Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк тойгылар юк икән бу дөньяда?!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Көтелмәгән концерт

Август урталары да җитте, вакыт чаба да чаба, малай! Уку чоры
якынлашкан саен тизлеген куәтли генә тора. Хәниф, матаен акыртып,
кичкырын гына күрше Бортас авылыннан кайтып төште. Чапкычын олы
капкага терәп, сөяп кенә куйган иде, күрше Өрәстәме пәйда булды. Бөтен
авыл халкы Рөстәмне әтисе Гарәфетдин абзый әйткәнчә, Өрәстәм дип
йөртә. Менә шул Өрәстәм аны:
– Кая йөрисең соң син, кичә клубта да юк идең? – дип каршы алды.
– Бортаста Әнвәрнең туган көне иде, куна да калынды, – дип җавап
тотты Хәниф.
– Бүген кичен концерт була, чыгасыңмы соң?! – дип сорады иптәше,
аның планнарын ачыклап.
– Белмим әле, – дип куйды Хәниф.
– Соң, каникуллар бетеп бара, рәтләп күрешкән-сөйләшкән дә юк,
йөрисең шунда чит авылларда трай тибеп! – дип, Рөстәм иптәшен өлкәннәр
кебек сүгеп ук ташлады.
– Кемнәр куя инде ул концертны?
– Рәйсә апа Тукайлар килә дип белдерү элгән.
– Тукайлар?! Алайса, чыгып кермичә булмас инде, – диде ул, ничектер
күңеле күтәрелеп китеп. Аның күз алдына кара-чутыр Резидә килеп басты.
Ул аңа үзенең шомырт кара күзләре белән елмаеп карап тора кебек иде.
Кайларда йөридер ул чибәркәй. Теге рус җырындагы кебек: «Кайларда
йөрисең, ник мине күрмисең? Син аны үбәсең, ә мине тешлисең!» – дип,
эченнән мыгырданып куйды.
– Нәрсә, нәрсә дисең? – дип эндәште аңа иптәше.
– Юк, болай гына, ярый, клубка чыгарбыз дим. Юынып, бизәнеп
алырмын да...
– Без мунча яктык бүген. Әти әйтә, сөрәнче дустың белән кызуына сез
кереп чыгыгыз да, соңыннан әниең белән без барырбыз диде.
– Алайса, мин хәзер, Өрәстәм, тиз генә күренеп чыгам да мунчага
китәбез. Гөнаһларны юып, чистарынып барыйк инде, – дип, иптәшенә
кулын сузды.
***
Кичен көтү кайтып, көндәлек мәшәкатьләр беткәч, ул үзенең дус-
ишләрен ияртеп, клубка чыгып китте. Мәдәният сарае каршында клуб
мөдире Рәйсә апасы белән чираттагы ялына кайткан Каюм абыйсы басып
тора. Карасаң, аңа яңа бер мәшәкать табып куйганнар икән.
– Кайда йөрисең инде син, ёлки-палки, көтә-көтә көтек булдым! –
димәсенме. «Нәрсәгә шулай көтек булганнар икән?» – дип аптырап
калды үсмер. Тукай авылыннан килгән дусларын кунак итеп, үзенең кара
мыеклары да шактый чыланган, ахры, зурдан кубып сөйләшә абзасы.
– Тиз бул, әйдә, анда баянист Илдар уйный алмаслык хәлдә сәҗдәгә
киткән, концерт тоткарлана, – диде ул ачулы тавышы белән.
Менә сиңа мә. Теге сәрхуш уйный алмаганга Хәниф гаепле икән! Егетнең
ачуы кабарып чыкты.

– Эчермәскә кирәк иде, – дип, турыдан бәрде студент.
Абыйсы, энесенең кичерешләрен сизеп алып, тактикасын үзгәртергә
кереште. Кунаклар янында бик эшлекле булып күренергә тырышса да, инде
энесе белән җайлап кына сөйләшергә кирәклегенә төшенде. «Уйна инде,
энекәш! Өстәвенә анда теге Надияң дә килгән, сине эзләтеп, башны катырып
бетерде!» – димәсенме! Үсмергә ничектер уңайсыз булып китте. Кыз үзе
дөнья бетереп аны эзләп йөргәч, авыл гына түгел, бөтен район беләчәк
бит! Абыйсының беркатлыланып, салмыш килеш аңа начар реклама ясап,
сөйләнеп йөрүенә дә үпкәләде ул. Әллә кайтып китәргә инде? Ул Надияне
бит дусларча, Каюм абыйсын көткәндә вакыт үткәрер өчен генә озаткан
иде. Уеннан уймак чыгуы шушы икән! Димәк, Надия барысын да чынга
алган, алай гына түгел, егетне үзенеке санап, авылына хәтле килгән. Надия
аны үзенеке итеп шапырынып, кыланып йөргәч, шулай ярыймы инде?!
Клуб ишегеннән янә чәүкә Рәйсә апасы пәйда булды. Сөйләшкәндә
очкыннар чәчеп, ачуы чыкса, эттән алып эткә салып җибәрә торган усал
хатын иде клуб мөдире. «Нәрсә терәлеп торасың инде, Хәниф? Театр
училищесына кергәч, бөтенләй әллә кемгә әйләндең. Үзем уйный белсәмме,
сезнең кебек кыланмышларга борылып та карамас идем», – дип тезеп китте.
Бер башласа, туктый алмавын белгән Каюм абыйсы, усал хатын эшне
бөтенләй бозып ташламасын тагын дип, кабат сүзгә кысылды.
– Энекәш, әйдә, бүген генә уйна, тыңла инде мине, дус-ишләр, кунаклар
алдында хур итмә! Клуб тулы халык, бар да концерт көтә, үзебезнең
туганнар килде бит, күрше авылдан, – дип үтенде. Хәниф инде болай да
күңеле белән ризалашкан иде. «Надия аны эзләп йөри» дигән сүз бетерде
дә ташлады. «Нишләп әрсезләнә ул? Шулай да нишләргә соң? Халык көтеп
утыра. Күбесенең таң әчесеннән колхоз эшенә чыгасылары бар. Бәлкем
Сәләү Ирегенә йә булмаса алма абый Илмирына тапшырыргадыр. Алары
клубта булмаса, Сәләү Рәфкате әйбәт уйный. Һич булмаса, пирог Зиннурын
чакырырга туры килмәгәе». Басларны кушып алып бара белмәсә дә, бөтен
көйне шыгыр-мыгыр китерә. Сорасаң, ялындырып та тормый, әйт кенә.
Шул егетләрнең берсенә әйтеп карарга туры килер.
– Хәзер кемне дә булса табып бирәм, үзем уйный алмыйм, кулым
шешкән, аннан бөтен көйләрне белеп тә бетермим! – дип, юктан бар сәбәп
табып, тәкъдимне кире какты. Чәтердәвек Рәйсә апасы елар дәрәҗәгә
җитешеп:
– Каюм абый дим, әйт инде шуңа, сине тыңлый бит ул. Оятка калабыз,
бетәбез бит! Халык көтә-көтә арып бетте, дояркаларның иртә таңнан сыер
саварга барасылары бар! Кәҗәләнмәгез инде, кире тәреләр. Әй, үзем уйный
белсәм, сез хәчтерүшләргә ялынып торыр идемме! Юк нәмәстәләр, ничек
шундыйларны театр училищесына кабул итә торганнардыр?! Балчыклы
авылын кунаклар алдында мыскыл итеп ятмасагыз. Тукайлар килмиләр
шул алар, җаным. Клубта мин эшләгәнгә генә, мине генә тыңлап, пычрак
урман юлларын таптап, унбиш чакрым ара үтеп килделәр алар, җаным!
Билләһи газыйм, хәзер сиксән яшьлек Байтка бабайны тальяны-ние белән
чакырып китерәм, ояты сезгә булыр, мәнсезләр! – дип, мәдәният сарае
җитәкчесе шәкертне кыеклап эт итеп сүкте. Агитация Каюм абыйсына да
каты тәэсир ясады.

– Хәсрәт, ялындырып торган буласың! Тукай авылы егетләре янында
оятка калдырып, Надия хәтле Надия үзеңне эзләп сагынып килгән, икенче
юлы матайга утыртып алып барсам икән мин сине!
– Ярый, Рәйсә апа, бар, керә тор, хәзер башлыйбыз. Тик шкафыңнан
минем үземнең Тула баянымны чыгарып куй. Үземнекенә ияләшкән
инде, – дип, ризалыгын бирде Хәниф. Рәйсә ханым:
– Менә булды, менә бусы безнеңчә, егетләрчә! – дип, клуб ягына юнәлде.
Урамда тәмәке көйрәтеп торган кешеләр өеренә дә: – Әйдә, керегез,
башлыйбыз! – дип кычкырырга да өлгерде. Үсмер Каюм абыйсы янына
килеп:
– Мин бит Надияне синең сүзне тыңлап кына озаттым. Дусларча гына!
Бөтен авылга оран саласыз! Хәзер тирә-якка таралачак инде, – дип, үпкәсен
белдерде.
– Ә Надиянең кайсы җире ярамаган соң тагын?
– Сиңа яраган миңа да ярый дигән сүз түгел әле ул, – дип, Хәниф клубның
гримёркасына керә торган арткы ишеккә юнәлде. Күрше авыл егетләре
каршында да киребеткән булып каласы килми иде аның. Авылы матур,
кешеләре ачык чырайлы, кунакчыллар. – Егетләр, сезнең репертуарны,
көйләрне белеп бетермәсәм, үпкәләштән булмасын! – дигән булды.
– Синме белмисең, әй, скромный да булып кыланасың инде тагын! – дип
каршы алды аны клуб мөдире. Тукайлылар да:
– Син дә җиңеп чыкмасаң инде тагын! – дип, дәрт өстәделәр.
Шунда буталып йөрүче, шактый гына кабып алган авылдашы:
– Бөтен көйләрне белмәгәч, нинди артист соң син, анаңны корт
чаккыры?! – дип мыркылдады.
– Бар, бар, Рәфыйк, ычкын әле моннан, син генә җитмәгән идең
гримёрныйда, болай да басып торырга да урын юк! – дип, Рәйсә апасы теге
сәрхушне төрткәләп чыгара башлады. Исерек карышып:
– Нәрсә, дөрес түгелме, дөрес әйтмәдемме?! Бөтен көйне дә белмәгәч
хөкүмәт акчасын ашап ятмасыннар. Менә монда кайтып, фермада минем
кебек дуңгыз карасыннар, тирес түксеннәр, аналарын сатыйм! Нәрсә, Рәйсә,
дөрес сөйләмимме?! – диде теге адәм.
– Бар, җаным, бар, концертны башлыйбыз хәзер! – дип, Рәйсә ишекнең
келәсен үк элеп куйды. Тышкы яктан ишетелер-ишетелмәс кенә: «Сарман
буйларында йөргән чакта», – дип, салмыш иптәшнең тамак төбе белән
акырып, үзенең концерт куя башлаганы ишетелде.
– Әйдәгез, әйдә, иптәшләр, хәзер мин чыгып игълан ясыйм да
башлыйбыз, – дип, орчык хәтле клуб мөдире сәхнәгә чыгып китте.
– Бөтен көйне белеп бетермәсәң дә, борчылма, Хәниф, аларын төшереп
ук калдырырбыз! – диде Тукай авылының сәнгать җитәкчесе Мәдинә туташ.
– Ул Илдарны әйтер идем инде, теге юлы Көрәлегә баргач исереп ауды,
концертны өзде, бүген юл буе тыгынды да тагын эштән чыкты. Әйтеп
тордым җитте дип. Чыгып та бетә ул дигән иде, чыгып бетте инде әнә.
Хәниф братка рәхмәт, ул булмаса, тагын терәлер идек, – дип, каяндыр
гримёрныйның караңгы бер почмагыннан таныш тавыш ишетелде.
Бу аваз Резидәнең сөйгән яры Җәмилнеке иде. Аның күз алдына кабат
чибәр туташ килеп басты. «Кайларда йөрисең икән инде син, гүзәлкәй?» дип уйлап куйды Хәниф. Ул да түгел, аны сәхнәгә дә чакырдылар. Тамаша
залы шыгрым тулы иде. Хәтта тәрәзә төбенә дә менеп кунаклаганнар.
Заманында дингә каршы көрәш башлангач, ике катлы мәчетнең өстен
сүтеп, тау астындагы инеш буена клуб итеп китереп салганнар. Беренче
каты үз урынында, бүген башлангычлар өчен мәктәп анда, инде бу биналар
үз гомерләрен яшәп, таушалып баралар, тора-бара яңасын төзисе бар
дигән максат та куелган. Ләкин анысы кайчан тормышка ашар, беркем
дә төгәл генә белми. Түшәменә башың тиярлек сәхнәле, этелә-төртелә
йөз илле кеше сыярлык тамаша залы булган мәдәният йортын кыш көне
җылытып бетереп булмаса, җәйләрен кеше күп җыелса, һавасы җитми
башлый, тынчуга әйләнә иде. Бүген Хәниф сәхнәгә чыкканчы ук тирләп-
пеште. Артистларның киенү, бизәнү урыны да мунча ләүкәсе хәтле
генә, чиратлашып әзерләнергә кирәк. Кайбер очракта, урын җитмәгәч,
артистларның бер өлеше сәхнәнең ян пәрдәләре артына посып бизәнәләр.
Баянчы егеткә гармунын күтәреп чыгуга пәрдә артында торучылардан
сәламнәр ява башлады. Шулар арасында ни сәбәпледер тулган ай кебек
балкучы Надия туташның чырае да ялтырап куйды. Әлеге туташның бите
генә түгел, кыйммәтле тукымалардан тегелгән, төрле төсләргә кереп ялт-
йолт килгән һинд күлмәге дә күзен чагылдырды аның. Рәйсә апасы сәхнәдә
коммунистлар кебек горур басып:
– Хөрмәтле авылдашлар! Ут күршеләребез тукайлыларның баянчылары
кинәт авырып китү сәбәпле, бүген артистларыбызны үзе боксёр, үзе
артист, үзе баянчы Хәниф Садриев үз баянында үзе уйнап, моңлы көйләр
яңгырата! – дип игълан итте. Моны ишетеп, Хәнифнең бите караклыкта
тотылган бәндәбезнеке кебек кызыша, битеннән тир тамчылары тама
башлады. Кемдер тамаша залыннан:
– Җәмәгать, тәрәзәләрне ачыгыз әле, бигрәк тынчу бит! – дип кычкырды.
Халык бераз гөжләп алды да, бераздан барысы да үз урынына кире
урнашты. Табигатьнең җәйге кичләрдә генә була торган назлы саф һавасы
сәхнәгә дә менеп җитеп, артистларның мунча эчендәге кебек кызышкан
гәүдәләрен назлап, сыйпап үтте. Клуб мөдире:
– Җәмәгать, концертыбызны башлыйбыз, җырлый минем коллегам
Мәдинә Зәкиева! – дип белдерде дә, сәхнәдән тырт-тырт атлап, горур гына
чыгып китте.
Ниһаять, моң агылды. «Бөрлегәнем, бөрлегән, син бит минем бер генәм»,
дигән ярату сүзләре тамашачыларга тапшырылды. Аннан соң «Җидегән
чишмә» дигән җырны башкарып чыктылар. Халык шактый җылы итеп кул
чапты. Хәниф кемнеңдер «Браво, браво!» дип алкышлаганын ишетеп, иясен
эзләп борылып караса, әлеге дә баягы чуар киемле Надия сәхнә кырыеннан
кычкырып тора икән. Хәнифнең үзенә игътибар итүен шәйләп алып, кулын
болгады, күзләреннән мәхәббәт чаткылары сибелде. Егеткә исә җилкәсенә
аскан баяны икеләтә авыраеп киткән кебек тоелды. Хәтта битендәге тир
тамчыларына хәтле вакытыннан алда идәнгә тамды. Залдан кемдер:
– Хәнифкә сөлге табып бирегез әле, кызу бит! – дип оран салды. Ул да
түгел, Надия, атылып чыгып, тастымал белән студентның битләрен сөртте,
чәчләрен сыйпап алды. Залдан кемдер:
– Әнә Надия дигәннәре шул була инде! – диде.

Кичә дәвам итте. Рәмзия атлысы – өч җыр, Сәвиясе дүртне җырлагач,
ялтыравык күлмәкле Надия һинд биюен башкарды. Гармунда уйнаучыны
эсселек кенә түгел, тырыша-тырмаша биеп маташучы, өстәвенә күбрәк
Хәниф өчен селкенүен сиздерүче әлеге кызыйның кыланмышлары
сулышын кыса иде. Биеп бетергәч, атылып килеп, аны кочаклап ук алды:
«Рәхмәт!» дип колагына пышылдарга да өлгерде. Ниһаять, тәнәфес игълан
иттеләр. Ул гармунын урындыкка куйды да, грим бүлмәсе аша үтеп, урамга
ашыкты. Манма су булган тәнен җилләтергә иде исәбе. Грим бүлмәсен
узгач, клубның кышлык утынын саклый торган сарае бар, чолан дисәң
дә була. Шуннан үтеп барганда, колагына бик тә ягымлы матур хатын-
кыз тавышы ишетелде. «Ильяс абый, алайса, бу якшәмбе машинаңнан
мине дә калдырма инде. Отпускам бетеп килә, алып китәсе әйберләрем дә
күп», – дип үтенде. «Борчылма, Резидә сеңлем, үзеңне дә, әйберләреңне
дә калдырмам, китешли кереп алырмын, паромга иртәрәк барырга туры
килер, югыйсә ял көннәрендә үзең беләсең анда ниләр булганын», – диде
Ильяс дигәне. Резидә сеңлем диде түгелме? Мондый матур тавышлы кыз
бары тик теге чибәркәй Резидәдә генә булырга мөмкин! Караңгыда йөзләрен
чамалап бетерә алмагач, уңайсыз булса да, гармунчы егет якынрак килде.
Ильяс аны тынып алып:
– О-о-о, Хәниф туган, караңгыда шәйләп бетермәдем, син икәнсең! –
дип кулын сузды.
– Синең тавышыңны гына танып килүем, нинди былбыл кош белән
сөйләшә икән! – дип кызыксынуым.
– Резидә ул, менә! Туганнан туган сеңлем. Шуның белән чөкердәшәбез.
Ну, брат, гармунда уйнап та карыйсың икән, җиренә җиткерәсең, молодец!
– Нишләп концерт карамыйсыз?
– Түзеп булмый анда, кызу, мунча кебек, басып торырга да урын
булмагач, чыгып киттек.
– Шулай шул! Сеңлең белән, аның матур тавышын ишетеп, якыннан
танышасым килгән иде дә, егете бардыр, ахры, – дип әйтеп куйды Хәниф.
– Юк минем егетем, әгәр дә тагылып йөрүчеләрне санамасам, –
димәсенме чибәр кызый. Хәнифнең күңелендәге таш төшеп, рәхәт булып
китте. Димәк, колхоз рәисенең яраткан төпчек кызының, чынлап та, йөргән
егете юк икән. Шулай булгач, нишләп әле форсатны кулдан ычкындырырга!
Җәмил алдында, әлбәттә, уңайсыз булачак. Ләкин Надия авызыннан да,
чибәр туташның үзеннән дә Җәмилнең бушка вакыт уздырып йөргәнлеге
ачыкланды. Нишләргә икән? Үземнең урынга сәхнәгә кемне чыгарырга?
Карышмый торган пирогбаш Зиннур бар! Залдан күзенә чалынган иде
баярак.
– Резидә туташ, ә сезнең элек безнең авылда булганыгыз бар идеме
соң? – дип сорады ул.
– Юк шул! Монда килгәндә, трактор арбасында чайкалган-айкалганны
күрү дә бик җиткән. Яңгырдан соң бигрәк тә сазлык икән урман эчләре.
– Хәзер авыл эче коры инде, җилләде. Ә безнең саланың матурлыгын
күрсәң, мәңге онытасың юк. Ул мәктәп бакчасы дисеңме, гөл-чәчәкләргә
күмелеп утыра, түбән очта Сараул елгасының ярлары мендәр калынлыгы
бәбкә үләне, тал-тирәккә төренгән. Авыл уртасыннан гына әлеге елгага дистәләгән чишмәләр агып төшә. Телисезме, мин сезгә шуның бер өлешен
генә булса да күрсәтәм.
– Кызык, шулай бит, Ильяc абый, бер белмәгән, бер күрмәгән кеше мине
табигать карарга чакыра.
– Мондый егет чакырып торганда, әллә нинди кызларың да риза булыр
иде, – дип, бәясен күтәреп, өндәп куйды күрше авыл егете.
– Ул китсә, гармунда кем уйнар, хәзер тәнәфес бетә бит инде.
– Алайса, мин үз урыныма икенче гармунчыны табып калдырам,
көтәсезме? – диде тимерне кызуында сугып калырга тырышкан гашыйк
үсмер.
– Бер дә белмәгән кешегә ияреп китәргә шушы караңгыда... Аллам
сакласын, җүләр!
– Бар, бар, ничек инде шушындый җегеткә ышанмыйсың, саф һава сулап
керерсең, – диде аңа туганнан туган абыйсы. Димәк, кызның Җәмилгә
битарафлыгын ул да белә!
– Соң, әйдә, алайса, Ильяс абый, өчәү бергә йөреп килик, сүзе дә кимрәк
булыр, – дип ризалашты чибәр туташ!
– Әйдә соң, каравылчы да кирәк булгач!
– Ильяс абый, алайса, сез клуб тавына күтәрелә торыгыз, ул арада мин
гармунчыны табып калдырам, – дип, Хәниф, ярар дигәннәрен дә көтеп
тормастан, чолан ишегеннән урамга атылды.
Зиннур пирогбаш дигәннәре төп кебек таза, нык гәүдәле бер егет иде. Үзе
гармунда бөтен көйне уйнаса да, ничек кенә тырышмасын, бас ягын көйгә
куша алмый. Башка баянчылар булмаганда, кыз-кыркын аның яңгырдан
соңгы Сараул елгасыныкы кебек болганчык көенә туфлиләре белән
дөбер-шатыр идән тактасын төйгәлиләр. Ни әйтсәң дә, сугыш вакытында
гармунчы егетләр фронтка китеп беткәч, такмак әйтеп, кәстрүл кагып бию
түгел инде. Шыгыр-мыгыр килсә дә, тавышы гармунныкы.
Бик тиз генә киләм дисә дә, Зиннур абыйсын тапканчы, аны ияртеп,
сәхнәгә хәтле үткәнче, баянны кулына тоттырганчы концертчыларга: «Менә
сезгә баянчы!» – дип, тегеләр авызларын ачып, сүз әйтергә өлгергәнче,
шактый гына вакыт үтеп киткән. Өстәвенә, урамда бик әздән генә Надия
туташка килеп бәрелмәде. «Хәниф, мин монда!» – дип, каршына килеп
басмасынмы! Һиндстаннан кайткан ялтыравык тукымадан тегелгән
күлмәге, баганадан төшкән ут яктысында ялтырап, күзне чагылдыра. Духи-
мухиларны да кызганмаган, ахрысы, исе борынны җимереп керә. Нинди
генә төсләр чагылмый икән аның өс киемендә, буяулары хәрәкәткә килгән
кебек йөгерешә.
– Сәлам, Надия, ничекләр килеп җиттегез? – дигән булды ул сүз булсын
өчен генә.
– Бик яхшы килеп җиттек, мин юлны тоймадым да хәтта, – дип шатланып
җавап бирде әрсез туташ. – Сез шундый матур уйныйсыз, ис-акылыбыз
китеп карап торабыз инде Гүзәл белән. Бөтен гәүдәгез белән сыздырасыз.
Ул бию көйләрегез, биемәс җиреңнән биеп китәрсең! Безнең авылга да
килеп, бер уйнап китегез әле, соңыннан кич утырырбыз рәхәтләнеп! – дип
хисләнеп әйтеп куйды кыз.
– Рәхмәт, рәхмәт, Надия, әлбәттә, килермен, әлбәттә! Килергә тырышырмын! – дип кабаланып сөйләнде Хәниф. Үзенең дуамал баш мие:
«Нишләргә, ничек бу калын кара толымлы, матур чырайлы, үткен кызны
үпкәләтмичә генә таярга икән?» – дип чыгымлады. – Мине анда көтәләр,
мин хәзер, син керә тор, соңыннан сөйләшеп бетерербез, яме, Надия, – дип,
телен көчкә әйләндереп әйтә алды. Кызый барысын да үзенчә аңлап:
– Беләм инде мин сез егетләрне! Анда Дамир абыйлар, Җәмил, сезнең
Каюм абыйлар сыйланып утыралар, алар янына барасыз инде, – дип
фаразлады. – Ни әле, үзем дә сиңа күчтәнәчкә биш йолдызлы коньяк
әзерләп алып килдем, концерттан соң икәү генә очрашып алырбыз әле, –
диде, шыпыртка күчеп, сүзгә серлелек өстәп. Кара, чая күзләрен тутырып
карап алды да: – Соңыннан, яме! – дип, горур гына атлап, ишеккә юнәлде.
«Ник озата бардым икән, җүләр баш, ахмак, тормозларың күгәргән нәрсә.
Резидәгә дә барып ирешкән булса бу хәлләр? Бу беркатлы кызыкай да
жалкы. Ләкин Резидә...» дип уйлады.
Ул, атылып клуб тавын менеп, тирә-юньгә күз салса, нинди бәхет: Ильяс
белән сеңлесе Һади җизнәләренең бакча рәшәткәләренә сөялеп басып
торалар иде. «Аллага шөкер, өлгердем!» дип, эченнән генә шатланып куйды.
– Гафу итегез, зинһар, бераз сузылды!
– Без инде, бөтенләйгә югалды бу үткен егет дип, хафага ук төшкән
идек! – дип, чибәр туташ канәгатьсезлек белдереп төрттереп үк алды.
– Гаеп миндә, зинһар, үпкәләмәгез, тоткарланырга туры килде.
Менә хәзер рәхәтләнеп кичке авылны карап йөри алабыз. Әйдәгез, гөл-
чәчәкләргә, алмагачларга күмелеп утырган мәктәп бакчасыннан башлыйк
әле! – дип, үзе белән кунакны ияртеп китәргә теләде. Ильяс абыйсы аңлы
булып чыкты. Үзенең биредә артык икәнлеген аңлап:
– Өченче кеше мондый җирдә артык! Икегез генә сәяхәт ясап килегез
инде, төн матур, ай нурын сибә, йолдызлар күз кыса әнә. Син, Хәниф
энекәш, тәртипле генә, яме, Резидә – ул авылыбызның беренче кызы. Ярый,
мин үзем дә шушы тирәдә булырмын, – дигәч, салмак кына атлап, клуб
ягына китеп барды.
Алар күпмедер вакыт сүзсез генә Балчыклы урамы буйлап атладылар.
«Йа Ходаем, көтмәгән җирдән китереп бирде бит бәхетне. Атналар буе
күз алдымнан китмәгән, төннәрен хыялланып, бер күрергә тилмереп яткан
Резидә бүген янәшәдә! Төш кенә күрмидер бит ул?! Төне дә ничек матур
бит, тирә-юнь тып-тын! Кошлар гына сайрамый, вакыты үткән! Бүген алар
урынына чибәр туташның чишмә суы кебек челтерәп чыккан тавышы да
бик җиткән. Бүген аңа бүтән беркем дә кирәкми! Янәшәсендә күңеленә,
рухына хуш килгән чибәр туташ атлый.
– Нишләп бер сүз дә дәшмисең? Әллә телсез калдыңмы? – дип төрттереп
алды кыз.
– Синең турында уйлыйм.
– Нәрсә дип инде, сер булмаса? Менә Тукайның бер җилбәзәк кызы сиңа
ияреп китте дип, эчеңнән генә көләсеңме?
– Дөрес хәлме соң бу, төш кенә күрмим микән дип, ышанып бетмичәрәк
барам. Шатлыгым эчемә сыймый. Минем бит инде өмет канатларым сынган
иде. Теге юлы клубыгызда бер күрүдә ошаттым мин сине. Әле кайткач та,
көне-төне сине сагынып, үз-үземә урын таба алмыйча йөрдем.

– Ай-яй, сөйләп тә карыйсың инде син, кошлар кебек сайрыйсың,
Балчыклы егете! Ышанырлар дип уйлыйсыңмы? Артист кеше артист шул
инде. Беренче килүеңдә үк Надияне озаттың бит син! Ничек оялмыйсың,
ахирәтемнең башын әйләндердең дә, ул бит синең белән исәрләнде. Инде
миңа сүз катып маташасың! Надиянең шатлыгы эченә сыймый, атна буе
авызында син генә идең, үткен җегет! Бу концертны да ул оештырды.
Күчтәнәчкә коньякларга хәтле күтәреп килде. Менә син нинди ышанычлы
бәндә икәнсең!
Хәниф бер мәлгә телсез калды. Менә-менә бәхет кошы, үзе кулыма килеп
керде дип сөенгәндә генә, ычкынып, очып китеп маташа!
– Беләсеңме, Резидә, ышан миңа! Сине күрдем дә бүтән хатын-кызлар
күз алдымнан эреп юкка чыктылар!
– Вәт артист! Кемлегеңне Надиягә җиткерергә кирәк, йөрмәсен
ышанып, – дип, ачу белән әйтеп куйды Резидә.
– Сөйләмәм дигән идем инде, эшләр болай тирәнгә киткәч...
– Нәрсәне сөйләмәм дигән идең? – диде аңа чибәр кызый, усал карап.
– Мин сине беренче күрүемдә үк ошаттым! Менә ул, мәйтәм, мин эзләгән
кыз! Ләкин өметемне шундук өзделәр. Хәлим абый миңа: «Теләсәң кемне
озат, ләкин монысын түгел! Энем Җәмил белән ике ел буе очрашып йөриләр,
тиздән өйләнешергә дә тиешләр, – дигәч, минем бөтен уй-ниятләрем,
якты хыялларым убылып, җимерелеп төште. Тизрәк ул кичәдән чыгып,
Балчыклы авылына кайтып китәсем килә башлады. Ләкин Каюм абый
бар, ул бит Наҗия апа янында кич утырырга хыялланып килде, шуны
атна буена көтте. Минем хәлне аңлап: «Энекәш, борчылма синең юлыңда
хатын-кызлар күп булыр, Резидә кебекләре дә очрар әле», – диде. Ләкин
минем күңелдә көрәш бара. Әллә беркемне дә тыңламыйча сине озатырга
микән, сугышырга туры килсә – орышырмын дип тә уйлап куям. Шул ук
вакытта: «Дуамаллык булачак бит бу! Тукай егетләре дус итеп, кунак итеп
каршы алалар, шул мөнәсәбәтләрне саклап калырга кирәк дип, нәфесемә
каршы төшәм, өстәвенә, абыйның йөргән кызы да биредә дип, үз-үземне
авызлыклыйм. Шуннан Каюм абый: «Утырма кайгырып, мин әле төн буе
Наҗия апаң янында, эчең пошып, кайчан кайтыр икән дип, вакытны бушка
үткәреп утырганчы, озат берәрсен!» – дигәч, бернинди хис-ниләрсез,
әлбәттә, гафу үтенәм, сөйләшеп утырырга, шул ук вакытта синең турында
да нәрсә дә булса төпченеп булмас микән дип, ияреп киттем!
– Менә ничек икән ул! Хәлим абый миннән килен дә ясап куйган!
Иманын алам әле бу атнада Тукайга кайтса! Ялганчы! Дөрес, Җәмил миңа
әллә ничә тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Арттан калмыйча, эт кебек
тагылып йөри, теңкәне корытып бетерде инде! Әйтеп-аңлатып та карыйм,
тора-бара яратырсың дип үҗәтләнә. Казанда әле качып котылып була.
Әниләр янына кайттыңмы, эзәрлекли башлый. Ләкин шуны бел, Хәниф, без
барыбер аралаша алмыйбыз! Надия алдында оятсыз җан буласым килми
минем! Үпкәләмә!
– Мин бит Надиягә бернинди дә вәгъдәләр бирмәдем, өметләндермәдем!
Нишләп ул шулай сәбәпсез вакыйгаларны куерта!
– Һәрбер туташ үзеннән өстенрәк, үзенә лаеклы дип санаган ир-атка
кияүгә чыгып, затлырак нәсел калдырырга тырыша. Надия шуны синең рәвешеңдә күрә. Үзе баянчы, үзе булачак артист, дөрес булса, боксёр да
икәнсең әле. Өстәвенә, чибәр дә! Аның бәхетле булырга хакы юкмы?
– Бар, әлбәттә! Тик мин аңа беркайчан да өйләнмәячәкмен. Нишләп
шуны аңламый ул?
– Ләкин аның үз бәхете өчен көрәшергә хакы бар! Ул бит назлармын,
сөярмен, шуннан соң үзен дә ярата башларлар дип уйлый.
– Бар, әлбәттә, аның да көрәшергә хакы! Шул исәптән минем дә! – дип
кистереп әйтте Хәниф. Резидә сүзсез, тынып калды. Хатын-кыз башы
белән ниләр кичергәндер туташ, билгесез. Ләкин аның күңелендә дә
көрәш бара иде инде. Әле генә нәфрәт белән караган күзләре моңсуланып,
күңелсезләнеп калды.
– Ник дәшмисең, Резидә?
– Нәрсә дияргә дә белмим. Ошамасаң, ике дә уйламыйча борылып китеп
барыр идем, Хәниф. Үпкәләмә, зинһар! Минем иптәш, сердәш кызым бит
ул! Теге юлы клубта миңа төбәлеп карап торуыңны сизеп аптырап куйдым.
Бер белмәгән, бер күрмәгән кеше сине шулай карашы белән үтәли тишсен
әле! Аннан мине ошатканыңны аңлап алдым. Әле үземнең хатын-кыз
беркатлылыгым белән мине озата килмәс микән дип тә уйлап куйдым. Сөлек
кебек хәрәкәтчән, чибәр, гармунда өздереп уйнаучының озата кайтуын уен
өчен булса да хыялланган идем.
– Һәм ул шулай булырга тиеш тә иде.
– Тиеш нәрсәләр күп була, ләкин күпчелек очракта тормышка гына ашмый.
Алар тагын бер-берсенә төбәлеп, сүзсез генә карашып тордылар.
Хәнифнең күзе чия кебек кызарып, тулып торган кызның иреннәренә төште.
Һәм ул бөтен кыюлыгын җыеп, Резидәне көчле куллары белән рәшәткәгә
кысып суырып үбеп алды. Шул мизгелдә ике күзеннән утлар чәчрәде, сул
яңагы кызыша башлады.
– Җибәр мине! Тагын бер шулай кылансаң, күрмәгәнеңне күрсәтәм!
Берәр юлдан язган кызмы әллә мин сиңа?
– Яратуымны тыя алмадым, Резидә! Суксаң – кабат сук, тагын үбәм мин
сине. Тиздән син кайтып китәсең, ә күңелем сиңа ияреп йөриячәк. Ул инде
ике атна буе синең янда.
Кыз күпмегәдер югалып калды, нишләргә дә белми бимазаланды.
Шуннан файдаланган Хәнифнең икенче яңагыннан да утлар чәчрәде.
Өченче тапкыр кабатлангач, Резидәнең күтәрелгән кулы һавада эленеп
калды. Аларның иреннәре ни сәбәпледер бик озак бергә кушылып тордылар.
Күпме вакыт үткәндер, каяндыр килгән кеше тавышлары, «Беларус»
тракторы кычкыртуы аларны айнытып җибәрде. Ул да түгел, алар янына
тиз-тиз атлап, Ильяс абыйлары килеп җитте.
– Резидә сеңлем, әйдә, тиз бул, китәбез! Сине инде ярты сәгатьтән артык
көтәбез! Җәмил үзенә дулый, аты-маты белән сүгенә. Надия балакай трактор
арбасында күз яшьләрен түгә, ни эшләргә белгән юк анда.
– Әйттем бит мин сиңа, Хәниф, инде Надиянең күзенә ничек күреним?
Алар клуб янына төшеп җиткәндә, килгән кунаклар трактор арбасына
төялеп беткәннәр иде. Шактый кызып алган Җәмил аларны шәйләп:
«Себерке, заразы, хайван!» дип, фамилиясен әйтмичә генә кемнедер сүкте.
Кайсыдыр мыш-мыш килеп үксеп куйды, Надия елый иде, ахрысы.

– Мин сине күрергә дип концертлар оештырып, коньяклар күтәреп
киләм, ә син! – дип, рәнҗеп кычкырып җибәрде ул.
– Кунакларны шулай мыскыл итеп каршы алалармы, өйләнергә дип, ике
ел буе йөргән кызымны... Бүтән безнең авылга аяк басасы булмагыз! – дип
дулады Җәмил. Резидә дә төшеп калган, җебегәннәр ыруыннан түгел икән.
– Җәмил абый, мин сиңа күпме әйттем, яратмыйм дип. Булды, җитте.
Ә себерке дигән сүзең өчен абый янында җавап бирерсең. Бар, әнә үз
себеркеңне тап! – диюе булды, бар да тынып калды. Аракы эчеп, күзләре
калайланган Каюм абзасы гына:
– Егетләр, ул салабонның, сез генә китегез әле менә, иманын
укытачакмын. Үзебезнең авылдан гына кыз таба алмаган, күршеләр
кетәклегенә дә кергән, салага! – дип селтәнеп алгандай итте. Трактор, «сау
булыгыз!» дигәндәй тагын бер кычкыртып алгач, кара төтеннәр чыгарып
клуб тавыннан өскә үрмәләде. Аңа тагылган арбада Хәниф өчен кадерле
булган зат та ерагайганнан-ерагая бара иде.
– Тукайлыларның беренче чибәрен карата алуың яхшы анысы. Тик
дуслар алдында подвёл син мине! Ну, барыбер молодец, энекәш! Ярый,
кереп йоклыйм әле мин, – дип, олпат гәүдәле чибәр абыйсы тау башындагы
йортларына юнәлде. Менеп җиткәч, бер мәлгә борылып: – Резидәң
үзе җаратса, бер дә борчылма. Бармак та тидермәячәкләр үзеңә. Аның
Нурислам дигән абыйсы бар, кирәк булса, өзеп ата торган җегет!
Хәниф тә, иптәшләренә ияреп, түбән очка төшеп китте.
Бүгенге нурлы айлы кич бәхет тә бүләк итте кебек аңа. Шул ук чакта
эчен пошырып тора торган шөбһә дә өстәде. Җәмилнең абыйсы Хәлим
кебек үзләрен дус итеп каршы алган кешеләрне бер мизгелдә юлына киртә,
дошман ясап куйды. Нишләргә, бу четерекле мәсьәләне ничек чишәргә?
Бәлкем иртәгә көндез Тукай авылына барып, Җәмил белән күзгә-күз
карашып аңлашырга, җаен табарга кирәктер? «Үпкәләмә, туган, ул бит
синең белән очрашырга үзе теләми, сине үз итсә, яратса, якын да килмәс
идем, әллә кайдан әйләнеп үтәр идем! Әлбәттә, мин үземне гаепле сизәм
синең алда, гафу ит, ике арага хатын-кызның килеп керүе бик авыр хәл!
Ләкин ул мине сайлады бит!» – дип аңлашып карарга туры килер. Тик
авылларының беренче чибәре, колхоз рәисенең кызына өмет итеп, гашыйк
булып йөргән егет мәңге кичермәячәк аны. Ул бит хәзер үзен Хәниф
тарафыннан рәнҗетелгән, мыскыл ителгәндәй тоя. Хәзер аның авызлыксыз
гыйшкы аркасында Каюм абыйсы белән Хәлим агасының да мөнәсәбәтләре
бозылачак инде. Димәк, аларның икесенә дә күрше авылга юл ябык. Резидә
белән кичләрен очрашырга мөмкинлеге бетә. Ярый әле зур кала – Казан бар!
Иртәгә иртүк Резидә янына барып, адресын, телефоннары булса, номерын
да белергә кирәк! Аларның гыйшкын шәһәр генә сер итеп саклый алачак!
– Әй, Ромео иптәш, нишләп әле тирән уйларга батып атлыйсың, кайгың
зур мәллә? Югыйсә элегрәк кичләрен төрле мәзәкләр сөйләп, ха-ха да хи-
хи килә идең. Нәрсәңне югалттың, әйт?
– Нәрсә, Фәрит, син миңа әйтәсеңме соң? – дип, Хәниф аңламыйчарак
торды. – Югалтмадым, таптым, Фәрит! Ай кебек нурлы йөзле, челтерәп
аккан чишмә тавышлы бер чибәрне таптым!
– Ә Казиле, Әсфәния?

– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния
мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин
Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк
тойгылар юк икән бу дөньяда?!

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев