Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (роман)

Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде?

* Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең татар халык мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру
грантына язылды.

Исәнме, Хәниф энекәш!

Казан театр училищесына артистлыкка укырга керә алган кызларның
күпчелеге искитмәле чибәрләр, малай! Болын чәчәкләре кебек төрледән-
төрлеләр, берсеннән-берсе сөйкемлеләр, сылу гәүдәлеләр. Кирәгеннән
артык горурлар, әйтергә кирәк, тәкәбберләр, масаючаннар хәтта! Бер курста
укыган егетләргә өстән генә карыйлар. Ә кайберләрен төрле кимчелекләрен
табып кимсетәләр дә әле. Андый галәмәтләре ир затларын нык гарьләндерә.
Курсның старостасы, озын буйлы, төз гәүдәле, почык борынлы Даниял
Вахитов гел чәнечке телле чәчбикәләрне: «Авыл гыйбадлары гына
булсагыз да, хан кызлары кебек кыланасыз тагын!» – дип, урыннарына
утырта тора. «Нинди алтын нәмәрсәдән төшкәнсездер инде сез, ачуым
да бер килмәгәе!» дип тә, үзе әйтмешли, яратып кына сүгеп ала. Тик кыз-
кыркынның үз фәлсәфәсе. Әзме-күпме рәткә кергән кебек түзеп йөриләр
дә кабат курсташ егетләрен сүтеп-җыя башлыйлар. Акчага, кием-салымга
мохтаҗ шәкертләрне үзләренә тиң күрмиләр. Алар хыялланган кияү
егетләре чибәр дә, бай да, кыю да булырга тиеш икән! Ә монда кесәләре
такыр, кайберләренең оекларына хәтле тишек, искереп беткән ботинкалар
кигән студент кисәкләре генә кырыйларында терәлеп басып тора. Шул
сәбәпле үзләре белән белем алып йөргән, үзләре кебек үк чибәр, талантлы
үсмерләргә ачулары чыкса, төртмәле сүзләр ыргытырга, тәнкыйть утында
тотарга да күп уйлап, авыз жәлләп тормыйлар. «Бу иске тузып беткән
чалбарыңны театр училищесына киеп килмәсәң тагын, үтүкли-үтүкли
ялтыратып, тишеп бетергәнсең бит! Ә бу күлмәгеңнең якаларын кара инде,
тетелеп, мунчалага әйләнгән», – дип үртиләр, битәрлиләр йә булмаса: «Бу
алама ботинкаңны юып, чистартып кисәң дә, таманга гына туры килер иде!» – дип төрттерәләр. Староста Даниял кабат түзми: «Әй, кызлар,
сез хәзердән шулай, алай-болай кияүгә чыга калсагыз, тереләй ашап
бетерәчәксез икән ирләрегезне!» – дип, чәнечкеле телләренә суга. Чыннан
да, бу чибәр чәчбикәләр кайсы төшләре белән уйлый торганнардыр инде.
Сигезне-унынчыны бетереп кенә килгән сабакташлары кинодагы артистлар
кебек киенеп йөрергә каян акча юнәтсеннәр, ди. Күбесенең әти-әнисе
– гади колхозчы, эшчеләр генә. Өстәвенә кайберләренең гаиләләрендә
дүртәр-бишәр бала! Каян җиткереп бетерсеннәр икән! Әллә шул хәлне
аңламыйлар, әллә аңлап та санга сукмыйлар. Вакыт-вакыт ир-егетләр белән
сүзгә килсәләр, чәчрәп чыгалар, кешене рәнҗетермен дип тә уйламыйлар,
күрәсең, горур чәчбикәләр. Бигрәк тә курсның беренче чибәре, кара-чутыр
Гөлнәзирә, кемгә дә булса ачуы чыкса, шундук кабынып китә. «Сиңа кем
карасын соң, хәчтерүш! Синең белән берәр җиргә барырга да оят, рәтле-
башлы киемең дә, сөйләшүеңнең дә иманы юк бит! Теге юлы бию дәресенә
дә тишек оеклар киеп килгән идең, оятсыз, өстәвенә, әле юылмаганнар да
иде», – дип, корбанын оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй итә. Бик
чибәр булуына масаеп, ни кылансам да, килешәдер дип уйлыйлар микән
инде үзләренчә. Керәшен малае Сергей Пашин әйтмешли, «чәчләре озын,
акыллары кыска!» Бу тәкәббер чәчбикә матурлыкка матур да инде үзе...
Шул гүзәллеге аркасында дистәләгән кызлар арасыннан сайлап укырга
керткәннәр микән? Киләчәктә Академия театрында төп каһарманнарны
уйнар дип күз алдында тотканнардыр инде педагоглар. Бу холыксызлыгы
белән, белмим, белмим, ничек кенә уйнар икән Галиябану, ханбикә,
принцессаларны?! Сәхнәдән дә дорфалыгы, тәрбиясезлеге сизелмәсә ярый
инде! Шул табигый матурлыгы, сылулыгы белән алдырса гына. Төртмә телен
санамасаң, татар халкының бөтен милли гүзәллеген үзенә туплаган шул
кара-чутыр Гөлнәзирә! Милли җырлардагы кебек сызылып киткән нечкә
кара каш, янып торган сумала кебек шомырт кара, сихерле күзләр. Озын
калын чәч толымнары, каратут затлы тәне – аның чибәрлегенә төп дәлил.
Аллаһы Тәгалә өеп-өеп биргән аңа гүзәллекне. Койган да куйган тәрбиясез,
масаючан хан кызы инде. Башкалар кебек үк Хәниф тә соклана иде бу
чибәркәйгә. Ләкин якын килерлек түгел, кагылсаң, пешәрсең, кычыткандай
шундук өтеп алыр кебек. Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән
Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер
аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий
утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде? Ул үскән Балчыклы авылында
булдыксыз, мәгънәсезрәк, тормыш арбасыннан төшеп калганрак адәмнәрне
шулай түбәнсетәләр иде. Уку йортында бу сүзне хәзер Гөлнәзирә туташ
бик киң куллана башлады. Хәниф тә аңа үзенең үсмерләр беркатлылыгы
белән гашыйк булып маташа. Күңеле белән ошбу сихрилеккә мөкиббән
китсә дә, кызның дорфалыгыннан җиңелчә генә кычыткан чаккандай
итә, шунлыктан, шикләнеп, читтәрәк кагылып йөри. Шуңа карамастан,
бөтен кыюлыгын җыеп, көннәрдән-беркөнне болын чәчәкләреннән букет
ясап алып килеп бүләк итте ул аңа. «Чын роза чәчкәләре алып килергә
сәмәннәрең җитмәдеме әллә, хәчтерүш?» – дип әйтеп куйса да, болгап
атмады тагын үзе. Хәчтерүш дигәнен дә бүген дорфа итеп түгел, ничектер
яратыбрак чәпегән кебек тоелды. Якын-тирәдәге сабакташлары да, тамаша ничек дәвам итәр икән дип, читтән генә күзәтеп торалар. Гөлнәзирә, шуны
күреп, үзеннән реклама ясарга тотынды. Дипломы булмаса да, чын артист
инде менә, мин сиңа әйтим!
Кызый чәчәкләрне иснәп-иснәп карады, аның саен тирән күзләрендә
шатлык чаткылары артты. «Ярар, беренче юлга бусы да ярап тора. Сез бала-
чагадан артыгын көткән дә юк инде», – дип кыланып алгач, бик эшлекле
кыяфәттә, үз бәясен белеп, салмак кына атлап түргә, аудиториянең сәхнә
ягына китеп барды. Аның бу кыланмышларыннан туйган, Хәниф белән
бер мәктәпне бетергән, бүгенге көндә курсның комсомол секретаре кызып
китүчән Шамил Миңнуллин түзмәде: «Син, кызый, кем белән сөйләшкәнеңне
белеп сөйләш! Хәниф безнең мәктәпнең танылган спортчысы, боксчысы
иде. Казан, Татарстан ярышларында да призлы урыннар яулаган җегет, аны
бөтен шәһәр белә!» – дип ярып салды. Аның бу сүзләреннән соң чәрелдәвек
Гөлнәзирәнең исе-акылы китеп, рәтле-башлы сөйләшә башларга тиеш иде
дә... Ләкин, русчалатып әйткәндә, «не тут-то было».
– Хәнифме боксёр? Үзе чандыр, үзе эчкә баткан ач яңаклы, бер төртсәң,
авып китәргә торган хәчтерүш бит ул, ачуым да бер килмәгәе, – дип, кирле-
мырлы тавышын кабат көйләп җибәрде. Бу сүзләрдән Хәниф рәнҗеп куйса
да, авыз күтәреп бер кәлимә каршы сүз дә әйтмәде. Аның өчен җавапны ачуы
кабарганнан-кабара барган комсомол секретаре Шамил, зур зәңгәр күзләрен
алартып: «Ул дәресләрдән соң синең кебек бот күтәреп ятмый, спорт залына
чаба, көнаралаш икешәр сәгать ат урынына эшли, шөгыльләнә, ярышка
барыр өчен җиде-сигез килограмм авырлыгын ыргыта, атналар, айлар буе
диетада, рәтле-башлы ризык күргәне юк, ач йөри. Менә син үзең бер айда ун
килога якын авырлыгыңны ташлап кара әле, белерсең! Шиш сиңа! Боксның
тренировкалары да каторжаннар хезмәте кебек аның! – дип тезеп салды
классташ дусты. Гөлнәзирәнең генә һушы түгел, исе дә китмәде.
– Ашасын, бәрәч, кем кушкан аңа болай йөрергә! Югыйсә ике күзе генә
утырып калган! Ашасын, бераз ит кунса, кызлар карар иде үзенә! – дип,
кабат үз туксанын туксанлады. Кызның наданлыгыннан, үзсүзлелегеннән
ярсыганнан-ярсый барган Миңнуллинның зур зәңгәр күзләреннән ургылып
нәфрәт очкыннары чәчрәде. Андый чакта комсомол сәркатибен тыям
димә инде. «Әй, тинтәк баш, тити баш! Үзең чибәр булсаң да, бигрәк
тешләк телле тагын! Бу шимбә-якшәмбе Хәнифне җаваплы ярыш көтә,
син аны төрлечә мыскыл итәсең, хайван кебек мәнсез булсаң да булырсың
икән!» – дип ычкындырмасынмы.
– Кем ул хайван? Кем ул? Син үзең – хайван, Шамил! Тоже миңа комсомол
секретаре, авызыңда бер җүнле сүзең юк! Нишләп сайлап куйганбыздыр
шуны, урам бандитлары кебек сөйләшә, – дип, үпкәсен белдерде чибәр
Гөлнәзирә. Егетләргә һәрчак үзенчә төрттереп акыл кертергә маташкан
чәчбикә, спортчыларга җиңеп чыгар өчен диета да сакларга, көн саен әче
таңнан унар-унбишәр чакрым йөгереп кайтырга, көн аралаш дәресләрдән
соң спорт залында кара тиргә батып шөгыльләнергә, тешне кысып түзәргә
кирәклеген каян белсен, ди. Туган ягы Сарман төбәгендәге спортчыларның
Сабан туенда көрәшкәннәрен бик еш күргәне бар аның. Берсе дә Хәниф
кебек суырылып килмәгән. Күбесенең бүксәләре капчык кебек бүселеп
чыккан. Шул абзыйлар, корсакларын-корсакка терәп, акырыша-бакырыша бил алыша. Шул май ястыклары белән бер-берсен чөеп җибәрәләр, мин сиңа
әйтим, аяк табаннары гына бер мизгелдә ялтырап күренеп кала. Отылып
чыгып барганда исә мәзәкчән сала халкы: «Аңа әле җиңәр өчен тагын
бер сарык ашап бетерергә кирәк!» – дип, артыннан шаяртып кычкырып
озаталар. Ә монда ике күзе генә утырып калган, аксым җитмәү сәбәпле ике
яңагы да суырылган, төрмә тоткыны кебек арык хәчтерүш Хәниф басып
тора. Нинди боксчы булсын, ди, ул? Җил иссә, агачыннан өзелеп төшкән
яфрак кебек очып китәрлек. Өстәвенә, Шамил дигән күсәге аңа: «Хайван!»
дип ычкындырды. Гөлнәзирә ачуыннан тыелып калалмады.
– Мин бит Хәнифне начар малай димәдем. Интегеп, ач йөрмәсен, рәтләп
тамагын караса, тәненә ит кунар иде дип кенә сүгүем. Ә син, Шамил, белеп
тор, син үзең – хайван! Ябык Хәнифне рингка чыгарып кыйнатканчы, үзең
барып сугышыр идең. Әнә бит син нинди зур, ат кадәрле, чык та сугыш,
күрсәт үзеңне, алай бик әтәч булгач! – дип тезеп салмасынмы. Үзенең
кирәкмәгән сүз ычкындырганлыгын аңлап алган Шамил инде җайлап кына
сөйләшергә кирәклегенә төшенеп беткән иде. Югыйсә чибәр кызыйның
әләк ташып йөргәне булмаса да, курстагы хикмәтләрне училище директоры
Шапирога җиткереп торучы укучылар да бар!
– Мине бит анда, Гөлнәзирә чибәркәем, бәреп үтерәләр, бер әзерлексез
килеш чыксам. Өстәвенә, миңа каршы минем кебек гәүдәлеләрне куялар.
Көне-төне йодрык сугышы белән шөгыльләнгәннәрне, – дип акланды олпат
гәүдәле студент.
– Әй, башымны катырмагыз әле, сез икегез дә хәчтерүшләр инде,
алайса, – дип, тынычланып калган чибәр туташ бер елмайды да, кулындагы
болын чәчәкләрен исни-исни, аудиториядән үк чыгып китте. Аның өчен
әлеге ике үсмернең дә, хәчтерүшләр генә орыша торган боксның да кызыгы
калмаган иде. Хәниф кенә эченнән: «Шулай да чәчәкләремне болгап
ыргытмады!» – дип сөенде. Спортчы егетнең ничектер бу ярышка гүзәл
Гөлнәзирәне дә чакырасы килгән иде. Аның рингта юлбарыстай ярсып-
ярсып орышканын, кан түккәнен күрсә, хәчтерүш дип кимсетүләрен дә
туктатыр дип тә фикер йөрткән иде ул. Ике яшькә өлкәнрәк, масаючан
чәчбикәне чакырырга кыюлыгы җитмәде шул! Җиңелеп, оятка калырмын
да, аннан бөтенләй өнәмәс дигән уйлары бу адымга барудан туктатып
калдырды. Әнә бит Хәнифтән өлкәнрәк, таза буй-сынлы, армияләрдә йөреп
кайткан егетләр дә аның өчен хәчтерүшләр генә. Иптәш кызлары белән
гәпләшкәндә дә, егетләрне эттән алып эткә сала. «Карагыз инде безнең
хәчтерүшләрне, ресторан турында әйткән дә юк, кинога ияртеп барырлык
та тиеннәр табалмыйлар! Кайсының, әйтегез әле менә, берәрегезнең туган
көненә яңа өзеп алынган роза чәчәкләре бүләк иткәне бар? Бу «плюшкин»
Гаяздан көтәсезме? Теге «Дон Жуан» Символ Гайнетдине безне берәр
пирожный белән булса да сыйлаганы бармы? Ул бит, дүрт ел Себердә
эшләп, миллионнар белән кайткан дип сөйлиләр. Бу Барда Фридының
кыргый тупаслыгыннан, бөдрә чәченнән гайре бете дә юк. Ә староста
Вахитов Даниял белән Пашин Сергейга аракы чөмерергә генә булсын!
Нинди чәчәк көтәргә, ди, алардан? Әби-бабаларының пенсия акчаларына
хәтле эчеп бетерерләр иде, билләһи!
Сергей түзми: «Әй, чәрелдәмәсәнә тагын!» – дип, ачу белән әйтеп куя. Кулын селтәп, кызның күзенә туры карамас өчен читкә китә. Инде армияләрдә
хезмәт итеп кайткан, күпмедер дәрәҗәдә дөнья күргән, лаеш шулпалары
ашаган Даниял түзеп-түзеп торды да: «Доярка да – доярка, син дә – колхоз
дояркасы инде, Гөлнәзирә!» – дигәч, комбриг Чапаевныкы кебек кабарып
торган фирменный мыекларын гадәттәгечә имән бармагының сырты белән
генә сыпырып куйды. Гөлнәзирә аңа «Доярка түгел, между прочим, сыер
савучы ул! Аллага шөкер, сигезенчене бетергәч, ике ел эшләдем фермада,
бер дә ояты юк!» – дип җавап ыргытты сүзсез калырга яратмаган туташыбыз.
Староста: «Әй, нәрсә сөйләшеп торган булам соң шуның белән, әйдәгез,
җегетләр, аның вәсвәсәсен тыңлап, баш катырганчы, киттек, әйдә, бәйрәм
хөрмәтенә тамак чылатып керәбез. Марсель абый дәрескә килә алмыйм дип
хәбәр иткән. Шаһа апа грипп белән чирли, үзегез генә репетиция ясагыз
дип шалтыратты. Киттек, туганнар!» – дип, ишеккә юнәлде. «Сезнең кебек
авыл гыйбадларының шул булыр инде, барыгыз, бар-бар, айныткычка эләгә
күрмәгез тагын», – дип, әйтәсен әйтеп калырга ашыкты Гөлнәзирә. Иң
соңгылардан булып чыгып барган керәшен егете Сергей кызыйны үчекләп:
«Мыр-мыр-мыр, лыгыр-лыгыр көне буе!» – дип чәпәде.
«Алла җаным, мин күп сөйләшәм икән, сез, хатын-кызлардан да хуже.
Ә ник комсорг Шамил миңа хайван дигәч, яклап бер сүз дә әйтмәдегез?
Гарьлегеңнән тәгәрәпләр китәрсең, билләһи!» Инде чыгып китеп югалган
мәзәкчән староста Даниялның ишек тупсасы кырыеннан пумала башы
күренде. «Күрмәдем, ишетмәдем, белмәдем!» – дип әйтеп куйды шаян
тонда. Гөлнәзирә рәнҗегән чырай ясарга тырышып, иреннәрен турсайтты:
«Ярар, ярар, Даниял, үзеңә дә шулай дип әйтмәсләр микән әле!» – дип,
үпкәсен белдерде. Ни генә булмасын, әйткәләшсә, төрткәләшсә дә, кемгә
булса үпкәләсә дә, чибәр кызый педагогларга, директорга кереп, беркайчан
да әләкләшеп йөрмәде. Гөлнәзирә, кирегә сукаларга яратса да, егетләрне дә,
кызларны да сатмады. Андый түгел иде ул! Әйтәсе килгәнен кистереп әйтә
дә вәссәлам. Аның саен үсмерләрнең күпчелеге аның матурлыгына соклана,
гашыйк була торалар иде. Усал авыл хатыннары кебек чәнечкеле теле генә
аңа карата булган тойгыларны вакыт-вакыт киметә шул! Үсмер Хәнифнең
кыюлыгы җитмәде бу чибәр туташны спорт ярышларына чакырырга. Ә бит
үзенең иптәшләре янында: «Менә нинди чибәр туташ мине поддержать
итәргә килде», – дип мактанырга да уйлаган иде уйлавын. Булмады!
...Ә инде бокс ярышын карарга курсташы, карачутыр Гөлнәзирә урынына
татарның икенче бер чибәре Резидәне чакырды ул. Резидә дигәннән, Хәниф
театр училищесына керә алуына әллә ни артык сөенмәде дә, көенмәде дә...
Чөнки аның хәрби булырмын дигән бөтен хыялын класс җитәкчесе җимереп
ташлады. Характеристикаң начар дип, хәрби комиссариат үткәрмәде аны.
Мәктәп директоры Рәшидә апасы гына: «Хәниф, нәрсәгә кирәк инде ул сиңа
хәрби тормыш, бер каладан бер калага күчеп йөрергә. Өстәвенә, күпчелек
офицерларның күчмәләр кебек йөргәч, гаиләләре дә тотрыклы булмый»,
– дип аңлатты. «Синең урының сәнгатьтә, әдәбиятта! Шигырьләр язасың,
балалар театрына йөреп, төп рольләрне башкардың, баянда сыздырып
уйныйсың, соңгы өч елда мәктәпнең танылган спортчысына әйләндең!
Минем сине зур сәхнәдә күрәсем килә!» – дип үгетләде. Өстәвенә, классташ
дуслары Шамил, Илгизәр, Мансур да: «Синең урының безнең белән, театр түгәрәгенә дә бергә йөрдек, укырга да бергә керик!» – дип, ныклап
агитация ясадылар. Спортчы егет кирәгеннән артык горур, кире булса да,
иптәшләренең сүзенә колак сала белә иде. «Алар белән бергә укырга керсә,
мәктәптәгечә шаярыша-көлешә, дәрескә дә бергә барасың. Бу үзе зур терәк
бит», – дип уйлады, язмыш сукмаклары кисешкән чатта калып.
Менә алар тагын бергә! Хәрби училищега керә алмавын авыр кичерсә
дә, дуслары белән артистлыкка укырга керүе күпмедер дәрәҗәдә тынычлык
бирде аңа. Егет өчен күбрәк аны үз иткән мәктәп укытучылары, туганнары,
авылдашлары шатланды. «Ниһаять, безнең мәктәптән дә, безнең нәселдән
дә, безнең авылдан да чын артист чыгачак икән!» – дип куаныштылар.
Бәлкем көнчелек утында янучылары да җитәрлек булгандыр, тик
Хәнифнең күзенә андыйлары чалынмады. Уку йортына эләгүен ишетүгә,
яңа белемдәш-курсташлары белән ике көн аралашкач, ул әнисенең туган
авылы Балчыклыга туганнары, бергә уйнап үскән дуслары янына юл тотты.
Укырга керү артыннан йөреп, шактый көннәр үтеп киткән. Кайтып,
бабасы белән Мәүлетдин абыйсына утынын, печәнен җыешасы бар бит!
Кичләрен Саравыл елгасы буенда сала яшьләре белән кич утырулары,
гармунда уйнап, аларны биетү-җырлатулары, кызлар озатып таң атканда
гына печән исләре аңкып торган келәткә кайтып йоклаулары үзе зур бәхет,
үзе бер ләззәт иде аның өчен. Өстәвенә, әле берәр дустын ияртеп кайтып,
серләшеп ятулары – үзе бер лирика, үзе бер романтика. Сүз һәрвакыттагыча
чибәр-чибәр туташлар турында барыр иде... Чыннан да, үсмергә үзе уйнап
үскән Балчыклы авылыннан да гүзәлрәк, чишмә сулары да тәмлерәк җир
бу дөньяда юк иде. Табигатьнең нинди матур почмагына урнашкан ул.
Җиләк-җимеш, чикләвеккә бай катнаш урманнар. Әнә өч чакрым ераклыкта
каралып күренеп торган Иламан урманы. Уң якта имән, юкә агачларына бай
Таштау урманы. Ул, чыннан да, ташлы таудан башлана. Казанга киткәндә
дә, шул яшеллекне кисеп чыгасың, шәһәрдән кайтканда да, елга портында
утырып киткән тизйөрешле су кораблары сине Красновидово дигән
пристаньда төшереп калдыра. Шуннан соң тагын, ни эләкте шуңа утырып,
унике чакрымны үтәсең бар. Җәяүләп кайткан чаклары да җитәрлек булды
аның. Таштау урманына хәтле алты чакрым, аннан тагын алты чакрым
тәпилисе кала. Җәяү кайтканда, төнгә калсаң, кара урманнар аша чыгулары
бигрәк өркетә. Курыкканга куш күренә дигәндәй, әле анда, әле монда куак-
агачлар селкенгәндәй була. Тегендә нәрсәдер йөгереп кереп киткәндәй
тоела. Ямьсез итеп кычкырып куйган ерткыч төн кошларының тавышы да
күңелгә шом өсти. Әллә ничә тапкыр туры килде үсмер Хәнифкә дә төнге
шомлы кара урман аша берьялгызы үтәргә. Бигрәк тә көчле җил чыкканда
нык дуамаллана урман. Йөз яшьлек агачлары чайкалып, котсыз авазлар
чыгарып шыгырдашалар. Андый чакта Хәнифкә берәр ерткыч җанвар килеп
чыгып, өстенә ташланыр кебек тоела. Шул сәбәпле, радиоприбор заводында
эшләүче Каюм абыйсы ясап биргән хәнҗәре гел кулында. Үзе дә кыргый
киек кебек ул хәзер, сиземләвенә хәтле көчәйгән, урман эчендәге ат юлы
рәтләп күренмәсә дә, андый чакта урман аркылы тизрәк чыгып җитәр өчен,
тоемлап тиз-тиз атлый. Берзаман агач араларыннан килеп тә чыга, чыга да
җиңел сулап куя. Әлбәттә, көндезләрен бу юлны үтүләре бик күпкә җиңел.
Биредәге сукмакның кайда, кайсы якка дуга ясап борылганына, кайсы төштә кура җиләкле аланның урнашканлыгына, нинди агачлар үскәнлегенә хәтле
яхшы белә ул. Бу унике чакрымны үтүләре, янында берәр иптәше булса,
әлбәттә, күңеллерәк тә, җиңелрәк тә. Төрле хәлләрне сөйләшә-көлешә,
кайтып җиткәнеңне сизми дә каласың.
Урманны кичеп чыгуың белән, әле еракта булса да, Балчыклы авылының
курчак театрындагы декорация кебек кечерәеп күренгән йортларын
чамалыйсың. Кояшлы көннәрдә ялтырап, Саравыл елгасының буасы да
сиңа маяк булып, юл күрсәтеп, үзенә чакырып тора. Тик аңа хәтле тагын
ике чакрымыңны тәпилисең бар! Тургай, сандугач сайрауларын тыңлый-
тыңлый, тирә-яктагы илаһилыкка, табигатькә сокланып, басу-кырлар аша
киң атлап юлыңны дәвам итәсең. Тауны төшеп җиттем дигәндә генә куак-
агачларга уралып, тау астына посып утырган Тарловка дигән рус авылына
тап буласың. Менә иң беренче тётя Шураларның йорты тора. Аннан Ваня
дәдәйләрнеке. Гадәттәгечә, яхшы һава булса, карт-коры, капка төпләренә
чыгып, гүзәл табигатькә күз салып, гәпләшеп утыралар. Рус бабайлары
көрәк хәтле сакалларын сыйпаштырып, «да, было дело» дип, яшьлекләрен
искә алалар. Әби-чәби, бала-чага каз бәбкәләрен, тавык чебиләрен ерткыч
кошлардан саклый.
Рус бабайлары, танып алып, татарчалап сәлам биреп калалар: «О, о, о,
исанмы, Ханиф энекәш, ялга кайтабыз инде, алайса, бик яхшы, бик! Зайнит
дуска, бабаңа салам айт дядя Фёдорга, кунакка килеп чыксын диген!» –
дип, хәерле юл теләп калалар. Аларның сөйләшүләре генә үсмергә һәрчак
кызык тоела. Бу авылның кешеләре чип-чиста татарча белсәләр дә, «ә»
урынына «а»ны кулланалар. «Ү» урынына «у»ны әйтәләр. Күрше салага
җитү балчыклылар өчен үзе бер бәхет инде. Чөнки биредә татарларны үз
иткән, олылый белгән, көр күңелле, кунакчыл халык яши. Кайсы йортка
телисең, шунда кереп, салкын чишмә суы, күбекләнеп, гөбердәп торган
әчкелтем квас эчеп, сусавыңны басасың. Җил-давыл, кар-буран чыгып
дуласа, теләсәң – куна каласың. Өстең корыда, урының җылыда булачак.
Бик ашыксаң, ат җигеп йә булмаса берәр техника кабызып, озатып та
куялар. Бер колхоз кырында иңгә-иңне куеп хезмәт салган ике халыкның
мөнәсәбәте дуслыктан да ныграк. Язмыш аларны ошбу җирлеккә китереп
бәйләгән икән – кайгы-шатлыклары да уртак.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев