Хәчтерүш (романның дәвамы)
Театр училищесында дәресләре бетүгә, шәкерт трамвайга утырып, Пләтән төрмәсе янында үз йортлары белән яшәүче Галимҗан агалары тарафына китеп барды. Техника дыңгырдаган тавыш астында уйга чумып, ничек Резидә туташны котлаячагын, муенсаны тагачагын күз алдына китерде.
***
Резидәсе яз көне яңа гына унҗиде яшен тутырган иде, шуны русчалатып
әйтсәк, «узкий круг» кына җыелып билгеләп үтәргә ниятләделәр. Ач
чырайлы Хәниф тә бу мәҗлескә чакырулы булды. Туганнан туган абыйсы
Каюмнан: «Резидәнең туган көне, акча биреп торалмассың микән?» – дип
үтенде. Агасы аңа Ленин башы төшерелгән кызыл буяулы унлыкны сузды.
Шәкерт нәрсә аласын күптән чамалаган иде. Курсташ кызлары белән
киңәшләшкәч, бүләкләр кибетенә барып, 6 сумга яхшы хушбуй, дүрт
тәңкәсенә муенса сатып алды, чия төсендәге түгәрәк теземнәрдән торган
муенса кояш нурларында йалт-йолт килә. Сөйгәненең шуны таккач көзге
каршында сокланып, көязләнеп торачагын күз алдына китереп, сөенеп
куйды. «Резидәгә бу дөньяда Хәниф тә бар икәнлеген гел, даими исенә
төшереп торсын! Рәхмәт Каюм абыема хәерче студент халкына даими
терәк булганы өчен!»
Театр училищесында дәресләре бетүгә, шәкерт трамвайга утырып,
Пләтән төрмәсе янында үз йортлары белән яшәүче Галимҗан агалары
тарафына китеп барды. Техника дыңгырдаган тавыш астында уйга чумып,
ничек Резидә туташны котлаячагын, муенсаны тагачагын күз алдына
китерде. Соңыннан аңа баян тоттырачаклар. Ул сөйгәне хөрмәтенә бер генә
җырны – «Бөрлегәнем, бер генәм»не башкарачак.
Ләкин аны әле биредә көтелмәгән сюрпризлар да сагалап торган икән.
***
Соңгы тукталыш – «Точмаш», аннан соң да әле тагын җәяүләп, бер ярты
чакрымны үтәсе бар. Юл өстендә азык-төлек, хуҗалык һәм керосин сату
кибетләре кала. Шуннан соң тимер юлны аркылы чыгасың да Пләтән төрмәсе
белән янәшәдә Резидәнең апалары яшәгән йорт. Әлеге кибет тирәсендә көн
буена диярлек халык агымы кайнап тора. Бу тирәдә бүтән сатып алу нокталары
юк, булсалар да – еракта. Шуңа күрә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә
йөрүчеләр биредә гел ишле. Ял көннәре керосин алырга чират сузылса,
азык-төлекнекендә исә көн саен диярлек ыгы-зыгы. Кайчагында ул, әгәр дә
кибеткә дефицит товар китереп бушатсалар, гаугалы чиратка да әйләнә. Һинд
чәе, яхшы сортлы колбаса, уылдык, ит тушёнкалары, затлы тортлар пәйда
буламы, әллә очар кошлар хәбәр итеп өлгерә микән, шундук елга буе чират
сузыла. Һинд чәе кулга унар гына кап бирелгәнгә, кайберләре бөтен гаиләләре
белән, хәтта яңа гына тәпиләп киткән сабыйларына хәтле ияртеп килеп,
диңгез дулкыннары кебек чайкалган-айкалган чиратка басалар. Этеш-төртеш,
ачуланышулар, үпкәләшүләрдән торган киеренкелек, ягъни драматургия еш
булгалап тора. Бүген андый шау-шулы халык төркеме күренмәде. Шулай
да бакалея кибете төбендә тормыш әле дә гөж килә. Әнә бер сәрхүш кибет
төбендә үк тәгәрәгән. Эшләпәле абзый ике шешә аракы күтәреп килеп чыкты.
Шул тирәдә акча санап торучы егеткә: «Рифкать, барып хатынына җиткерегез
әле, тагын дуңгыз булган бит Хәерҗан, югыйсә тагын айныткычка төяп алып
китәчәкләр үзен! – дип мөрәҗәгатъ итте. «Яхшы, Әнвәр Хөрмәтович, әйтербез,
хәзер кибеткә генә кереп чыгабыз да!» – дип, ризалыгын белдерде әлеге егет.
Теге эшләпәле адәм кибет каршында торган «Москвич»ын кабызып китеп
барды. Ахры, берәр җитәкче кисәгедер. Хәниф, азык-төлек кибетенә кереп, бер шешә шампан шәрабы генә алырга ниятләгән иде, теге ике иптәш аны
шәйләп алып, кара бөдрә чәчле, озын буйлысы: «Братан, егерме тиен акчабыз
җитми, биреп торалмассың микән?» – дип теләнде. Студентның андый гына
мөмкинлеге бар иде, ул кесәсеннән егерме тиен чыгарып, аңа сузды. «Рәхмәт,
братан, икенче күрешкәч кире кайтарырмын, гаеп итмә! Мин – Рифкать, ә синең
исемең?..» – дип сорады.
– Хәниф мин!
– Болай күргән-белгән кешегә охшамагансың, берәрсенә килдеңме әллә?
– Әйе, Галимҗан абыйларга!
– Теге Пләтән төрмәсе янындагымы?
– Нәкъ шулай.
– Үзебезнең кеше, алайса. Сәлам әйтерсең аңа, без бер мәктәптә укыган
идек, ул өч яшькә олырак, беләм-беләм Галимҗанны!
– Ярый, егетләр, мин ашыгам, пока, – дип шәкерт кибеткә кереп китте.
Биш-алты минут та үтмәгәндер, кире чыгып, портфелен селки-селки,
шампан шәрабын кулына тотып тимер юлга таба юнәлде. Тимер юлга
җитәргә бер илле метрлар кала куаклар булып, тал, өрәңгесе, каяндыр,
ничектер тишелеп чыгып үсеп чыккан куралар арасыннан кинәт ике бәндә
калкып чыкты. Шапшак чәчләре укмашып каткан, алама гына киенгән
берсе: «Тәңкәләреңнән безгә дә бераз өлеш чыгар әле!» – димәсенме?!
Икенчесе бәләкәй генә өтек бер бәндә, ярты метрлап булыр, арматура
тоткан, шуны буш кулына бәргәләп, кисәтү ясап тора.
– Сез кирәкмәгән, сезнең өчен начар бетәчәк уен уйныйсыз, уйлап
бетерегез!
– Син нәрсә, куркытмакчы буласыңмы әллә?
– Кисәтәм генә!
– Кем соң син шулкадәр?
– Альберт Әхәтовтан сорагыз. Әйтер ул сезгә!
– Әллә теге боксёр Альбертмы?
– Шул үзе.
– Башта ук әйтәсең бар иде! – дип, тегеләр артка чиктеләр. Спорт остасы
Альберт Әхәтов шушы тирәдәрәк тора иде. Теге ике юлбасарның бу исемне
ишетүләре генә булды, кикрикләре тиз шиңде. Хәниф тагын бер кат бокс
белән шөгыльләнүенә һәм келәмдәшләре күп булуына сөенеп куйды.
Кайчагында абруйлы иптәшенең исемен генә әйтү дә ярап куя... Әлбәттә,
аңа бу ике бәндәне җир белән тигезләргә ике-өч минут вакыт та җиткән
булыр иде. Майның шундый кояшлы, матур, өстәвенә сөйгәненең туган
көнендә бәргәләшеп яту бик үк урынлы булмас. «Аллага шөкер, җиңел
котылдым!» дип нәтиҗә ясап куйды ул.
***
Ишегалдында шашлык кыздырырга җыенып йөрүче Галимҗан агасы:
«О-о-о, әйдә-әйдә, Хәниф туган!» – дип, киң итеп елмаеп, кул биреп каршы
алды. Комлыкта уйнап маташкан ике бала да яннарына чабып килделәр.
– Ягез әле, Хәниф абыегыз белән күрешегез! – дигәч, биш-алты яшьлек
малайлар авызларын ерып кул бирештеләр. Хәниф аларны: «Молодцы,
егетләр!» – дип мактады. Айдар дигән өлкәнрәге: «Ә мин үскәч, сезнең кебек боксёр булам!» – дип куйды. Кечерәк Айраты исә: «Ә мин, Хәниф
абый, космонавт булам, Гагарин кебек!» – диде.
– Шәп булачак!
– Ә сез, Резидә апа белән өйләнешкәч, бездә торырсызмы? – дип, Айдары
студентны аптырашта калдырды. Өй хуҗасы – аталары Галимҗан:
– Улым, зинһар, Хәниф абыеңның башын катырмагыз әле, кирәк булса,
бездә дә торып торырлар!
– Әй, ничек кызык булачак! – дип, сабыйлар куаныштылар.
– Ярый, барыгыз, уйный торыгыз! Без абыегыз белән шашлык әзерлик!
Оланнар исә:
– Без уйнап туйдык инде, безнең дә шашлык пешерәсебез килә! – дип
карыштылар.
– Ярый, ярый, балалар, әнә Хәниф абыегызга булышыгыз! Ул утын
ярыр. Сез аны мангал янына ташып куярсыз. Мин хәзер итне алып чыгам,
кызларга синең килгәнеңне дә хәбәр итәрмен, – дип, веранда ишегенә
юнәлде. Айрат белән Айдар гына:
– Ура, без дә шашлык пешерәбез! – дип сикерештеләр.
Студент егет, мунча кырыендагы утын өеме янына килеп, балтаны
кулына тоткач:
– Сез, балакайлар, читкәрәк китеп торыгыз, кырыйгарак, мин хәзер ярам,
аннан соң сез килеп алырсыз да мангал янына илтеп куярсыз! – дип кисәткәч,
башлаган эшне дәвам итте. Бераздан баскычтан уймак кебек авызын ерып,
тулган ай кебек балкып, Резидә чибәркәй пәйда булды. Өстенә яшькелт зәңгәр
матур күлмәк элгән, муенына юка шарф ураган кыз: «Сәлам, Хәниф!» – дип
исәнләште. Егет, балтасын кырыйгарак куеп, каршысына китте. Кочаклап
алып, сабыйларга күз салды. Алар утын ташып маташалар иде, шуннан
файдаланып, ялт кына Резидәнең матур иреннәреннән үбеп тә алды.
– Син нишлисең кешеләр янында! – дип, кыз уңайсызланган булды.
Борылып караса, ике олан да утын пүләннәре тоткан килеш Хәнифнең
галәмәтләрен зур кызыксыну белән күзәтеп торалар иде. Кыз: – Ярый,
ярый, Хәниф, үпкәләмә, соңыннан! Чыннан да, яхшы түгел, йә, ничек
минем күлмәгем? – дип боргаланып алды.
– Искиткеч! Бик килешә, тәнеңә ятып тора!
– Рәхмәт! Җизни белән апа бүләге!
– Алайса, мин дә кечкенә генә булса да бүләгемне бирим әле!
– Юк, юк, Хәниф, табын янында! Тагын бер генә кеше килеп җитсен дә,
апа үзенең ахирәтен дә чакырган. Кичке сәгать бишләргә җитешербез дигән.
Хәзер бишенче ун минут. Ул арада беседкадагы өстәлне, шашлыкны да әзерләп
бетерәсе бар, чаптым мин, матурым, өйдә югалтмасыннар! – дип, чибәркәе
кереп тә китте. Бары тик артыннан баскычта ниндидер җылы энергетика эленеп
калгандай тоелды. Ничек рәхәт икән сине шулай яратсалар, үзең дә сөйсәң,
шундый гүзәл зат синеке булсын әле, бәхет түгелме?! Зур шатлык бу, әлбәттә!
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев