Сәндерәдә
Печәнлектә эреп ятам таралып… Күңелемдә җир дә, күк тә кушылып Сайрап туймый әкияттәге кош булып…
Сәндерәдән күк күренә... Сөенәм.
Җырлый күңел серле галәм көенә.
Йолдыз нуры керфекләргә ягыла,
Чәчләремнән болын исе агыла.
Иксез-чиксез киңлегендә вакытның,
Күтәрелгән байрагында хаклыкның
Милләтемнең галәбәсе** чагыла…
Сагынылган хөррият белән кавышып,
Үткәннәргә хәтеремдә авышып,
Тыңлый-тыңлый бакаларның тавышын
Үреләм дә айдан алам яу кошын...
Ишетелә каһарманнар алкышы…
...Оча торган атлар кешни якында.
Шундый иркен, уңайлы ятагымда...
Китеп торган хыялларым кайтамы?!
Туа миндә могҗизалар Ватаны...
Каймак ясыйм дастаннарның сөтеннән,
Уйда узам төнге дала өстеннән...
Сызланулы борчуларым басыла...
Бакчабызда чыклы гөлләр ачыла.
Битем сыйпый фәрештәнең канаты,
Туган якта бисмиллалы таң атты!
Дөнья – мине, мин дөньяны яраттым,
Сагышларым зәңгәр җилдә тараттым.
Беркем әйтмәс:
«Бу баланың йөрәге
Гомер буе җәрәхәтле, яралы…»
Әйтерсең лә җиргә кабат яралып,
Печәнлектә эреп ятам таралып…
Күңелемдә җир дә, күк тә кушылып
Сайрап туймый әкияттәге кош булып…
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев