Логотип Казан Утлары
Повесть

Нәзифә (повестьның дәвамы)

Шомлы вакытлар. Тирә-ягына шайтан таяклары үсеп беткән бу ташландык баздан, чынлап та, ыңгырашкан, һәм: «Су, су бирегезче», – дигән сүзләрне ишетеп, әни кеше, бәй, бу үзебезнең кешеләр түгелме соң, безнеңчә сөйләшә бит дип, тагы да якынрак килде.

(Әсәрнең дәвамы)

Немецлар килеп, авылда яши башлауга бер айлап вакыт үттеме-юкмы,
бер көнне Нәзифә авыл артындагы әрәмәлектән учак астына ягарга коры-
сары җыеп кайтып килә иде, бакча артындагы ярымҗимерек баз эченнән
ыңгырашкан тавыш ишетеп, куркып, өйләренә торып йөгерде. Йортка кайткач
та әле, калтыравыннан сүз дәшә алмый торды. Ниһаять, әнисе, кызның
агарынган йөзен күреп һәм бер-бер хәл булдымы икән дип, шөбһәләнеп:
– Нәрсә булды? Нәрсәкәйгә бу чаклы төсең качкан? – диде. Нәзифә,
йортта чит-ят күренмәсә дә, әнисенә якын ук килеп:
– Әрем-кычыткан арасындагы җимерек базда кемдер бар. Бик каты
ыңгыраша, – дип пышылдады.
Әнисе дә бу хәбәрдән курка калды. Кем булырга мөмкин? Шундый
шикле уйлар белән, кызын йортта калдырып, үзе барып, кем булуын
ачыкларга уйлады. Кулына таяк та алды. Кем белә анда кем ятканын?
Шомлы вакытлар.
Тирә-ягына шайтан таяклары үсеп беткән бу ташландык баздан, чынлап
та, ыңгырашкан, һәм: «Су, су бирегезче», – дигән сүзләрне ишетеп, әни
кеше, бәй, бу үзебезнең кешеләр түгелме соң, безнеңчә сөйләшә бит дип,
тагы да якынрак килде. Курка-курка гына баз авызыннан эчкә караса, тәүдә
берни шәйләми торды. Соңыннан ярымкараңгы баз эчендә бөтенләй бала
гына йөзле бер совет солдаты ятканын күрде. Читтәрәк тагы шундый ук
яшь кенә солдат утырганын чамалады. Хәзер инде анысы да:
– Апа, зинһар, су бирегез, су, – дип, татарчага якын телдә ялынды.
Әни кеше тирә-ягына каранып алды. Якын-тирәдә кешеләр күренмәгәч,
баз авызына иелеп:
– Дәшми генә утырыгыз. Авылда – немец солдатлары. Озакламый
караңгы төшә. Су алып килербез. Тик, Алла хакы өчен, түзегез. Югыйсә
үзегезне дә, безне дә һәлак итәчәксез, – диде дә, баздан читкәрәк китеп,
корыган әрем, әрекмән сабаклары җыярга тотынды. Янәсе, берәр чит-ят
күз күреп калса, учак ягарга әрекмән сабаклары җыя. Бер кочак вак-төяк
җыйгач, тиз-тиз йортка кайтты.
Нишләргә? Немецлар билгеләп куйган авыл старостасына әйтергәме?
Әллә дәшми торыргамы? Старостага хәбәр итсәң, бу бала гына солдатларны
йә атачаклар, йә булмаса Германиягә озатачаклар. Бу хәрбиләрнең ни
гаепләре бар? Юк. Кеше каргышыннан Аллаһ сакласын, гөнаһ аласы килми.
Әлегә беркемгә дә әйтми торырга булды. Нәзифәне дә кисәтеп:
– Бу турыда берүк беркемгә дә дәшмә. Әйтсәң, аларны атарга мөмкиннәр.
Әйтмәсәң дә, куркыныч. Совет солдатларын качырып яткырасыз дип,
стенага терәп атачаклар. Аллам сакласын! – диде.
Караңгы төшкәч, Нәзифә белән йорт алдына чыгып сөйләштеләр. Ана
белән кыз, йорттагыларга әйтми генә, баздагы ике яралы солдатка зур гына
көршәк белән су һәм бер түтәрәм ипи төшерделәр. Өсләренә ябынырга
мунча алдындагы сәкедә яткан киезне илтеп бирделәр. Аналы-кызлы
үзләре башкарган бу яшерен эштән бик нык дулкынланып кайтып керделәр.
Ярый әле, авылда төнгелеккә ут-мазар кабызырга рөхсәт юк. Өйдәгеләр
сизмәделәр шикелле. Аларга ярдәмгә имчәк баласы да көйсезләнеп елап
алды. Нәзифә әнисе белән төнен керфек тә какмый уйланып чыктылар.
Иртән әни кеше, бер карарга килеп, кызына:

– Нәзифә кызым! Дөнья хәлен белеп булмый, син бүтән ул җимерек баз
янына барма. Син андагы Совет солдатларын күрмәдең дә, белмисең дә.
Куркыныч заманнар. Иң яхшысы: мин үзем аларга кулдан килгәнчә ярдәм
итәрмен. Алла сакласын, үзеңне Германиягә куып алып китә күрмәсеннәр.
Сине дә алып китсәләр, миңа бу мәхшәрдә сеңлең белән исән калу бөтенләй
мөмкин булмаячак.
Шулай итеп, ана кеше, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, сугышчыларны
кулыннан килгәнчә тәрбияли башлады. Бу ике сугышчы казакъ милләтеннән
булып, русчалары да ипи-тозлык кына. Нәзифә җилкәсенә тагы ике тамак
артты. Өйдәгеләр дә сизенәләр иде. Тик берсе дә бу турыда ләм-мим дәшмәде.
Кышын ашау ягы бөтенләй авырлашты. Фашист солдатларының чәчен алу
белән Нәзифә тапкан ризык кына барысына да җитми башлады. Бер көнне
Нәзифә базардан ишетеп кайтты: качып-посып кына, Украина җирләренә
баргалыйлар икән. Моннан Украина авыл-хуторларында кием-салым, келәм-
палас йә булмаса метрлы тукыма алып барсаң, имеш, икмәккә, гомумән, азык-
төлеккә алыштырып кайтырга була икән. Ул көнне үзенә иптәшкә тагы бер-ике
егет һәм кыз белән дә сөйләшергә өлгерде. Дүртәүләп, кем нинди кием-салым
таба, шуларны алып, юлга чыгарга булдылар. Тик юл бик хәтәр икән. Товар
вагоннарына утырып барырга туры киләчәк. Ә инде станцаны саклаучы немец
солдатлары күреп калсалар, ике дә уйлап тормый аталар икән. Ни булса, шул
булыр дип, тәвәккәлләделәр. Нәзифә бер-ике свитер, биш-алты метрлы товар-
тукыма алып, юлга чыкты. Башкалар да шундый кием-салып тутырганнар
иде. Ярый әле, авыл янындагы тауга менгән юлда паровоз тизлеген әкренәйтә.
Шуннан файдаланып, бер буш вагонга менеп урнаша алдылар. Алып барган
тукымаларын, кием-салымнарын ярма, каклаган ит һәм башка ризыкларга
алыштырдылар. Нәзифәнең бөтенләй уңышлы булды: капчык ук булмаса да,
хәтсез генә ярма тиде. Ике биштәргә бүлеп салып, көчкә алып кайтты. Күмер
төягән вагонда күмергә күмелеп кайттылар. Бу сәяхәтләрен дүрт-биш тапкыр
кабатладылар. Тик азаккы барганда, күрше вагондагы ир белән хатын, әллә
саксызлык күрсәттеләр, әллә тимер юл сакчылары уяу булды, тегеләрне күреп
алдылар. Ир кеше качарга чамалап торып йөгерде. Сакчыларга шул гына
кирәк. Автоматтан бер генә ут сиптерделәр. Икесе дә шундук һәлак булды.
Шул хәлдән соң азык артыннан барулар тукталды. Курыктылар. Ярый әле, яз
да иртәрәк килде.
Әнисе рөхсәт итмәсә дә, Нәзифә баздагы кызыл сугышчылар белән
ныклап танышты. Сакал-мыегын кырган бер немец табибыннан үзенә дип
йод һәм ярага сөртә торган дарулар белән ихтиол мае сорап алды. Тагын
кемнәндер бензин һәм керосин да хәстәрләде. Шулар белән эшкәрткәч,
кызыл сугышчыларның җәрәхәтләре тизрәк төзәлә башлады. Ләкин, ашау
ягы бик кысынкы булганга, сугышчыларның хәлләре юк. Җитмәсә, тазарак
сугышчы, үзенең иптәшенең авызыннан тартып алып дигәндәй, аның да
ризыгын ашаганын чамалап алды. Шуннан кыз, теге юньсезне кисәтеп:
– Иптәшеңнең ризыгына тагы да кул сузганыңны белсәм, бөтенләй
ашарга китермим. Ә бу солдатны икенче урынга күчерәм. Берүзең торып
калачаксың, – дип ачуланды.
Алай кисәтү белән генә калмыйча, бу хәлне әнисенә дә сөйләде. Шушы
хәлдән соң, тегеләрнең һәркайсына, азыкны аерым китерә башладылар.

Менә күптән көтелгән азатлык та килеп җитте. Совет гаскәрләре,
станцияне азат иткәч, яралары бөтенләй төзәлеп бетмәгән сугышчыларны
да үзләре белән алдылар. Ниндидер бер командир, аларга рәхмәт әйтеп,
кулларын да кысты. Хатыннарның үзләренең дә ярымач торганнарын белеп,
берничә буханка ипи белән тушёнкалар калдырып китте. Өч көннән соң теге
базда җәрәхәтләнеп яткан солдатлар турында сорашырга зәңгәр погонлы
бер хәрби килде. Ул инде барысын да, төбенә тоз коеп, энәсеннән җебенә
чаклы сорашты. Тагы ике көннән аларны авыл советына чакырдылар.
Сельсәвит рәисе янында теге хәрби дә утыра иде. Хәзер аларның үзләре
турында сораштыра башладылар. Оккупация вакытында ничек яшәгән,
ничек тамак туйдырганнар? Кемнәр белән аралашканнар? Барчасын,
барчасын сораштылар. Нәзифә яшереп тормыйча, барысын да ачыктан-
ачык сөйләп бирде. Шуннан теге хәрби:
– Син комсомолка башың белән фашист юлбасарларына хезмәт иткәнсең.
Оят түгелме? Җитмәсә ничек аларның чәчләрен алып, сакалларын
кырганыңны безгә сөйләп утырасың, – дип тезеп алып китте. Озак әрләде.
Нәзифә тегенең нәрсәдер уйлап, тынып торган чагында:
– Соң, ачтан үликмени? Минем чәч алган хезмәтемә унга якын кеше
ачтан үлмәде. Ничә бала, шулар өстенә ике яралы солдатны да ашатырга
кирәк иде, – диюенә, теге хәрби янында дәшми генә утырган бер бәндә:
– Мөгаен, фашист солдатлары белән йоклагансыңдыр да әле?
Йокладыңмы? – диде.
Монысына инде Нәзифә бөтенләй оялып, кызарып ук чыкты да
гарьлегеннән елап җибәрде. Теге бәндә сельсәвит рәисенә:
– Исемлеккә языгыз! – диде. – Ә син бүгеннән башлап өеңдә генә утыр.
Кирәк булачаксың әле. Кара аны, безнең күрсәтмәне үтәмәсәң, сугыш чоры
Законы белән үзеңне атарга да мөмкиннәр. Аңладыңмы? Бар, өеңә кайт! –
дип, Нәзифәгә җикерде.
Нәзифә, барысын да аңлаганын белдереп, «әйе» дип башын гына кага
алды.
Менә сиңә мә. Нинди озак көтелгән азатлык Нәзифәләр өчен шушындый
күңелсезлекләр белән башланып китте. Дөнья янә караңгыланды. Икенче
көнне бу авылда яшәгән татар милләтле кешеләрне бергә җыйдылар. Аннан
җәяүләп, күрше станцага алып киттеләр. Барысы да курка калды. Чыш-пыш
хәбәр таралды. Имеш, фашист гаскәрләре яһүдләрне ничек җыеп аткан
булса, аларны да атарга алып китеп баралар. Монысы бигрәк тә яман иде.
Бу хәбәрдән һәркем үз уена батты. Әби-чәби һәм бабайлар, ярымпышылдап,
догалар укыды. Барчасының күзендә үлем шәүләсе чагыла. Ун чакрым ара
әйтерсең лә мең чакрымга сузылды. Бөтенләй котлары очкан халык яртылаш
үлем хәлендә станцага килеп җитте. Алдан әзерләнгәннәр. Төтеннәрен
бөркеп, аларны берничә эшелон көтеп тора. Җитмәсә, динамиклардан
Русланованың күңелле җырларын туктаусыз акырталар. Башка азат ителгән
авыллардан да халыкны китереп тутырганнар. Куылган халыкның күзендә
өметсезлек. Кычкырыш, елаш. Эшне тиз тоттылар, ашык-пошык вагоннарга
төйи дә башладылар. Әнисенең йөрәге авырта, Нәзифә аны култыклап,
ярымкүтәреп басып тора. Ә унбер яшьлек Әйшә сеңлесен күршедә генә
яшәгән апа җитәкләгән иде. Башкаларның кулында да төрле-төрле төенчек һәм, әз-мәз булса да, юлга дип алган ризыклар. Нәзифә белән әнисен инде
шыплап тутырылган вагонга төрткәләп дигәндәй менгерделәр дә вагон
ишеген дөбер-шатыр ябып та куйдылар. Безне дә шушы вагонга утырталар
инде дип көтеп торган күрше апасы белән Әйшә һәм башка туган апалары
аста торып калдылар. Вагон ишеге ябылуга, әнисе һушына килеп:
– Әйшә, Әйшә кызым кайда? – дип сорарга да өлгермәде, кызының
юклыгын күреп, аңын җуеп, Нәзифә кулына авып төште. Ярый әле, Нәзифә
һәм янында гына утырган бер абзый аны тотып алдылар. Югыйсә идәнгә
үк егыла иде. Аңын җуйган ананы, күтәреп, ике катлы нарларның аскы
катына яткырдылар. Вагон бер тартылып куйды да дөбер-шатыр кузгалып
та китте. Тәрәзәдән Әйшәнең:
– Әни! Әни! Нәзифә апа! Мине калдырмагыз. Мине дә алыгыз, – дигән
тавышы гына ишетелде. Барча халык гү килә, елашалар. Берсеннән-
берсе аерылган туганнар Нәзифәләр генә түгел икән, тагы берничә кеше
кычкырып еларга тотынды. Ишекне дөбердәтеп карасалар да, аларны
ишетүче булмады. Эшелон, кайгы-хәсрәт белән елашкан халыкны өстерәп,
һаман алга шуышуын белде.
Әйшә, үзен җитәкләгән ападан ычкынып, алга таба тәгәрәгән саен
тизләнә барган состав артыннан кычкырып елый-елый йөгерде. Күрше апа,
кыз баланы туктатырга теләп, төркемнән чыгып йөгерергә чамалаган иде
дә барып чыкмады. Кораллы сакчы баш очыннан гына атып җибәрде дә:
– Стой! Застрелю. Куда задумала бежать? – дип, хатынны приклад белән
суккалап-төрткәләп дигәндәй, кире төркемгә куып кертте.
Состав артыннан елап йөгергән кызны икенче бер хәрби тотып алды да
каршы яктагы юлда төялеп бетмәгән вагон эченә кертеп җибәрде. Бу составта
бөтенләй икенче районнан куып китерелгән халык иде. Әнисен югалтудан
куркып елаган баланы вагон эчендәгеләр төрлечә тынычландырып:
– Елама, кызым, елама. Без хәзер әниеңнәрне куып җитәбез. Әнә, бездә
дә малайлар-кызлар бар. Алар еламыйлар бит, – дип сөйләнделәр. Елаган
кызны бер апа, үз янына утыртып, тынычландырырга тотынды.
Шулай итеп, көтмәгәндә, Нәзифә белән әнисен кызлары Әйшәдән
аердылар. Алар төялгән состав Мари ягына китте. Ә күрше районнан
куылучы халыклар белән Әйшә утырган состав Урта Азиягә, Ташкент
якларына юл алды. Кызыннан аерылу кайгысын болай да чирләп торган
ана бик авыр кичерде. Куылып килүчеләрне ниндидер элекке лагерь
баракларына урнаштырдылар. Нәзифәнең әнисе, авыруы сәбәпле, эшкә
йөри алмады. Эшкә йөри алмаганнарга көнлек паёк та юк. Нәзифә белән
бер төркем кызларны елгадан сал белән агып килгән агачларны судан
чыгарырга куйдылар. Элек бу эшләрне лагерьда тоткында булган зэк
ирләр эшләгән булса, хәзер кызлар башкара. Салларны сүтеп, агачларын
судан багорлар белән тартып, агач яру цехына ташыдылар. Эш авыр иде.
Житмәсә, бригадир – бик усал, элек шушы лагерьда хатыннар төркемендә
надзиратель булып эшләгән бер ерткыч ирдәүкә. Сүлпәнрәк кыймылдаган
кызлар аның кулында һәрчак уйнап торган таякны күп татыды. Нәзифә
җилкәсенә дә әллә ничә тапкыр төште таяк. Бу чәчтараштан башка эшне
белмәгән шәһәр кызын ирдәүкә чынлап торып күрә алмый башлады. Җае
чыккан саен һич тартынмыйча, төрлечә хурлап, аркасында таягын уйнатты.

Аннан да бигрәк, тоткыннарны эш урынында каннарын эчүләре җитмәгән,
эштән кайткач, баракта да каннарын черки белән ләпәк җәфалый. Бер
көнне Нәзифә, куылган халыкның ничек эшләгәнен тикшерергә килгән
бер түрәгә зарланып:
– Ичмаса берәр төрле ярдәм итәр идегез. Кияргә алмаш киемебез дә
юк. Бозлы судан бүрәнә чыгарабыз. Киемнәр сулангач, киптереп булмый.
Кышын да шулай эшләсәк, мондагыларның берсе дә исән калмас, – диде.
Тикшерүче дәшми генә башын каккалап торды да:
– Берәр җаен табарбыз. Исем-фамилиягез кем була? – дип, бу яшь кенә
кызны тагы бер тапкыр энә күзеннән үткәреп, баштанаяк җентекләп карап
алды. Башка бер сүз дә әйтмичә, борылып китеп барды.
Шунда эшләгән башка кызлар-егетләр:
– Дөрес әйттең. Менә афәрин! – диде.
– Шушындый шартларда эшләп буламы, көнлек план-заданиене ничек
үтисең?
– Ашарга бирелгән паёк нормасы да аз һәм бик сыйфатсыз. Юньле хуҗа
үзенең малларын да бу чаклы начар ашатмыйдыр, – дип шаулаштылар.
Чынлап та, куылган тоткыннар арасында ризасызлык көннән-көн көчәя иде.
Нәзифә кулындагы багорны ачуы белән җиргә ыргытты да, аягындагы
кирза итеген салып, аның эченнән суын бушата-бушата:
– Җитте, җае килеп чыккан көе, бу җәһәннәм тишеге каберлектән качам.
Бу да булдымы эш? Безне бит тереләй ләхеткә тыгарга чамалыйлар. Без
шулкадәрле хайван дәрәҗәсендәге коллармыни? Качам бу сазлыктан. Без
бит эшләмибез, ә ләпәк белән черки өерен туендырабыз.
Башка кызлар-егетләр дә үзләренең эчләрендә кайнаган борчуларын
тышка чыгарып салдылар. Бигрәк тә Эдәм дигән егет үзенең ризасызлыгын
белдерде. Ул шушында эшләгән барча куылганнарның тәкъдим-таләпләрен
бер кәгазьгә язып ала башлады.
– Шушы тәкъдим-таләпләрне өстәге түрәләргә тапшырырга кирәк. Иртәгә
кәгазь тапсак, барысын да әйбәтләп акка күчереп, имзалар җыярбыз, – диде.
Барысы да бу тәкъдим белән килеште. Тик сөйләшүләр озакка сузылмады.
Бригадир: «Нәрсәгә туктап калдыгыз? Кем нәрсә өчен риза түгел? А ну,
марш эшегезгә!» – дип әйтеп бетермәде, яр башындагы баганага эленгән
рельс кисәгенә кагып җибәрделәр. Бу инде иң көткән аваз. Рельс тавышы
бүгенгә эш беткәнлеген хәбәр итә иде.


(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев