Мәхәббәтем, син йөртәсең мине...
Карашларың мине алга дәшә, Сөюемә барам каршы мин.
Камалтин Әхмәтов (1949) – Дагстанда яшәүче дистәгә
якын төрки милләтнең берсе булган агул телендә иҗат итүче
шагыйрь. Ул Дагстанның Курах районындагы Хпюк авылында
туган, Дагстан дәүләт университетында укып, филолог
белгечлеге алган, илле елга якын туган авылы мәктәбендә
балаларга рус теле һәм әдәбияты укыткан, мәктәп директоры
булып эшләгән. Бүген дә Түбән Катрух авылында педагоглык
эшчәнлеген дәвам итә. Укытудан тыш, әдәби иҗат белән
шөгыльләнә. Дагстан китап нәшриятында басылып чыккан
«Сөю канатларында», «Башаклар», «Тарлавыкта аккан чишмә»
һәм башка – җәмгысе ун шигырь китабы, агул халык җырларын
туплаган «Агул җыры» дигән җыентык авторы. Шигырьләрен туган агул теле белән
бергә лезгин һәм рус телләрендә яза.
Мәхәббәтем, син йөртәсең мине,
Ерып үтәм карлы юлларны.
Синең белән генә кичәрмен мин
Язмышыма язган елларны.
Ишетәм мин, гүя пышылдый күк
Исемеңне язгы җилләр дә.
Сине сөю миңа көчләр бирә,
Язмыш сынауларын җиңәргә.
Уянам мин синең исем белән,
Өмет белән көнне каршылыйм.
Карашларың мине алга дәшә,
Сөюемә барам каршы мин.
К а м а л т и н
Ә х м ә т о в
Агул теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
«КУ»01, 2025
Фото: архив
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев