Күпер
Поезд оча игътибарсыз дулап, Бәрелә пар, Килә мең аваз. Ләкин юкка... Туктый алмый, улап, Су төбенә китте паровоз...
Быел Бөек Җиңүгә 80 ел тула. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары
СССРга бәреп кергәч, татар язучылары да көрәшкә күтәрелә. 1943 елда Мәскәүдә
Совет язучылары берлеге президиумы утырышы була. Көн тәртибендә – татар
язучыларының хисабы. Докладны ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гази
Кашшаф ясый. Шунда ук Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт, К.Нәҗми, фронттан кайткан
Г.Кутуй, Ә.Ерикәй, М.Садри чыгыш ясый. Совет язучылары берлеге рәисе А.Фадеев
гаҗәпкә кала: Татарстан Язучылар берлеге үзенең әгъзаларының 20 процентын
сугышта югалткан да бит инде...
Татарстан бу сугышта 31 язучысын, 22 журналистын югалта. М.Җәлил,
Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш, Н.Баян, Х.Мөҗәй исемнәре халкыбызның йөрәк түрендә.
Д.Фәтхи, К.Басыйров, М.Вәдүт, М.Әблиев, Х.Рахман, М.Гатау, Ш.Гәрәй, Ә.Камал,
М.Мостафин, М.Мамин, Х.Кави китап чыгарып өлгергән. К.Вахит, М.Гаяз,
М.Әхмәтгалиев, Г.Галиев, Ә.Гыймадов, А.Аитов, И.Шәфиев, И.Закиров, Ә.Әминев,
С.Мөлековларның иҗаты бөреләнеп килә.
Яуда һәлак булган татар язучылары турында «Алар сафта» (төзүчесе Самат
Шакир), «Каһарман каләме» (төзүчеләре Вакыйф Нуриев, Лилия Сафиуллина) дип
аталган китаплар чыкты. Беренчесенең чыгуына – 40, икенчесенә 15 ел икән инде.
Дошманга каршы сугышта курку белмәс язучыларыбызны искә алу максатында
«Казан утлары» журналы битләрендә «Каләмне штыкка тиңләп» дигән яңа сәхифә
ачабыз. Ул ел буе дәвам итәчәк. Каһарман каләм ияләренең әсәрләрен туган көннәренә
туры китереп бирү күздә тотыла. Тышлыкта фотосурәтләре дә урнаштырылачак.
Әгъзам КАМАЛ
(1918 – 1943)
Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 гыйнварында
Татарстан Республикасының Апас районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә
туа. 1943 елның 16 маенда Сталинград фронтында һәлак була.
Ул күрде дә ике текә ярны
Тоташтырып торган күперне:
«Үз эшеңнән кыйммәт нәрсә бармы?» –
Дип уйлады... аннан төкерде.
Кул селтәде...
«Партизаннар, аңлыйм,
Тотыналар авыр бу эшкә...
Тик дошманга кичү итә алмыйм,
Совет күперен...
Алга, җиңешкә!»
Күпер буйлап көчле күкрәү үтте,
Куркып очты күлдән үрдәкләр.
Чыш-пыш килеп суга авып төште
Кинәт кызган тимер өрлекләр.
Поезд оча игътибарсыз дулап,
Бәрелә пар,
Килә мең аваз.
Ләкин юкка...
Туктый алмый, улап,
Су төбенә китте паровоз,
Һәм вагоннар изелделәр чатнап,
Кайдандыр ут ачты пулемёт.
Тимер юлдан тантаналы атлап,
Зур һәлакәт үтте бу минут.
Су айкалды.
Язгы бозлар сыман
Калкып чыкты астан үлекләр.
Гөмбә кебек йөзеп йөрде озак
Үрмәкүчле тимер бүрекләр.
– Украина, – дип, бер партизан әйтте, –
Дошман өчен, ай-яй, яман җир!
«Тәртип белән» безнең кулдан үтте
Дүрт эшелон, иптәш командир!
1943.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев