01 (гыйнвар), 2025
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кич яуган кар иртән каралган... Робагыйлар.................. 3
Рәдиф СӘГЪДИ. Хәчтерүш. Роман. ................................................................8
СӨЛӘЙМАН. Хайхаклар. Шигырьләр. ............................................................47
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. «Изге» ялган. Повесть. .......................................52
Илмира ГЫЙМАЕВА. Учларыма салкын карны кысам... Шигырьләр. ..........91
Айдар ХӘЛИМ. Күрешү. Хикәя. .......................................................................95
Оксана ИЛЬЮП. Ике йолдыз очрашкан чак... Шигырьләр. ..........................115
Зиннур ХӨСНИЯР. Әллүки. Роман. ..............................................................119
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Камалтин ӘХМӘТОВ. Калыр идем тауларымның яңгыры булып... Шигырьләр.
(Агул теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). ........................................152
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Каурый каләм» ияләре (Дилә АБДУЛЛИНАның кереш сүзе белән шигырьләр). ....................155
ЮБИЛЕЙЛАР
Дания ГАЙНЕТДИНОВА. Ихлас дуслык дәвам итсен (Фатиһ Кутлуга – 50 яшь). ...............161
Фотоархив: Муса Җаруллаһ Бигиевнең 150 еллыгына (Айдар ХӘЙРЕТДИН әзерләде). ......164
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. К.Насыйриның рус зыялылары һәм
эшмәкәрләр даирәсе белән аралашуы. .........................................................................................166
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Гази Кашшаф, Юныс Әминев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Нури Арслан, Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин,
Шамил Бикчурин, Барлас Камалов, Эдуард Касыймов,
Туфан Миңнуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары. ..................................173
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП
Әгъзам КАМАЛ, Фатих КӘРИМ, Сөләйман МӨЛЕКЕВ шигырьләре. ..................187
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ............................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан (Вакыйф НУРИЕВ әзерләде). .................190
-
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәсәлән, мин – тарихчы-археолог. Әгәр рус телен яхшы белсәм, мин татар тарихын да, чувашныкын да яхшылап өйрәнә алам дип уйлый идем. Ләкин, тора-бара, тормыш моның киресен раслады, әгәр мин русча гына уйласам һәм язсам, бүген сезгә сөйләгән фәнни хакыйкатьләрне ача алмаган булыр идем… -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныфташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны булмас!.. Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын, хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит... Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора – ашыгуы гаҗәп түгел иде. -
Робагыйлар
Кар диңгезен кузгатты җил, алды дулап, Әйтерсең лә бар дөньяны тотты тулгак. -
И шагыйрь!
Төн җитте. Бу көнем тоелды мизгелдәй – Үземне аңламыйм үзем дә. -
Шәфәкъ
Йөрәгемә өмет өстәп, шәфәкъ калка. Сокландыра бу күренеш, коча, били, -
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа елда Сезгә максатларыгызга ирешүегезне телибез! Һәр яңа көн бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш алып килсен. -
Декабрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Бер җан эзлим...
Дөнья бүген, татар, сине көтә! Дөньям тигезлеге – татарда... -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи! -
Ир-егет колагына
Аңа охшап, ничә төрле гөлләр Җирне бизәр язын, чәчәк атып. Ул бит үзе – яшәешнең көче. Ул – Ходайның иң сөйкемле заты. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты. Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... -
Балачак кышы
«Шыгыр-шыгыр» чана тавышына Сусаганмы безнең җаныбыз? Заманага ияреп яшәсәк тә, Юксындыра бала чагыбыз. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям апасын. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче җил... Җансыз киек-җанварлар... Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан очыртты -
Яңа ел килгәндә уйланулар
Яңа ел! Шау килә бар дөнья. Яхшыга сүнмәгән өметләр… -
Хәчтерүш (роман)
Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде? -
Җылылык
Кыш җылысы – карның аклыгында, Яз җылысы – аның ташкынында, Җәй җылысы – парлы яңгырында, Көз җылысы – алтын кырларында. -
К.НАСЫЙРИНЫҢ РУС ЗЫЯЛЫЛАРЫ ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛӘР ДАИРӘСЕ БЕЛӘН АРАЛАШУЫ
Насыйриның традицион мөселман җәмгыятенә аңлашылып җитмәгән эшчәнлеген Җамал Вәлиди болай дип шәрехли: «...Насыйри Казан шәһәрендә татар бистәсендә, ягъни талчукчы, читекче, кәләпүшче, сөякчеләр арасында тора иде. Бу вакытта Казан шәһәрендә түгел әдипләр, шагыйрьләр, хәтта боларның ни икәнен белүчеләр бер-ике кешедән гыйбарәт иде» -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә! -
Тәүлек әйләнеше
Өмет тулы хистән шашып йөрәк кага, Төннән калган китек уйлар таңга тама. -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк тойгылар юк икән бу дөньяда?! -
Мәхәббәтем, син йөртәсең мине...
Карашларың мине алга дәшә, Сөюемә барам каршы мин. -
Китмим мин Ярату иленнән...
Яратып туймагач бу илдән, Нигә соң, нигә соң китәргә?! -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Вакыт бик озын сузыла кебек! Көтә-көтә көтек булу шушы галәмәттер инде. Караңгы уйлары белән агач араларыннан атлады да атлады. Ул, күңел киеренкелегеннән котылырга теләсә дә, тулысынча тынычлана алмады! -
Төрки-татар эзе...
Җир тарихын язып булыр, Төркиләр эзләреннән. -
Ихлас дуслык дәвам итсен
Фатиһ Кутлуга – 50 яшь