Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары
Иң кечкенә бер бүлмәгә урнашып, шуны электроплита белән җылытып, әкрен генә эшкә тотындым. Бу тормышым кайтмаска дип узган студентлык елларымны искә төшерде.
Сәлам Әлмәттән!
Хәерле сәгатьләр, Равил.
Ниһаять, мин менә Әлмәттә, үз квартирымда. Матур гына, нәни генә өч бүлмә.
Мәйданы – 33 кв. м. Өченче кат. Магазиннар якын, Техника йорты, стадион – шулай
ук. Хәзергә әле бүлмәләр салкын, газ да юк, алары инде вак-төяк. Сәламәтлек кенә
булсын, алары да булыр, картлар әйтмешли, инша Алла.
Никадәр тырышсам да, Барҗыдан трактор таба алмадым, ә авылдан автомашина
белән чыкмалы түгел иде. Ике зур чемодан тутырдым да, Бондюгка ат белән
китерделәр, аннан автобуста Бондюг – Алабуга – Чаллы – Әлмәт маршруты буйлап.
Рафаил раскладушка, Фазыл Мостафин – өстәл, Саҗидәләр – чәйнек, гомумән,
кемнең нәрсәсе бар, ярдәм иттеләр. Иң кечкенә бер бүлмәгә урнашып, шуны
электроплита белән җылытып, әкрен генә эшкә тотындым. Бу тормышым кайтмаска
дип узган студентлык елларымны искә төшерде.
Фәһимә килә алмады, аннан март башына кадәр булса да укытып торуын үтенделәр.
Моңа кадәр: «Теләгән вакытыңда җибәрербез», – дип вәгъдә иткәннәр иде. Фәһимә,
үзе коммунист кисәге дә булгач, артык карыша алмады.
Түбән Мактамага барып (Әлмәттәгесенә җитешмәдем), «Кеше күңеле»н карадык:
мин, Әдип һәм Саҗидә. Халык көлә көлүен дә, шулай да минем бу комедия: «Мәгънәсез
бер кәмиткә әйләнәм бит инде», – дип ыңгырашып тора. Әллә мин, әллә театр гаепле?
Хәзер Әлмәт театры өчен дигән әсәрем белән утырам. Утыруымның мәгънәсе
булырмы – киләчәк күрсәтер. Хәер, капкан саен калҗа булмавы да бик ихтимал. Шулай
да тик торуга караганда эшләү яхшырак.
Син кечкенә заявление кисәге язарга дигән идең. Язам. Яраса, кирәк юлына
җибәрерсең, ярамаса – чүп савытына.
Иптәшләр турында язмыйм. Аларның хәлен болай да көн дә белешеп торасыңдыр.
Болай гриппны уңышлы гына уздырдылар, соңгы кеше булып Рафаил егылды. Ул да
шушы көннәрдә аягына басар дип өметләник.
Хуш, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары теләп,
Юныс
Юныс Әминев (1921–1982) – драматург; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев