МИҢА УНСИГЕЗ ЯШЬ
Ә урамда бүген февраль җырлый, Горурланып, февраль елмая: Кызыл Армияне котлап бүген, Чәчәкләнеп, мамык кар ява.
Шагыйрь Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елның 21 февралендә
Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1943 елның 21 августында Смоленск шәһәре
тирәсендә барган каты сугышларда дошман пулясыннан һәлак була.
Бүген миңа унсигез яшь тулды.
Унсигез кыш туган көнемә.
Алсу яшьлегемә карап көләм,
Бәхетемне уйлап сөенәм.
Йөрәктәге тиңсез шатлыгымны
Сөйлим сезгә, якын туганнар.
Мин китәрмен Кызыл Армиягә,
Егерме яшь тулгач туганга.
Мин шатланып киләм урам буйлап,
Мамык карлар ява юлыма.
Миңа бар да шатлык белән карап
Елмаешкан кебек тоела.
Ә урамда бүген февраль җырлый,
Горурланып, февраль елмая:
Кызыл Армияне котлап бүген,
Чәчәкләнеп, мамык кар ява.
Корыч адым белән атлап килгән
Кызыл сакчыларның авазы
Җиргә генә сыймый, күтәрелә,
Яңгырата зәңгәр һаваны.
Ат өстендә килә яшь егетләр,
Шлемнарда йолдыз яндырып,
Алар үтә яшьлек җырын җырлап,
Яңгыратып якты дан җырын.
Биешәләр елгыр аргамаклар,
Тузгыталар мамык карларны.
Иртән искән йомшак кына җилдә
Дулкынлана ефәк яллары...
Их... Нинди гүзәл йомшак кышкы көн,
Чәчәкләнеп, мамык кар ява.
Февраль котлый данлы армияне –
Горурланып, февраль елмая.
Миңа бүген унсигез яшь тулды.
Ике елдан ярсу атларда
Мин китәрмен сөйгән Ватанымның
Якты тынычлыгын сакларга!
1940
Фото: архив. Мөхәммәт Әхмәтгалиев
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев