Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Икәү бара

Кар көртләрен ера-ера, Җитәкләшеп икәү бара.

Кардан көртләр өеп йөри
Кышның салкын бураннары.
Кар юрганына төренеп
Йоклый авыл урамнары.
Буран аша җем-җем итеп,
Баганада утлар яна.
Кар көртләрен ера-ера,
Җитәкләшеп икәү бара.
Яңа гына явып үткән
Кар өстендә эзләр кала.
Буран кызы, көнләшепме,
Ул эзләрне күмеп бара.
Төнге урам. Шаян буран
Юлга өеп карлар сала.
Кар көртләре арасыннан
Уйный-көлә икәү бара.


Алисә СӘГЫЕВА.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев