Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сабырлыкның чиге бар

Шартлый «сабыр» капчыгы... Сабырлыкның да чиге бар, Онытмагыз сез шуны!

Пыяладай «чәлпәрәмә»
Киләсең икән бер мәл.
Уй уйларлык та булмыйсың,
Аяк атларлык юк хәл.
Нур чәчеп торган йөзеңне
Әйтерсең каплый болыт.
Тоймыйсың кояш җылысын,
Каласың боздай булып.
Чапкан чакта кемдер аяк
Чалган күк тукталасың.
Их, корт чаккан дөньясында
Түзеп торып кара син!
Беркем сине ишетми дә,
Аның синдә юк эше.
Син тиеш сыман барсына,
Көтеп тора һәрберсе....
Чуала уйлар йомгагы,
Килеп туа мең сорау...
Шул чакта җаның өзелеп,
Көтә кайдандыр аңлау.
Ышанырлык түгел хәзер
Хәтта якын кешеңә.
Телеңне тешли бит кайчак
Авыздагы тешең дә.
Тулып тишелгән шеш сыман
Шартлый «сабыр» капчыгы...
Сабырлыкның да чиге бар,
Онытмагыз сез шуны!


Лилия САТТАРОВА.

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев