Шигърият
Буйсындым
Хушлаштың, ышанычым ташлады, Калдым кабат үзем белән күзгә-күз, Сагышланма, сызма димен, бераз түз, Суга сал күңелдәге ташларны.
Хушлаштың, ышанычым ташлады,
Калдым кабат үзем белән күзгә-күз,
Сагышланма, сызма димен, бераз түз,
Суга сал күңелдәге ташларны.
Йөрәгемә булган шундый якын
Серле күзләреңнең балкыш яктысы.
Сүнмәгән, юк, җанда сөю чаткысы,
Хәзер дөрләп кабынырлык ялкын.
Мин тоямын мәңгелек төн сулышын,
Күргән чакта синең утлы карашың.
Кадерлерәк, үз һаман буй-сының,
Газабы да татлы яңа бал төсле –
Мәхәббәтнең уты яна, һай, көчле,
Гаҗизләнеп вакытка буйсындым.
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Калдым кабат үзем белән күзгә-күз,(«Буйсындым» Әлфия Ситдикова)....................Сүз булсынга яздым мондый сезгә сүз: “Калдым кабат үзем белән күзгә- күз”... .................Сәйлән
0
0