Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җылылык

Кыш җылысы – карның аклыгында, Яз җылысы – аның ташкынында, Җәй җылысы – парлы яңгырында, Көз җылысы – алтын кырларында.

Кыш җылысы – карның аклыгында,
Яз җылысы – аның ташкынында,
Җәй җылысы – парлы яңгырында,
Көз җылысы – алтын кырларында.
Авыл җылы – аны сагынганда,
Йөрәк җылы – сөю кабынганда,
Караш җылы – сөенечең барда,
Учак җылы – бергә кабызганда!
Кояш җылы – караңгыдан туйсаң,
Ай да җылы – ялгызлыктан туңсаң!
Җилләр җылы – таулар ышыгында,
Диңгез җылы – шәфәкъ сулышында.
Сүзләр җылы – син бәхетле булсаң,
Өең җылы – шикләреңне кусаң,
Көннәр җылы – шөкереңне әйтсәң,
Җаның җылы – намазлыгың җәйсәң!

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөньяның бар җылысын тоеп,күңел тулды, килде җылыйсы....Кимсетелгән ятим бала кебеккалган бары у..к җылысы.................Сәйлән