Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өйрәт әле, әни!

Өйрәт әле, әни, күшекмәскә, Яуган чакта нахак җөмләләр! Иңнәремә яп син мамык шәлең, Җан куырып иссә җил әгәр!

Өйрәт әле, әни, мине, зинһар,
Егылганда тезне канатып,
Еламаска нәни кыз шикелле!..
Кил, кочакла балаң, яратып!
Өйрәт әле, әни, күшекмәскә,
Яуган чакта нахак җөмләләр!
Иңнәремә яп син мамык шәлең,
Җан куырып иссә җил әгәр!
Мин карышмам, әни, карышкандай
Сабый чакта шәлне япмаска!..
Өйрәт әле, әни, хыялларны
Язмыш учагында якмаска!
Өйрәт әле, әни! Балаң өчен
Ут йотмыйча ничек яшисе?
Эчтә меңәр давыл кузгалганда,
Сабыр калып, ничек дәшмисе?
Кычкырасы, улыйсылар килгән
Чаклар булган бит ул синдә дә...
Бүгенгенең җире убылганда
Ничек әйтим: «Көн бар иртәгә?»
Өйрәт әле, әни! Кыр казлары
Киткән чакта бүтән кайтмаска,
Бәгыреңне йөрәгеңнән каерып
Шарлавыктан тотып атмаска…

Өйрәт әле, әни, шәл бәйләргә.
Өйрәнмичә калдым... И әни...
Синең генә түгел, минем дә бит,
Балам өчен,
Илем өчен,
Җирем өчен,
Сызып-сызып, шундый җан әрни!

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев