченә йодрыгын Хәнифнең
башына ыргытты. Артист егет уң якка тайпылып удардан сакланып калды.
Шул уңайдан үзе сул кулы белән астан өскә таба көндәшенең бавырына
бар көченә йодырыгын томырды. Артурның «ах» итеп ыңгырашып
сыгылуы булды, Хәнифнең уң кулы белән яннан томырган кискен бәрүе
елтыр күзле тәкәбберне җиргә сузып салды. Бер мәлгә аптырау, гаҗәпләнү
катыш тынлык урнашты. Ул да түгел, Луиза ханымның май баскан чырае
җимерелде, калын иренле, уймак кебек авызы оран салды:
– Улым, бәгърем, нишләттеләр сине?! – дип улап, улы Артур алдына
тезләнде. – Бәдбәхет, кеше үтерүче, милиция чакыртыгыз хәзер үк,
милиция! – дип, бәбкәченең өстенә иелеп, битләреннән үбә, чәчләреннән
сыйпый-сыйпый, елый башлады. Битен каралтып, керфекләренә сыланган
буяулары агып төште. Ул арада куркып калган Галимҗан чоланнан
нашатырь спирты алып чыгып, чирәм өстендә ятучыга иснәтте. Әтәч егет
селкенеп куйды, күзләрен ачты. Ул әле ни булганына төшенеп бетә алмый
иде. Тирә-якка сәерсенеп карап тора башлады.
– Улым, җанкисәгем, кайсы җирең авырта, балам, бердәнберем минем!
Ну, Роза подруга, рәхмәт сиңа, бик әйбәт кунак булдык, бик зур рәхмәт!
Минем бердәнберемне! – дип шыңшып тезеп китте. Галимҗан исә:
– Йәле, Луиза, урындыкка утыртыйк әле Артурны, рәткә килә ул хәзер,
борчылма! – дип иелеп, егетне култык астыннан кочып алды. Хәниф тә
аңа ярдәмга ташланды.
– Кагылма, кагылма, кабахәт, бандит, минем улыма! – дип карышты
түти. Югалып, куркып калган Роза ханым да:
– Менә бит, Луиза, торды, Аллага шөкер, барысы да яхшы булыр! – дип,
иптәш хатынын җайларга кереште.
– Мин аларны дуска, кешегә санап, күчтәнәчләр күтәреп, улымны ияртеп,
Дәрвишләр бистәсеннән үк килгән булам! Оятсызлар сез! Әнә Резидәгезне
шул бандитка бирегез, тәк дөмбәсләп яшәсен хәерче нәрсәсеннән төшкән
хулиган! – дип ярсыды кунак хатын, ут астында нәфрәтле күзләрен, алтын-
көмешен, бизәнү әйберләрен ялтыратып. Резидә дә туган көн бәйрәме
бозылганга әрнеп:
– Луиза апа, улыгыз Артур үзе чакырды бит аны, Хәнифнең бер гаебе
дә юк, – дип аңлатып карады.
– Монысына хәтле шуны яклап торган була бит! Чык, алайса, үзенә,
безнең малайга берәр тәрбияле, атаклы кеше кызы табылыр әле. Яшәгез
әнә коры токмач белән кибеттән юнәткән сеңерле, сөякле ит кимереп. Аны
рәтле кешеләр хәзер этләренә дә бирми! Чукынышып китегез барыгыз
да, – дип, улы янына килде. Артур аңына килеп беткән иде инде. Елтыр
күзләренә курку иңгән. Элеккеге гайрәтлегеннән берни дә калмаган иде. Ул
хәзер бөрешеп килгән хәерсез бер адәмне хәтерләтә иде. Әнисенә карап:
– Кайтырга кирәк! – дип, сызгырык тавыш белән әйтеп куйды.
– Хәзер, улым, хәзер китәбез! Бер генә минут та, бер генә секунд та
калмыйбыз без бу йортта! Хәзер, җаным, хәзер, такси тотабыз да бу нигезгә
мәңге аяк басмыйбыз бүтән!
Резидә кырыйдан гына бу тамашаны карап торган Хәниф янына килде:
– Шул кадәр сукмасаң! – дип куйды.
– Мин бит аны шулкадәр сыек булыр дип уйламаган идем,– дип, гаепле
кеше кебек сөйгәненең күзләренә карады. Бу вакытта инде Артур да үзенең
нинди хәлгә тарганын төшенеп беткән иде. Ул Резидәләр тарафына юнәлде.
Анасы Луиза:
– Улым, кая барасың син? – диде, бәбкәче өчен борчылып.
– Гафу итегез инде, бигрәк уңайсыз килеп чыкты, – диде ул мескен генә
тавыш белән Резидәгә. Аннан Хәнифкә карашын юнәлтеп:
– Син гади генә кеше түгел! Гармунда да шәп уйныйсың, боксны да
беләсең, шәп томырдың син миңа! Гаепле, гафу ит! – дип баш иде дә
борылып китеп барды. Анасы гына үзен йөгәнли алмый, бимазалануын
дәвам итте:
– Шулардан гафу үтенеп торган буласың, әй, балакаем, нинди тәрбияле,
нечкә күңелле бит инде ул бәбкәчем, – дип, аркасыннан сөйде.
– Ярый, Луиза дустым, рәнҗеп-үпкәләп китмәгез инде, безнең бер генә
дә гаебебез юк бит, – дип җайларга тырышты хуҗабикә.
– Әгәр икенче юлы да бу зимагурны чакырсагыз, мәңге аяк басасым
юк йортыгызга! Белеп торыгыз! Мәңге! – дип, көчле ут яктысында таккан
алтын-көмешләрен елтыратып, инде күңеле йомшара башлаган бай апай
улы Артур артыннан капкага юнәлде. Роза ханым белән сеңлесе Резидә
кунакларны озатырга капканың аръягына борчылып чыгып киткәч,
Галимҗан аның янына килеп:
– Бүген кайтып йөрмә инде, бераз иркенләп сөйләшеп утырырбыз.
Соңыннан Роза апаең верандага урын салып бирер үзеңә, – дип тәкъдим
итте.
– Яхшы, Галимҗан абый, – дип кенә куя алды шәкерт.
Менә шулай итеп Резидәнең унҗиде яше тулган кичә кинәт кенә тәмам
булды. Айның арт ягында тагын ниләр бардыр? Тагын нинди галәмәтләрен
күрсәтер икән бу дөнья? Әлегә билгесез иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев