Хәчтерүш (романның дәвамы)
Җир безне утырткан килеш күчәрендә ялсыз-йокысыз, тукталышсыз әйләнә дә әйләнә. Хәтта кояш кичләрен офыкка төшеп югалганда да, Ходайның кодрәте киң, Җир планетабызга иптәшкә моңсу Айны тапшыра. Бөек көч, без яшәгән гүзәл Җиребез дөм караңгылыкта калмасыннар, адәм затларына, җан ияләренә курку иңмәсен дип, серле маягын кабыза. Ул хәтта болытлы, томанлы төннәрдә дә вакыт-вакыт пәйда булып: «Борчылмагыз! Мин биредә, яшәү дәвам итә, кешеләр!» – дигәндәй, елмаеп ала.
Җиңү бәйрәме
Ут-суларны кичеп кайтып, төпле гаилә, нигез корып, киң итеп яшиләр
алар авылындагы ветераннар. Гел хихылдарга гына торган Чүлү Галәтдин
абыйсы да төшеп калганнардан түгел, хатыны Фарыйзага төрттереп:
«Карчык, түбән очлар уздырып киттеләр бит безне, әйдә, күрсәтик әле
үзләренә», – дип, яңгыравык тавышы белән алдырып китә. Җырны Әбрар
абый хатыны Разыя, Касмак Касыйм абзые һәм якын туганнары булган
Вәли бабасы да күтәреп ала. Бу көн алар өчен иң кадерле көн, чөнки ул
Җиңү килгән, сугыш беткән көн.
Инде һава суларга дип чыксалар, халык әйтмешли, җир җимертеп бииләр.
Сокланып туя алмый торган иде кечкенә Хәниф. Әллә сугыш шулай оста итеп
биергә өйрәтеп кайтарган инде? Ут чыгаралар табан асларыннан. Көр күңелле,
көр тавышлы Ганибай абый: «Оппа, асса!» – дип хуплап тора. Әнә җизнәсе
Бану апаны чакырды, рәхәтләнәләр, авыр кул хезмәтеннән арган гәүдәләрен
җилләтәләр. Май аеның әлегә салкынча киченә дә игътибар итмиләр. Түмәч
әнисенең дә кәефе күтәренке бүген! «Минем Һадием барысын да булдыра
ул!» – дип мактанып җибәрә. Дөресен генә әйткәндә, биредә булдыралмый
торган берәү дә юк. Һәрберсенең шул заман өчен затлы саналган каралты-
куралары, алма, бәрәңге мул бирә торган җирләре, сәке тулы берсеннән-берсе
татлы бишәр, алтышар, хәтта җидешәр бала-чагалары бар. Түмәч әнисе дөрес
әйтә инде, җизнәсен беркем уздыра алмый. Җизни бабасы – унбер бала атасы.
Галәтдин абыйсы шаярып әйтмешли, «арып кайтсалар да, тик ятмаганнар
икән!» Шулай итеп, ел буе көтеп алынган кадерле Җиңү бәйрәме ярты төн
уртасында гына тынып кала. Фронтовикларның җырлап, өйләренә кайтып
барулары ерагайганнан-ерагая, бер мәлне бөтенләй тынып кала. Икенче
елны шул ук вакытта икенчеләре, табын хәстәрләп, барысын да кунакка җыя.
Уен-көлке, җыр-бию! Бернинди ызгыш-бүлеш юк! Аларның әлеге кичәләре
бөтен Балчыклы авылына үрнәк!
...Әнә Хәнифләрнең күршесе мәрхәмәтле, ярдәмчел касмак Касыйм
абыйларының тәрәзәләрендә утлары сүнде. Авыл көндәлек мәшәкатьләрдән
арынып, арып-талып йокыга тала…
Туган-тумача
Аның усал түмәч әнисе алны-ялны белми торган бәндә иде. Үзе дә
тик тормады, балаларын да бот күтәртеп тик яткырмады. Аның өчен иң
мөһиме, тирә-күрше авыларга барып, туган-тумачаларны барлап кайту
иде. Кайсысына кайчан барачагы хәтеренә уелган. Ә кан-кардәшләр ишле,
бик күп иде тирә-якта. Ике чакрым ераклыкта гына урнашкан Көрәле
авылында гына да икенче буын туганнары Вәкил, Илсур Сабировлар яши.
Ул аларга хәл белеп сугылырга да вакыт таба. Яңа Салада туганнан туганы
Әминәләргә дә җиде чакрым араны юк итеп менеп төшә. Алма-груша чоры
җиттеме, Кызыл юл белән Тукай авылына юл ала. Әгәр саный китсәң,
бик ишле икән Хәнифләрнең нәселе. Апас төбәгендәге Борнаш, Олы
Болгаерларда да бар икән юл төшсә, кереп хәл белеп чыгар җирләре. Инде ул
борынгы Иске Казиле авылын гына күз алдына китерик. Ярты авыл халкы
Балчыклының уңган, булган кызлары килен булып төшеп, сабыйларның күпчелегенә алар гомер биргәннәр диярлек. Түмәч әнисенең маршруты киң,
кайсы тарафка чыгып китсәң дә, якын туганнарга тап буласың. Зәйтүнә
түтәсе һәр елны әлеге юлларны бер барлап кайта. Ялы да, малы да шунда
инде аның! Йә Каюм улының, йә кечерәкләренең мотоциклына утырып,
алдына күчтәнәчләрен төяп сәфәргә чыгып китә. Ул бары тик Рәшит дигән
улына гына утырмый. «Кит, җүнсез тәре, рәтле-башлы йөртә дә белмисең.
Кем шулай акырта-бакырта, тимер кырдырып скоростька сала инде?!» – дип
сүгеп ташлый. Һади хатыны Һадинеке шул инде, рәтен белә. Бик кирәк чакта
кул астында үзенекеләр туры килмәсә, үсмер Хәнифне чакырып менгерә ул.
Менә алар бушап калган кырлар аша дөнья буйлап ыргылалар. Бу инде
түтәсенең, үзенә калса, көтеп алган чираттагы яллары. Балчыклыдан җиде
чакрым урнашкан Яңа Саладан башлый ул. Әминә апаларына барып, көне буе
чәй эчеп, кунак булып ята. Ләкин бер генә җирдән дә буш кул белән кайтмый.
Йә чиләге белән чия-карлыганын, йә банкасы белән балын куенына коча.
Өстәвенә, әлеге саладагы икмәк цехында нык тәмле итеп ипи пешерәләр,
ашап туймассың! Бер капчык кирпеч кебек күмәчләрне багажникка бәйләп
куйгач: «Бик каты кума, ипиләрем коелып калмасын!» – дип кисәтеп тә
ала. Яңа гына табадан төшкән ипинең хуш исе борынны кытыклый. Хәниф
аның ярты өлешен «эх» дигәче ашап бетерә. Капчыктагы ризыкны, күренеп
тора, булган-уңган киленнәр әзерли, телеңне йотарлык! Икенче бер көнне
Даныш авылында яшәп ятучы Гаҗилә түтәләренә юл тотсалар, ул да түгел,
маршрут Кызыл юл дип аталган салага сузыла. Зәйнет бабасының абыйсы
Гыйльметдин карт яши биредә. Тукай авылындагы кебек йорт-җирләре, алма
бакчаларына күмелеп утыра. Табигатьнең бик матур кочагына урнашкан
әлеге авыл. Бер урамлы бу сала тау сырты буйлап аска таба сузылган Тәмте,
русчасы Теньки диеп аталган рус авылына барып төшә. Биредә Балчыклыдан
күчеп киткән авылдашлар яши.
Бәрәңге алыр алдыннан түтәсе аны кабат әлеге салада төпләнгән
туганнарына юллады. Хәнифнең күңеленә гел хуш килә иде биредә
яшәүче ачык күңелле, кунакчыл кардәшләре. Ап-ак сакаллы бабасының
абыйсы аңа китаптан укып белгән «Сугыш һәм солых» романының авторы
Лев Толстойны хәтерләтә. Әлеге даһи язучының сурәте актлар залында
Габдулла Тукай, Муса Җәлилләр белән беррәттән стенада тезелеп тора иде.
Укытучысының әйтүе буенча, Толстойлар чукынган татар морзаларыннан
икән. Ни генә булмасын, Кызыл Юлда яшәүче бабасы белән әлеге язучының
охшашлыгы бермә-бер. Шул ук тирән фикерле караш, шул ук киңәеп,
калынаеп торган борын дисеңме, койган да каплаган инде. Әле аның
бирегә мәктәпкә кергәнче үк Зәйнет бабасы белән ат җигеп килгәннәре дә
бар. Кайтканда, Гыйльметдин карт капчык-капчык алма, таш кебек каты
кәбестә чәкәннәре төяп җибәрде аларга. Ул кечкенә Хәнифне үзе белән
ияртеп, бәрәңге бакчалары артындагы агач-куакларга күмелеп утырган
ермакка җитәкләп төшеп, челтерәп агып утырган чишмәне басма аша
җитәкләп чыгып, өчәүләшеп күп итеп тәтәсенә күчтәнәчкә дип урман
чикләвеге җыйганнар иде. Аның хәтеренә кып-кызыл булып пешеп утырган
балан, миләш тәлгәшләре кереп калган. «Улым, яз, җәй көне дә килегез,
кура, җир җиләкләре бик күп була бу җирдә. Әниеңә дә, Фагыйлә тәтәңә
дә күчтәнәчкә җыярбыз», – диеп әйткән иде. Тәтә дигәнннән, Хәнифләр авылында әбиләргә, дәү әниләргә тәтә диләр. Башка якларда ничектер,
Хәнифләр авылында өлкән яшьтәге хатын-кызларын ихтирам итеп, шулай
дип атап йөртәләр. Үсә төшкәч, бабасыннан төпченә торгач, укымышлы
карт әйтте: гаиләдә иң өлкән, ихтирамга лаеклы әбиләргә шулай эндәшәләр!
«Тат» фарсыданмы алынган диләр. «Тат» бирелсә, шуннан әйләнә татә
дигән койрыклысы, аның хатын-кыз икәнлегенә басым ясый. Татар теленә
ислам дине кабул иткән Болгар бабаларыбыз аша килеп кергән, йә булмаса
шул Азия якларыннан күченеп, кыпчак-төрек кавемнәре килгән булгандыр
әлеге без яшәп яткан җирләргә.
***
Алма-груша бакчаларына күмелеп утырган Кызыл юл авылы бик зур
түгел иде. Хәниф белә башлаганда биредә бер урам булып, ул яшеллеккә
күмелеп утырган чишмәле ерганак буйлап, зур рус авылы саналган Тәмтегә
сузылып төшә. Хәниф белгәндә, салада исә кырыклап кына йорт калган иде.
Алары да елдан-ел кими бара ди Гыйльметдин бабасы. Хәниф туганнары
белән хәл-әхвәлләр белешеп утыра, чәйләп алгач, өлкәннәрнең гәпләрендә
кызыксыну тапмау сәбәпле, урамны карап әйләнеп кайтырга ниятләде. Ә
түмәч әнисе белән туганнарының бөтен сүзе: кемнәр исән дә кемнәр юк,
кемнең кызы кияүгә киткән дә кемнеке әйләнеп кайткан. Кайсысындыр
исерек ире балалары белән урамга куалап чыгарган, кайчан ут чыгып,
Көрәледә кемнәр бәла-казага дучар булган. Күпме кеше колхоз рәисенең
явызлыгына түзә алмыйча читкә, шәһәрләргә күчеп киткән. Быел бәрәңге
уңганмы-юкмы, сыерлары бозау китергәнме, сөтне күп бирәләрме? Кем
кемнән уйнаштан бала тапкан дигәндәй, бер генә яңалык та җиткерелмичә
калмый торган иде. Шул ваклы-юклы вакыйгаларның ни кызыгы бардыр
инде дип уйлый иде Хәниф. Ләкин әлеге хәбәрләр туган җиреннән
киткән кешеләргә һава кебек кирәк икән. Ул шул ишеткән хәл-әхвәлләргә
ияреп, аңын, хәтерен яңарта, үзенең туган җирләрен күзаллый, шулар
белән яшәп ала. Менә ни өчен кирәк булган икән хәл-әхвәл олыгайган
саен туган җиренә тартылучы карт-корыга. Ә Хәниф яшь әле бүген, аны
әлеге хәлләр кызыксындырмый. Үзе Кызыл Юл урамы буйлап атлый,
үзенең уйлары чакрым ярым арада гына урнашкан Тукай тирәсендә гизә.
Ул капка төпләреннән генә дөньяга күз салып утыручы әби-чәбиләргә
сәлам биреп, исәнләшеп үтә. «Улым! Кемнәргә килдегез соң?» – дип
кызыксынып ук сорыйлар. «Шуларга килдек, әби», – дигәч: «Әллә улым,
Балчыклыныкылармы сез?» – дип куаналар. Чөнки үзләре дә шул салада
туган, теле ачылган, аның хәтфә чирәмендә тәпи йөреп киткән сабыйлар
булган кайчандыр. Алар аны тиз генә уздырып җибәрәселәре килми, уратып
алалар, күрше-күләннәренә дә кычкырып:
– Карале, Фатыйма ахири, монда бит үзебезнең авылдан Зәйнет
кордашның оныгы килгән! – дип оран салуы була, әби-чәбиләр ошбу капка
төбенә юл алалар.
– Улым, кайткач, Фаимә апаңнарга сәлам җиткер әле, килеп чыксыннар!
Гайшәбану тәтәсе бик сагынган, үзенең кайтып китәргә сәламәтлеге
калмаган, бер күрешеп каласы иде, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә сәлам
юллыйлар. Икенче бер тәтәсе:
– Улым, Сәлахи бабаңнар исән-саулармы соң, зинһар, чуктин-чук
сәламнәремне җиткер үзләренә. Бибикамал апа исән-сау яшәп ята дип тә
җиткер, балакаем!
Хәниф якын туганнарын күргәндәй куанган әби-чәбигә хөрмәт белән
караса да, дуамал яшьлеге аны кабат алга өнди.
– Улым, кая ашыгасың болай? – дип, Шәрифәттәй дигәне җибәрәсе
килмичә сорап куя.
– Киткәнче тиз генә аскы очка хәтле төшеп, урамыгызны карап менәсе
иде!
– Әй, улым, нәрсәсен карыйсың инде хәзер аның! Башлангыч мәктәбебез
ябылды, шул сәбәпле яшь гаиләләр йә Тенькига, йә Казанга ук күченеп
китә. Үткән ел кибетебез бар иде, аны да файдасыз дип бетерделәр. Ярый
әле, Тукай авылына турыдан бер генә чакрым, ат җигеп шунда барып
кайткалыйбыз. Яшьрәкләр, матай иярләп, Тенькига чабалар. Шунысы
әйбәт инде, улым: Кызыл Юлдан күрше Теньки саласының пристаненә
якын. Кайткан-киткән кешегә бик уңай. Менә балаларны әнә теге рус
Бортасы тавына менеп, Иделгә күз салып көтеп ятабыз, Аллага шөкер!
Бик җайлы, бик якын хәзер су юлы. Көне белән Казанга барып, алма-
грушасын, помидор-кыярын, чия-сливасын сатып, кире әйләнеп кайтып
була. Бездән юк инде хәзер, әнә киленнәр йөрсен. Сатмасаң, әрәм була.
Сатсаң, вак-төяккә тотарлык, үзенә күрә сәмәне дә җыела! – дип, икенче
бер әби тезеп салды.
– Ярый, сау булыгыз, авылдашлар, авырмыйча исән-сау яшәгез! – дип
кузгалып китә Хәниф. Шуннан аның артыннан:
– Улым, кем баласы дидең әле! – дип, берсе кычкыра.
– Зәйнет бабайның Гөлчирә атлы кызының улы мин! – дип җавап ыргыта
олан.
– Әби-бабаңнарга, әти-әниеңнәргә чуктин-чук сәлам җиткер, улым.
Минниса тәтәңнән диярсең! – дип үтенеп кала.
Хәниф ашыкмый гына, каралты-кураларга күз салып атлавын белә.
Менә икән ул мәктәп! Зур, күгәреп беткән йозак асылынып тора, ишеге
өстендә «Кызыл Юл авылының башлангыч мәктәбе» дип язылган. Бакча
рәшәткәләре муртаеп каерылып төшкән. Элек чәчәк-гөлләргә, декоратив
куакларга күмелеп утырган җирне алабута, әрем, шайтан таягы баскан.
Бабасы әйтә: «Шайтан таягын руслар «татарник» дип йөртәләр», – ди.
Үсмер аптырап: «Ничек татарник?» – дип төпченә. «Улым, атлар ярата бит
ул чәнечкеле үләнне, ә атлар – татарның горурлыгы, мәңгелек юлдашы,
шуңа күрә «татарник» дигәннәр. Бал кортларының да иң яраткан чәчәге.
Иң тәмле бал шайтан таягыннан, ягъни татарниктан була», – дип аңлата
иде бабасы.
Кыргыйланган алмагачларны әрсез Америка өрәңгесе чолгап алган! Ул
агачны чабып торасың, ә ул тагын да котырыбрак үсә. Янәшәдә кечкенә генә
кызыл кирпечтән салынган кибетләре дә моңсуланып калган. Кайчандыр
бит аның эчендә дә, тышында да тормыш кайнаган. Бүген, әнә, такта
баскычына менеп ятып, йоннарына әрекмән орлыклары ябышып беткән
бер йолкыш эт көзге кояшның соңгы җылы нурларын тоеп, рәхәтләнеп
калыйм әле дип, ваемсыз гына йоклап ята. Вакыт-вакыт, ниндидер төшләр күреп, шыңшып-шыңшып куя. Шәкерт үзенең юлын дәвам итә. Йортларның
күпчелеге Балчыклы авылындагы кебек икән. Кайберләре генә биредәге
бай табигатькә җайланып террасалар белән салынган. Чыгып утырып, өй
каршында үскән чәчәкләрнең хуш исләрен иснәп, чәчәк аткан алмагачларга
күз салып рәхәтлән шунда. Тәрәзә кәрнизләре дә алар авылындагы кебек.
Әллә Балчыклы осталары килеп ясап киткән инде. Бик мөмкин! Бәлкем,
алтын куллы Тугыз татар Харис абыйсының кулы тигәндер. Эчмәгәндә
аннан да итагатьле, аннан да остарак адәм юк авылларында. Түбән оч
Гайзулла абыйсы да, фронтовик Касыйм агасы да – балта осталары. Күрше
Хатыйпларының да андый салу-төзү эшләренә кулы ята. Чакырсалар,
нишләп килмәсеннәр, эшләсәң – әҗере дә була дигәндәй. Шулай фикер
йөртә-йөртә хыялый үсмер, авыл башына да төшеп җитте. Алда яңа гына
сөрелгән кыр җәелеп ята.
Әнә ул Тукай авылы! Югары очындагы йортларының түбәләренә хәтле
күренә, якын икән. Кайбер тирәдән төтен көлтәләре күтәрелә. Бакчаларда
җыелган үлән, агач калдыкларын яндырып чистарту бара. Кемдер өлгереп
җиткән бәрәңгесен алып ятадыр, кемдер кәбестә-кыярын, помидор-кабагын
урнаштыра, тозлый, салатын ясыйдыр. Кышкы алмаларны сакларга
базында урын әзерлидер. Хәниф очып кына барып килер иде дә бит,
Резидәсе Казанда калды шул! Арасы да якын – турыдан бер генә чакрым
диделәр бит авыл әбиләре. Ул кире менгәндә: «Нишләп шулай сагынып
ятар булгач бирегә күчеп килеп, Кызыл Юл авылына нигез салдылар икән
соң алар?» дип уйланды. Хәниф үзенең гарәп, рус, татар телләрен камил
белгән укымышлы бабасының сүзләрен исенә төшерде. «Баш бирмәгән,
чукынмаган, иманын сатмаган татарларны Идел буеннан атлы гаскәрләр
белән елатып-кыйнап куганнар. Күпме гаепсез җаннар корбан булган шул
аяусыз елларда. Ләкин җирле халык борынгы нигезләрен, бай табигатьле,
балык тулы Иделне гомер бакый сагынып яшәгән, кире әйләнеп кайтырга
хыялланган. Әлеге юксыну буыннан-буынга әманәт итеп тапшырыла
барган. Әз генә мөмкинлек чыгу белән су буена, җәйләүләренә кире
кайтырга омтылган. Шул сәбәпле, – дип сөйли Зәйнет бабасы, – Кызыл
Байрак, Ачык алан, Бөрек, Болгар, Мулланур Вахит, Кызыл юл, Тукай
кебек авылларга нигез салынган. Йөзләгән, меңләгән гаиләләр Иделнең
уңдырышлы ярларына кире агылган».
***
Хәнифнең түмәч әнисе белән дә, ак сакаллы Зәйнет бабасы белән дә
әллә ничә тапкырлар Тукай авылына килгәне бар. Нишләп ул чакларда
кара-чутыр Резидә аның күзенә чалынмагандыр? Югыйсә урамнар буйлап
сала белән танышып, йөреп тә килде әле ул! Капка төпләрендә көнбагыш
ярып, нәрсәдәндер кызык табып, кеткелдәшеп утырган унөч-ундүрт яшьләр
тирәләрендәге сары томшыклы кыз-кыркыннан гайре беркемне дә очратмады.
Хәнифтән алар: «Карале, кара, тәпиләренә кияргә ботинка да таба алмаган,
кирза солдат итекләре сөйрәп йөри!» – дип көлгән иттеләр. Уналтысын
тутырган үсмер исә, тегеләрне бала-чагага санап, колак салмыйча, дөресрәге,
юри әһәмият бирмичәрәк кенә китеп барды. «Әй, әллә кем булып кылана,
кемнәргә килгән соң ул, итек батыр?» – дип, аңа ишетелерлек итеп, артыннан әйтеп калдылар. Әле кире кайтканда да теге ике – әле күкрәкләре төртеп
кенә килгән сары чыпчыклар аны сагалап, көтеп утыралар иде. Сипкелле,
почык борынлысы: «Абый, сез кайсы авылдан соң?» – дип сорады. «Башын
япмаганнан!» – диде Хәниф, үтеп китешли шаяртып. Теге ике яшь җилкенчәк
аның битарафлыгына үпкәләп калдылар. Сихри күзле, кәнфит тәмле Резидә
чибәркәй генә кайларда булды икән ул чагында? Ахры, вакыты җитмәгән,
язмаган булгандыр шул ук елны күрешергә!
Кыз үз авылларында башлангычны тәмамлагач, колхоз рәисе булган
әтисе, рус арасына тыкмас өчен төпчек кызын Казандагы татар мәктәп-
интернатына илтеп урнаштыра. Ул чакларда үсмер ял көннәрендә
апаларында торса, авылга туганнары янына каникулларда гына кайта.
Хәнифнең туганнан туган сеңлесе Миләүшә дә әлеге мәктәп-интернатта
сигезенчене сыйныфта укый иде. Шуны белгән Резидә ай саен диярлек, йә
Хәниф белән, йә үзе генә, конфет-прәннекләр күтәреп, укучы кызның хәлен
белергә барып йөри башлады. Инде дуслашып беттеләр бугай. Миләүшә
нык яратты Резидә апасын. «Абый, зинһар, ташлый күрмә монысын! Үзе
чибәр, үзе акыллы, таба алмыйсың бүтән андыен!» – диде. Егетнең үзенең
дә сөйгән ярын ташлыйм дигән фикер башына да кереп карамады.
Шулай уйланып, Кызыл юл урамын менеп бара иде, әлеге дә баягы
әбиләр хатирәләреннән аердылар. Шәрифәттәй дигәне бер сетка
помидорлар күтәреп, юлына чыкты. «Улым, җаным, күчтәнәчкә менә
шушы помидорларны булса да Балчыклыга алып кайтып, Зәйнет бабаң
белән Фәгыйлә тәтәңә тапшыр әле. Шәрифәттәйдән диярсең, балам!» – дип,
кызарып пешкән яшелчәләрне аңа сузды. «Рәхмәт!» – диеп куйды Хәниф.
«Улым, без әле сезнең нәсел белән кан-кардәшләр дә!» – дип әйтеп калды
аның артыннан моңсу тавыш.
Түмәч әнисе бүген кайтырга уйлый микән, юк микән? Ай-яй кунак булырга
ярата да инде. Дүрт сәгать вакыт үтте, әле чыгарга уйламый да. Тик утырмас
өчен егет бәрәңге бакчасы артындагы чишмәгә төшеп, су эчеп, элек йөргән
сукмакларны барлап менәргә булды. Үзе атлый, үзенең башында түмәч
әнисенең: «Йөрисез инде шунда, безнең Каюм белән авыл саен җил куып!»
дигән сүзләре исенә төшә. «Алай дисәң, түмәчкәй, үзең дә тик ятучылардан
түгел, көз кердеме, күп санлы туган-тумачаларыңа төрле тарафларга чыгып
чабасың. Әле бер авыл, иртәгә икенчесе, берсекөнгә өченчесе, дүртенчесе!»
Хәниф шаяртып кына шулай уйлый, әлбәттә, чапсын, әйдә, унбер бала,
терлек-туар белән ыгы-зыгы килеп, ат кебек эшләп, арган-талган түтәсенә
дә ял кирәк тә кирәк инде. Үсмер шуңа игътибар иткәне бар, андый сәяхәт-
сәфәрләрдән соң түмәч әнисе күпмегәдер тынычланып, юашланып кала!
Өенә кайтып аугач та: «Каюм дим, Рәшидә, Асия, син дә, зинһар, теге җыелган
бәрәңгеләрне вагын – вакка, эресен – эрегә аерып тутырып куегыз әле!
Үзегез белән Казанга да төяп китәрсез!» – дип, җайлап кына сөйләшә. Үзе:
«Уф, уф ардым, картаюым җитте бугай инде, Һади атагыз белән безгә күп
тә калмагандыр инде», – дип, уф та уф килеп, җайлап караватта ятып кына
әмерләрен бирә. Аның бу эйфориясе бер атналап дәвам итә дә, соңыннан түти
элекке сукмагына – тавышлы-орышлы халәтенә кайтып төшә. Тавыклар да
кыткылдашып чыгып кача, балалар да күзенә чалынмаска тырышалар андый
чакта. Хәнифкә килгәндә, Аллага шөкер, менә җил куып йөри торгач, үзенә кирәкле сөйгән ярны Тукай урамнарында эзләп тапты. Җил куып йөрмәде
инде ул, ниндидер күзгә күренмәс билгесез көче, ташып торган дәрте, яшьлек
дуамаллыгы ияртеп йөртте аны. Өстәвенә, ашкынып, бердәнбере янына
мотоциклда очканда, аны назлы җәйге җилләр иркәли, битләреннән үбә, хуш
исле үлән-чәчәк исләре бөркеп сыйпап үтә. Иген кырларыннан килгән икмәк,
бал тәмнәре саф һава белән ияреп килеп, борын тишекләрен ярып кереп,
рәхәтләндерә. Кыр араларындагы ат юлларыннан чабып үтәргә дә ярата ул.
Элдерә генә илаһи табигать кочагында. Яңгырдан соң булса, күлдәвекләрдән
балчык боткасы гына сибелеп, корырак урыннарда матаеның көпчәк
эзләре генә аның дуамал яшьлегенә дәлил булып төшеп кала. Ыжгырып,
текә тауларга менеп китә ул, нишләп тынычлыгыбызны бозып йөрисең
дип, күзлек-каскасына бөҗәкләр килеп сарыла, колак төбеннән сызгырып,
безелдәп, сызгырып узып китәләр. Бар, тыеп карагыз сез дәрте, егәре ташып
торган егетне! Ләкин уйлары аның үзеннән, матаеннан да тизрәк алда чаба!
Үсмернең уй-хыялларын аяз һава, нурлы кояш тагын да ныграк яктырта
кебек. «Резидәкәй, нишләп йөрисең икән әлеге минутларда?!» дип исенә
төшерә. Ә аның тимер аты дөнья буйлап шулай чаба да чаба! Кояш нурлары
күзләрен чагылдырып шаярта, мотор тавышын басарга тырышып, тугай-
болыннарның сайрар кошларының хоры үзенчәлекле аһәң тудыралар. Ничек
рәхәт дөньяда яшәүләре! Нинди илаһилык тирә-юньдә! Дөнья, мин сине
яратам!» – дип, бар көченә кычкырасы килә аның! Ишетсеннәр, белсеннәр,
дөньяда Хәнифнең дә барлыгын! Чөнки ул бу җиһанны үлеп-үлеп ярата...
Вакыт, дөнья, тормыш агыла, бертуктаусыз хәрәкәт итә! Планетабыз
Җир безне утырткан килеш күчәрендә ялсыз-йокысыз, тукталышсыз әйләнә
дә әйләнә. Хәтта кояш кичләрен офыкка төшеп югалганда да, Ходайның
кодрәте киң, Җир планетабызга иптәшкә моңсу Айны тапшыра. Бөек көч,
без яшәгән гүзәл Җиребез дөм караңгылыкта калмасыннар, адәм затларына,
җан ияләренә курку иңмәсен дип, серле маягын кабыза. Ул хәтта болытлы,
томанлы төннәрдә дә вакыт-вакыт пәйда булып: «Борчылмагыз! Мин
биредә, яшәү дәвам итә, кешеләр!» – дигәндәй, елмаеп ала. Нинди серле
һәм могҗизалы дөнья, чиксез галәм! Галәмчеләр айның безгә күренә торган
ягына гына төшә алдылар, ә менә арткы ягында ниләр бар икән? Сәер һәм
гаҗәеп серле дөнья!
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев