Логотип Казан Утлары
Миллият

КҮҢЕЛДӘ ТУГАН УЙЛАР

Тарихтан күренгәнчә, кешеләр вагайган, түрәләр азынган, ялган күбәйгән, җәмгыять тотнаксызланган чорда, вакыт һәм вакыйгалар агышы тизләнә... Бүгенге көндә без шул булачак зур үзгәрешләр алдында торабыз.

Үзең, бала-оныкларың зыялы булсын өчен кимендә әби-бабаң, әти-әниең зыялы
тормыш алып барырга тиеш. Маңкортлашып, мең елларча үз калыбында яшәгән
нәселеңне югалтыр өчен бер буын ялгышы да җитә...
Киләчәген кайгыртмаучыларның үткәннәре үкенечле була.
Халыкның тарихи хәтере кыска икән, гомере дә озын булмый.
Үткәннәрне белмәүчеләрне киләчәктә онытачаклар...
Күңелендә кешеләргә ярдәм итү, булышырга теләү хисе булмаганнар – адәм
баласының иң бәхетсезләредер.
Читлектә тууычылар фәлсәфәсе: читлектән чыгу – гөнаһ!
Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына,
нәселеңне саклап калып булмый.
Үзен үзгәртә алмаучылар дөньяны үзгәртергә алына. Менә шулар кешеләрне
кешечә яшәтми дә инде.
Әгәр берәр милләт, үзен саклау чарасын күрмәсә, хокуклары өчен көрәшмәсә, аны
башта талыйлар, соңгы тамчысына чаклы «савалар», аның белән төрле тәҗрибәләр
уздыралар һәм юк итәләр.
Балаларың булмаса яисә туган туфрактан еракка күчеп китсәң, нәсел жебең
дәвамлы була алмый. Әмма алары булып та, туган жиреңдә ата-бабалардан килгән
дәвамчылыкка битараф булсаң, болары тормышта тагын да аянычрак хәлләргә
юлыктыра. Иң зур бәла, авырлык, гөнаһларның башлангычы шулардан туа!
Мәгариф җитәкчеләре үзләренең чыгышында адым саен: «Мәктәпнең иң беренче
максаты – белем», – диләр. Баланың акылы вә тәрбиясе булмаса, аның белеме бер тиен
дә тормый! Шуны беләме икән алар? Әллә аны белер өчен аларга да акыл кирәкме икән?!
Бер очрашуда игътибар иттем. Эстониядән килгән кешеләр эстонча белә, сөйләшә.
Аларны акча белән дә кызыксындырмаганнар, канун белән куркытып та мәҗбүр
итмәгәннәр. Сере шунда: эстоннар кая барса да, үзара үз телләрендә генә сөйләшә.
Татарга яхшы үрнәк!
Имансызлык булган нигъмәткә шөкерана кылмаудан, риза була белмәүдән башлана
һәм аның нәтиҗәсе аяныч тәмамлана.
Элеккедән иң зур кайгы, җан әрнүе читләр балаңны кулыңнан тартып алып,
үзләренчә тәрбияләү булган. Бүгенге көндә кешеләр, чит тәрбия алу өчен акча түләп,
үз балаларын үзләре илтеп бирәләр...
Элегрәк туган телен белмәүче, сөйләшмәүче татар баласын күргән саен күңелемнең
бер өлеше кителә иде. Бүгенге көндә андыйларга карата күңел тутыкты инде. Бу бит
минем нәселем проблемасы түгел, бүгенгесе белән генә яшәп, алдагысын уйламаучы,
киләчәк нәселен кайгыртмаучыларныкы. Һәркем үз чәчкәнен үзе җыя... Акылы
булганнар күреп тора, күп теллелек дөнья гизеп, аек фикер белән бәхетле, уңай
яшәгәндә, бер теллеләр һәрчак зарлануда, сугышып йөри, көтү көтә... Сайлагыз!
Татар халкының башкалардан бер аермасы: банкта гомеренә җитәрлек акчасы
булса, тынычлыгын югалта; ә менә бәрәңгесе уңып, бер кышлыкка җитәрлек итеп,
шуны базына салса, кайгысы бетә.
Бер телле халык, үзенең тар карашына бәйле күп теллелекнең тәмен белми,
файдасын күрми. Шул сәбәпле, алар дөньялыкта артта сөйрәлә һәм башкаларны да
шул халәттә тотарга омтыла.

Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган
карашын тоныкландыра.
Туган тел күз карасыдай сакланырга тиешле. Телсез халыклар тарих арбасыннан
төшеп кала һәм тузандай таралып бетә...
Тел бетми ул. Телсезләрдән генә арына.
Акыллы җитәкче дөньяны яуларга түгел, аның гыйлемен үзләштерергә омтыла.
Яшәп туеп булмый, ахры, ул. Әмма дөньясында без белгән якыннарыбыз китеп,
яңалары, без аңламаганнары күбәйгән саен күңел кителә, хисләр тутыга, тормыштан
гамь кайта башлый икән...
Кеше күңеле яртылаш нәфестән тора. Аз гына ялтыравык, күңеленә ошаган әйбер
күрдеме, яшенә дә карамастан буе җитмәслеккә сикерә.
Телсез, динсез, тамырсыз һәм халкы өчен бармакка-бармак сукмаган татар баласын
күрсәгез – сүкмәгез. Бәхетсезләрне, аңсыз калып кимсетелгәннәрне, мескеннәрне
жәлләргә кирәк.
Бер ата-баба балалары булсалар да, тел, дин, милләт өчен тырышучылар белән
татар арбасыннан егылып төшеп, башкалар арбасына ябышып, исән калучылар –
бертуганнар түгел...
Адәм баласын өмет белән нәфес яшәтә. Аның беренчесе – оҗмахка, икенчесе
тәмугка илтә..
Кешеләр күңелендә матур, өмет уятучы хисләр калдыру – иң зур бүләк!
Кайда гына яшәсәң дә, ахыргача кеше булып каласың килсә, нинди илдә, кемнәр
арасында яшәгәнлегеңне беркайчан да онытма.
Күпме яшәп, укып, кызыксынып та татарның барлык иң талантлы шәхесләрен дә
белеп бетерә алмыйм... Минем милләтем шуның белән дә көчле!
Колларның илләре, җирләре булмый. Колларның хуҗалары гына була.
Җиңүчеләр кеше җырын җырламый, читләр арбасына утырмый.
Безнең татар бер кечкенә генә проблема уйлап таба да шуны кабарта-кабарта
шартлатып юкка чыгара. Һәм беразга онытып тора. Аннан бу проблеманы кабат
күпертә, тик бу юлы «шарны күпертергә» аның көче азрак кала инде...
Тел ул су тегермәне кебек, аңа су ташысаң, татарча сөйләшсәң, язсаң гына эшли.
Су ташымасаң, тегермән тәгәрмәче коргаксый, кибә һәм әйләнми башлый. Тел дә
шулай. Татар теле тегермәненә су ташымасаң, ул үлә, юкка чыга. Телебез яшәсен өчен
без барыбыз да җаваплы. Туган телебезне юкка чыгару – ул акланмаслык җинаять!
Кешенең кешелеклеге кайда эшләвенә, нинди кәнәфидә утыруына, алган
дәрәҗәсенә карамый, әмма кемнең кемлегенең күрсәткече була ала.
Уңмый, еллар узышында бетми торган бер матурлык бар – күңел матурлыгы.
Кул – кулны, ике кул битне юа ди халык мәкале. Әмма әйтеп бетерми: бу очракта
намус пычрана.
Кешене куркытып, кол итеп була, кешелекле итеп булмый.
Акылга таяну – акыллылык, көчкә таяну – көчсезлек билгесе.
Көрәшеп яшәүче милләтләр генә нык була һәм үсеш кичерә. Телебез, динебез,
гореф-гадәтләребезне саклау, ныгыту өчен бердәм рәвештә тырышыгыз.
Юкны (кулыннан эш килмәгәнне) югары күтәрмәгез!
Бик мәгънәле, күп ялгышлардан, дошманлашу, аерылышулардан саклый торган
мәгънәле фикер бу! Акылы булганнарга, әлбәттә.
Кимсетелгән халык башкаларның да үзе кебек кимсенүен, кимсетелүен тели.
Коллыкның бер сыйфаты бу, һәм ул бар халыкларга да хастыр.
Эшен күрсәтә алмаганнар үзләрен күрсәтә.
Үз халкын күтәрү хисабына читләрне кыерсыткан һәм үз халкының хокукларын
кимсетү хисабына читләрне күтәргән ике төр дәүләт житәкчесенең дә урыны тарих
чүплегендә.

Үткәннәрдәге җиңүләре белән мактанып яшәгән халыклар бүген берни дә
тудырмый. Шул сәбәпле киләчәктә алар җиңеләчәк...
Бүгенге чор дәүләт мәктәбе белем бирсә дә, гыйлемлелекне юкка чыгара. Бала-
оныкларгызны наданлыктан саклагыз. Бу мескенлеккә илтүче юл.
Күрше авылдагы фермага кердем. Мондагы һәр эре терлекнең колагында биркасы
бар. Аларның һәрберсенә аерым игътибар. Нәсел тарихлары турында документлары
да бар икән... Уйлап куйдым. Һәр татарга да бирка тагар вакыт җитмәдеме икән әле?
Татарның язмышы күпкә аянычрак бит...
Күзне йомып – чынбарлыктан котылып; колакны томалап – гайбәттән качып; авызны
йомып – дәүләткә ярап; телевизор карап – тамак туйдырып; куркып кына исән калып булмый.
Татарлар өчен ислам дине – иман гына түгел, гореф-гадәтләрне, телне саклау,
дәүләтне кайтаруда да иң ышанычлы юл ул! Татар зыялылары, дин әһелләре моны
аңлап бетерми, дошманнар белә...
Бабасының каберен белмәгән тормышның кадерен белмәс.
Кешенең бар бәласе – үзеннән, халыкның бәласе – үзенә бәла тудыручылары күп булудан.
Туган телнең тәмен белмичә, күпме гыйлем алсаң да, наданлыктан ары кителмәс...
Берәүләрдән – халык күңеленә керерлек җыр, икенчеләреннән күп еллар узганнан
соң да халыкны абындырып егарлык бер өем җир кала.
Гаиләсендә хуҗа була алмаган кеше илендә хуҗа булмас.
Байларның бирәне туймаганда, ярлыларның күңеле тула...
Үз өемдә – үз көем ди татар халкы, шуңа да карамастан, күпләрнең үз өйләрендә
читләр көендә биеп ятулары.
Безгә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребездән мираска өч төп әманәт кала: тел, дин,
гореф-гадәтләр. Аларны сакламаучылар, бала-оныкларына тапшырмаучыларның
тәмугы бу дөньяда ук башлана...
Үз кадереңне белмәсәң, үзеңне хөрмәт итмәсәң, читләрдән дә үз халкыңа карата
кадер-хөрмәтне көтү кирәкми.
Бүгенге чорда фикереңне белдермичә дәшми калу – акыллылык күренеше түгел,
куркаклык билгесе.
Тел, дин, милли яшәеш, кешелеклелек таләпләре үтәлмәгәнгә дәшмибез, риза без.
Эш акчага терәлсә, соңгы чиккә дә барырга әзербез.
Дин – денсезлектән, тел илсезлектән саклый. Тел бетсә – татар бетә. Татар бетсә
дә, дин бетми. Телебезне саклау иң мөһим чара, милли яшәешнең иң үтемле коралы.
Бүгенге чорда татарлык – беренчел, миллилеккә бәйле гамәл, акыл, фикер йөртү
белән үлчәнә. Тел, дин, гореф-гадәтләр – икенчел, үзеннән-үзе булырга тиешле. Алар
белән мактану килешми, белмәүчеләргә, телне бозучыларга кимсенү һәм дә яхшы якка
үзгәрергә тырышу гына тиешле.
Машинада йөргәндә алдагы машинага артык якынайган саен куркыныч хәл туа.
Араларны ерагайтсаң, бу бушлыкка башкалар кереп тыгыла башлый. Тормыш-яшәештә
туганнар, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр дә шулай көйләнә...
Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире кайтмый, бары
кабатлана гына.
Күп бәлаләрнең башы: булмаганны күрүдән һәм булганны күрмәүдән башлана.
Сак булыгыз.
«Минминлекләр» һәм «минкемлекләр» күп очракта тәкәбберлегенә абынып егыла.
Сак булыгыз.
Хәзерге чорда халыкларның җирләреннән бигрәк, аң, акылларын яулап, тарихи
хәтерен сөртәләр. Сак булыгыз.
Тарихтан күренгәнчә, кешеләр вагайган, түрәләр азынган, ялган күбәйгән,
җәмгыять тотнаксызланган чорда, вакыт һәм вакыйгалар агышы тизләнә... Бүгенге
көндә без шул булачак зур үзгәрешләр алдында торабыз.

 

 Нурулла Гариф

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев