Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сулар тыйнак

Сулар тыйнак... Сулар үргә акмый...

Сулар тыйнак... Сулар үргә акмый...
Хакыйкатьне аңым кире какмый,
Суларда – көч, шәфкать, дәһшәт тә.
Яшәртә дә, яшәтә дә җирне,
Туфан булып та ул чәчрәтә.
Сафлыгына кизәнгәннәр өчен
Су хәтере саклый вәхшәт тә.
Су сулышы – безнең бәдәннәрдә,
Су хезмәте – һәрбер чәчәктә.
Суы качса, туфрак дүрт якка да
Афәт дулкыннарын чәчрәтә…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев