Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Күрше-тирә авыллардан да сугышта каты яраланып кайткан җизнәсенә ярдәм сорап агылалар. Үпкәсендәге әллә ничә ядрә кисәге дә иркенләп суларга тынгылык бирми аңа. Ярый әле, колхоз, район җитәкчелеге, иң кирәкле кадрларның берсе дип, ел саен ял йортына путёвка бирә. Ләкин ул аларның күбесенә барып та йөрмәде бугай. Ялын өй тирәсендәге ремонт- төзәтү, өю-салу кебек эшләргә – үзенә генә кулланам дисә дә, йә берсе, йә икенчесе килеп борчый.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Каникулда

Хәнифнең бабасы Зәйнет картның карт әтәче кабат дөньяга хәбәр
салды. Аңа җавап итеп күрше-күләннекеләр дә чиратлашып, ярышып,
авыл урамнарын яңгыратты. Каникулга Балчыклыга кайткан егет, теләр-
теләмәс кенә күзләрен ачып, торырга ялкауланып, шактый гына иркәләнеп
ятты. Күпмедер вакыт җиһанга колак салып, игътибар белән тыңлады
ул. Ишегалдында гадәттәге көндәлек эшләр бара иде. Әнә тугания апасы
Фәүзия чыж-пыж итеп сыерларын сава. Үзе вакыт-вакыт: «Йәле, тик
кенә тор, чиләгемне аударасың, кыбырсык! Көтүеңә өлгерерсең!» – дип,
сөтлебикәне ачуланып ала. Аңа җавап итеп мөгезкәй, «тизрәк савып
бетер инде, ахирәтләрем янына ашыгам» дигәндәй, «му-у» дип йомшак
кына мөгрәп куя. Бабасының ишегалдын себереп, тәртипкә китереп
ятуы да тонык кына булып колагына килеп ирешә: чыж-чыж, чыж-чыж.
Кызыл кикрикле, диңгезчеләрне хәтерләткән киң күкрәкле тәкәббер әтәч:
«Торасызмы, юкмы инде?!» – дип, кабат оран сала. Кузгалырга кирәк!
Каюм абыйсы белән күрешәсе бар! Ул, тимер караватның кырыена утырып,
аякларын салындырды. Бераздан бармак очы белән генә резин калушларны
капшап табып, аягына элде, рәхәтләнеп бер киерелеп алгач, чиннекнең
зур капкасын этеп ачып, ишегалдындагы юынгычка юл тотты. «Үзеңне
җиңү – зур җиңү, хәзер салкын саф чишмә суы белән юынып, туймас
йокыны куабыз аны! Кирәгеңне бирәбез синең, ялкаулык», – дип сөйләнә-
сөйләнә, кранны ачып, пумала башын шуның астына тыкты.
Хәнифләрнең өйләре түбән очта булса, Каюм абыйлары авылның кыл
уртасында, азык-төлек кибетенә терәлеп үк тора. Шуннан ерак та түгел
алмагачларга күмелеп утырган башлангыч мәктәп. Хәниф өчен кадерле дә,
изге дә ул йорт. Кайчандыр мәчет тә булган. Борынгы бабалары Аллаһка
рәхмәтләрен җиткерә торган манарасын гына иблисләр килеп кискән.
Каршы якта яңа салынган кирпеч клуб, аның артында тегермән, трактор-
машина паркы, фермаларны хәтерләткән гаражлар, амбарлар башлана.
Ягулык базасы да шул җирлектә. Бу – саланың иң ыгы-зыгылы урыны. Ул
яктан трактор-машина кабызган тавышлар көн саен иртән Балчыклының
тынлыгын ала. Шуларга терлек-туар, кешеләр тавышы да килеп кушыла. Көне буена биредә хәрәкәт, тавыш кимеми дә, бетми дә. Кемдер сваркага,
икенче берәве фураж тарттырырга тегермәнгә килгән. Тагын кемнәрдер
техника ремонтлый, кычкырып-кычкырып сөйләшәләр. Өйлә вакыты
җиттеме, колхозда хезмәт итүчеләр Нургали абзыйларның бәрәңге бакчалары
артындагы ашханәгә тамак ялгарга кайта. Алгы планга колхоз кырларындагы
бәрәңге белән чөгендерне көзге яңгырлар башланганчы алып бетерү бурычы
куелган. Шунда ук җир сөрү эшләре дә дәвам итә. Ал-ял күрмичә хезмәт
иткән кешеләрне туклыклы да, тәмле дә ашату – иң мөһим мәсьәләләрнең
берсе. Пешерүче-кайнатучы да бөтенесенә өлгерүче – әлеге дә баягы унбер
балалы түмәч әнисе. Иртә таңнан теге ыгы-зыгыга түтинең яңгыравык
тавышы да кушыла: йә кемнедер сүгә ул, йә кемнедер каршы ала, йә булмаса,
озата икән, бөтен салага ишетелерлек итә. Бүген дә аның әче тавышы иртә
таңнан яңгырады. «Төне буе кая йөргәндер бу кәҗә тәкәсе. Борыны белән җир
сөргән чучка кебек кайтып ауды. Ояты да юк икән. Булды, җитте болай гүләйт
итеп типтереп йөрергә, кайтып бүтән күземә дә күренмә. Ничек мотоциклы
белән берәр җиргә барып сөзелмәгәндер. Җил куып, авыл саен йөргәнче,
әнә атаңа булышыр идең, файдаң тияр иде ичмасам! Көн дими, төн дими,
һаман тимерчелектә, колхоз эшендә. Металл чүкеп, бөтен куллары сызлый.
Көчкә атлап йөри, бахыр. Бетте инде, бетте Һади да, сез паразитлардан кеше
ясыйм дип. Ач булмасыннар, ямаулы кием кимәсеннәр дип, ат урынына эшли
торгач, олыгайды инде». Чыннан да, Хәнифнең Һади җизнәсе – бөтенесенә дә
кирәкле, алтын куллы кеше! Тимерче дә, балта остасы да, комбайнёр да, кирәк
икән, слесарь-токарь да – белмәгән эше юк! Көн тудымы, төрле мәшәкатьләр
белән барысы да Һади абзалары янына тимерчелеккә агыла. Кемгәдер балта
кайрарга, кемгәдер сукасын рәтләргә, кемгәдер скоба, кемгәдер тишек
комганын, бак-самавырын яматырга кирәк. Һәм башка мең төрле үтенеч белән
аңа чабалар. Күрше-тирә авыллардан да сугышта каты яраланып кайткан
җизнәсенә ярдәм сорап агылалар. Үпкәсендәге әллә ничә ядрә кисәге дә
иркенләп суларга тынгылык бирми аңа. Ярый әле, колхоз, район җитәкчелеге,
иң кирәкле кадрларның берсе дип, ел саен ял йортына путёвка бирә. Ләкин
ул аларның күбесенә барып та йөрмәде бугай. Ялын өй тирәсендәге ремонт-
төзәтү, өю-салу кебек эшләргә – үзенә генә кулланам дисә дә, йә берсе, йә
икенчесе килеп борчый. Гаиләсенә, үз мәшәкатенә вакыты калмый диярлек.
Кайбер елларны үзәктән килеп, ветеранга «Победитель соцсоревнования»
дип аталган медальләр дә элеп китәләр. Премияләр дә биреп торалар. Ләкин
боларның берсе дә Һади җизнәсенә ял да, сәламәтлеген карарга да җирлек
тудырмый. Түмәч әниләре әйтмешли, шул калайларны түшенә такканчы,
акчалата бирсәләр, бераз файдалары булыр иде. Өй тирәсендә ир дә, хатын да,
хан да – чәрелдәвек тавышлы әлеге дә баягы түмәч әнисе! Җизнәсенең башын
борып кына түгел, әйләндереп йөртә! Әнә, бүген дә иртә таңнан кемнедер
эт итеп сүгә! Кемне булсын инде, әлеге дә баягы Хәнифнең яраткан Каюм
абыйсын, әлбәттә! «Атаң гына кайтсын әле, ул матаеңны, әйтте диярсең,
келәткә кертеп бикләттерәм. Булды-җитте, бот күтәреп ятарга!» – дип, Каюм
абый әйтмешли, өрә-өрә дә «прокурор», аннан җайларга керешә. «Каюм дим,
балам, тор инде. Көне буе ятма келәттә. Әнә кеше балалары, кайтып, әти-
әниләренә ничек булышалар, синең кебек авыл саен дуслары белән типтереп
йөрмиләр. Тор, әйдә!» – дип, кабат дулап җибәрә. Ул. шулай улын орыша-орыша, сыерын да сава, сепаратын да җырлатып җибәрә. Унбер баласына
мул итеп макаронын-токмачын да пешерә, бәрәңгесен дә кыздырып ала,
бер чиләк су сыешлы алюминий кәстрүленә ике зур кисәк ит салып аш та
куеп җибәрә. Чоланнан яңа гына пешкән кабарып торган күмәчнең берсен
алып кереп, күкрәгенә терәп, җизни бабай иске чалгыдан ясап биргән үткен
пычагы белән калын телемнәргә телә. Шул эш барышында гына да, ике-өч
тапкыр ишегалдына чыгып, келәт ишеген ачып, Каюм абыйны кабат-кабат
кыздырып керергә дә өлгерә. «Оятың да юк икән, әнә кеше балалары әллә
кайчан бәрәңгеләрен дә алып бетерделәр, саламын да китереп, җирен дә
тырмалап куйдылар! Син генә көне буе ауныйсың! Атаңнан оялыр идең! Тор,
әйдә, җитте, булды!» – ди дә атылып өйгә кереп китә. Ул да түгел, тәрәзәдән
берәрсен күреп, күз ачып йомганчы урамга чыгып җитә. «Фәһимә, дим,
җаным, ахирәт, оеткың юкмы, катыкка дигән сөтем ята, теге Каюм дигән
зимагурым кайткан иде, оеткыма хәтле эчеп бетергән», – дип сорый. Йә
булмаса, берәр үтеп баручы бахбайлы абзыйны туктатып: «Карале, Шәйхулла,
зинһар, җаным, Һади абзаңның ун капчык икмәген генә фуражга чыгартып
кайт әле. Үзе, әнә, колхоз эшеннән аерыла алмый һич», – дип үтенә. Ат
хуҗасы, әлбәттә, мәшәкатьләнәсе килмәсә дә, кире какмый, чөнки бүгенме-
иртәгәме йомышы төшеп, тимерчелеккә Һади абзасы янына барасы бар! Ул да
түгел, түмәч әнисе каян белгән диген: «Миңлебану, җаным, районга барасың
икән, миңа бер ун ак күмәч, бер ун батон алып кайт инде, ярыймы. Аннан
берәр кило алма, груша да онытма», – дип заказ биреп җибәрә.
Зәйтүнә түтәсе барысын да белә, барысын да күрә. Һадие кемгә сука ясап
биргән, кемгә арба тәгәрмәчләре ясаган, кемгә – дуга, кемгә – камыт, кемгә –
арба кендеге, кемгә – ат дагалаган, кемгә чалгысын чүкеп биргән – барысын
да хәтерендә тота. Кирәге чыктымы, шул кешене табып эш өя. Чөнки Һади
җизнинең алардан хезмәте өчен бернәрсә дә сорамаячагын яхшы белә.
Хезмәтенә күрә әҗере дигәндәй, шуны чыгара. Мондый зур хуҗалык белән
бары тик Хәнифнең әнисенең апасы – Зәйтүнә түти генә җитәкчелек итә ала.
Кире генә кагып карасыннар үтенечен, шундук: «Һади, теге Гарәфетдин тәресе
йә булмаса Чаку Мансуры, тимерчелеккә килсәләр, йомышларын үтәп җибәрә
күрмә тагын!» – дип, әбәткә кайткан җизни бабайның башын игәүләп җибәрә.
Тегесе: «Ярар инде, җайлары чыкмагандыр, икенче юлы атларын да биреп
торырлар, җиреңне дә трактор белән сөреп чыгарлар!» – дип, каударланган
түтине тынычландырырга тырыша. «Бер нәрсә дә чүкеп бирмә, бел шуны!»
– дип, катгый итеп әмер җиткерә дә, ул да түгел, каядыр чыгып китә. Инде
аның оран салган тавышы ишегалдыннан килә. Җизни бабай да ишетерлек
итеп: «Каюм дим, балам, тор инде, ятма күз көеге булып, тор, әйдә, көн үтеп
бара, түбән бакчага төшеп, бәрәңге сабакларын чаба башларга вакыт. Кичке
якта Мәүлетдин абыең бәрәңге алырга ат белән сызып та бирәм дигән иде. Әнә
кеше балалары әллә кайчан алып бетергәннәр инде! Кем балалары турында сүз
барадыр, тик түти анысын ачык әйтеп тормый. «Җитте, әтиегезгә генә салынып
ятарга, колхоз эшенә чумды инде ул! Мәңге ычкыналмый хәзер!» – дип,
кабат разбой сала. Аның тавышын ишетеп, күкәй салырга утырган тавыклар
кеткелдәүдән туктый, кара эт Шарик та тиз генә ишегалды почмагындагы
оясына кереп поса. Ярый әле, авыл халкы бу шау-шуга ияләшкән, белмәгән
кеше килеп чыкса, кайдадыр җәнҗал бара, ахры, дип уйлар иде.

Ә бу Зәйтүнә түтәсенең бары тик көндәлек тормышы гына. Тора-бара
үзе җайга да килә тагын, кемгәдер кушкан, боерган эше генә барсын!
Мәшәкатьле, катлаулы тормышы гына ул дигәнчә аксын! Өйләгә кайткан
улына: «Әй улым, әниегез бертуктаусыз колак итегезне ашый!» дип
уйламагыз, унберәү бит сез бер әтиегезгә! Аңа җиңеллек килсен дип
тырышам бит! Бер әтиегез эшләп тапканга тормыш алып барабыз бит!
Мине кызганмасагыз, әнә, әтиегезне жәлләр идегез! Әй улым, улым!» –
ди дә яратып аркасыннан чәбәкли, эш барышы белән кызыксына. Тегесе
үпкә белдереп, үгез кебек мөгрәп: «Синеке түгел мин, әти малае, Аллага
шөкер, яртысын чабып бетердем инде!» – ди. «Булмас ла, ялганлама!» –
дип аптырый түти. «Хәниф энекәшкә рәхмәт әйт әнә, ат урынына эшли,
молодец ул!» – дип, зур шомырт кара күзләренә усал төсмерләр кертергә
тырышып, анасына карый. «Мин бит аны да, сине дә, икәү очрашсагыз, әллә
кая күрше авылларда трай тибеп йөрмәгез генә дип сүгәм, чит-ят җирләргә
чапканчы, беткән ди Балчыклыда кыз-кыркын! Әнә теге Тәнзиләгә йә
булмаса Хатыйп Наиләсенә, инде килеп, Касыйм абыеңның кызларына
ни булган? Анда да бер, монда да бер инде ул, берсе дә алтын көймәдән
төшмәгән. Күпме бензин әрәм итеп төне буе чапмасагыз!»
Каюм абый, ниһаять, тамагы да, түмәч әнинең үзеннән дә туеп,
урыныннан тора. «Беттеме акыл өйрәтүең! Ярый, прокурор, сине тыңлап
ардым, төшеп, бакчаны чабып бетерим әле, энекәш тә көтеп торадыр.
Яле, аны сыйларга берәр нәрсәң юкмы соң?» – дип сорый, көне буе
сусап йөргән Каюм абзый, бөтен кыюлыгын җыеп. Зәйтүнә түтигә шул
җитә кала, көтмәгәндә кабынып киткән трактор кебек кабат пырхылдый
башлый. «Ялганлама, җүнсез, Хәниф эчми ул! Үзеңнең тыгынасың килә,
шул заводыңда эшли башлаганнан бирле бөтенләй юлдан яздың! Атаңнан
оялыр идең! Берүзе бит ул. Ат урынына эшли! Сорама да, йөрмә дә эчем
пошырып, запасым да юк, булса да, кирәк-яракка җыеп куйганы гына!» –
ди, сүзләрен пулемёттан аткан кебек сибеп! «Ярый, алайса, хәзер, бәрәңге
бакчасына төшәм дә чишмә буендагы тал-тирәккә, ышыкка кереп ятып
йоклыйм. Калганын үзең чабып бетерерсең!» – дип, Каюм абый ультиматум
белдерә. «Бар инде, бар, юньсез тәре, эшеңне бетереп кайткач бирермен!
Тик әтиеңә күрсәтеп эчәсе булма, оятың качмаган булса!» Каюм абый авыр
сулап куя да, түтигә карап: «Алырсың эттән сөяк!» – дип чыгып китә. «Әй,
җүнсез! Анаңа шулай дип әйтмәсәң! – ди, китеп барган улы артыннан: –
Рәшит белән Дамир кукуруз кырыннан чүп үләне җыеп кайткач, төшеп
бәрәңге сабагын читкә өярләр!» – дип, урам буйлап ерагая барган улына
бөтен авылга ишетерелек итеп тагын кычкырып кала. Ул да түгел, аның
аклы-күкле яңгыравык тавышы: «керт-керт-керт-керт» дип, тавыкларына
җим сибеп йөргән җирдән ишетелә. Тагын бераздан: «Рәшидә, дим, Асия,
сез кайда? Әйдәгез, чәй эчеп алыгыз да мунчага, өйгә су ташып куярсыз!
Әтиегез бүген рәхәтләнеп чабынып кайтсын әле. Тиз булыгыз, көне буе чәч
үреп, чәч сүтеп, өйдә ятмыйлар, хан кызлары түгелсез, аннан идәннәрне
себереп, сөртеп алырсыз! Юылган керләрегез чоланда ята, озакламый
түбән чишмәдә дә кеше кими, чайкап менегез, шуны аңладыгызмы?! Тик
яхшылап, сабыны чыгып бетәрлек итеп чайкагыз!»
Каюм абый әйтмешли, прокурор фәрманнарын биреп кенә тора!

Өйдәгеләрнең берсен дә эшсез тотмый. Кемдер казларын буага озата
төшә, кайсыдыр кер үтүкли, сыер абзарын төзәтә, арканда мөгрәп яткан,
койрыгы белән корткыч бөҗәкләрен куган бозауга су илтә. Авыл җирендә,
көн озынлыгы ничә сәгать булса да, эшнең мәңге бетәсе юк. Бигрәк тә җәй
көннәре тавык чүпләп, ат ташып бетермәслек була ул. Андый чорда җизни
бабай ярты төн уртасында гына кайтып керә. Йокламыйча уйнап, китап
укып утырган балаларга: «Барыгыз, бар, йөрмәгез монда иснәнеп, әтиегез
тынычлап бер ашасын әле, сезнең кебек көне буе трай тибеп йөрмәде
ул!» – дип, кирәксә-кирәкмәсә дә сабак биреп ала түти. Бер көтү бала-чаганың
кайсы кая, кемдер – түр бүлмәгә телевизор карарга, кайсы – верандага, кайсы
келәткә йокларга ук чыгып китә. Берни эшләп тә булмый, биредә түмәч әни
диктатурасы.

***
Түмәч әни дигәннән, ул борынгыдан килгән билгеләмә дип әйтимме,
туган-тумача даирәсендә дәрәҗә дип әйтсәк тә, дөрес булыр. Ул титул иң
өлкән апага бирелә. Ягъни әнисеннән кала яшьрәк буынның барысына
да икенчел әни. Менә шул түмәч әни үз дөньясын авыр хезмәттән
тупасланган куллары белән йомарлап тота. Хәниф түтәсенең кая булса
да барып, мәшәкатьле, күп балалы ыгы-зыгылы тормышын ташлап, ял
итеп кайтканын хәтерләми. Ә менә мәҗлесләрнең күрке булган җизни
бабасына ел саен сугыш ветераны, инвалиды, хезмәт алдынгысы буларак
путёвкаларны биреп кенә торалар. Район күләмендә танылган атаклы
тимерче буларак, иң кирәклеләр сафында санала ул. Әлеге юлламалар
белән бик сирәк елларны гына ул санаторийга барып, сугыш яраларын
дәвалап кайткалады. Ләкин аның җәрәхәтләрен төзәтеп бетерерлек түгел
иде. Бомба шартлап, үпкәләрен тимер кисәкләре теткәләп бетергәч, бик
авыр операцияләр кичеп, бик күп айлар буе госпитальдә дә ята ул. Аны
аякка бастыралар. Ләкин үпкәләренә оялап калган кайбер кыйпылчыклар
аңа гомер буе иркенләп суларга комачаулады. Күкрәгенең сул ягында
унбиш сантиметрлап озынлыкта җәрәхәт эзе ярылып ята. Ничек исән
калгандыр, шул галәмәте белән, ахры, унбер баласы туасы булганга, Ходай
аңа озын гомер насыйп иткәндер. Бәйрәм-мәҗлесләрдә җырлап җибәрсә,
аның тавышына күпләр соклана иде, биегәндә авылларында аннан да
остаракны күрергә туры килмәде Хәнифкә. Ат урынына җигелеп эшли дә,
матур итеп ял да итә белә иде. Күп еллардан соң гына үсмер шуны аңлады:
коточкыч сугыш афәтләре күреп, тән җәрәхәтләре алып кайткан ветераннар
тормышның һәр минутының кадерен белеп яшәгәннәр икән. Җиңү бәйрәме
көннәрендә әлеге фронтовиклар табын хәстәрләп бер-берсенә кунакка
чәйгә йөрештеләр. Ул мәҗлесләрнең кайберләрендә кечкенә Хәнифнең
дә, тәтәсенә ияреп менеп, гаҗәпләнеп карап утырганы бар. Нинди генә
җырлар җырланмый, нинди генә кызык хәлләр сөйләнми әлеге табында.
Байтка кушаматлы Гарифулла абзасының тальянында сыздырып җибәрүе
була, ветераннар шундук бердәм күтәреп ала. Аларга оялып кына хатын-
кызлар, көр тавышы белән Ганибай абый, иренә терәк булыр өчен матур
аһәңе белән Баян апа кушыла. Штыкый кушаматлы ветеран гел табын
күрке, мәзәк сөйли, шаяртырга ярата.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев