Гази Кашшафның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Бездән сөйләшүнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. Нинди? Әлбәттә, икенче көнне берәрсе «мәгез, сезгә эшчеләр образы – бүгенгесе» дигән драма китереп тоттырса, шәп булыр иде, ләкин бит икенче көнне үк андый жест күрсәтүче табылмас. Ә менә киләсе сезонга әзерләп бирсеннәр өчен ниндидер бер конкурс кирәктер...
26 март, 1971 ел.
Казан.
Равил дус!
Үзеңә һәм бала-чагаларыңа, Әлмәт шәһәрендәге барлык язучы-каләмдәш дусларга
күптин-күп, чукдин-чук!..
Сәлам соңра кәлам: Әлмәттә драматургия һәм театр буенча киңәшмә уздыруны
өстәге абыйлар мәгъкуль күрәләр. Тик вакыты – апрельдә түгел. Партия съезды
материалларын да чәйнәп үзләштерү кирәк булачак бит – андагы фикерләр
яктылыгында сөйләшү әйбәт булачак. Ләкин бу эшне туктату түгел. Киресенчә, хәзер
үк җитди эш башларга туры килер.
Бездән сөйләшүнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. Нинди? Әлбәттә, икенче
көнне берәрсе «мәгез, сезгә эшчеләр образы – бүгенгесе» дигән драма китереп
тоттырса, шәп булыр иде, ләкин бит икенче көнне үк андый жест күрсәтүче табылмас.
Ә менә киләсе сезонга әзерләп бирсеннәр өчен ниндидер бер конкурс кирәктер...
Әйтик, Әгъзам Вәлиханов чыга да әйтә:
– Иң әйбәт драмага конкурс ачабыз, безнең алдынгы нефтьчеләребезне күрсәтү шарт
итеп куела. Премиягә бер... скважина яки автомашина, һич тә булмаса – «мең тәңкә!»
«КамАЗ»дан Васильевның берәр җаваплы кешесе яки ЦК парторгы:
– Без КамАЗ төзүчеләре тормышыннан яхшы язылган драмага беренче машина
эшләнгәнче... фәлән чаклы премия бирәбез! – ди.
Менә китә ярыш, китә ярыш... Синең белән миңа урак урасы һәм көлтә җыясы
гына кала. Һәм премьераларын карап кайткач – банкетка!..
Икенчедән, бүгенге театр репертуарларын ныклап өйрәнергә кирәк, шул җөмләдән
Бөгелмәнекен дә. Шуның өчен безгә русча кем яза ала икәнен дә билгеләргә кирәк!
Аннан соң кемдер тарафыннан (син дә, мин дә) язылган, ләкин әле сәхнәгә
куелмаган, беркайда басылмаган пьесаларны да укып бәяләргә кирәк булачак бит!
Менә шундый хәлләр.
Тагын нәрсә?
Шушы атнада идарә башы сайланырга тиеш иде. Күрәсең, кандидатларны күндерә
алмаганнар... Едва ли съезд вакытында булыр, шулай итеп, пока фәкыйрегез чалбар
төбен туздырып утыра. Һәм көн дә бер «....»ның зарын тыңлый, бер дә кайгырма, тик
утырырга вакыт юк – өстәлем тулы кулъязма (өйдә)!
Үзегездә нинди яңалыклар бар? Тәлгат яхшы уздымы? Фәрваз артыннан Әкрәмгә
ике китап җибәргән идем!
5 апрельдә Афзал абыегыз турында tele-дән чыгыш ясыйм. Шул үк көнне Сәрвәр
апагызга (Әдһәмова) җиде ун тула – Тукай клубында җыелып котлыйсы...
Хәзергә исәнлек-саулык һәм уңышлар теләп,
Гази Кашшаф.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев