Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Саумы, кышым!

Саумы, кышым, Табышларга, сагышларга Бай танышым!

Биектау районы – татар әдәбиятына күп әдипләр биргән төбәк. Алар арасында
Галимҗан Мөхәмитшин, Габдулла Шәрәфи, Альберт Хәсәнов, Ләлә Сабирова, Солтан
Шәмси, Ирек Сабиров, Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев кебек талант
ияләре бар. Район Үзәк китапханәсе каршында эшләп килә торган «Каләмдәшләр»
әдәби берләшмәсе өч дистәдән артык каләм иясе өчен әдәби осталыкка өйрәнү
мәктәбе булып тора. Берләшмә әгъзалары биредә шигырь язу серләрен өйрәнәләр,
осталыкларын камилләштерү өчен төрле конкурслар үткәрәләр. Язганнарын район
газетасы битләрендә бастыралар, район радиосы тапшыруларында катнашалар.
2018, 2023 елларда «Каләмдәшләр» берләшмәсендә каләм чарлаучы шагыйрьләр
үзләренең иҗат җимешләрен туплаган китапларын бастырып чыгарганнар иде.
Игътибарыгызга берләшмәнең берничә әгъзасы иҗатыннан үрнәкләр тәкъдим
итәбез.
Рафис КОРБАН.

Саумы, кышым,
Табышларга, сагышларга
Бай танышым!
Ак буранда
Тууымны хәбәр иткән
Тәү тавышым.
Алсаң да син әнкәемне
Мәңгелеккә,
Яратуым сине калды
Гомерлеккә.
Кар диңгезен иңләп йөрсәм
Пар чаңгыда,
Сагыш тулы күзләремдә
Нур чагыла.
Аклыгыңа, сафлыгыңа
Тугры колың,
Ташламамын исән чакта
Чаңгы юлын.
Кыш бүләге – шигырь-тәлгәш –
Зур табышым,
Акыл белән хис кавышкан
Тукталышым...
Саумы, кышым!


Фирая АБДУЛЛИНА.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев