Хәчтерүш (романның дәвамы)
Вакыт бик озын сузыла кебек! Көтә-көтә көтек булу шушы галәмәттер инде. Караңгы уйлары белән агач араларыннан атлады да атлады. Ул, күңел киеренкелегеннән котылырга теләсә дә, тулысынча тынычлана алмады!
Авызлыксыз гыйшык!
Җәйге каникуллар сизелмичә диярлек үтеп китте. Ялыктыргыч
дәресләрдән торган уку елы үз тәртәсе арасына керде. Икенче курс студенты
Хәнифне икенче атнаның ахрында Урицкий клубында йодрык ярышы көтә
иде. Ике атна буена ул театр училищесыннан кайтканнан соң спорт залына
чапты. Уку йортындагы кайбер танцы, ритмика, актёрлык осталыгына
өйрәнү дәресләре бөтен хәлне ала, кайбер дәресләрдә ул иптәшләренең
аркасына посып, йокыга да киткәләде. Рәхмәт курсташларына, хәлен
аңлап, һәрчак укытучыларга сиздермәскә тырыштылар. Остазы Рашат
Еникеев: «Быел да 51 килограммдагы авырлыкта сугышачаксың, онытма!
57 килограммга хәтледә Әхәт Габидуллин булачак», – дип кисәтте. Хәнифкә
51 килограммда үзенең авырлыгын тотып торуы бик кыен иде инде. Үсә
торган организм нык карыша башлады. Хәзер аңа шуны тотар өчен ун
килограммга хәтле ябыгырга кирәк! Шул сәбәпле, кичләрен көн аралаш
диярлек шәһәр мунчасына йөгерде. Атнаның өч көнен спорт залына чапса,
өч көнен мунчада пар салып, себеркеләр белән авырлык куды. Резидә белән
атнага бер тапкыр ял көнендә генә очрашкаладылар. Бүген дә ул өченче
номерлы шәһәр мунчасына барып, ике сәгать буена ләүкәдән төшмичә
чабынды, гимнастика ясады, соңыннан башына калын сөлге урап, аякларын
кайнар суга тыгып, тир куарга тырышып утырды. Сабакташы Гөлнәзирә
үчекләгәнчә, бер айда ике күзе генә утырып калган хәчтерүшкә әйләнде
дә куйды. Юынырга килгән абзыйлар, ир-атлар да аның интегүен күреп:
«Ял ит, энекәш, аның хәтле чабынып, аягыңнан егыла күрмә!» – дип тә
кисәткәләделәр. Хәер, инде аның бу галәмәтләренә мунчадагы иптәшләре
ияләшеп беттеләр кебек, беренче генә тапкыр күрүләре түгел бит! Тора-
бара үз итеп, аның тырышлыгына сокланып: «Сәлам, братишка, нәтиҗәләр
ничегрәк соң?» – дип, хәл-әхвәл дә белешә башладылар.
Ниһаять, аның авырлыгы, мең газаплар белән тренеры таләп иткән
күләмгә төште. Шуңа карамастан: «Өеңә кайткач бер йөз грамм майсыз
ит, ике-өч стакан яшел чәй дә соңыннан бер лимон, вәссәлам, менә норма
сиңа бер көнгә! Шул җитә, ычкынып китеп тыгына күрмә тагын, түз!
Үлчәнгәннән соң гына хәл, көч керсен өчен яхшы кофе белән шоколад ашап
куярсың! Кисәк тутырып куюдан сак булырга кирәк!» – дип тә кисәтте.
– Рашат Хөсәенович, Яңа елдан соң мин йә 54кә, йә 57 килога күчәм,
51не инде тоталмыйм, бик авыр хәзер! – дип мөрәҗәгать итте Хәниф.
– Ярар, анда карарбыз, күз күрер! – дип, җитди генә әйтеп куйды тренеры.
Өйгә кайтса әнисе аның интегүләрен күреп: «Ташла, ябышып беткәнсең
бит инде, ике яңагың гына тырпаеп калды!» – дип сүгә. Хәниф аны үзе дә
яхшы аңлый, ләкин булачак көндәшләре дә аның кебек этләнә бит, түбәнрәк
категориягә төшә! Инде өченче елын йодрык сугышына йөреп, каторжаннар
хезмәтенә күнегеп тә бетте кебек ул. Авырлык мәсьәләсе борчыса да, Хәнифне, «Ярышка Илгизәр белән Шамилне һәм Резидәне дә чакыргач, алар
каршында җиңелеп, оятка гына калмасам ярый инде!» дигән уй куркыта, шул
уйлары күбрәк борчый. Кем булыр икән бүген аның көндәше?
***
Урицкий клубына килеп керсә, бина базар-вокзал кебек кайный, шау-
гөр килә иде. Спорт залының уртасында дүрт почмаклы ринг калкып тора.
Өстенә, зур, көчле утлы люстра эленгән. Бу квадратка менеп, аларга хәтле дә
кемнәрдер орышкан, бүген алар, иртәгә бөтенләй башкалар көч сынашачак.
Ниндидер серлелек, могҗиза бар кебек күпне күргән бокс залында. Үзенә
генә хас исе, энергетикасы. Күн, тир-кан, ат кылы тутырып тегелгән бияләй
исләре бергә кушылып, аерым бер хуш ис хасил иткән. Шул хушбуй борын
тишекләренә кереп, алдан ук ярыш хисен уята, ярсыта башлый.
Студент егет, үзенең кем белән алышачагын ачыкларга дип, спортчылар
өелешеп торган якка, исемлек карарга китте. Барысы ундүрт пар чыгасы
икән. Кем белән диген әле, үзеннән бер яшькә өлкәнрәк, бокска ике ел
күбрәк йөргән, үлсә үлә, ләкин бирешә белми торган Ильяс Ибраһимов
бүген аның көндәше булып чыкты. Хәнифнең шундук сөмсере коелды.
Дусларын, сөйгән яры Резидәне чакырганына үкенеп куйды ул бүген.
«Туры килсә дә килә бит! Резидәгә инде кемдер болай да «синең егетең
боксёр да әле» дип әйтеп салган. Шамилдер инде! Ул кеше янында үзенең
курсташы белән масаерга ярата.
– Бу юка гәүдәң белән ничек сугышырга була соң? – дип аптырап сорады
чибәр туташ. Чандыр гына егетнең йодрык сугышчысы икәнлегенә һич кенә
дә ышанасы килми иде кызның. Ярый әле, Гөлнәзирә кебек «Хәчтерүш!»
дип атамады. Спортчы егетнең күз алдына көндәше Ильясның яз көне соңгы
тапкыр күп мәртәбәләр Казан, Татарстан беренчелегендә җиңү яулаган
данлыклы Габделнур Мөхетдинов белән орышы күз алдына килеп басты.
Өч раунд буена тетеп бетерделәр бер-берсен, соңыннан икесенең дә битләре
шешенеп, күгәреп беткән, аналары да танырлык чырайлары калмаган иде.
Судьялар җиңүне кемгә бирергә белмичә аптырап калдылар. Ун елга якын
гомерен ошбу газаплы спортка багышлаган Габделнурның абруе үз эшен
эшләде, аның кулын күтәрделәр. Амбициясе көчле Ильяс, гарьләнеп, елап
чыгып китте дүрт почмаклы читлектән. Артыннан: «Син җиңелмәдең,
молодец, Ильяс!» – дип юатып кычкырып калучылар да булды. Бүген менә
арысландай сугыша белүче спортчы белән Хәнифкә дә көч сынашу вакыты
килеп җиткән, күрәсең. Ниндидер көч аларны күзгә-күз очраштырачак.
Шулай уйланып торганда каяндыр Искәндәр Фәсәхов килеп чыкты.
Алар бер мәктәптә укыдылар, янәшә генә торгач, бокска да икәүләшеп
йөрделәр. Иптәшенең спорттагы дәрәҗәсе дә зур, кыюлыгы, көче дә
чиктән ашкан! Өлкән абыйларының берсе – көрәш буенча спорт остасы,
икенчесе – самбо буенча кандидат; Искәндәр үзе дә бокска килгәнче җиңел
атлетика, чаңгы, гимнастика, штанга, хәтта, агаларына ияреп, көрәшкә
дә йөреп алган. Ярышларның кайчан буласын белеп алган кызлар аның
фигурасын күрер өчен генә дә өерелешеп киләләр. Ул рингка килеп
чыккач, искитмәле фигуралы атлетны күреп, сокланып, «ах» итеп куялар.
Егетнең бөтен җире килгән, нык аяклар, киң күкрәк, кабарып, рельефланып торган мускуллар. Һәр җепселе һәм тукымасы көчле егәр белән корылган.
Күпчелек көндәшләре аның тышкы кыяфәтен күреп, көчле энергетикасын
тоеп, орыша башлаганчы ук рухи яктан җиңелеп куялар иде. Хәнифнең
ул авылдан килгән елларда ук яклаучысы да, саклаучысы да, үзенә күрә
остазы да булды. Киров районының абруйлы ир-атлары килеп кул биреп,
аның көченә баш иеп китәләр. Урам хулиганнары белмичә, ялгыш килеп
бәйләнсәләр, аңнарын югалтып, бер-ике минут эчендә җиргә авалар иде.
Аңа ияреп йөри торгач, Хәниф тә хәзер титуллы бәндәләрдән санала.
Искәндәр 67 килограммга хәтле булган авырлык үлчәмендә сугыша. Яшькә
дә Хәнифтән олы, ләкин яныңда шундый көче, егәре ташып торган дусты
булу егеткә тәвәккәллек өсти иде. Искәндәр аңа:
– Бүген үзеңне күрсәт, куркып торма! Югыйсә анда Ильяс: «Мин аны
беренче раундта ук манчып ыргытам», – дип әтәчләнеп йөри. Әгәр дә
җиңелсәң, үзем дә өстим, үпкәләмә! – диде дә кинәт килеп чыккан кебек
юк та булды. Хәниф иптәше артыннан:
– Тырышып карыйм инде! – дип кычкырып калды. Студент егет сәгатенә
күз салды. Тагын унбиш-егерме минуттан Алсу ахирәтен ияртеп Резидә
килеп җитәргә тиеш! Хәниф алда торган орыштан бик үк коелып төшмәсә
дә, «җиңелмәсәм генә ярар иде!» дип борчыла башлады. Урамга чыгып,
һава сулап алырга уйлады.
Вакыт бик озын сузыла кебек! Көтә-көтә көтек булу шушы галәмәттер
инде. Караңгы уйлары белән агач араларыннан атлады да атлады. Ул, күңел
киеренкелегеннән котылырга теләсә дә, тулысынча тынычлана алмады!
Димәк, Ильяс белән дә алышыр вакыт җитте. Күпме еллар буе дустанә,
аралашып яшәсәләр дә, соңгы айларда, ни сәбәпледер, араларыннан кара
мәче узган кебек булды. Очрашканда да, салкын гына күрешә, кырт-мырт
итеп кенә сөйләшә. Коңгырт саргылт күзләреннән усал очкыннар сибелеп
куя! Ни булды икән?! Кем араларын бутады? Аңа карата Хәнифнең бер генә
дә кыңгыр эше дә булмады югыйсә. Аңламассың бу кешеләрне! Кемдер
нахак сүз җиткергән, күрәсең! Димәк, Ильяс рингта читтән генә янауларын
тормышка ашырырга тырышачак!
Ләкин минем аның явызлыгына каршы торырлык аргументым, стимулым
бар! Дусларым Шамил, Илгизәр, сөйгән ярым Резидә иптәш кызы Алсу
белән миңа көч биреп торырга киләчәк! Сиңа да җиңелгә туры килмәячәк,
усал мәктәптәшем! Син явызлык белән алдырырга теләсәң, мин спорт
усаллыгы белән җиңәчәкмен сине! Үпкәңне бит аны «мин шулай итәм,
тегеләй итәм аны!» дип янап, кеше аша җиткереп ятарга кирәкми. Егет
булсаң, турыдан-туры, күзгә-күз карап, уртага салып аңлашырга кирәк!
Әгәр синең алдыңда тырнак очы хәтле генә дә гаебем булса, башымны
түбән иеп гафу үтенәчәкмен! Дөресрәге, үтенгән булыр идем! Ә син безнең
аңлашуны рингта чишәргә калдырдың!
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев