«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче җил... Җансыз киек-җанварлар... Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан очыртты
3
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче
җил... Җансыз киек-җанварлар...
Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч
төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан
очыртты. Учак... Ялкын телләре түшәмгә үрли. Кыргыйның өстендә
калын тире япма. Ут капкандай тән кызыша. Эсселәгән Галишан япманы
аяк очына тибәрә. Нинди куыш, нинди учак: ул бүлмәсендә караватта
ята, ябынганы да юка ефәк юрган. Кичә ул Айтуган белән салкын гына
саубуллашты. Шулай кирәк, эчтәге өермә тышка бәреп чыкса, ир башы
белән оялмыйча, күз яшен тамызыр иде. Йөрәк таштан әвәләнмәгән!
Әсәрләреңне яратып укыган айфонлы карчык малае белән тагын
күрештерерсеңме икән, язмыш?! (Бер Аллаһы Тәгалә белә...) Аның
әкиятен чукракланып ишетмәскә иде дә... Ишетте... Шуннан ни? «Урман»
фаҗигасе турында тирән, бик тирән уйлар уйлап йөрәк туздырасыңмы?»
Бу битарафлык авазы иде. Киңәше дә «шәп»: «ташбака кебек кабыгыңа
бикләнеп тыныч кына яшә, Галишан!» Тик вөҗданыңны кайсы сиртмәле
бишектә тирбәтеп йоклатырсың икән? Йә, үзеңне әкияттәге бер батыр
җанвар дип хис ит тә күсәк белән ор! Әмма ул күсәк бигрәк кечкенә,
суксаң – чебен дә үлмәс. Ә күсәкне миллионерга тоттырсаң? Урамнарга
сыешмаган гавам, карт аю белән куянга кушылып: «Туктатыгыз урман
сугышын», – дип сөрән салса?
Ул торып оекбашын киде. Уй авырлыгы табанына төшкәндәй, башмагын
сөйрәп, юыну бүлмәсенә атлады. Әхсәнә иртәнге тәгамне әзерләп, өстәлгә
тезгән. Чебеш ярмасыннан майлы ботка, кыздырылган йомырка тәбәсе.
Галишан савытларны кырыйга этәрде:
– Соңрак капкалармын, су гына эчәм.
Кызы баш-аягы белән телефон эченә кереп чумган, уң кулы
тәлинкәсендәге ризыгын капшаса, сул кулы интернетта актарына.
– Син йә аша, йә тартмаңда казын, – диде Галишан, өнәмичә.
– Чү, әти, чү! Өчәр эшне берьюлы эшләсәң дә, таман гына әле. Блогер
һөнәре катлаулы, әти.
– Бутама, һөнәр түгел, шайтан уены ул!
– Ал-ла, әти, кайчакта үтмәс пычак белән кисәсең. Акчалы икән, эш
инде, эш!
– Кызым, яшәгән-торган җирең урман, ди. Син үзеңне кайсы киек-
җанварга охшатыр идең?
«Беркатлы бала»ның соравы Әхсәнәне телефоннан аерды:
– Абау, әллә романнардан әкияткә күчтеңме, әти?
– Күчәрсең дә. Дөнья тәгәрмәче болай тәгәрәсә.
Галишан аягыннан шуып өстәл астына тәгәрәгән башмагын алып,
тузанын каккандай идәнгә суккалады:
– Башыңны катырмыйм сана, кызым.
– Чү, әти, ник син эзоп теле белән сөйләшәсең, ә? Нинди урман?
Нинди киек-җанвар? Кичәдән бирле сәер син. Куркытма, әти! Элек газета-
журналларга мәкаләләр яза идең. Ни булды сиңа, әти?
Әйе, каләмен чарлап, җиң сызганып, яңа әсәренә керешәсе иде. Ә уйлар
кырыкмаса кырык тарафка чәчелгән... Заман, заман... Ник син буталчык,
заман?!
– Әти, озын-озын чиратларны сагынып утырма! Алга бар, арттагы
сукмагың тапталган бит инде, әти! Сиңа әни үрнәк, алман теле курсларында
укыды. Хәзер Германиядә абыйның балаларын караша. Монда оҗмах ди.
Сине дә чакыра. Чит ил паспортың искерде, яңасын ясатыйк та, дөнья
күреп кайт!
Көл дә, ела да: йомырка әтәчне яшәргә өйрәтә!
– Әниең – шәһәр кызы, космополит, аңа кайда да оҗмах, – диде
Галишан. – Тәмугта кайнатсалар да, миңа үз җиремдә рәхәт. Герман иле
турында хыялланып ятарга вакытым юк, мәшәкатем муеннан ашкан!
Авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй монысы үзе казып чыгарган
мәшәкать. Карамалыны урап кайтасы. Айфонлы карчык ни хәлләрдә икән?
Нигәдер аның өчен борчылдыра. Әйтерсең лә кунакка йөрешкән күптәнге
белеше! Язучының гадәте: халык белән аралаша-аралаша, кайберсе туганы
кебек якын кешесенә әйләнә.
Казан читендәге борылышка чыксаң, Биектау ягына машиналар очып
кына тора. Юлы уңар, ахры, аксыл төстәге машина хуҗасы тәрәзәсен
шудыртып:
– Үзәккәме, агай? Йөз сум! – диде.
– Ярты бәясе. Карамалыга мин.
– Рәхим итегез, Фаязов агай!
Сөенде Галишан: аны таныйлар! Язучы өчен бу зур бәхет! Әмма
сөенечтән көенечкә ярты гына сүәм икән.
– Мин дә Карамалыга, – диде егет. – Сезне сразу таныдым. Телевизорда
Фаязов, радиода Фаязов. Мине белмисез сез, әтине беләсез. Аның турында
күп еллар элек фельетон сырладыгыз. Нык хәтерлим, мәктәптә сигезенче
класста укый идем, малайлар: «Атаң карак», – дип, җелегемне киптерде.
Урыныннан кудырткач, әти эчүгә сабышты. Өйдә көн дә тавыш-гауга, ул
котырса, без сарайда кунабыз.
Кайчандыр син чеметкәләп язган каһарманың белән кабат очрашу
чепуха, ә менә аның балалары яки оныклары сине хәтерләп каһәрләсә,
кыен икән. Галишан юл буеннан йөгерешкән каеннарга карап «йомылды».
Хакыйкать дия-дия тагын кемнәрне рәнҗетте икән? Ул язып кына «кәкре
куллар» турайдымы? Киресенчә, чәчеп үстергән төсле аларның саны
елдан-ел арта.
– Әтиең теге чорларда туып ялгышкан, – диде ул, көлемсерәп. Аның
бүтән хуты юк иде.
Нәфрәттән ярсып, машинасын куган егет кисәк кенә тормозга басты да
Галишанны утыргыч аркасына сылады.
– Фаязов агай, аңлат, ничек ялгышкан?!
– Бу заманда яшәсә, аны, тагын да күбрәк урлашсын дип, икенче бер
бай оешмага күчерерләр иде.
– Бүген Карамалыга кемнең җанын кыярга киләсез? Минекенме? Өч
ай элек кенә җирле үзидарә рәисе итеп сайлаганнар иде, кемдер күпсенеп
сезгә жалу җибәрдеме?
– Ни атлы син, энем?
– Сабит Бәдретдинович!
– Тынычлап эшлә, Сабит Бәдретдинович. Безнең Сәйгыйдә әбиләргә
барыш. Хәл белешергә.
Егет каһкаһә белән көлде:
– Ха-ха! Кайгысын уртаклашасызмы? Аның малае бездә пропискада,
авылдан кеше сорагач, иң беренче Айтуган Салаватовны исемлеккә керттем.
Борын тишекләрен киңәйтеп, дары исе иснәсен җегет! Әти өстеннән
әләкләгән хат авторы Сәгыйдә әби диләр. Күрсен хәзер шуның әҗерен!
Көн яктысын караңгылаткан урман уртасында, авыл хуҗасының итәгенә
йөз тәңкә ташлап, ул машинадан сикереп төште. Сикергәндә, тез буыннары
калтырап, җиргә чүкте. Хәерсез фельетонның кайтавазы һичбер гөнаһсыз
карчыкка хәсрәт китерә. Бу очракта фәкать Галишан гына кыйналырга
тиеш. Үч алучы аңардан шүрлиме? Вчүтеки танылган язучы, кулында
коралы – каләме.
Канаты яраланган кош сыман талпынып, гәүдәсен турайтты Галишан.
Авыл кул сузымында гына иде. Тирә-яктагы тынлыктан колак шаулады.
Алар үскәндә, бала-чага урамнарга сыймады, ач-ялангач, әмма күңелле
чаклар. Ризыгын да, киемен дә сәламәт рух алыштырган, аннары «якты»
киләчәккә өмет, ышану-инану, утларын җемелдәтеп балкыган хыялдагы
коммунизм идеясенә табыну... Ул өмет, ышану-инанулар бервакыт өрсәң,
куыктай шартлар, вәгъдә ителгән «оҗмах», чынлыкта, тәмуг ул дип кем
юраган соң, йә? Тик нигәдер әнә шул алдавыч еллар сагындыра.
Карамалыда һәр йорт сары төстә иде. Беренче тапкыр хат «эзе»ннән
килгәч, ул шаккатты: һәр хуҗа ишек-капкасын, өй кыегын сарыга буяган,
әйтерсең буявын коедан чиләк белән соскан!
Сары-сары, сап-сары
Сары пәке саплары, –
дип көйләгән язучыны сулуы капкан чибәр генә кыз куып тотты:
– Исән...месез?!
Кызның да чәче арыш саламы кебек сары иде.
– Сез язучы Галишан абый Фаязовмы? Уф, Аллам, каушыйм инде.
– Без идек, сеңлем. Сине кем диик?
– Укытучы Гөлинә. Менә дәресемне өзеп, артыгыздан йөгердем.
Әле генә мәктәпкә үзидарә рәисе сугылды. «Балалар белән Фаязовны
очраштырмыйсың, рөхсәтем юк», – ди. Мин директор да бит, абый. Ничек
инде язучы хәтле язучы укучылар белән аралашмасын! Без Айтуган белән
сезнең романнарны ярыша-ярыша укый идек.
Авыл хуҗасы белән сары чәчле кыз бала арасына чөй кагарга ярамас.
– Сеңлем, ул очрашуларны алдагы көннәргә билгелик, – диде ул. – Бүген
мин Сәгыйдә әбиләргә турылаган идем.
– Айтуган әйткән аңа. Сез... сез аның белән күрештегезме?
Күз – күңел көзгесе диләр. Дөресрәге, күз – әсәр, анда барысы да
язылган. Кара да укы гына. Кызның күзендә түгелергә торган моң-сагыш.
– Күрештек, сеңлем.
– Китәме?
Тетрәнүле сак сорау.
– Кая? – диде Галишан, башын җүләргә салып. Хәер, ул үзен акыл иясенә
санамый да. «Камил акыллы ир-ат каләм белән чокынмый, җир сөрә, чәчә-
ура», – дигән иде тракторчы мәрхүм әтисе.
– Кая димәгез, мәгълүм бит инде, язучы абый! Тегендә китә. Хәбәрләштек
без. Әнигә белгертмә диде. Былтыр Сәгыйдә әбинең йөрәгенә операция
ясадылар.
– Без капчыкта ятмый, бер тишә, сеңлем.
– Таш капчыкка салсаң – тишми, абый.
– Алайса, мине шундый капчык дип уйла, сеңлем.
«Кунак кайта» дип авыл саесканнары чыркылдаган, ахрысы, капка
төбендә айфонлы карчык көтә иде.
Гөлинә:
– Сәгыйдә әби, кунакны каршы ал, – дигәч, баскан эзенә яшь коя-коя
китеп тә барды.
– Язучы абыйсы сүзен үткәреп әйткән, малаем шалтыратты, рәхмәтләр
яусын, канатым. «Әни, – ди, – без иртәгә самолёт белән Казакъстанга
очабыз, эш буенча тәҗрибә уртаклашырга, ди. – Чит илләрдән хәбәрләшеп
тә булмас, син кайгырып ятма, – ди. Ул мине сиңа беркетте бит,
канатым. – Әни, син Галишан абый белән аралаш», – ди. Андый дәрәҗәле
язучыга кем соң инде мин, улым, мәйтәм. Гап-гади авыл тумасы гына бит
әнкәң, мәйтәм. Шөкер, Гөлинәм бар. – Сүз ташкынына күмелгән карчык
тавышын әкренәйтте. – Кызыкаем Айтуганны ярата. Алла насыйп итсә,
көзгә никах укытырбыз, мәйтәм. Аңа чаклы яңа мунчаны җитештерәсе.
Акчага кытлык түлке. Зур урында эшләсә дә, Айтуганга тәңкәләрне капчык
белән аудармый хөкүмәт бабай, канатым.
Бу авылга ник кайтты соң ул? Йомышсыз-нисез дигәндәй. Ә-ә,
Сәгыйдәттәйнең хәлен белмәк иде. Белде, исән-сау. Егетнең әманәте
үтәлде. Әмма шатландырмады, урман әкияте, ялгыз карчыкның төзелмәгән
мунчасы, Гөлинәнең сагышы – барысы да бергә буталып, җанын әрнетте.
Хуҗабикә өзелеп-өзелеп кыстаса да, чәй эчәргә кермәде Галишан. Чүмеч
белән кое суы чөмерсәң дә, җан әрнүе басылмас иде. Бакча кырыендагы
бураның идән-түшәме җәелмәгән, миче куелмаган икән, Галишан чамалап
кына төзелешкә тотыласы акчаны санады. Җитмеш мең чамасы. Нәшриятта
басылган китап хакы.
– Мин тагын киләм, Сәгыйдәттәй, – диде ул саубуллашканда.
– Сабыр ит, кунагым. – Карчык өеннән ак пакет алып чыкты. – Бәрәңге
пәрәмәче, иртүк пешергәнием. Ай күрде, кояш ялмады сине, канатым.
«Кунак» тыкрыкка борылды. Тимер капкалы йорт... Күмәк хуҗалыкларның
кодрәтле чагы! Хуҗалары – дөнья кендеге. Аларның өе биек, өйрәсе –
куе. «Әгәренки перси ат караучы яки дә сыер савучы кебек ярлы яшәсә,
халык аны санламый». Фельетон героеның фәлсәфәсе. Сыбызгысын шәп
сызгырткан иде абзаң.
Турыдагы эскәмиядә кояшта изрәгән карт, багана сыман каршында
калыккан иргә гаҗәпләнмәде.
– Бая ук кыңгыравың шылтырады: «Әти, сине кабаттан «Кылыч»ка
бастыралар», – ди минеке. Сине бастырсыннар, иблис. Авыл буасында
балык үрчетеп, биш бәясенә сатасың. Кыр-басулар – синеке, ферма
биналары – синеке. Атаң калхуздан чеметеп кенә чәлдерде. Иптәш язучы,
аның белән булышма. Ул бә-әк үчле. Бандитлар яллап, үзеңне имгәтмәсен,
кем иптәш. Мин карт алашаның нәстәсен язасың. Тамак туймый, бирән
чире миндә. Вәт шунысы үтерә, иптәш. Килен иртүк ашарга китерәдер ие,
бүген ул да соңлады.
Галишан кулындагы пакетны картның кулына сонды:
– Кайнар пәрәмәчләр, мә, туклан.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев