Китмим мин Ярату иленнән...
Яратып туймагач бу илдән, Нигә соң, нигә соң китәргә?!
Китмим мин Ярату иленнән,
Мәңгегә шушында каламын.
Бәхетле яшәгән парларның
Мәхәббәт тарихын язамын.
Минем күк яратып туймаган
Кемнәр бар, әйдәгез, бирегә.
Төзик без «Мәхәббәт» шәһәрен
Бергәләп Ярату илендә.
«Мәхәббәт» шәһәре мәһабәт,
Бик матур, соклангыч булачак.
Ярату хисеннән туймаган
Һәр кеше шушында торачак.
Бәхеттән исергән йөзләрдән,
Бары тик җылылык иңәчәк.
Бу илдә беркайчан төн булмас,
Гел кояш якты нур сибәчәк.
Китмим мин «Ярату» иленнән,
Вакыттыр китәргә дисәң дә...
Соң түгел беркайчан сөяргә,
Яратып туймагач бу илдән,
Нигә соң, нигә соң китәргә?!
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Дилә АБДУЛЛИНА.
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев