Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Шулай итеп Никита дәдәй, кыш буе әзерлек эшләре алып барып, ел саен ике-өч айга балык тотарга чыгып югала. Күрше абзыйның җыенуы шуннан гыйбарәт: ул искерә барган ипи телемнәрен киптерә. Аннан...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Татарлар белән янәшәдә үскән Никита барыбер бу халыкны өнәп
бетермәде. Өнәр иде, туган көненнән башлап үсеп балигъ булганчы:
«Татарлар – ерткычлар, татарлар – вәхшиләр, татарлар рус халкына зур зыян
салганнар» дигән вәсвәсә рус малаеның канына гына түгел, күзәнәкләренә
хәтле үтеп кереп сеңә торды.
Татарлар белән аңа Гитлер фашизмына каршы сугышта да катнашырга
туры килде. Көрәле авылы егете кече лейтенант Мәгъсум аны яралы килеш
сугыш кырыннан сөйрәп алып чыгып исән калдырды. Сүз дә юк, рәхмәтле
ул якташына, үлемнән коткарды. Әле алып чыккач та чәрдәкләнеп беткән,
кан белән оеган башын спирт белән эшкәртеп, ныклап бәйләп тә куйды...
Госпитальдән кайткач та, ике якташ егет гел аралашып яшәделәр. Шундый
көннәрнең берсендә Никита иптәшенә үзенең яшьлек хатирәләрен сөйләде.
Ничек итеп татар кызы Нураниянең маңгаен таш белән бәреп яруын, соңыннан
ул кара чутыр чибәр кызга гашыйк булуын, атасына ияреп барып, аны күреп
кайтканын да тәмләп, ничектер ләззәтләнеп сөйләде. Мәгъсум аннан:
– Ә нишләп соң яратуыңны үзенә җиткермәдең, бәлки кыз да сиңа
битараф булмагандыр? – диде.
– Ничек инде җиткерим, ди! Ул бит басурманка, мин – христиан! – диде
дорфа гына Никита.
– Булса соң, синеңчә мөселманнар кеше түгелме әллә? – дип үпкәләбрәк
әйтеп куйды иптәше.
– Дело не в этом, Максум, үзең беләсең бит, безнең якта татарлар белән
аралашып янәшә яшәсәк тә, гаилә коручылар, өйләнүчеләр булмады. Булса
да мин хәтерләмим, белмим.
Мәгъсум уйга калды. Ничек бу егеткә тарихны аңлатырга икән, ул үзе
әзерлекле иде, вузда укыганда да үткәннәрдә казынды, кайбер остазлары
аңа шыпырт кына кемнең кемлеген, кайдан-кайчанлыгын әйткәлиләр иде.
Шулай да Никитага кайбер хәлләрне җиткерергә уйлады...
– Никита, мин сиңа сөйлим сөйләвен, тик бу әйберләр икебез арасында
гына калсын, кайберәүләрнең дөрес аңламаулары бар! – дип үтенде.
– Әлбәттә, Мастюк, –дип куйды иптәше.
– Безнең халыклар ислам, христиан диннәре кергәнче үк аралашып, кыз
бирешеп, кыз алышып яшәгәннәр. Шуңа күрә сездә татар канының, бездә
сезнеке булуына гаҗәпләнәсе юк. Русның күп кенә патшалары, кенәзләре
татарлардан туган. Иван Грозный да, Мамай мирзаның оныгының оныгы
Борис Годуновлар татар кенәзләре, саный китсәң, йөзләгән, меңләгән алар.
Наполеон сугышының данлыклы герое Денис Давыдов та Батый ханның
оныгының оныгы! Юкка гына Бонапарт: «Кайсы гына русны тырнап
карама, анда татар каны ага» димәгән ул заманда.

Никита иптәшен ул чакта НКВДга чакмады чагуын, шулай да әкренләп
кенә читләште ул аннан. Аның баш мие дөрес кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел
иде инде. Мәгъсум дә аның ышанмаганлыгын аңлагач, нидер төшендереп
маташмады. Никитага ни генә сөйләсәң дә, аның ышанмаячагын аңлады.
Рус малаеның трофей баянда сугышчан җырларны сыздырганын да якын
килмичә, читтән генә тыңлый торган булды. Үзе дөреслеккә караганда
ялганга тизрәк ышаналар шул кешеләр дип уйлап куйгалады.
***
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты ул. Башта үзенең туган авылы
Красноглинкасында фермада терлек караучы булып эшләде. Ул елларда
әле җимерек сыер абзарлары, ачлы-туклы терлекләр, өстәвенә, хезмәтең
өчен акчалата түләү юк. Бер көнгә 300 грамм икмәк саналуын санала да,
әгәр елың уңышлы килсә, яңгыры да вакытында яуса, кояшы да тиешенчә
чыкса! Әгәр ел әйләнә терлек карасаң, көзен 100 кило икмәген аласың, әз-
мәз генә саламын да бирәләр. Зур көч салынган, кара тир түккән мондый
хезмәткә бик аз иде аның әҗере. Никита да көне буе эштә йөреп, кичләрен
клубта кызлар биетеп ятудан туйды. Өстәвенә, сугыштан киеп кайткан
галифесы, кителе тузды, рәтле-башлы яңа кием алып кияр иде, мөмкинлеге
юк. Атае Евгений карт та, көннәрдән беркөнне хәленә кереп, аны: «Улым,
Казанга китеп кара син, әнә бит, Митрофан абзаңның өлкән улы Андрей да
Пороховойга извозчик булып урнашкан, уч тутырып акча ала, ди, торырга
барактан бер бүлмә дә биргәннәр, кит шунда!» – дип өндәде.
Кузгалды ул! Эшкә дары заводына токарь булып урнашты. Өч ай буена
өйрәнчеклектә йөрде дә, соңыннан үзенә икенче разряд бирелеп, станок
артына чын эшче буларак бастырдылар. Хәрби завод буларак, хезмәт хаклары
да туйганчы ашарга җитәрлек, әле өс-башка кием юнәтергә, тектерергә дә
кала иде. Үзе кебек бер иптәше белән Телевышка баракларының берсенә
кечкенә генә бүлмәгә урнаштырдылар. Биредә тәрәзә төбенә кечкенә генә
өстәл терәгәч, ике ян стенага ике карават куйгач, үтеп-сүтеп йөрерлек
кенә ара калды. Ашны егетләр коридорда ишек төпләренә башкалардан
күреп урнаштырылган керосинкада әзерли башладылар. Аш пешерүнең
ишек төбендә булуының җитешсез яклары да җитәрлек иде. Ачыграк
авыз булсаң, итле ашыңны йә булмаса бәрәңгеңне савыты-ние белән үк
күтәреп киткәлиләр иде. Кайчагында керосинканың үзен дә чәлдереп чыгып
киткән очраклар булды. Ә инде биредә яшәүчеләрнең бала-чагалары аш
пешерү механизмының йә тәрәзәсен төртеп тишәләр, йә фитилен боргалап,
керосин тутырылган тартмасын төшереп җибәреп, мәшәкать ясыйлар.
Барак үзе терлек фермасын хәтерләтә. Биредә совет дәүләтенең эшче
куллары, әмма дә ләкин иң хәерчеләре яши. Хезмәт хакы алган көннәрдә
ярты барак исерек булыр, бер өлеше каннары кайнап, җүләрлекләре ташып
чыкканнары төрле сәбәп табып, битләре җимерелгәнче дөмбәсләшәләр
дә. Бу үзенә күрә сугыштан соң килеп кергән йола кебек иде. Ә сәбәбе?
Сугышам, бәйләнешәм дисәң, сәбәбе гел генә табыла да тора икән аның!
Нигә минем хатынга күз аттың, нигә минем иптәш малайга начар сүз
әйттең, нигә начальникка җиткердең, нигә әллә кем булып йөрисең яки ник
керосинкадагы ашы чәлдердең кебек мең төрле сәбәп табылып кына тора.

Никита белән Андрейга да Югары Осланнан килгән бөркетләр сәбәп табып
бәйләнгәннәр иде, сугышта кан коеп, үлем арасында йөреп кайткан ике
ир-егеткә дүрт исерекне бәргәләп ыргыту кыенга туры килмәде. Шуннан
соң инде алар белән санлашып кына сөйләшә башладылар. Өстәвенә,
бәйрәмнәрдә Никитаның гармунда сиптерүләрен күреп, егетнең абруе
бермә-бер артты. Туган көн булса да, бала туса да, берәр өлкән яшьтинең
пенсиягә чыгу бәйрәме дисеңме, гармунчы Никитаның урыны түрдә.
Аның бармакларының осталыгын ишетеп алган цех начальнигы Александр
Осипович:
– Сиңа, энекәш, «ТАССРның Х еллыгы» мәдәният сараена үзешчән
сәнгатькә йөрергә кирәк. Үзебезнең цех исеменнән куела торган
концертлар белән конкурсларда катнашсаң, бәяң дә үсәр иде, хәзер бит
аның гармунчылары да бармак белән генә санарлык, күпләре яу кырында
ятып калдылар, – дип үтенде. Никитаның эштән арып кайткач, тагын
чыгып китеп, әллә кайларда йөрисе килми иде, чөнки әче таңнан торып,
яңадан хезмәткә чабарга кирәк. Аптырап, тинтерәп йөргән шундый
көннәрнең берсендә Андрей белән алар кибеткә юнәлделәр. Каршыларына
төз гәүдәле, күкрәкләре, арт саннары ташып торган, сары калын ике чәч
толымы тезенә хәтле салынып төшкән бер чибәркәй очрады. Егетләргә
караш ташлап алган коңгырт күзләреннән нурлар бөркелә иде кебек. Әллә
нәрсә булды икесенә дә. «Кем соң ул?» – дип сорады сихерләнгән Никита.
Андрей белмәгәнлеген аңлатып җилкәләрен генә сикертеп куйды. Кыз
артыннан чыккан бер ир аларның кем белән кызыксынганнарын күреп:
«Дүртенче цехта эшли ул, мәдәният сараена хорга да йөри, сигез яшьлек
малае бар, ире Әүхәт сугыштан кайтмады», – диде дә китеп барды. Бераз
баргач, борылып: «Исеме Нюра аның!» – дип тә өстәде. Чибәр хатын
күздән югалганчы артыннан карап тордылар. Әйтерсең лә аларга язмаган
бәхет еракка китеп эреп юкка чыга бара иде. Никита: «Хороша Маша,
да не наша!» – дип авыр сулады. «Их, баласы булмаса, бүген үк өйләнер
идем мин аңа!» – дип, Андрей да уйлап алды. Никита: «Баласы булса ни,
өйләнмичә генә барып, яратып-сөеп яшәргә дә була бит!» – дип, эченнән
генә хыялланып куйды. Аннан иптәшенә: «Әйдә, братан, шушы кайгыдан
бер туйганчы эчик әле!» – дип, кибет ишегенә юнәлде.
Шимбә көнне Никита, тик ятканчы дип, Петров паркына китте. Бакча
буйлап сузылган юл кырыйларында чыршы, нарат агачлары үсә. Ике
тәгәрмәчле сары төстәге мичкәләрдән бер кырыйда – квас, икенче ягында
сыра саталар. Сусауларын басарга ир-атлар чираты тезелгән. Тагын да
эчкәрәк үтсәләр, юлның сул ягында такта өстәлләр куелган, берсендә домино
сугалар, икенчесендә – шашка, өченчесендә шахмат ярышлары бара. Кайнап
тора икән чыршы-нарат агачлары үскән әлеге парк дигәннәре! Паркның
бер башында тактадагы фигураларга карап каткан шахматчылар арасында
үзләренең цех начальнигы Александр Осиповичның да утыруын шәйләп
алды. Ул аның күзенә чалынмас өчен бу тирәдән читкәрәк китәргә ашыкты.
Каршыда таганнар чайкала, халык гөж килә, балалы ата-аналар да җитәрлек.
Әйләндергечкә утырып бөтерелер өчен дә чират торалар. Никитаның да
таганда атынасы килеп китте. Инде ниятен тормышка ашырам дип кенә
торганда каядыр бакча эчендәрәк җыр башлап җибәрделәр. Бик матур тавышлы хатын-кыз: «Әй, каенкай, каенкай!» – дип суза иде. Егетне ниндидер
билгесез бер көч шул якка тартып китерде. Чибәр генә хатын-кыз икән ул. Рус
милли киеме ничек килешә үзенә, толымнары күкрәгенә ятып, тезенә хәтле
төшкән. «Тукта, тукта, теге Нюра дигән хатын түгелме соң бу?» Егет сәхнәгә
якынрак килде. Нюра бит бу, үзе генә түгел, тавышы да нинди матур икән!
Никита җырчыны сокланып тыңлады. Коңгырт күзләренә кереп китәрдәй
булып, өзелеп торды ул сәхнә кырыенда. Көчле кул чабулардан гына исенә
килде. Тагын берне җырласа ярар иде дип теләде. Ләкин Нюраны икенче
берәве алыштырды. Ничек танышырга икән дип баш ватып торганда, кемдер,
аның җилкәсенә кулын куеп: «Нәрсә, Никита, ял итәргә чыктыңмы?» – дип
сорады. Ул аның начальнигы Александр абзасы иде.
– Әйе, Александр Осипович!
– Бик әйбәт, улым, вакытында яхшы итеп эшләргә дә, яхшы итеп ял итә
белергә дә кирәк, хуплыйм! – диде җитәкче.
– Мин дә менә шушы хорга гармунда уйнарга булса да йөрер идем, –
дип куйды Никита.
– Бик әйбәт булыр, син бит анда үзебезнең цехны данлыячаксың,
аракы эчеп, эч пошырып барактан-баракка йөрүләрдән дә арынырсың.
Ял көннәрендә концертлар белән колхозларга чыгарсыз, өере белән чибәр
кызлар яныңда буталыр, тирә-юнеңдә гүзәл табигать – бу романтика
түгелме?! Әй, синең кебек яшь чакларым булса, үтте дә китте шул! – дип,
ачык күңелле җитәкчесе уфтанып куйды.
– Мин болай каршы түгел дә, алырлар микән соң? – дип, егет Осиповичка
сораулы караш ташлады.
– Синең кебек егетләрне дә алмасалар, оятларына көч килер, әйдә, кереп
чыгыйк әле яннарына, – дип, цех начальнигы сәхнәнең арткы ягына юнәлде,
Никита да аңа иярде.
Җәйге концерт, тамаша кую мәйданчыгының артындагы эскәмияләрдә
үзешчән сәнгать артистлары урнашкан. Киемнәргә хәтле шунда өелгән,
янәшәдә ширма куелган, берсе чыкса, икенчесе кереп китә, киенеп чыга
тора. Егет күзләре белән Нюраны эзләде. Ләкин чибәр хатын күренмәде.
Кайда икән соң ул, әллә кайтып киткәнен күрми-шәйләми калды микән.
– Аркадий Абрамович, сез кайда? – дип, җитәкчесе оран салды. Ул
да түгел, сәхнә артыннан чал чәче калкынып, күпереп торган абзый
күренде. Карчыганыкы кебек кәкрәеп килгән борынлы, калын кашлы, баш
түбәсенә элгән кечтеки түбәтәйдән иде ул. Зур бүксәсен төшеп китмәсен
дигәндәй уң кулы белән тотып, сәхнә баскычыннан төште дә: «Ай-вай-вай,
Александр туган үзе килгән, нинди җилләр ташлады икән, шахмат уйнар
идек, концертым бетмәгән. Концерт бетсә, бер кружка сыра эчәрмен дигән
идем, сез килеп чыктыгыз менә, – дип сөйләнеп, Никитаның җитәкчесенә
кулын сузды. Аннан егеткә карап: «Александр туган, бусы энең түгелдер
бит?» – дип сорады.
– Юк, миндә токарь булып эшли, гармунда да сиптерә генә, бер тыңлап
карамассыңмы дигән идем.
– Тыңларбыз, нишләп әле без аны тыңламаска тиеш, ди, яшь, талантлы
иптәшне! Менә хәзер тагын бер-ике минуттан соңгы номер башкарыла да
мин сезнеке инде, Александр туган, – дип, абзый кеше хәйләкәр күзләрен ялтыратып, ярты метр алга чыгып торган бүксәсен дерелдәтеп, хихылдап
куйды. Ниһаять, концерт тәмам булып, Аркадий Абрамович, киләчәктә
дә очрашырга язсын дип, пәрдәне япты. Кырыйдарак баянын футлярына
җайлап тыгып маташкан кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле кавказ
халкын хәтерләткән кешегә:
– Йәле, Гера туганым, баяныңны җыештырырга ашыкма әле, бире китер,
атаң малы түгел, заводныкы! – дип, Александрга күзен кысып куйды.
Музыкант инструментны кабат җайлап кына тартмасыннан чыгарды да
Аркадийга китереп тоттырды.
– Йәле, братуха, осталыгыңны күрсәт! Гера дускаем, русча көйләрне
мәтәштерә, тик татарчасы юк инде. Сез, энекәш, татарча да уйный
алмыйсызмы?
– Кирәк булса, өйрәнә ул, Аркадий брат! – дип, цех җитәкчесе Никитага
карады.
– Безнең бит Нюра чибәркәй татарча да җырлап булдыра, татарлар арасында
үскән. Югыйсә дары заводында күпчелек мөселман халкы, ә без аларның
моңнарын яңгырата гына алмыйбыз. Вот в чём проблема! Интернационал икән,
программа тулып, җанланып торсын! Татарчага биючебез бар, җырчыбыз да
бар диярлек, тик татарча уйный белүчебез генә юк. Һәм мин андыен да табарга
тиеш. Йә, ничек, Никита энекәш, булдырырсыңмы? – дип, егеткә карады.
Никита бераз уйланып-икеләнеп торгач, Нюра дигән исем дә чыккач:
– Ярый, бер-ике көйне өйрәнермен ничек тә булса, фронтта чакта Максум
дигән иптәш сорагач «Арча көен» мәтәштергән идем. Килеп чыгар кебек!
– диде. Шулчак ширма эченнән киемнәрен алыштырган, өстенә кызыллы-
аклы сызыклы күлмәк кигән хатын үзе күренде. Аркадий Абрамович:
– О-о-о, менә бит үзе безнең тупылдап торган гүзәлләрнең гүзәле,
чибәрләрнең чибәре Нюра Ивановна үзе. Йәле, йәле, безнең тирәгәрәк
кил әле. Менә бу янып-пешеп торган егетебез Никита исемле. Фронтларда
утлар-сулар кичкән, ләкин иҗатка булган мәхәббәтен аяусыз канлы сугыш
кырында да югалтмаган, күңелен суытмаган. Нюра чибәрем, сез «Арча
көен» әз-мәз генә беләсезме?
– Да, Аркадий Абрамович, чүт-чүт беләм.
– Әйдәгез әле, алайса, шул чүт-чүт многострадальный көйне җиппәрегез,
тыңлап карыйк әле иркенләп! Народ просит, прошу вас, дорогие
товарищи, – дип, күп сөйләргә яратучы абзый тагын нотык тотып алды.
Никита көйне искә төшерергә тырышып, төймәләргә баскалады. Тулып,
ташып торган калын толымлы Нюра ярдәмгә алынды.
Арча якларына барам әле,
Ярым Арча ягында шул,
Ярым Арча ягында! –
дип яңгыратып алып китте. Баянчы егет тә, саташа-дөресләтә, кызга ияреп
барырга тырышты. «Януларым-көюләрем гел синең өчен генә», – дигәч,
җырчы әллә нишләде. Башта дерелдәп-дерелдәп алды да, аннан үксеп елап
җибәрде. «Гафу итегез мине!» – дигәч, кинәт борылып, аллея ягына китеп
барды. Бик сәер булды алар өчен әлеге гамәл.

– Аның ире фронттан кайтмады. Арча ягыннан иде, – дип, Аркадий
Абрамович авыр сулап куйды.
– Ярыймы, мин аны куып җитеп тынычландырсам, бергә көйләр дә
өйрәнәсебез бар?
– Тынычландырсаң, син генә тынычландыра аласың инде, Никита
братишка, без алай җайлый алмабыз инде аны хәзер, – дигәч, Аркадий
агасы белән цех җитәкчесе көлешергә үк тотындылар.
– Да ну вас! – дип, фронтовой егет кыз киткән якка юнәлде. Абрамович
аның артыннан:
– Дальний баракларның җиденчесендә тора ул! – дип кычкырып калды.
Ял көннәрендә мәдәният йортында, кайбер атналарда салаларга чыгып,
концертлар бирә торгач, балалы хатын булса да, чәче-башы белән гашыйк
булды Никита. Баштарак ул татар астында калган нәрсә дип рәнҗеп-
үпкәләбрәк йөрсә дә, үзенең язгы елга кебек ташыган хисләрен җиңә
алмады, өйләнергә булды. Шунысы уңай килеп чыкты: үги улы Әхмәтне
татар әбисе иманнан язмасын дип үзенә тәрбиягә алды. Бу үчле, кара эчле
Никитага күпмедер дәрәҗәдә тынычлык китерде.
***
Ничек туры килә бит, Хәнифнең әнисе Гөлчирәгә өч бүлмәле
сталинканың бер бүлмәсен бирделәр. Ә калган икесендә Никита, Лариса
түтәләре ике оланнары Нюра һәм Толик белән урнашты. Хәнифкә барактан
соң әлеге торак бик ошаса да, балконлы бүлмә эләкмәде дип ухылдап
та куйгалады. Әй, алай дисәң, мин әни янына каникулда гына киләм ич
дип юаткан иде үзен. Ә инде бишне бетереп Казанга бөтенләйгә күчеп
килгәндә күрше кызы Ларисаның түшләре калкып чыгып, бик чибәр
затка әйләнгән дә куйган иде. Әйләнми ни, бабасы: «Уналтыда, унҗидедә
кызның матур чаклары!» – дип җырлый лабаса, кайчагында: «Кызның татлы
чаклары!» – дип тә җибәргәли әле. Уллары Толя, әнисе әйтүе буенча, унсигез
яшен тутырып армиягә изге бурычын үтәргә китеп барган. Менә шулай
башланып китте үсмернең кала тормышы.
Әй, беренче айларында кыен булды малайга Казан каласына ияләшүләре.
Уйнап-үскән авылын, туганнарын, дусларын сагынып сыкрады. Каникуллар
җиткәнен түземсезлек белән көтеп ала башлады. Элек авылдан әнисе янына
кунакка гына килә иде. Хәзер исә, киресенчә, биш вакыт намазлы булган
Зәйнетдин бабасын, үз баласы кебек назлап үстергән әнисенең абыйсы
Мәүлетдинне, аларның үз бертуганнары кебек булган биш балаларын исенә
төшереп, бичарадан-ничара дигәндәй, кешегә күрсәтмичә генә елап та
куйгалап, озак интекте ул Балчыклысын сагынып. Һич кенә дә күз алдыннан
китмәде. Хәтта нахакка аны рәнҗеткән авыл зимагурлары да күңеленә
якын тоела башлады. Менә тагын пөхтә итеп җыештырылган түр бүлмәдә
өстәл артында догалар укып утыручы Зәйнетдин карт күз алдына килде...
– Бабай, анда нәрсә дип язылган соң?
Зәйнет карт башта гарәпчә, аннан кечкенәдән төпченергә яраткан
оныгына татарчага тәрҗемә итте:
– Рабби йәссиф вә лә түгәссир сәһһил галәйнә йә раббы вә тәмлин
билхәйр!

– Бабай, ә нишләп безнеңчә язылмаган соң?
– Аллаһы Тәгаләгә шулай кирәк булгандыр, шулай иң башта язылган ул,
улым! «И Раббым! Җиңеләйт һәм авырайтма, безгә уңайлык ит. И Раббым,
һәм хәере белән тәмамла!»
Чиста-пөхтә итеп киенгән, тәһәрәтен яңарткан, сакал-мыегын төзәттергән
бабасы Зәйнет карт янында җылы итеп ягылган кышкы ызбада чисталык
бөркелеп торган түр бүлмәдә догалар тыңлап утыруы үсмер Хәнифнең
күңеленә рәхәтлек бирә. Бабасы аны гел миһербанлы, гадел булырга
өнди: «Явыз булма, улым, әшәкелек эшләсәң, икеләтә-өчләтә үзеңә кире
әйләнеп кайта, – ди. – Урамда кем белән генә очрашсаң да, сәлам бир, чит
кешеләр булса да». Кечкенә Хәниф уйга кала: «Нишләп соң, алайса, кайбер
малайларның уйлары гел явызлыкта. Кирәк-кирәкмәгәнгә дә бәргәләп-
суккалап китәләр». Әй, Хәнифнең дә әтисе Нәҗип үз янында булса, бирегә
кайтып алар белән торса! Бабасы әйтмешли, колхозда эш бетми ул. Монда
да машиналар бар бит, тәк чабып йөрер иде. Бабасына печәнен, саламын,
утынын да ташыр иде. Әйтүләре буенча әтисе икенче хатын алган, ди. Юк
шул, юк! Әй, әтисе дә биредә булса! Аңа килеп бәйләнгән малайларның
арт сабакларын укытыр иде. Ярый әле, әнисенең абыйсы Мәүлетдин бар!
Күрше малае Рөстәм:
– Аны тагын сапа малайлары кыйнадылар! – дип җиткереп кенә тора.
Абзасы, теге ике шайтан таягын су буенда тотып алып, колакларын акыртып
борган иде. Хәзер бу тирәдә сирәк күренәләр. Мәүлетдин абыйсы:
– Нишләп шул бүтәкәләргә үзеңне кыйнаттырып ятасың, нишләп
әйтмисең? – дип сорады.
– Бераз үскәч, мин үзем аларны акылга утыртам, абый! – диде
Хәниф. Әлеге шайтан таяклары, ишле булып, үзләреннән ике-өч яшькә
кечерәкләрне рәнҗетүдән тәм табалар, көчлерәкләргә өчәү-дүртәү
ташланып, дөмбәсләргә дә күп сорап тормыйлар иде.
– Каян килгән соң аларга, бабай, шул хәтле әшәкелек, явызлык?
– Иманнары булмаганга, улым. Кечкенәдән рәтле-башлы тәрбиялән-
мәгәнгә! – дип аңлатты бабасы.
Биш намазлы карт бабасы догалар укуын дәвам итә. Ул белем эстәгәндә
үсмер дә тик тормый, бабасы биргән дәфтәргә карандаш белән гарәп
хәрефләренә охшатып билгеләр төшерә, йә булмаса пирамида-һәйкәлләргә
охшаган рәсемнәр дә ясый. Бу чагында өйдәгеләр аяк очларына гына басып,
тавыш чыгармаска тырышып, шыпырт кына йөриләр. Кече якта коймак-
кабартма, бәлеш кебек нигъмәтләр пешереп, көндәгечә мәш килгән тугания
апасы, ягъни Фәүзия җиңгәсе дә, табак-савытлар шалтырап, тынычлыкны
бозмасын дип, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, гаиләсенә, авылына хөрлек,
тынычлык, исәнлек-саулык сорап догалар укып утыручы иманлы картның
игътибарын изге китаптан аермас өчен сак кылана. Нинди хөрмәт, олылау
иман ныгытып, иман өстәп утыручы аксакаллы бабасына! Шулай да тиз
сизүчән борыннарга кече яктан тәмле исләр дә үтеп керә. Догалы йорт булганга
микән, кем генә пешеренмәсен, Фәгыйлә тәтәсеме, җиңгәсе Фәүзия йә булмаса
әнисенең сеңлесе Гөлбикә апасы дисеңме, нинди генә аш-су хәстәрләмәсеннәр,
ашап туймаслык тәмле, бәрәкәтле чыга. Бабасының китап укып бетерүе була,
Фәүзия җиңгәләре ишектән башын тыгып: «Әти, әйдә, тамак ялгарга утыр, кул юарга комганга җылы су салдым!» – дип, өстәлгә өнди. Теге шайтан
таякларының да явызлыклары онытыла, рәхәт аңа туганнары арасында!
Ә менә авыл явызларыннан котылып, шәһәргә яшәргә килгәч, күршеләре
Никита дядя явызларның явызы булып чыкты шул. Ул Гөлчирәнең улы
Хәнифне дә өнәмичә: «Прибавились тут!» – дип, ямьсез итеп каршы алган
булса, хатыны тётя Нюра исә: «Это же родной сын Гали!» – дип куйды.
– Не хватало здесь татар! – дип, гадәттәгечә тик торганнан кабат әшәке
күңелен ачып күрсәтте дә кухнядан чыгып китте. Тетя Нюра гына ире өчен
акланып:
– Исегез китмәсен, шулай ычкынгалап куя, сугышта контузия алган
булган! – дип аклана. Үзе сөйли, үзе газ плитәсе, су краны янында ут уйната.
Ул пешергән борщ, щи, солянка, рассольник кебек шулпалардан бөтен кухняга
әчкелтем ис тарала. Күрше апа үзе хәстәрләгән нигъмәтләрне: тозлаган
кәбестә, помидор-кыярны да бик еш куллана. Әллә яшь организмы витамин
сорагангамы, әлеге ашлар Хәнифнең күңелен ымсындыра. Ләкин сорап
алып ашап карарга кыюлыгы җитми. Калын толымлы, олпат гәүдәле күрше
түтәенең күңеле тыныч, Никитасы гауга күтәрмәгән йә булмаса балыкка
киткән чагында булса, бөтен әйләнә-тирәсенә мәрхәмәт белән карый. Әгәр
дә инде ире салып кайтса, гадәттәгечә сәбәп табып, гауга чыгара, фатирда
тынычлык бетә. Моңсулык, тирән сагыш биләп ала түтинең күзләрен. Эчеп
алса, ирне тыям димә. Ә бәйләнергә сәбәп табылып кына тора. Йә кызы
Ларисага: «Кайларда йөрисең син төне буе, яшь себерке?!» – дип ябырыла.
Төз гәүдәле бик килешле чырайлы чибәр күрше кызы әлеге гел кабатлана
торган гаугалардан туйган, түземлеге бетеп: «Яшәргә бирәсеңме син безгә,
хайван!» – дип ярсып кычкыра. Контузияле Никита, саңгырау булса да, көчле
тавыш белән әйтелгән ачулы сүзләрне төгәл ишетә.
– Ах, син яшь сөйрәлчек, атаңа каршы әйтәсең! – дип, фронтовик итләч
кулын күтәрә.
– Нишлисең син, Никита! – дип, һәрвакыттагыча Нюра түти арага килеп
керә. Кызына дип күтәрелгән йодрык хатынның битенә менеп төшә.
– Син ник рәтләп тәрбияләмисең аны, үзең кебек әнчек булганын
телисеңме?! Аннан татарга кияүгә чыгар! – дип, хатыны аша кызына кабат
сугарга омтыла. Ләкин күз төпләре күгәреп чыккан күрше апасы:
– Бар, чыгып кач, кызым, Әхмәт абыйларыңа барып кун! – дип үкси.
Шул ыгы-зыгыдан котылыр өчен унынчы классны бетереп йөргән чибәр
кыз өйдән чыгып шыла. Ләкин ызгыш-гауга көчәя генә.
– Синең аркада Анатолий чактан гына Фарида исемле татар калдыгына
өйләнмичә калды. Ярый әле, вакытында үзем туктатып калырга өлгердем!
Яткан булыр идегез хәзер антихристлар үрчетеп, анагызны сатыйм! – дип,
өч бүлмәле фатирны котырган тавышы белән дер селкетә.
– Җитте инде, Никита, җитте! Балаларны изүең генә җитмәгән,
күршеләрнең дә теңкәсенә тиясең. Нишләп алар ишеге төбенә төкереп-
какырып китәсең, алар сиңа нинди начарлык эшләгән соң? Бәдрәфкә
керсәләр, утларын сүндерәсең, ваннада юынырга бикләнсәләр, тәрәзәгә
үрмәләп карап йөрисең. Никита, үтенеп сорыйм, ташла эчүеңне, балаларга
да, күрше-күләнгә дә тынгылык юк, зинһар! – Ләкин эчеп-тыгынып алган,
күзләре явызланган күрше абзыйлары тыелырга уйламый да.

– Син улым Анатолийны бик әздән генә татаркага өйләндермәдең! Үзең
татарга кияүгә чыккансың, сагынасыңмыни? Хәзер кызың классташы
Җәүдәт белән очрашып йөри икән, убью всех, татарга кияүгә чыгып кына
карасын, бишенче этаждан ыргытам!
– Никита дим, үзең дә беләсең бит! Толя улымнан сөйгән кызы Фәридәне
көчләп ташлаттырдың. Ә хәзер нәрсә?
– Ә нәрсә хәзер?
– Улым армия хезмәтендә! Ә киленең бала тапты да, үзең беләсең, нәрсә
эшләп йөргәнен!
Никита, алышынган үгез күзләре белән акаеп карап:
– Нишләп йөргән инде ул? – дип сорады.
– Баласын әниләренә ташлап типтерә хәзер!
– Ә теге Фәридәң типтермәгән булыр идеме? Зато Надя үзебезнеке!
– Фәридә тәрбияле ата-ана баласы иде. Өстәвенә, мөселман кызы
булуына карамастан, улыңны чын күңелдән сөйде. Ә Надя бит аны яратып
чыкмады, ир исеме кирәк булганга гына ризалашты. Анатолий белсә,
нишләр инде, җанкисәгем! Асылынып үлә бит ул бу мәсхәрәдән! Фәридә
белән аларны Ромео белән Джульетта дип йөртәләр иде, – диде бәхетсез
хатын. Үсмернең күрше апасын кызганып күңеле сыкрады.
– Җитте, карт себерке! Син генә балаларны аздырып бетердең! Теге
татардан туган көчек Әхмәтеңнең эзе дә булмасын биредә! Бик сагынсаң,
үзең барып күрерсең! – дип ярсудан акылын югалтып барган күрше абзые
өстәлдән фарфор тәлинкәне алып бәрде, ахры, нәрсәләрдер челпәрәмә
килде. Ә күрше бүлмәдә утырган Хәниф, үз бүлмәләрендә тын алырга
да куркып, гаугадан өне китеп, бирегә генә бәреп кермәсә ярар иде дип
борчыла. Хәтта вакыт-вакыт үзенең татар булып тууына үкенеп тә куя.
Бабасының Балчыклы авылында тыңлап үскән догаларын авыз эченнән
генә кабатлый: «Хәсбүнәлләһу үә нигъмүл-үәкил», – ди, ягъни: «Безнең
иманыбыз – Аллаһы, ул иң күркәм вәкилдер!»
Күршедәге тавыш кульминациясенә җитә. Тетя Нюраның: «Үләм, үләм,
үләм, нишлисең, кабахәт!» – дип чәрелдәп, үксеп-үкереп елаганы ишетелә.
Хәниф исә куркуыннан карават астына кереп качардай була. Күрше апасы
кыйналудан әрнеп бар көченә: «Помогите, помогите, үтерәләр!» – дип
кычкыра. Мәрхәмәтле хатын бик кызганыч аңа! Ләкин җиденче класс
баласы Хәниф аю хәтле, зур бүксәле, симез, битен сипкелләр баскан
бәндәне нишләтә алсын? Күрше бүлмәдә ызгыш дәвам итә. Акылын
җуйган абзыйны инде беркем дә туктата алмый. Бөек Ватан сугышында
катнашкан, үзен татар иптәше үлемнән алып калган контузия зәхмәтле
дәдәй айга ике-өч мәртәбә гауга куптара, вәхшиләнә. Трагедиянең ахыры
гадәттәгечә тәмамлана. Кызы Лариса милиция чактырткан булып чыга,
бу юлы да Никитаны аяк-кулларын каерып бәйләп, көчкә сөйрәп алып
чыгып китәләр. Бу галәмәтләр айдан айга кабатлана, дәвам итә. Ләкин
абзыйны казаматта да озак тотмыйлар, сугыш ветераны дип, айнуга кире
өенә чыгарып җибәрәләр. Кызлары Лариса гына: «Әни, ник түзәсең, ничек
терпишь син аны, аерыл да аерым торыйк, иртәме-соңмы үтерәчәк ул безне!
Җүләр бит ул!» – дип әрнеп елый.
Салкын чырайлы булса да, нинди матур гәүдәле, матур йөзле, чибәр шул күрше кызы. Әгәр йөзендә иман нуры да булсамы! Ни кызганыч, иманга
урын калдырмый шул явыз Никита! Фатирларында кызлары оятыннан
башын иеп йөрсә, табигате белән ягымлы күрше хатыны тётя Нюра: «Ой,
простите, пожалуйста, этого дурака! И вам, и нам бернинди тынычлык
юк!» – ди. Хәниф күзләре күгәреп чыккан ханымны бик кызгана. Никита
язын-көзен балык тотарга чыгып югалгач кына, коммуналь фатирга
тынычлык иңә. Күрше апасы белән әнисе Гөлчирә, чөкер-чөкер килеп,
тәмле ризыклар пешерәләр дә, бер-берсен сыйлашып, сөтле чәйләр эчеп,
эч серләрен сөйләшеп, рәхәтләнеп яшәп калалар. Өч бүлмәле фатир ике
хатын-кыз тудырган җылылыктан балкып тора.
Шулай итеп Никита дәдәй, кыш буе әзерлек эшләре алып барып, ел
саен ике-өч айга балык тотарга чыгып югала. Күрше абзыйның җыенуы
шуннан гыйбарәт: ул искерә барган ипи телемнәрен киптерә. Аннан...
Хәнифләр каты итеп һинд чәе эчәргә яраталар. Бу галәмәт аларның чордан-
чорга, гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга тапшырыла, күчә килгән.
Авыр эшләр: печән чабу, утын яру, бура күтәрү, җир сөрү кебекләрен
башкарганда, әлбәттә, мөмкинлек булганда, татар сусауны басар өчен
әйрән, кымыз йөрткән. Тик чәйне даими кулланган, чәй көндәлек эчемлеккә
әйләнгән. Бәйрәм табынында да, килгән кадерле кунакларга иң беренче
ошбу шифалы, тереклек сәләтен күтәрүче сыеклыкны китергәннәр. Ул
мәҗлескә чакырылучыларның юлда арганлыкларын таратып, кәефләрен
күтәреп җибәрер өчен дә файдалы булган! Зәйнет бабасы сөйләве буенча,
хәтта һинд, кытай чәенә кытлык булганда да, чәйсез тормаган татар халкы.
Кырдан, тау сыртларыннан кырка үләне җыеп эчкән, аны «капур чәе» дип
тә йөртәләр икән... Русларда ул «иван чәй» дип атала ди. Чөнки Россия аны
Европага тонналап, вагонлап сатканга, андагы җирле халык аны шулай
итеп «Иван чәй» дип атый башлаган.
Никита дәдәй күршеләренең бик еш чәй эчкәнлеген, иске чәйнең
түберләрен чүп чиләгенә түккәннәрен күреп, үсмер Хәнифкә: «Син ул чәй
түберләрен юкка ташлыйсың! Ул балык тотарга бик файдалы. Мин аны ипи
белән изеп, йомарлап суга ыргытам да, шуның исенә балык җыела! Менә
мин тәрәзә төбенә эмаль кәстрүл куям, җыя барыгыз шуңа!» – дип үтенгәч,
әнисе дә, Хәниф үзе дә чәй чүбен шул савытка җыя башлады. Күрше абзасы,
балыктан кайтач, күчтәнәч итеп корбан, судак, табан балыкларыннан
өлеш чыгаргалый. Ире күрмәгәндә Нюра түти тагын өстәп тә бирә әле:
«Галя, менә ал, юкса барыбер бозылып бетәчәк, яхшылап тозлап куй син
аны, киптерегез!» – ди. Әлбәттә, Гөлчирә ханым да аның яхшылыкларын
беркайчан да онытмый. Авылга кайтып, җиләк, чикләвек җыеп килсәләр
дә, сөт оетып, корт кайнатсалар да, бәлеш пешерсәләр дә, күчтәнәч итеп
өлеш чыгара. Никита дәдәй югалып торганда ике күрше ахирәтләр кебек
аралашып, дус булып яшиләр. Нюра түти аңа бөтен эч серләрен, тормышын
сөйләп, күңелен бушатырга ярата иде. Галя күршесеннән гайре тагын
кемгә җанын ачсын инде ул ике бүлмәләре белән кухня арасында гына
йөреп гомерен үткәргән бәхетсез рус хатыны. Дөрес, вакыт-вакыт кибеткә
азык-төлеккә чыгып кергәли. Дары заводының үзендә эшләмәсә дә, Нюра
түтигә хезмәт хакы түлиләр иде, чөнки ул үзләренең бишенче каттагы 45нче
фатирга урнашкан кунакханәнең чисталыгын да карый, шул ук вакытта пороховой, ягъни дары җитештерү заводына килгән зур кунакларга табын
да, сый-нигъмәтләр дә хәстәрли торды. Эшкә ерак йөрисе дә түгел, хезмәт
урыны күрше фатирда гына. Сугыш ветераны Никита дәдәй дә, җаен табып,
килүчеләр янына кереп чыккалый, эчемлекләрен дә чеметкәли. Аннан соң
трофей баянын күтәреп кереп, сыздырып уйный, баритон тавышы белән
җырлап та җибәргәли. Ул күбрәк хәрби-фронт җырларын еш яңгырата
иде. «Только пули свистят над головой!», «Мать ждёт сына» дигәннәре дә
ишетелә. Соңыннан кәефләнеп чыккан күрше абзасы: «Менә шулай яшәргә
кирәк, күрдегезме, нинди зур начальник түрәләр белән утырдым!» – дип,
масаебрак, мактаныбрак та җибәргәли. Аннан Хәнифнең дә гармунда
уйнаганын ишетеп белгәнгә: «Әйдә, татарчук, ничек уйнарга икәнлеген
өйрәтәм мин сиңа!» – дип, кәефе күтәренке булганда бүлмәләренә чакыра.
Әйбәт уйный иде дәдәй! Үзе татарларны сөймәсә дә, җырларын башкара
тагын. «Хуш, авылым»ны да, «Бик ерактан идек без» һәм башкаларын
да оста итеп сыздыра! Хәнифкә ул: «Кирәк-кирәкмәгәнгә болгатма
төймәләрне, чиста уйна, тиешлеләренә генә бас, юкса монда ботка килеп
чыга синең!» – дип тә киңәшләрен биргәли.
Тора-бара, бигрәк тә бокс белән шөгыльләнә башлагач, күрше абзасы
аңа тагын да күбрәк игътибар итә. «Вот даёт татарчонок!» – дип, җилкәсенә
сугып киткәли. Кайбер чакларында: «Улым Толик армиядән кайткач,
күрсәтәчәк әле сиңа! Ул – көрәшче, күтәрә дә бәрә сине, баһадир минем
улым! Тотса, өзә инде!» – дип, яртылаш чынлап, яртылаш шаяртып әйтеп
куя. Үсмер Хәниф тә төшеп калмый: «Ул кайтканчы мин үсәм, ныгыйм
әле!» – дип куя. «Ну, молодец, татарчук!» – дип күз кысып елмая да, зур
гәүдәсен, олы бүксәсен тырпайтып, горур гына үтеп китә. Анысы аның
кәефе күтәренке, җене котырмаган чагында була. Ә яхшы халәте Петров
паркы бакчасында шахмат уйнап җиңеп кайтса йә кунакханәгә килгән
клиентлар белән җырлашып утырса гына туа. «Кыр уртасында ялгыз каен
утыра, аның моңсулыгы күңелләремне тутыра!» – дип сузып җибәрә абзый.
Тик Хәниф кенә пошаманда, эченә шом керде аның. Әгәр дә улы Толик та
дәдәй Никита кебек дуамал, явыз булып чыкса, көн бетәчәк икән биредә.
Әнисе Гөлчирә:
– Тётя Нюра елаплар сөйли, яраткан кызы Фәридәгә өйләндермичә
үзебезнең кавемгә беректерде бит баланы! Сиңа сер итеп кенә әйтәм,
Галя күршем-җанкисәгем, тик тормый, ди, бит киленкәй! Безгә килеп тә
караганы юк! Кемдер аның галәмәтләрен Толикка җиткергән инде! Тегесе
кайтуга ук аерам дип хат салган. Инде Никитага да әйттем: «Сыярбыз әле,
мәйтәм, бирегә оныгыбыз Оксана белән килеп торсыннар, күз-колак та
булырбыз, – дип, сөйли-бушана, күз яшьләрен түгә. – Фәридәкәйгә
өйләнгән булса, ничек бәхетле булачаклар иде. Өзелеп-өзелеп сөйде бит
ул аны! Татарча җырларга, сөйләшергә дә мәхәббәте аркасында өйрәнде.
Әле ислам дине кабул итәргә дә йөрде. Менә шундый ул балакаем!
Дус-ишләре дә күбрәк сезнең кавемнән аның. Никита карт җүләр генә
җанын алды балакаемның. Өйдә ызгыш чыкса, беренче иремнең туган
абыйсы Әхмәтләргә кача иде. Менә, Галя җаным, бер генә рәхәтебез дә,
бәхетебез дә юк инде. Сиңа сер итеп кенә җиткерәм, безнең җүләр Никита
балыкка киткәч, Фәридә кызымны кунакка чакырам әле. Күрсәң аның матурлыкларын, сылулыкларын, исең китәр! Тәрбияле, тотнаклы... – дип,
күрше хатыны әрнеп кабат елый: – Улым кызганыч!
Кухняда кызы Лариса пәйда була. «Әгәр белсә, бәреп үтерәчәк,
мамань!» – дип, әнисен битәрләп куя. Нюра түти аңа җитди карап:
«Ахирәтләреңә чәчмәсәң, каян белсен, ди, ул аны! Шуларга мактануың
була, бөтен Казанга чәчелә инде, Галя, бар яңалык! Фәридәнең киләчәген
ләм-мим, кызым! Күрәсем килә, сагындым!»
Чираттагы шимбә көнне әни миңа шыпырт кына: «Бар, кухняга чыгып
кер, Фәридә апаң килгән, ул матурлыгы инде, фәрештә кебек!» – димәсенме!
Димәк, әлегә хәтле мин күреп белмәгән Толик абыйның сөйгән яры килгән!
Әни шунда: «Чәй кайнатырга куйган бул, югыйсә махсус чыккан кебек
килеп чыга!» – дип тә кисәтә. Уңайсыз икәнлеген аңласа да, гүзәл Фәридә
апасын күрәсе килүе, аларның язмышлары өчен борчылулары да аны,
ирексезләп булса да, аш бүлмәсенә этәрә.
– Исәнмесез, чәй генә куеп җибәрмәкче идем, извините! – дип, чит
апаны күзли.
– Бу – Галяның өлкән малае. Бик тырыш, үзе спортсмен, үзе гармонист,
– ди күрше апа, яртылаш русча, яртылаш татарча.
...Калын бөдрә, шомырт кара чәчләре дулкын кебек җилкәсенә таралып
төшкән, кара кашлы матур апай, урыныннан торып: «Исәнмесез!» – ди.
Нур балкытып торган күзләренә багып сихерләнә үсмер. Оялып, башын
аскарак ия, ләкин сылу, зифа буена сокланудан тыела алмый. Нәрсәгә дип
чыкканын да оныта. Озын буйлы, соңгы мода белән киенгән бу туташ
чыннан да, сихерләде аны. «Уңайсызланма, улым, куй чәеңне!» – ди Нюра
түти, аптырап калганын күреп. Ул томан арасында калган кебек аңкы-
миңке, ничек эләкте шулай, газны кабызып чәйнекне куйды да сихергә
эләккән килеш, аш бүлмәсеннән чыгып китте. Күрше апа гына: «Чәйнегең
кайнагач, кычкырырмын, борчылма, Хәниф улым!» – дип, артыннан әйтеп
калды. Чәй кайгысымыни хәзер монда, ул бит кунак апаның сихерле күз
карашына, тылсымына эләгеп ята. Үзе әле рәтләп эшләп бетермәгән аңы
белән: «Әй, әзрәк 5-6 яшькә генә өлкәнрәк булсам, сүз катып карар идем
шул гүзәл затка. Бала-чага гына шул әле аның янында!» дип үкенеп куя.
Бүлмәләрендә Гөлчирә әнисе: «Матур бит Фәридә, шулаймы, улым?» –
дип төпченә. Хәниф күңеленә кереп оялый башлаган кунак апасы турында
ис-хисләреннән айнып китеп, «Ярый инде!» – дип кенә куйды. «Әллә кем
булдың инде син дә атаң кебек!» – диде әнисе, икенче хатын белән яшәп
маташкан Нәҗип әтисен кабат искә алып.
Тагын дүрт айдан әнисе белән үги әтисе Фәрит энесе белән аңа сеңелкәш
алып кайттылар. Аның исеме инде күптән билгеле иде. Фәридә атлы ул
хәзер. «Менә бераз акча җыйдык та сезгә сеңелкәш алып кайттык әле», –
диде үги әтисе. Энесе Фәрит абыйсы Хәнифтән унике яшькә кечерәк, өч
кенә яшь әле аңа! Кәбестәме, бәрәңге арасыннанмы тапканнар, торналар
очып алып китергәнме – барыбер аңа. Ә Хәнифне инде юк-бар белән генә
алдый алмассыз! Белә ул балаларның каян килеп чыкканлыкларын! Күреп
тормаса да, ишетеп белә!
Тышта кояш нурларын мулдан сипкән, инде карлыгачлар-тургайлар оя
корып, бала чыгарган, сулы күлдәвекләрдә чыпчык-күгәрченнәр тәһәрәт алып коенган май ае башланды. Хәнифләрнең дәүләт имтиханнарына
әзерләнеп йөргән чаклары. Өстәвенә, дусты, классташы Илгизәр Хәсәнов
белән театр училищесына имтихан бирер өчен мәсәл, шигырь, берәр проза
әсәреннән өзек тә ятларга, өйрәнергә кирәк. Әнисе аңа көн саен диярлек:
«Ташла ул боксыңны, ике күзең генә утырып калды бит инде. Авырлык
ташлыйм дип, айлар буе ач йөрисең, иң мөһиме: имтиханнарыңа әзерләнер
идең кеше балалары кебек!» – дип, гадәттәгечә нотация укып ала. Хәниф:
«Ярар!» – дип кенә куя да, спорт сумкасын җилкәсенә асып, чыгып сыза.
Түзәргә кирәк! Ничек тә түзәргә! Рашат Хөсәеновичның сүзен суга салып
булмый бит инде. «Яшел Үзәндә үткәреләчәк турнирга барып кайтыйк та
соңыннан ныклап имтиханнарга әзерләнерсең», – дип үтенде. Бармыйча
да булмый, иптәш малайлар алдында да уңайсыз, бер команда бит алар,
Казанның данлыклы «Локомотив» командасы. Тик менә бу авырлыгы белән
нишләргә? Аптыраган инде, һич кенә дә 54 килограммдагы категория-
үлчәмгә төшеп булмый. Көн аралаш диярлек 1 Май тукталышындагы
шәһәр мунчасына барып, ләүкәнең түренә менеп, икешәр сәгать чабына,
гимнастика ясый, соңыннан башына калын сөлге урап, аякларын кайнар
суга тыгып утыра. Инде авызында төкерерлек тә сыеклык калмады, Хәниф,
бөтен ихтыяр көчен җыеп, үсеп маташкан организмы белән көрәш алып
бара. Барыбер алга китеш юк. Организмы бөтен булган ресурсларын
чыгарып бетерде кебек. Юк, бүген үк әйтергә кирәк, Рашат Хөсәеновичка,
54 килога төшә алмыйм, 57 килолы үлчәмгә күчәм дип. Сүксә сүгәр, залдан
куса куар, барыбер әйтәм, бүген үк җиткерергә кирәк! Шимбә көнгә күп
калмады бит инде.
Орыш буласы көнне Хәниф җиңелчә генә күнегүләр ясар өчен, иртә
таңнан торып, үзенең гадәттәге маршруты буйлап йөгереп керергә булды.
Ул, Бишбалта бистәсеннән сузылып килгән тимер юл кырыена төшеп,
Аракчинога таба ыргылды. Өске якта нарат-чыршы агачларына күмелеп
утырган чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган дары
заводының биләмәләре. Шулар арасыннан кызыл погонлы, Калашников
автоматлары таккан солдатлар әрле-бирле йөренә. Котырып өргән
овчаркалары явызларча сәлам биреп кала, ярты чакрым саен биек каланчалар,
аларда да сакчылар, тирә-якка күз салып, астагылар белән кычкырышып,
гәпләшеп торалар. Каланчаларның өсләрендә төнге караңгылыкны айкар
өчен зур электр прожекторлары тора, нык саклана хәрби завод. Хәниф
гөмбәчеләр, җиләкчеләр салган сукмактан агач араларыннан чабуын белә.
Бер егерме минутлап йөгергәч кенә туктап, гимнастика ясап, тәнен язып ала.
Көннән-көн яшелләнә, ямьләнә барган урман эчендә шатланышып кошлар
сайрый, бөҗәкләр колак төбендә сирәк-мирәк булса да безелдәп куя. Ун-
унбиш минуттан инде кайтыр уңайга кирегә чаба. Ул, үткән елгы коелган
нарат-чыршы күркәләренә басмаска тырышып, сикереп-сикереп үтә. «Тиз
генә юынып алырга да сәгать ундагы электричкага өлгерергә кирәк! Ярыш
үзе сәгать бердә башлана. Минем авырлыкта кемнәр бар икән соң Яшел
Үзән командасында? Бу орышлардан котылсам, рәхәтләнеп бер туйганчы
айлар буе җыйган сусавымны басар өчен чишмә сулары эчәр идем!» – дип
хыялланып куя үсмер.
Хәниф, үз заманына хас булганча, үзенә күрә блатнойларча киенеп йөри. Ул гына түгел, аларның барлык командалары да шундый өс-баш
булдырырга тырыша. Чингачгук турындагы фильмнарның аншлаглар
белән барган чоры. Күн эшләпәләр, ковбойларныкына охшатып тегелгән
чуклы чалбарлар, индеецларныкын кабатлаган җиләннәр һәм, иң
мөһиме – синең кемлегеңне башкалардан аерып торган киң бил каешлары.
Бу инде синең чын егетлегеңә басым ясый. Хәтта Казан каласының иң
хулиган-зимагурларын да тукталып калырга мәҗбүр итә. Башта ул боксёр
аяк киемнәрен, трусы-майкасын җайлап сумкасына салды, аннан «капа»сын
сабын савытына куйды, капкачын япты. Кулына чорный торган метр
ярымышар эластик бинтларын, сөлгесен барлады. Чыгып китәр алдыннан
әнисенә: «Пока!» – дип кычкырды. Аш бүлмәсендә нәрсәдер мәтәштереп
яткан Гөлчирә ханым кулларын тастымалга сөрткәли-сөрткәли килеп
чыкты. «Ярый, бар әйбәт кенә, карап кына йөр. Йөрисең шунда үзеңне
имгәттереп!» – дип сукранып калды.
Кыяфәте аның, чыннан да, теге Чингачгук фильмындагы индеецлар-
ныкыннан бер дә ким түгел бүген, өстендә җылы озын җиңле тельняшка,
аннан күн җиләнен элде. Чалбары да ян-якларына чуклар асылындырып
тегелгән. Аны калын офицерлар каешы белән эләктереп куя. Бигрәк тә
егетнең күн жилетына үткән-барганнар кызыгып карап кала. Чөнки ул
чын индеецларныкы кебек, төймәләр урынына алкалар гына эленеп тора.
Шуларны тасма каеш белән генә эләктереп бәйлисең дә вәссәлам. Алар
командасында да, ишегалларындагы, тирә-юньдәге иң блатнойларында да
юк мондый җилән! Шуңа күрә дус-ишләре, кызлар янына очрашуга барырга
булса, аның бу фирменный киемен сорап алып торалар. Хәтта дусты
Искәндәр Фәсәхов: «Өч бәясен түлим, сат миңа!» – дисә дә, «Үпкәләмә,
дустым, апа бүләге ул, кирәк чагында биреп торам бит!» – дип, тәкъдимен
кире какты.
Алар килеп төшкәндә Яшел Үзәннең мәдәният сарае умарта оясы кебек
гөж килә иде. Хәниф тә, башкаларга ияреп, исемлекне карарга тотынды.
Ул үзенең фамилиясен шәйләп алгач, аңа каршы орышачак спортчыны
ачыклады. Көндәше булып исемлектә Шакиров Радик тора иде.
Казан командасы, үзләренә бирелгән чишенү бүлмәсенә кереп, туарыла
гына башлаган иде, кемдер тәвәккәл генә: «А кто у вас Садриев?» – дип
сорады. Хәниф кем икән бу дип борылып караса, сораучының рәвеш-
кыяфәтен күреп, бик әздән генә: «Ни фига себе!» – дип ычкындырмады.
Аның каршында чын индеец кыяфәтле каратут чырайлы үсмер басып тора
иде. Башында чын ковбойларныкыдай киң кырлы эшләпә, җиләне чүпрәктән
булса да, чуклар асылынган. Иң гаҗәпләндергәне – аягындагы биек үкчәле
тупас ботинкалар, каян тапкан диген. Әйтерсең лә бу бәндә Яшел Үзәннеке
түгел, көне-төне аншлаг белән барган «Чингачгук – зур елан» дигән фильмнан
килеп төшкән. Бер мәлгә югалыбрак калган Хәниф тавышына үзе дә тәвәккәл
тоннар бирергә тырышып: «Мин Садриев!» – диде. Теге исә масаебрак: «Со
мной будешь!» – дип, кара күзләре белән үтәли тишеп карады да горур гына
атлап чыгып китте. Аңа ияреп йөргән биш-алты иярчене генә бер мәлгә:
«Бетәчәкләрең алда әле синең!» дигәндәй караш ташлап, кызганган иттеләр
дә, борылып, көтүләре белән абруйлы дуслары артыннан китеп бардылар.
Авыр үлчәмдә сугышучы, озын буйлы, чандыр, ачык зәңгәр күзле Володя Макаров: «Хәниф, покажи-ка ему, как казанцы бьют, удары у тебя мощные,
не дай ему очухаться!» – дип, көч биреп куйды. Юдино «Локомотив»ы
тренеры, тимер юлчылар арасында ике мәртәбә Европа чемпионы булган,
57 килограмм авырлыктагы Андрианов бүген аның секунданты иде. Ул әле
булып үткән хәлне башларыннан чыгарып ташлатыр өчен: «Разогревайтесь,
давай, Ханиф, ты уже в четвёртой паре! Делай небольшую гимнастику, потом
немножко на лапах поддержу!» – дип, бөтен уй-хисләрен эшкә юнәлдерде.
Рингка чыгарга санаулы гына минутлар калып барганда, тагын ике чит
үсмер аның янына килеп: «Ә син беләсеңме соң Шакировның өч мәртәбә
Яшел Үзән, Волжск, Канаш чемпионы да икәнлеген?!» – дип коткы салырга
тырышып сөйләнеп киттеләр. Хәниф үзенең үткен күзе белән көндәше
Шакировны эзләп тапты. Ул сары гына башлы бер кызыйны кочагына алып,
аның ягына күз салып, сынап, күзәтеп тора иде. Хәниф аңа юри күз кысып,
елмаеп куйды. «Менә ни өчен провокацияләр ясап маташа икән, кызы янында
оятка калудан курка. Димәк, шүрлисең миннән, Шакиров! Бик шәп, хана сиңа
бүген, көт тә тор!» – дип, усал итеп уйлап куйды «Локомотив»лы.
– Ул сиңа, менә күрерсең, шундук атакага ташланачак, уң кулың
белән бөтен көчеңә турыдан иягенә сугып каршы ал! Ударың нык синең,
иягенә ике-өч мәртәбә эләктерә алсаң, чәчелеп тә китәчәк! – дип, соңгы
киңәшләрен бирде аңа абруйлы Андрианов. Чыннан да, остазының сүзләре
дөреслеккә туры килде. Шакиров үзен күрсәтер өчен калай әтәч кебек
ташланды. Хәниф, тренеры кушканча, бар көченә уң кулын көндәшенең
иягенә томырды. Тегенең буыннары йомшарып, аякларына хәтле сыгылып
куйды. Ринг тирәсендәге иярченнәре генә: «Кыйна аны, Радик, яткыр
рингка!» – дип куәтләп торалар иде. Каты тукмак эләккән Шакиров хәзер
саграк кылана башлады. Тиздән Хәниф инициативаны үз кулына алды.
Алга ике адым атлап, тулысынча якынайды да сул кулы белән көндәшенең
эченә сугам дип ыргылды, шул мизгелдә бар көченә финт ясап, уң кулы
белән әлеге дә баягы иягенә томырды. Бөтен ачуын салып бәрде ул бу юлы.
Көндәше тезенә утырды. «Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты!» – дип санады
рефери. Шакиров урыннан торды, чаттан аңа пеләш башлы секунданты:
«Соберись, давай, чәчелмә, анаңны сатыйм!» – дип кычкырса, иярченнәре
исә көтүләре белән: «Бей его, бей! Манчы аны, Радик!» – дип чәрелдәшәләр
иде. Андрианов шәкертенең колагына: «Заканчивай, давай!» – дип әмер
бирде. Көндәше хәзер артка чигенә. Ниһаять, Хәниф аны чатка терәп,
турыдан дүрт удар чәпегән иде, сыгылды да төште Яшел Үзән чемпионы.
Секунданты, сугышны туктатуны сорап, сөлгесен рингка ыргытты.
Шунысы да кызыклы: Хәниф тиз генә душ кереп, киемнәрен алыштырып,
иптәшләренә көч бирергә дип чыккан гына иде, теге провокатор үсмерләр
килеп: «Молодец!» – дип кулын кысып киттеләр. Халык көчлеләрне ярата
шул.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев