Логотип Казан Утлары
Шигърият

Турылык

Өйрәтте лә мине бу дөнья Еларга, көләргә, уйларга...

Өйрәтте лә мине бу дөнья
Еларга, көләргә, уйларга...
Тик күпләр өйрәнгән шикелле
Өйрәнә алмадым уйнарга.
Күңелдә уласа бүреләр,
Күзләрдән күренә «тешләре».
Беренче булып мин һич тимим.
Ташланса берәрсе – тешләрмен!
Күрергә шат булсам берәрсен,
Йөземдә йөз кояш чагыла.
Кешене үз итәм, изгелек
Нурлары күренсә чак кына.
Уйнарга өйрәнә алмадым,
Дөньясы театр булса да.
Үзгәрә алмамын, бу заман
Тынымны астыртын буса да…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев