Нәзифә (повестьның дәвамы)
Иртән Нәзифә түрә бүлмәсенә кирәкле кәгазьләр алырга керде. Һәм үзенә Кырымнан куылган дип түгел, ә «Украинадан эвакуация белән килгән фәлән-фәләнова совхозда ачылачак чәчтарашханә өчен кирәкле эш кораллары сатып алырга бара» дигән белешмә алды.
Нәзифә әнисен ияртеп, теге солдатлар яшәгән кышлакка барып җитеп,
өйләрен эзләп тапканчы, байтак вакыт үтте. Көн кичкә авышты. Тыштан
ук ару гына күренгән өй капкасын байтак кына шакыганнан соң, бер
хатын чыгып, Нәзифәләрне ниндидер телдә бик яман итеп әрләп ташлады.
Качаклар бер нәрсә дә аңламасалар да, бу йортка юл ябык икәнен аңладылар. Шулай да Нәзифә аларның улын, шул солдатны карап дәвалаганын әйтте.
Тегеләр русча әйткәнне аңламады шикелле. Капка шап итеп кире ябылды.
Качаклар, аптырап, кая барырга, башларын кая төртергә белми торганда,
күзләренә читтәрәк кенә торган землянка дисәң, землянка түгел, өй дисәң,
өйгә охшамаган бер корылма чалынды. Анда урта яшьләрдәге хатынның
кереп-чыгып йөргәнен дә күреп калдылар. Шушы тирәдә үк тагы берничә
бала чыр-чу килеп уйнап йөри. Нәзифә чарасызлыктан теге землянка янына
килде. Исәбе кунып чыгарга урын белешү иде. Яннарына чит-ятлар килгәнен
күреп, уйнап йөргән балалар тынып калды. Бер-икесе землянка ишегеннән
җир астына төшеп югалды. Менә аннан бер казакъ хатыны килеп чыкты.
Нәзифә монда мөселман халкы яшәгәнен аңлап алган иде. Шуңа да иң элек
«әссәламегаләйкүм» дип исәнләштеләр. Җавап алгач, гадәт буенча битләрен
дә сыпырып куйдылар. Нәзифә татарча җайлап кына хәлне аңлата башлады.
Үзләре белән таныштырып, хәлләрен сөйләп бирде. Землянка хуҗасы, әллә
аңлап, әллә жәлләп, боларны кулы белән ишарәләп һәм казакъча:
– Кереңез! – дип, землянкага чакырды.
Землянка эче ярымкараңгы иде. Күз ияләшә төшкәч, күрделәр: тыштан
бәләкәй булып күренсә дә, эчтә шактый иркен икән. Күзгә ташланып торган
фәкыйрьлек. Түрдәрәк, сәке кебек җирдә, ямаулы чыбылдык артында
бер бала ята. Нәзифәнең чамалавы буенча, бала авыру иде. Хуҗа хатын
кайдандыр тартмалар тартып чыгарып, нәрсәдер әзерләргә кереште.
Ашарга әзерли торган учак тышта иде. Бераздан, ниндидер боламык кебек
нәрсә әзерләп, кичке табынга утырдылар. Качаклар да, үз чиратларында,
бу кунакчыл адәмнәрнең табынына үзләре белән алып килгән бер буханка
икмәк куйдылар. Кунаклар һәм хуҗабикә боламык ашаса, табын артындагы
балалар ипине яратты. Күрәсең, алар мондый ризыкны гомерләрендә
беренче тапкыр ашый иде. Йөзем белән яшел чәй эчтеләр. Кунаклар, бик
арыган булганлыктан, аяк өсте йокларга да әзер иде. Күрәсең, хәлләрен
сизеп, хуҗа хатын аларга чыбылдык артыннан түр якка сәкегә урын
салды. Бу инде, ничек кенә булмасын, үзләренең кай яктан килгәннәрен
дә һәм кая китеп барганнарын да анык кына белмәгән мосафирларга олы
хөрмәт күрсәтү иде. Бик тә, бик тә фәкыйрьлектә яшәгән бу адәмнәргә
зур рәхмәтләр укыдылар. Ятар алдыннан Нәзифә, җайлап-җайлап, хуҗа
хатыннан татарча сораштырып караса да, тегесе аны бик аңлап бетермәде.
Шулай да, төн кунарга урын биргән хуҗаларга тагы да рәхмәтләр әйтеп,
ертык киез ябынып, йокларга яттылар.
Нәзифә арыган булса да, күзенә йокы кермәде. Озак уйланып ятты. Алар
Әстерхан, Баку якларына да китә алалар иде. Йә булмаса, Казан тирәсендәге
берәр авылга да урнашырга була иде. Тик аларны Әйшәне табарга дигән
теләк һаман да алга әйдәде. Әйшәне кайдан, ничек табарга кирәклеген
анык кына белмиләр. Бары тик шул мәгълүм: кырым татарларын Үзбәкстан
якларына күпләп куганнар. Кемнән генә сорасалар да, Әйшә исемле ун-
унике яшьлек ятим кыз баланы күрүче дә, белүче дә табылмады. Әйе,
Үзбәкстанга килеп җиттеләр җитүен, тик алга таба ничек яшәп китәргә?
Кайда урнашып, кайда баш төртергә? Бу хуҗалар үзләре дә бик бөлгенлектә
яшиләр. Җитмәсә, авыру уллары да бар.
Яңа урында беренче көн һәм төн шулай үтте. Нәзифә иртә таңнан ук торып, хуҗабикәдән чиләкләр алып, суга кайда йөргәннәрен сорашты.
Тегесе якында гына агып яткан арыкка күрсәтте. Тик кыз, арыктагы суның
бик үк саф булмавын күреп, кышлак читенә барып, шуннан су алып килде.
Балаларның, кайсысы кайда таралышып, кайберләре мәктәпкә йөгергән иде.
Нәзифә, җаен туры китереп, Җумабайның кем булуын сорашты. Җумабай
кичә Нәзифәләрне кертмәгән өй хуҗасының улы икән. Ә Сырсынбай
дигән исемне ишеткәч, хуҗа хатын елап ук җибәрде. Шулай итеп, теге
солдатларның берсе боларның олы улы булып чыкты. Әкренләп-әкренләп
аңлаша торгач, Нәзифә Сырсынбай белән Җумабайның исән-сау икәнлеген
хуҗага аңлата алды. Бу хәбәрдән хатын бөтенләй шатланып, кызның
кулларын үбә үк башлап, рәхмәтләрен яудырырга тотынды. Сырсынбай
укый да, яза да белми икән. Шуңа да хат яза алмый. Ә Җумабайдан килгән
хаттагы хәбәрләрне күршеләре боларга бөтенләй әйтмиләр, ди. Яше
җитмәсә дә, Җумабайның әтисе Сырсынбайны да улына ияртеп, сугышка
җибәртә алган. Янәсе, ике туган бергә булсыннар дигән. Ә чынлыкта исә
Сырсынбайлар тегеләргә бөтенләй туган түгелләр икән. Патша вакытында
ук бу гаилә Җумабайның картәтиләренә хезмәт итеп, ниндидер бурычлары
өчен коллыкка төшкәннәр. Һәм менә кайчаннан бирле шул коллыктан
котыла алмыйлар икән. Ә бит биредә күптән Совет власте урнашып,
күптән колхоз-совхозлар оештырылган. Сырсынбай хуҗа улын дошман
пулясыннан саклый. Шуның өчен, атакага барганда, аның алдыннан
йөгерергә тиеш икән. Хуҗа хатын бүгенгә шушыларны гына аңлата алды.
Менә сиңә мә, яңалык. Нәзифәнең хәтеренә келт итеп теге солдатларның
базда качып яткан чаклары исенә төште. Җумабайның Сырсынбайга тиешле
ризыкны да үзе ашаганы менә каян килә икән. Хәзер барысы да аңлашылды.
Ачылып китеп сөйләшерлек түгел, кыз боларын да чак-чак аңлый алды.
Хуҗа хатын эшкә киткәч, Нәзифә торактагы барча җиһазны землянка
алдына чыгарып өйде. Теге авырып яткан малайны да күтәреп, кояшка
алып чыктылар. Бала как сөяккә калган. Чыкмаган җаны гына бар. Казанда
су җылытып, иң элек баланы баштанаяк юындырып, суык тия күрмәсен
дип, җылы итеп төреп, кояшка утыртты. Бала бетләгән булып чыкты.
Киемнәрен эссе суга салып кайнатып алдылар. Кыз, янә каядыр чыгып
китеп, бер чиләк акбур алып кайтты. Шуннан аны изеп, землянканың стена,
идәм-түшәмнәрен агартып чыгарды. Әнисе белән икәүләп эшләгәч, эш
күңелле барды. Мәктәптән балалар да кайтты. Алар да ярдәм иткәч, кичкә
землянканың алды гына түгел, бөтен эче дә яктырып, ялт итеп тора иде.
Дөресен әйтергә кирәк: монда халык шапшаграк яши икән. Шушы көннән
башлап, әллә кунаклардан оялып, инде хуҗа хатын да өендә җыештырына
һәм чистарак яшәргә тырыша башлады.
Нәзифә, базарга чыгып, сөт сатучы бер хатыннан ике шешә сөт алып
кайтты. Түләргә акчасы юк иде. Шуңа күрә, сөт сатучы белән сөйләшеп,
төшкә чаклы тегенең өенә барып, аңа эшләште. Бакча казыды, абзарларын
тирестән тазартып чыгарды. Сөт сатучының күңеле булып, ул хәтта сөт кенә
түгел, ике түгәрәк нан да бирде. Сөт кирәк булса, тагын килергә кушты.
Кайткач, урында яткан малайга әзләп кенә сөт эчереп, алып кайткан нанны
ашатып карарга уйлады. Авыру сөтне эчте, тик нанны чәйнәп йотарлык
хәле калмаган булып чыкты. Шуннан Нәзифә, күкрәк балаларына чәйнәп каптырган кебек итеп, нанны чәйнәп, авыру авызына каптырып, сөт белән
йоттырды. Әнисе искәрткәч, күп ашатырга курыкты.
Өч көн дә үтмәде, урын-җирдә озак авырып яткан малай дөнья куйды.
Үләр алдыннан малай, кулы белән ишарәләп, Нәзифәне үз янына чакырып
китерде һәм көч-хәл белән:
– Рәхмәт, апа, – дип, күзләрен йомды.
Малай Нәзифәгә шулкадәр кызганыч булды. Үзенең бертуган энесе
үлгәндәге кебек кайгырды. Айдар энесе дә шулай, үләр алдыннан аңа
рәхмәтләр әйтеп, кулыннан тотып җан биргән иде. Менә әле дә шул хәл
кабатланды. Йа Ходай, алда тагы ниләр күрәсе бар икән?
Хуҗа хатын улы үлгәнгә әллә ни кайгырмады да шикелле. Улына карап:
«Котылды бу котсыз дөньядан, ахирәттә оҗмахка эләксен инде», – дип
кенә куйды. Мәетне шул ук көнне җирләделәр. Хуҗабикәнең ирен, сугыш
башлангач, ерак Себер якларына урман кисәргә җибәргәннәр икән.
Икенче көнне Нәзифә совхоз кәнсәләре урнашкан күрше кышлакка
китте. Совхоз директорына кереп, эш сорады. Бу бик тә чибәр, тик бик
ябык татар кызын күреп, совхоз түрәсе:
– Конторга җыештыручы кирәк. Әлегә шул эшне башкарып тор. Аннан
карарбыз, – диде.
Менә шулай итеп, Нәзифә совхоз кәнсәләрендә җыештыручы булып
эшли башлады. Әнисенә дә эш табылды. Аңа мамык басуында эшләгән
хатын-кызларның, бала-чагаларның эш нормаларын язып-исәпләп
барырга кушылды. Ни дисәң дә, җиде сыйныф бетергән. Русчаны яхшы
гына сукалый. Ә кышлакта русча белүчеләр аз. Бигрәк тә исәп-хисапны
белүчеләр юк. Икесе дә эшләгәч, тамак та бераз туя башлады. Эшләгән
өчен әзрәк булса да ярма бирәләр.
Беркөнне Нәзифә, үтеп барганда, ачык капкадан бер үзбәк бабаеның
үзенең чәчен үзе кырып маташканын күреп алды. Җитмәсә, әллә ничә
урыннан киселгән. Бите дә урыны-урыны белән шакмаклы ашъяулык кебек
бизәкле кәгазьләр белән ябыштырылып, чуарланып беткән. Бабай бәләкәй
генә көзге ватыгыннан үзенең яңак-жилкәләрен күрми дә. Әбисе ярдәм
итәргә чамалый-чамалавын, тик пәке белән эш итә белмәгәне күренеп
тора. Нәзифә озак уйлап тормады, йортка килеп керде дә бабайга татарча:
– И..и әкә, бик нык кискәләнеп беткәнсез. Кая, үзем сезне матурлап
бирим әле, – дип, сорап та тормыйча, әби кулыннан пәкесен алып, кояшка
каршы куеп, үткерлеген чамалады. Пәкенең үткерлеге дә шул чама гына
икән. Ә инде бабай яшь кенә кызның болай кыю кыланып, үзенә ярдәм
итәргә омтылуына бөтенләй аптырап калды. Чөнки бу якларда үзбәк
кызлары ир-аттан уттан курыккан кебек курка. Хатыннарның пәрәнҗә
салганнарына да унбиш-уналты ел бармы-юкмы. Җитмәсә, бабай татарча
да яхшы гына сукалый икән. Кыз әһ дигәнче эленеп торган күн каешта бик
килештереп кенә пәкене ышкыштырып алды. Бабайның башын яңадан
сабынлап юешләтеп, эх дигәнче, чәч-сакалларын кыркып та куйды. Бабай
бөтенләй телсез калды. Ә әбисе бертуктаусыз рәхмәтләр укырга тотынды.
Нәзифә, кулларын юып, кайтырга дип, капкага юнәлгән иде, бабай:
– Олан, олан, туктаң, туктаң әле. Минем әти дә бар, аның да чәч-
сакалларын кырышсаң, бик яхшы булыр иде, – дип эндәште.
Кызның эше алай тыгыз түгел иде, шунлыктан өйләренә кереп, бик нык
картайган икенче бабайның да чәчен алып, сакалларын кырып, тәртипкә
китерде.
Кышлакта яшәгән үзбәк халкына кырым татарлары турында берсеннән-
берсе куркыныч ялган хәбәрләр сөйләп, алдан ук куркытып куйганнар.
Карагыз аны, куып китерелгәннәр белән берүк аралаша күрмәгез. Югыйсә
төнлә кереп үтерүләре ихтимал. Йә булмаса, ирләре килеп, кызларыгызны,
ир балаларыгызны көчләргә мөмкин. Кырым татарлары явыз дип, кат-кат
кисәткәннәр. Аталы-уллы ике бабай бик диндар һәм күпне күргән картлар
иде. Шуңа да Аллаһ кушмаган эш булмас әле дип, бу яшь кенә татар кызын
табынга чакырып, пылау һәм үзбәк чәе белән сыйладылар. Эш хакы өчен
күпме бирик дип сорагач та, кыз акчадан баш тартып, берәр кисәк нан
бирә алсагыз, шул җиткән дию белән чикләнде. Әлбәттә инде, бабайлар,
кызның эшеннән бик канәгать калып, аңа бер зур гына түгәрәк нан – үзбәк
ипие тоттырдылар. Кызның кай яклардан икәнен сораштылыр. Тик Нәзифә
үзенең тәҗрибәсе буенча барысын да әйтеп бетермәде.
– Без Украина ягыннан килдек. Шушы якка сугыштан эвакуацияләнгән
туганнарыбызны эзлибез. Әтиебез шул-шул исемле. Сеңлебезнең исеме
Әйшә. Безгә шуларны табарга кирәк, – дию белән генә чикләнде дә,
күчтәнәч өчен рәхмәтләр әйтеп, чыгып китте.
Икенче көнгә кызның чәч алып, сакал кыра белүе турындагы хәбәр
бөтен кышлакка билгеле иде инде. Иртә таңнан конторга килде. Чөнки
ул җыештыручы гына түгел, ә йомышчы вазифасын да үти иде. Әле теге
кешене конторга чакыра, әле бусын. Йә булмаса, басуга барып, бригадир
яки звеновойларны чакырырга җибәрәләр. Әле менә бүген дә, эшкә килеп
җитәр-җитмәстән, совхоз түрәсе үзенә чакыртып:
– Кара әле, сеңлем, сине чәч ала белә дип сөйлиләр. Дөресме бу? – дип
сорады да кызның зифа буена текәлеп карап тора башлады.
Нәзифә бу карашны сизеп югалып калды. Шулай да үзенең куркып
калганын сиздермәскә тырышып:
– Әйе, минем төп һөнәрем – чәч алып, сакал кыркучы, – дип, хуҗаның
күзенә карап алды.
– Кичә теге аксакалларның чәчләрен син кырдыңмы?
– Әйе, мин кырдым, – диде.
Нәзифә кичәге чәч кыруының бүген инде бар кышлакка мәгълүм булуын
чамалап алды. Ярар, монысы да, мөгаен, әйбәткә генә булыр дип, яхшыга юрады.
Совхоз түрәсе, үзенең башын сыпыргалап:
– Ә минем чәчемне кайчан аласың? – дип сорап куйды.
– Хет хәзер үк. Тик минем эш коралларымны юлда урладылар. Үземнең
чәч ала торган гади пәкем дә юк.
Бу кыю, эшчән һәм пөхтә татар кызы түрәгә бик тә ошый иде. Үзенең
улына шушындый уңган татар кызын бичә итеп алып бирсә, шәп булыр
иде. Калым түләү мәсьәләсе дә чишелер. Малайга да яхшы хатын булыр
дип, планнар корып алды.
– Соң, аны нигә алдан ук әйтмәдең? Безнең кышлактагы чәч алучы
ирләр барысы да сугышта, йә булмаса трудармиядә хезмәт итәләр. Шуңа
да, кем ничек булдыра, үзен-үзе шулай матурлый. Бүгеннән кышлакта чәч ала башларсың. Түләвен дә совхоз исәбеннән ясарбыз. Нәрсәләр кирәк,
язып бир. Иртәгә үк алып кайтырбыз, – дигәч, кыз бу кадәр көтелмәгән
тәкъдимнән икеләнеп калды. Һәм, тиз генә фикерен туплап:
– Юк, эш коралларын кеше сатып алганга мин риза түгел. Минем
үземә карап, сайлап алырга кирәк, – диде һәм өстәп: – Эш коралларының
сыйфатлысы бик кыйммәт. Ә тегенди-мондыен аласым килми. Алар
берничә атнадан сафтан чыгалар. Әйдә, аннан җәфалан. Чәч алдыручылар
да ризасызлык белдерәчәкләр. Эш коралларын алырга мин үзем барам.
Өлкә үзәгендәге кибетләрдә генә табарга була андый кайчыларны, – дип
куйды. Кызның бу уңайдан үз уй-фикерләре бар: аңа бит сеңлесе Әйшәне
эзләп табарга кирәк. Күңелдә төзәлмәс яра булып тора. Инде якын-тирәдәге
кышлаклардан белешеп чыктылар, Әйшә дигән унбер-унике яшьләрдәге
кыз баланы күрүчеләр юк икән. Күрше совхоз-колхозларда эшләүче
сөрелгән милләттәшләреннән дә сораштылар. Алар да андый исемле ятим
кызга тап булмаганнар. Шунда эшләүче бер абзый:
– Син, сеңлем, өлкә үзәгенә барып, андагы НКВД бүлегеннән белеш.
Алар белми булмас. Һич югында милләттәшләребез тагы кайсы өлкәләргә
сөрелгән икән, шуны да сораш. Үзеңә эзләргә җиңел булыр, – диде.
Менә шуларны уйлап, Нәзифә өлкә үзәге урнашкан калага ничек тә
барырга кирәк дип йөри иде. Җае да чыгып тора шикелле. Тик боларның
барысын да ничек башкарып чыгарга? Менә мәсьәлә.
Директор, кызның болай үткер һәм үзсүзле булуына бераз гаҗәпсенсә дә,
ризалашты. Чөнки үзбәк хатыннары бик күндәмнәр. Ирләренең авызларына
гына карап торалар. Хәер, алар арасында да бик үткер һәм усал хатыннар бар.
– Ярар, иртәгә хәл итәрбез. Берәр нәрсә уйлашырбыз. Әнә безнең контор
янәшәсендә вак-төяк саклана торган бер саман алачык бар. Шунда сиңа эш
урыны ясарбыз, – дип, кызны бөтенләй канатландырып җибәрде.
Директордан соң кыз теге алачыкны карап чыкты. Тавык абзары
сыманрак бер нәрсә. Әмма тәртипкә китереп, әзрәк төзәткәләп алсаң,
ярыйсы гына эш урыны ясарга булуын чамалады. Ул контордан чыгарып
ташлаган кәгазь һәм вак-төяк чүп-чар белән тулган. Кыз шул ук көнне
җиң сызганып эшкә кереште: чүпне чыгарып түкте, себереп чыгарды.
Тәрәзәсен зурайтырга кирәк. Бер як стенага тәрәзә уйганда, яхшы булыр.
Эче бөтенләй яктырып китәчәк. Өстәл куеп, көзге элсә, утыргычлар белән
кулюгыч урнаштырса дип, төрле ниятләр дә корып куйды.
Түрә кызны сынап карарга чамалады. Һәм үзендә бронь белән сугышка
бармый калып, баш хисапчы булып эшләгән бик чибәр испан егетен кыз
белән бергә өлкә үзәгенә эш кораллары алырга җибәрергә булды. Исәбе:
бу чибәр испан алдында кыз үзен ничек тотар, шуны белү.
Иртән Нәзифә түрә бүлмәсенә кирәкле кәгазьләр алырга керде. Һәм
үзенә Кырымнан куылган дип түгел, ә «Украинадан эвакуация белән
килгән фәлән-фәләнова совхозда ачылачак чәчтарашханә өчен кирәкле
эш кораллары сатып алырга бара» дигән белешмә алды. Белешмәгә совхоз
һәм авыл советы мөһере сугылган иде. Нәзифә, бер уңайдан түрәнең яхшы
кәефтә булуын чамалап, тагы бер үтенечен белдереп, болай диде:
– Юлда станцаны фашист самолётлары бомбага тотты. Мәхшәр купты. Һәм
шул чакта без сеңлем Әйшәне югалттык. Азактан гына сорашып белә алдык,аны шушы Үзбәкстан ягына үтеп баручы составка утыртып җибәргәннәр икән.
Мөмкин булса, Әйшә туганымны да сораштырып, эзләп кайтырга иде. Мөгаен,
күрүче, йә булмаса, аның турында ишетүчеләрне табып булыр. Шуңа да тагы
берәр кәгазь язып бирсәгез, бик әйбәт булыр иде, – диде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев