Кышкы таңда
Әкрен генә йомшак карлар ява, Түшәп җиргә мамык юрганын, Кемнәр белде икән кышкы таңда Ашырасын дошман планын?
Әкрен генә йомшак җилләр исеп,
Сызылып кына таңнар атканда,
Сабыйлар да, тәмле төшләр күреп,
Җылы түшәгендә ятканда,
Казанымның биек йортларына
Пилотсызлар һөҗүм иткәндә,
Нинди хисләр кичерде соң халкым,
Казан урамыннан үткәндә?!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Түшәп җиргә мамык юрганын,
Кемнәр белде икән кышкы таңда
Ашырасын дошман планын?
Көн артыннан көннәр үтә тора,
Явыз дошман яңа план корган.
Күпме аналарның балалары
Дошман кулларыннан һәлак булган.
Казаныма кадәр килеп җитеп,
Тынычлыгын аның бүген алган.
Куыйк, әйдә, вәхшиләрне бергә,
Ватанымда аңа ниләр калган?!
Сания СӘЛӘХОВА.
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев