Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балачагым, кайда син?

Тик йөрәгем минем тыныч түгел: Сабыйлыгым үткән, кызганыч.

Мин самими бала вакытымны
Су буйларын урап эзләдем.
Без йөгергән кырлар, болыннарны
Яшь аралаш ничә күзләдем.
Чыбыркылар шартлап көтү чыккан
Әрәмәлек инде тып-тыныч.
Тик йөрәгем минем тыныч түгел:
Сабыйлыгым үткән, кызганыч.
Сабан туе башлануын көтеп,
Йөдәп беткән кызчык кайда ул?
Әби белән җитәкләшеп йөргән
Балачакка алып кайт, авыл!
Әниемнең япь-яшь, сылу чагын,
Еллар, кая алып киттегез?
Мине, әткәм егәрлеген күреп,
Таш ярылган чакка илтегез!
Бу дөньяга керсез күзләр белән
Баккан балачагым, кайда син?
Җавап таптым, улларыма карап:
Еллар кичеп, кире кайткансың…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев