Яңа ел килгәндә уйланулар
Яңа ел! Шау килә бар дөнья. Яхшыга сүнмәгән өметләр…
Яңа ел! Шау килә бар дөнья.
Яхшыга сүнмәгән өметләр.
Күңелгә бәйрәмчә рух өстәп,
Тартыла гармунда күрекләр.
Каз кыза. Пилмәннәр кабара,
Шампаннар турайган түрләрдә...
Шулай да яктыны тоткарлый
Шөбһәле бер шәүлә күзләрдә…
Бар да бар югыйсә. Муллыктан
Өстәлләр тулышып шыгырдый.
Балалар күңеле булсын дип,
Кыш бабай, Кар кызы тыпырдый.
Сибелә акча да, вәгъдә дә,
Чыршының утлары куыша.
Бу төндә олысы, кечесе
Бәхетле булырга тырыша...
Тетрәтми кешенең кайгысы –
Буш түгел беркем дә... Бар да бар:
Хәсрәте, сырхавы, газабы,
Күз яше, юклыгы, сагыш, зар...
Ә бүген Яңа ел! Онытыл!
Кичер дә хыянәт, ялганны,
Бәхеткә ашкынган йөрәгең
Тоймасын, сизмәсен яманны!
...Яңа ел. Чайпала бар дөнья.
Кай якка карарга белмәссең.
«Аерым кайгы – кайгымыни,
Илгә хәсрәт, имеш, килмәсен!..»
Яңа ел! Шау килә бар дөнья.
Яхшыга сүнмәгән өметләр…
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев