Логотип Казан Утлары
Шигърият

Никтер...

Күршегә кермиләр тоз сорап, Белмиләр адресын туганның. Мин әллә адашып-ялгышып, Бөтенләй ят чорда туганмын?

Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе...
Булат Ибраһим


Күңелем – пыяла. Тормышның
Тизлеге бөтереп ала да
Китереп сылый таш асфальтка.
Соры төс өеме – калада.
Күпме ут, күпме йорт югыйсә...
Каршыңда никадәр кешеләр!..
Тик никтер ялгызлык тыныннан
Боеккан йөрәгем күшегә.
Йөземә бәрелә заманның
Кышлардан суыграк сулышы...
Бу заман – кара һәм ак түгел,
Соры һәм караның сугышы.
Шәһәрнең казаны эчендә
Авылның кешесе кичәге.
Ул инде бәбкәләр сакламый,
Ул ярмый күптәннән эчәге.
Кыйбласын белмичә көн күрә,
Онытты әбисе догасын...
Заманга өлгерер өчен әйт,
Ничәдә сикереп торасы?!
Күршегә кермиләр тоз сорап,
Белмиләр адресын туганның.
Мин әллә адашып-ялгышып,
Бөтенләй ят чорда туганмын?
Кешеләр бәрелеп узалар
Үз, әмма чит булган калада.
Танышлар мәңгегә китәләр,
Мин номер җыймаган арада…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев