Нәзифә (повестьның ахыры)
– Күкрәгем тулы орден-медаль. Мин юкка гына кан коеп сугыштыммыни? Ничә тапкыр яраланып, ике тапкыр үлемнән калдым, – дип карышты. Рифатка карап, башка ирләр дә тавыш күтәрделәр. Аптырагач, аны комендатурага чакыртып, куркытырга тотындылар.
Бу хәлләрне күреп торган Нәзифә үз-үзен белештерми, базардан сатып
алган олы немец итеге белән каршысында торган шәфкать туташының тез
астына китереп типте. Тегесе авыртудан бөгелеп төште. Кыз тегене бер
якка этеп екты да морг дип аталган, кешеләрне үтерә торган землянкадан
чыгып китте. Аста әче тавыш купты. Тавышка вахтада торган карт,
үзенең эт оясыннан башын тыгып, бу якка күз салды. Аста теге шәфкать
туташларының:
– Тотыгыз! Тот! Баланы урладылар. Мәетне рөхсәтсез алып качтылар,
– дигән тавышка, Нәзифәнең юлына каршы төшмәкче булды. Ул арада
булмый, каравылчы оясыннан Сәйфетдин дә килеп чыкты. Каравылчы, бала
күтәргән Нәзифәнең җүләрләнер чиккә җитеп нәфрәтләнгән һәм ансыз да
зурайган күз карашларын күреп, читкә тайпылды. Бу минутта тилерер чиккә
җиткән кыздан барысын да көтәргә була иде. Шуны аңлап булса кирәк,
бер сүз дә дәшмәде. Нәзифә артыннан өскә күтәрелеп килгән шәфкать
туташларының тавышына башка хезмәткәрләр дә күренә башлады. Алар,
кычкырып, каравылчы картка угры кызны туктатырга кушалар. Аларның
сүзенә карап, сакта торучы карт качып баручылар артыннан таяк күтәреп
йөгерергә чамалаган иде дә, бернәрсә дә аңламаган Сәйфетдин, кылый
күзләрен алартып һәм тешләрен ыржайтып:
– Яшисең килсә, тай моннан, карт ишәк… – дип, бик каты гына сүгенеп,
халат итәген ачып, билбавына кыстырылган пычагын күрсәтте. Карт
ниятеннән кире кайтты.
Ярты сәгать үттеме-юкмы, шәһәр урамында угрыларны милиция
тотып, бүлеккә алып китерделәр. Күрәсең, дәваханәдән шалтыратканнар.
Милициядә иң зур түрәнең үзенә алып керделәр. Бу түрә яңа гына эшли
башлап, сугышның әчесен-төчесен күреп, Германиянең үзеннән кайткан
яугир иде. Шуңа да Нәзифәгә бер генә сорау бирде:
– Нәрсә булды, кызым?
Нәзифә ничек итеп үзенең сеңлесен эзләгәнне һәм аны шушы шәһәр
дәваханәсеннән тапканын, анда сеңлесен бирмәскә тырышканнарын
сөйләде. Хәтта Әйшә төрелгән япманы ачып, сөлдәгә генә торып калган
гәүдәсен күрсәтте. Милиция түрәсе Әйшәгә сеңгән дару исләреннән йөзен
чытты. Аннан да бигрәк, коры сөяккә калган бу баланың гәүдәсен күреп,
агарынып китте. Тешләрен кысып, яңакларындагы тамырларын уйнатып:
– Ярар, бар кайтыгыз! Беркем дә сезне туктатмас, – диде һәм ишекне
ачып, кизү торган милиционерга: – Юлга белешмә язып бир! Өйләренә
кайтып китсеннәр! – диде.
Нәзифә, бу адәмгә зур рәхмәтләр укып, җәтрәк моннан чыгып таю
ягын карады. Түрәнең әлеге хәлдән һәм бу кыз сөйләгәннәрдән йөрәге үк
авырта башлады. Сугышның төрле чакларын күрде. Германиядә аларны
фашистларның ерткычлыгын күрсәтергә төрле концлагерларга алып бардылар.
Европаның төрле илләрендә булып, гади халыкның ничек яшәгәнен күреп,
аңлап өлгергән ир шушы Үзбәкстан дигән республикада, аның кул астындагы
шәһәрдә шундый хәлләр булганына ышанасы килмәде. Тирегә төрелгән
сөяктән генә торган, әллә тере, әллә үлгән гәүдә, аның күз алдыннан озак
китмәде. Аптырагач, йөрәк сызлавын басар өчен фронтовой гадәт буенча бер
стакан акны салды да Германиядән алып кайткан трофей мотоциклына утырып, каядыр китеп барды. Аның күзеннән яшь ага иде. Әллә шәп барудан, каршы
җил бәреп чыгара, әллә йөрәгеннән саркый иде бу яшьләр.
Нәзифәнең милициядән чыгуын Сәйфетдин түземсезлек белән көтеп
тора иде. Ай Алланың рәхмәте төшкере, инде ничәнче тапкыр бу кылый хат
ташучы аңа тугры иптәш икәнен исбатлый. Алар, Әйшәне алмаш-тилмәш
күтәреп, урам буйлап, олы юлга таба киттеләр. Шәһәр янында, юл читендә
кәҗәләрен көтеп йөргән бер карчыкны күреп, Нәзифәнең башына куркыныч
уй килеп керде. Тагын да теге казакъ малаеның үзенең кулында үлгән чагы
исенә төште. Әйшә дә юлда үлеп китәргә мөмкин бит. Әйшәнең мәетен
күтәреп кайтса, болай да авырып кына торган әнисенең йөрәге түзмәячәк.
Һәм ул кадерле йөген Сәйфетдингә тоттырды да:
– Мин хәзер, – дип, кәҗә көтеп йөргән карчык янына китте. Барып,
исәнлек-саулык сорашты. Бик төпкә кереп китми генә, үзенең сеңлесен
дәваханәдән алуын әйтте. Һәм берәр атна үзләрендә яшәп торырга рөхсәтен
сорады. Һәм мөмкин булса, көн саен авыру балага бер стакан кәҗә сөте
сатуларын үтенде. Әби ризалашты. Хакын да килештеләр. Нәзифә, әби
нәрсә кушса, шуны үтәргә ризалашып, вәгъдә бирде. Ул Сәйфетдингә:
– Мин берәр атна Әйшәгә хәл алдырганчы, бу әбиләрдә яшәп торам.
Кайткач, әнигә әйт, Әйшәне таптык диген. Берәр атнадан кайтып җитәрләр.
Әле Әйшәгә кәгазь-документлар әзерләп калды диярсең. Үзең күреп
торасың, баланың нинди хәлдә икәнен. Ярар, хуш! Рәхмәт сиңа барысы
өчен дә, – дип, аптырап калган Сәйфетдиннең кулын кысты.
Шулай итеп, Нәзифә теге карчыкта яши башлады. Әби дә, тире дә сөяк кенә
калган баланы ничегрәк тәрбияләргә икәнен өйрәтеп, үзенең бәһасез киңәшләрен
бирде. Тик карчыкның килене генә бу үтә дә матур татар кызыннан көнләшеп,
аннан да бигрәк сөяккә генә калган Әйшәне күреп, аны берәр йогышлы чир
белән авырыйдыр, балаларыма йоктыра күрмәсен дип, аңа бу йорттан китәргә
кирәклеген әйтте. Барысын да аңлады Нәзифә, ни эшләмәк кирәк, тагы икенче
фатир эзләргә туры килде. Ярый әле, урамда бер миһербанлы татар хатыны очрап,
үзләрендә яшәп торырга рөхсәт итте. Ул вакытларда сөт-катык табулары бик
катлаулы мәсьәлә түгел иде инде. Күп халык мал тота. Бар керем шул малдан.
Шәһәрдә акчалата түләвен түлиләр, тик бик аз.
Берәр атнадан Әйшә утырып тора башлады. Күп тә үтми, үз аягында,
алачык ишегенә тотынып, кояшка чыгып басты. Ничек чыкканын апасы
күрмәде. Капканы ачып кергәндә, ишеккә тотынып басып торган Әйшәне
күреп, шатлыгыннан елап җибәрде. Үзләрен сыендырган гаилә хуҗаларына
Нәзифә кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Йорт хуҗасы
хәтта бу уңган татар кызын үзләренең бер энеләренә кәләшлеккә димли дә
башлаган иде. Моны сизеп калган кыз, хуҗалар белән исәпләшеп, тизрәк
әнисе янына кайтырга ашыкты.
Шулай итеп, Нәзифә сеңлесен күтәреп, әнисе янына кайтып керде.
Әнисенең бу кадәр шатланганын аның күргәне юк иде әле. Бер көлә, бер
елый. Әнисе хәтта яшәреп киткән кебек булды.
Ә Әйшәгә көннән-көн төс куна башлап, аруланса да, җәяүләп, озак йөри
алмый, хәле бетә. Нәзифә бер көнне, сеңлесеннән сораштырып:
– Дәваханәдә ашатмадылармы әллә? Нигә шулкадәр сөяккә генә
калганчы ябыктың? Әллә чирең бик каты булдымы? – диде.
– Ашаттылар. Тик без ятимнәрдән ай саен тикшерергә дип кан
алдылар. Минем янда яткан малайдан да, башка балалардан да шулай
алдылар. Үземнән күпме кан алганнарын белмим. Ушымны югалта идем.
Башкалардан икешәр шешә алдылар, – диде.
– Ә теге синең янда яткан малайга нинди укол кададылар?
– Бәй, белмисеңмени? Моргка чыгарылганнарга, озак ятмасыннар дип,
тизрәк үтерер өчен шундый укол кадыйлар. Без син киләсе көннән алда ук
үләргә тиеш идек. Дарулары беткән булган. Аннан шул укол кадый торган
апаның ире фронттан кайткан. Бер атна эшкә килмәде, аннан син килдең.
...Нәзифә кызып китеп, Мәскәүгә, Сталинга хат язам дигәч, әнисе тыеп
калды. «Үзеңнең кем икәнлегеңне онытма, балам. Кемгә хаҗәт без?» – диде.
Һәркем, дөньяга туганда, үз ризыгы белән туа диләр. Шуңадыр да,
күрәсең, Әйшә табылгач, Нәзифәләрнең яшәү-тормыш көтүләре ничектер
уңайланып киткән кебек булды. Әллә инде Әйшә белән гаиләләренә
тынычлык килеп кердеме? Шулай шул. Хәзер әниләре, элеккеге кебек көн
саен ах-ух килеп, кайдадыр адашып югалган бәләкәй кызы өчен уфтанып,
төннәрен йокысыз үткәрми. Әйшәсе янында. Ана кеше әле һаман кызы
табылганга ышанып бетми. Төннәрен уянып, янында песи баласы кебек
бөгәрләнеп яткан кызын куллары белән капшап, юрганын әйбәтләп ябып
куйгач кына тынычланып, яңадан йоклап китә.
Сугыш бетте, тик тормыш кына яралы эт кебек элеккечә өстерәлде. Атна
саен комендатурага барып, үзеңне күрсәтеп, барлатып чыгарга тиешсең.
Югыйсә штрафка тарттыруларын көт тә тор. Сирәк кенә булса да, сугыштан
исән калган ир-егетләр дә кайта башлады. Кайтканнары да, әле үзләренең
авырулардан һәм ачлыктан исән калган барлы-юклы гаиләләрен бөтен
Үзбәкстан җиреннән таба алмыйча, эзләп иза чигәләр.
1946 елның язы. Эшләрлек бар халыкны җыеп, яшелчә үстерә торган
совхозга эшкә алып киттеләр. Шунда беренче тапкыр күрде ул аны. Нәзифә,
үзенә кемнеңдер текәлгән карашын тоеп, шул якка карады. Ул карап тора
икән. Нәзифә аңа карауга бар дөньяны яктыртып елмаеп җибәрде. Эшкә
бүлгәндә дә, бер звенога эләктеләр. Исеме – Рифат, ә фамилиясе – Мустафаев.
Бер-берсе белән бик тиз уртак тел таптылар. Сөйләшеп киттеләр. Сугыштан
яңа гына кайткан икән. Җитмәсә, блокададагы Ленинградта сугышкан.
Армиягә 39 елны 22 яшендә алынып, Фин сугышында да катнашырга туры
килгән. Егет бик тәвәккәл булып чыкты. Икенче атнаны ук кызга тәкъдим
ясады. Нәзифәнең:
– Бер-беребезне ныклап белмибез дә бит әле. Нигә шул кадәр
ашыгырга? – диюенә:
– Мин сугышта разведротада хезмәт иттем. Күрмисеңмени, күпме
орден-медальләрем. Аны юкка гына бирмиләр. Кешеләргә һәм тирә-яктагы
хәлләргә бер карауда бәя биреп, нәтиҗә ясарга өйрәндем. Минем белән
язмышыңны бәйләсәң, без бәхетле һәм яхшы тормышта яшәрбез, – дигәч,
кыз ризалашты. Һәм ялгышмады.
Егет, чынлап та, бик чая һәм үз сүзле иде. Алдына куйган максатына
ирешмичә туктамый торганнардан булып, тормыш дилбегәсен ныклап үз
кулында тота белгән ир булды.
Ир-ат белән Нәзифәләрнең тормышы күпкә җиңеләйде дисәң дә, дөнья көтүе ул заманнарда бик авыр иде. Бигрәк тә куылган халыклар өчен.
Шулай булуына карамастан, алар иң беренчеләрдән булып, үз өйләрен төзеп
керделәр. Тик илле беренче елны таза-таза ирләрне төрек месхетиннар
белән тагын да ераккарак, таулар арасына, ниндидер яңа төзелешкә куа
башладылар. Исемлеккә Нәзифәнең ирен дә язып куйганнар булып чыкты.
Тик Рифат тиз бирешә торганнардан түгел. Көш дигәнгә – ары, тпрү дигәнгә
бире килеп, сарык кебек баш иеп, кайда кусалар, шунда йөрми. Тавыш
китте. Рифат ныклап торып каршы тора башлады. Куркытып та карадылар,
тик файдасыз. Ул үзенекен сөйләп:
– Күкрәгем тулы орден-медаль. Мин юкка гына кан коеп сугыштыммыни?
Ничә тапкыр яраланып, ике тапкыр үлемнән калдым, – дип карышты.
Рифатка карап, башка ирләр дә тавыш күтәрделәр. Аптырагач, аны
комендатурага чакыртып, куркытырга тотындылар. Барып чыкмагач,
үгетләп:
– Ярар, алай бик каршы килеп торма. Кирәк бит. Ни эшлисең инде. Тауларга
куылучыларны озатышып барырсың да берәр атнадан кире кайтырсың дип,
кулына шул турыда белешмә кәгазе тоттыргач кына, ризалашты.
Шулай булып чыкты да. Бер атнадан ире кайтып та җитте. Юлда
ниндидер бер завод директоры белән танышкан. Бу алтын куллы тимер-
томыр эшләрен белә торган ирне ул үзенә эшкә чакырган. Рифат бер
карарга килеп кайтты. Алар Янгыюл шәһәренә күчәргә булдылар. Тик
йортларын сатмыйча, күп балалы бер милләттәшләренә калдырып
киттеләр.
Автордан
Алар, төрле михнәт-газаплар күреп, туган яклары Кырымга ук булмаса
да, Кара диңгез буендагы бер хуҗалыкка иң беренчеләрдән булып качып
кайтканда, 1978 ел була. Бу вакытта Үзбәкстанда калганнарга үз туган
җирләренә кайтырга рөхсәт юк. Алай гына да түгел, аена бер тапкыр
милициягә кереп, үзеңнең мондалыгыңны белдереп торырга тиешсең.
Яшь егет-кызларга хөкүмәт билгеләгән югары уку йортларында гына
укырга рөхсәт ителә. Нинди генә талантлы булма, рөхсәт ителмәгән уку
йортларына керә алмыйсың.
Бу хәлләр Нәзифә апа авызыннан ишетеп язып алынды. Ул бу хәлләрне
миңа сөйләгәндә, 2010 ел иде. Мустафаева Нәзифә апа, сиксән тугыз
яшен тутырып, Анапа шәһәре Анапск бистәсенең Лермонтов урамында,
улы белән килене тәрбиясендә исән-имин яшәп ята иде. Бүгенге көндә
исәндерме-юктырмы, анык кына әйтә алмыйм. Ул ничек сөйләсә, шулай
язарга тырыштым. Кояш нурларының яфрак-үләннәрне иркәләп, чык
тамчыларында чагылып җемелдәүләре турында язарлык түгел иде.
Сөйләүче елый-елый сөйләде, мин елый-елый тыңладым.
«КУ» 02, 2025
Фото; unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев