Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары (дәвамы)
Үзем Әлмәт театры өчен дигән нәрсәмне дәвам итәм. Исәп – шушы вариантны азагынача илтеп чыгармыйча, моннан купмаска. Ул эш тә мартта тәмамланса иде инде. Шуңа күрә исәбем – хәзергә тәртипле генә тормыш белән эшемне дәвам иттерү.
4 март, 1969 ел.
Барҗы.
Хәерле сәгатьләр, Равил!
Мин исән-имин генә Барҗыга кайтып җиттем. Йорттагылар сагынганнар, шатланып
каршыладылар. Кайту белән беренче эш – Фәһимәнең күчү-күчмәве, дөресрәге кайчан
күчә алуы булды. Аңа язгы каникулсыз (ул 24 мартта башлана) күчү насыйп булмастыр.
Беренчедән, РОНОдагы иптәшләр шулай үтенделәр. «Чирекне тәмамлыйк инде», –
диделәр. Икенчедән, Фәһимә сайлау комиссиясендә председатель дә икән әле.
Монысы менә шулай.
Үзем Әлмәт театры өчен дигән нәрсәмне дәвам итәм. Исәп – шушы вариантны
азагынача илтеп чыгармыйча, моннан купмаска. Ул эш тә мартта тәмамланса иде инде.
Шуңа күрә исәбем – хәзергә тәртипле генә тормыш белән эшемне дәвам иттерү.
Моңа Сез ничек карарсыз тагын. Минем хәзер бар да бар. «Кил!» – дип хәбәр бирәсез
икән, хәбәрегезне алу белән Әлмәткә килеп җитәм. Юлы да бар, квартирам да бер
дигән, акчам да бар, кәефем дә яхшы, сәламәтлегем дә бар.
Моны мактану дип уйламагыз тагын.
Хушыгыз, Равил. Миңлебикә ханымны һәм апаны 8 Март белән котлыйбыз,
сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез.
Үзегезгә исә сәламәтлектән тыш, иҗат уңышлары, илһам һәм кайнап торган
энергия!
Барлык дусларга ялкынлы сәлам!
Күңелле күрешүне сагынып, хөрмәт белән, Юныс Әминев.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев