Робагыйлар
Кар диңгезен кузгатты җил, алды дулап, Әйтерсең лә бар дөньяны тотты тулгак.
***
Алдыма ак кәгазь җәям,
Каләм хакы кадәр бәям.
Юлларыңа ак җәймә дип,
Эз калдырган миңа Хәйям.
***
Кар диңгезен кузгатты җил, алды дулап,
Әйтерсең лә бар дөньяны тотты тулгак.
И, чайкалды еракларда, чак күренеп,
Әллә җилкән, әллә адашкан бер куак.
***
Зәп-зәңгәр күк. Тәңре елмаюы.
Түбәләрдә ап-ак томан куе, –
Сарылды ул иңгә җилән сыман...
Таралмасын сиздем еллар буе.
***
Оема, и күзем, йомылма һич кенә,
Уяу бул, нур өстә кавышу киченә.
Балчык бул үлгәч тә чүлмәкче кулында,
Чүлмәктән шәрабны гашыйклар эчсенгә.
***
Сулар акты, шыпырт комнар күченде,
Шуларны күзәтеп, шагыйрь төшенде:
Вакыт җитәр, туфрак булып көрсенер –
Ханмы ул, әллә бер гап-гади кешеме…
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
..............Укыдым да Зәйдулланың робагыен, шул дулкынга күчте минем барлык уем...Яздым инде, гел робагый чыкмаса да.Бер сүзем юк абзый тотып тукмаса да...............Язган арты язып торам, канат җәям,Каләм хакы гына түгел, ахры, бәям...“Робагыйда, сиңа бүген тиңнәр юк!”-дип,Күзә тулы шәрәб салган миңа Хәйям.......Дөнья йөзә кар диңгезе уртасыннан,Давыл дулый, дулкыннары йотар сыман.Ә еракта, чайкала ут... күренә чак- яшәргә көч бирә, өмет дигән учак......Оемасын, йомылмасын, һич тә күзем,Языйм әле , булган чакта, әйтер сүзем.Чүлмәкчедән күзә алып, кулга тотыйм,Күзә булмыйм, лутчы аннан шәрәб йотыйм......Сулар ага, комнар күчә, вакыт узар,Бернигә дә карамыйча шагыйрь язар...Вакыт җиткәч бар да җиргә күмелер дә,Тик даһилар калыр! Халык күңелендә...................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0