Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит... Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора – ашыгуы гаҗәп түгел иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Алдындагыны алты ай эзләгән...
Табылган чыганакларда кайбер мәгълүматлар өзек-өзек җөмләләр
рәвешендә укыла. «700 нче еллар тирәсендә славяннар күренә (хәзерге
территорияләрдә дип укы. – Ф.Ш.) башлый. Днепр елгасы бассейнында
урнашкан Киев, Полтава тирәсе «кыргый дала» дип аталган, анда татарлар
ат өстендә чапкан. VI гасырга кадәр Киев тирәсендә славяннар юк иде.
Аларның зур хәрби берлеге VI гасыр башында Карпат тирәсендә күренә».
Хәтмулла әлеге җөмләне укып бетерүгә, Фазыл Шәриф елмаеп куйды һәм:
– Бу турыда беләбез без. Ключевский табышы болар. Егерме сигез
томлык Россия империясе тарихында бар алар.
Хәтмулла дәшмәде, чөнки аның моңарчы Ключевскийны укыганы юк
иде. Галимне тыңлап торсаң да, әйбәт кенә булыр.
– Утыз икенче елда Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгарстан
исемендә дәүләт төзелә. Бу дәүләт Түбән Кубан һәм Көнчыгыш Азак
буйларын көнчыгышта Хәзәр диңгезеннән алып көнбатышта Көньяк Бугка
кадәр, ягъни Малороссиянең Киевтан көнчыгышка таба булган барлык
җирләрен үз эченә ала. 640 елда Болгар Византия белән килешү төзи.
Хәтмулла, чынмы дигәндәй, галимгә күтәрелеп карады. Тегесе:
– 1912 елда Полтава өлкәсенең Кече Перещепина авылы янында күп
кенә алтын-көмешле савыт-саба, бизәнү әйберләре, ат дирбияләре, сугыш
кораллары табыла. Араларында «Кубрат патрикий» дип язылган балдак та
була, – дип, бернинди шиккә урын калдырмады.
Хәтмулланың тагын да күбрәк беләсе килә иде. Моны сизгән галим
сүзен дәвам итте:
– 1980 нче елларда немец тарихчысы Иохам Вернер кызыксына башлый
бу табылдыклар белән. Тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, ул фәнни
монография нәшер итә. Анда ул акка кара белән «Перещепина хәзинәсе
Кубрат ханны күмү белән бәйле, җирләү өчен кирәк булган әйберләр
җыелмасы» дигән...
Галимнең тавышы килешле, һәр сүзен ачык итеп әйтә, иң әһәмиятлесе
һәр тарихи мәгълүматы ис-акылны китерерлек.
– Татарлар турындагы тарихи документлар 1236 һәм аннары
1552 елларда күпләп юкка чыгарыла. Алтын Урда таркалганнан соң,
татар телендәге язмаларны махсус юкка чыгару эше бара, бу егерменче
гасырга кадәр дәвам итә. Хәер, аннан соң бетерүнең икенче этабы башлана.
Инкыйлабтан соң, дингә каршы көрәшәбез дигән булып, шулай ук бик күп
язмалар яндырыла йә халыктан яшерелә...
Галимне тыңласаң, чәчләрең үрә торырлык, чөнки ул мәгълүм
чыганаклардан мисаллар китереп сөйли; әлеге чыганакларны Рәсәй
галимнәре дә, бигрәк тә чит илдәге тюрколог, тарихчылар да раслаган,
хаклыгын дәлилләгәннәр. Кем ышансын инде Алтын Урда чорында Рәсәйдә
яңа чиркәүләр салынуына? Алай гына да түгел, ул вакытта чиркәүләр
ханнар акчасына да бик күпләп төзелә! Соңыннан шулар ук үзләрен
чукындырырга керешәләр! Бу парадокс түгелме соң?!
Хәтмулла шәкерт, галимнең сүзен куәтләп:
– Тукаш яза бит, кыска гына шигыренә нинди зур мәгънә сала, – диде. –
Менә берсе һаман тел очында:
Ит яхшылык – көт яманлык,
Безнең хәят микән дим?
Адым саен бер яманлык,
Күп яхшылык иткәнмен!..
Фазыл Шәриф дәвам итә:
– Мәнгү-Тимернең мәгълүм указы була: Россиядәге бер генә чиркәү дә
җимерелергә тиеш түгел диелә анда. Бер генә митрополит, архимандрит,
протоиерей, иерей мыскыл ителә алмый дип тамгалана аның указында!
Фазыл Шәрифнең әлеге сүзләреннән соң үзеннән-үзе сорау туа:
– Алайса, шуны дәүләт җитәкчеләренә, халыкка җентекләп аңлата
алмаган тарихчылар гаепле инде моңа? – дип куя Хәтмулла шәкерт. Галим
иңбашларын сикертеп ала, алай гына түгел дигән ишарәсен сүзләр белән
дә әйтеп бирә:
– Менә бер мисал, шуннан үзең аңларсың. Сугыш вакытында татар
Антонов Генераль штаб начальнигы була. Сталин аңа, батырлыкларын
искә алып, Парад кабул итәргә куша. Тегесе каршы килә: «Мин генерал,
Жуков маршал бит», – ди. Тегесе: «Мин синнән хәзер үк маршал ясыйм,
алайса, – ди, – милләтеңне руска үзгәрт», – ди. Антонов риза булмый,
киресенчә, грузин Сталинның да зур дәрәҗәгә ирешкәнлеген әйтә. Шуннан
соң Антонов опалага эләгә. Менә шул. Күп инде ул, сөйләсәң, әйтер сүзләр,
тарихи мисаллар. Менә тагын гади генә булып тоелган бер нәрсә хакында.
«Язык до Киева доведёт» диләр. Татарчадан күчермә бу. Татар шулай дигән
теге чакта. Чөнки татар телен белгән кеше, үз телендә рәхәтләнеп юл сорый-
сорый, Киевка кадәр барып җитә алган! Киевы да шул төрки-татар каласы
бит. Бая Кубрат алтыннары турында мисал да китергән идем.
Әлеге мисал да Хәтмуллага бик ошады.
– Алайса, без күп нәрсәне белмибез генә икән, күрмибез фактларны, –
дип куйды. Шуңа өстәп тагын үзалдына: «Татар астындагыны алты ай
эзләгән!» – диде. Шулчак, тагын бер мәртәбә Пал Палычта киткән гаять
кирәкле, дөнья бәһасе торырлык тарихи кулъязмаларны исенә төшереп,
йөрәге әрнеп алды. Солтан әйтә бит, Пал Палыч немец башы белән аракы
мичкәсенә чумгач, ул аңа: «Әй, Палыч, Палыч, нишләп болай алкашка
әйләнәсе иттең әле син немец башың белән?!» – дип тинтерәтә идем, ди.
Хәтмулла да шуны исенә төшереп булса кирәк: «Әй, Пал Палыч, нишләп
урлыйсы иттең инде син безнең хәзинәне?!» – дип көрсенде.
Кичә Абтюков-Абдуллин белән Ханкалада булдылар. Абтюк гозере
буенча барды ул. Бүген менә Мирсәет ага дәштергән. Һәммәсенә дә хәзер
үк кирәк, барысының да ашыгыч. Ул Хәйдәровларның төп йортына китте.
Хәтмулланы Мирсәет агадан бигрәк Мәдинә апа түземсезләнеп көтеп
торган: ул, аны тәрәзәдән күреп, каршысына ук чыкты. Аның Хәтмулланың
үзенә генә әйтәсе сүзләре бар икән. Ашыга-ашыга:
– Улым, Мирсәет ишеткәнче әйтеп калыйм дим. Теге чакта нәзер әйткән
булган ул. Хәзер: «Каушаудан әйтелгәндер. Ышанмыйм мин синең ул юк-
барларыңа, ди. Киреләнә. – Зинһар, дога укып кит әле. Мин кара тавык та
әзерләп куйдым. Дөресме, улым, нәзерне кайтару өчен кара тавык суярга
кирәкме?» – дип, бер-бер артлы сорауларын яудыра башлады. Мәдинә апаны
аңлап була, килене Маһи-Мариҗан бернәрсәсез йөргәндә, тиктомалдан
авырып киткән. Теге чакта Сәрвәр килен сәламәт бала таба алса дип
Мирсәет әйткән нәзер исләренә төшкән. Беркөнне Мирсәет хәзер генә
менә шуны исенә китереп утырган. Әлбәттә, Мәдинә апа моны шунда ук
эләктереп ала һәм эшкә керешә. Әйтсәң нәзер, үтә хәзер диюләре хактыр.
Хәтмулланы укырга чакырганнар. Аңа кадәр Хәтмулла «киребеткән»
Мирсәетне күндерергә тиеш икән.
Хәтмуллага Мирсәет аганы «җайлыйсы» булмады. Шәкерт күренүгә,
тегесе күршесенә шалтыратты. Күрше, Мирсәетнең алдан әзерләп куйган
корбан сарыгын, бәрәңге бакчасына алып чыгып китте. Адым саен үзен
«төйгечләп» торган хатынына әйтмәгән дә булган, үзем беләм, өйрәтмә
дигәндер инде. Хәтмулла чалган чакта дога укып торды. Тыштан Мәдинә
апа белән килешмәгән кебек булса да, Мирсәет ага алдан ук аяк киенеп
куюы аңлашыла, нинди юллар белән булса да, киленне савыктырасы килә
иде картлачның. Хәтмуллага гына ишетелерлек итеп: «Адәми затның
бар хыялы нәселен дәвам иттерү бит инде! Партиянең үз эше, безнең үз
эшебез...» – дип аклангандай итте.
Партия беткәч, «гади кешегә әйләнгән» коммунист түрәләрне, заманга
ярашып, урындыгын саклый алганнарын, берни булмагандай, яңа
вазгыятьтә зур эш башкаручы җитәкчеләрне белә шәкерт, әмма «Күктә»
утырган чагында ук Мирсәет Хәйдәров кебек гади кеше булып калганы
тагын бар микән? Дөрес, ул яшьрәк вакытта, эшеннән киткәч тә, район үзәге
партия бинасында да эшләп ала, аннан соң колхозның партия оешмасын
җитәкли.
Хәтмулла, килүгә, әле кичә генә Ханкалада Мирсәет Хәйдәров белән бергә
эшләгән пенсиядәге түрә өендә булуы хакында сөйләгән иде. Андагы хәлне
тәфсилләп әйтеп тә бирде. Бу Мирсәеткә бик ошады. Әнә ничек канатланып
йөри, корбан чалдырабыз, ди. Бик ошады аңа Хәтмулла сөйләгәннәр.
Пенсиядәге элеккеге зур бер түрә оныгының исемен алыштырырга карар
кылган икән. Моның өчен өйдә Коръән чыгарга кирәклеген ишеткән.
Мулла һәм тагын җиде ир-ат, өйнең җиде почмагына басалар да, шуннан
соң дога уку башлана. Алисә атлы яшьтән чирдән айнымаган кызның –
теге түрәнең оныгы икән – әүвәл исемен үзгәрткәннәр. Алисәдән Халисәгә
әйләнгән. Хәтмулла эш тәмам кылынганнан соң хуҗалар өчен дә дога кылу
кирәклеген исләренә төшергән. Хуҗа картның тулы исемен сораган. Тегесе
бик теләп: «Хәбибрахманов Минсадыйк Мирхәбибулла улы», – дигән.
Бу хакта ишеткән Мирсәет ага уйга калды, сүз әйтә алмас булды.
Беркавым шулай торды да, аннан соң:
– Бергә эшләп алдык без аның белән... Романов Садек Мирович белән, –
дип куйды.
Тик аның бу сүзләре Хәтмуллага берни аңлатмый иде. Ул Мирсәет
агасыннан моны төшендерүен көтте. Әмма тегесе шуннан ары башка сүз
әйтмәгәч, кабат сорап тормады. Хәтмулланың бу хакта бик тә беләсе килә
иде. Хәбибрахманов аңа теге чакта шактый гыйбрәтле хәлләр турында
сөйләде, әле дә башыннан чыкмый алар, гел борчып тора. Нәрсә ди
Хәбибрахманов: «Мин элек үзем зур түрә кәнәфиендә утыргач, бик биектә
булгач, үземне Аллаһы Тәгаләгә дә бик якын торам дип уйлый идем. Ни
эшләсә дә, килешә дип йөрдем. Дошманнарым белән бергә элек үземә
мең яхшылык кылган дусларны да таптап киттем. Моны сиздермичә генә,
яшертен генә эшләргә тырыштым. Ә бит барысын да Күктә карап торганнар
икән канә! Минем бу этлекләрнең һәммәсе дә анда язылып барылган булган!
Берзаман алар, ул кабахәтлекләрем, бозлы яңгыр булып балалар, аннан
соң оныкларым өстенә ява башлады!.. Үзем җавап бирүдән котылдым дип
уйласам да, алар кавемемне корыта башлады. Хатын котырды инде, чөнки
ул минем һәр адымны белеп тора иде. Элеккеге дуслар, гомер буе миңа
игелек кылган кешеләргә кадәр белә бит инде, менә шуларның исемнәрен
атый-атый ябышты миңа: «Син фәлән дустыңны күрәләтә саттың. Син, түрә
булуга, үзеңне пычрактан күтәреп алган фәләнгә гел аяк чалып тордың!
Менә шул явызлыкларың, хөсетлегең хәзер балалар, оныклар өстенә
төшә!» – дип, күзне дә ачырмый. Психбольницага илтеп тыга яздым, башы
киткән дип уйладым. Баксаң, хак сүзләр сөйләгән булган! Олы кызымның
исемен алыштыруга, бар чирләреннән арынды балам! Менә Алисәне дә
шулай итмәкче булам!» – дип, җанын ачып салды.
Хәтмулла соңыннан ишетте: Хәбибрахмановта яман чир икән. Инде
соңгы чиктә, ди. Ул моны үзе дә белә, әмма моның игелекле гамәлләргә
карата кылынган явызлыклары өчен үзенә җәза икәнлеген барыбер таныйсы
килми, ди. Дөресрәге, бу турыда яхшы белсә дә, теле белән әйтәсе килми,
ди. Сызлана, үлем белән көрәшә, ләкин тәүбә итәргә курка. Хәтмулла
шулчак: «Тагын ялгыша абзый. Гаебен ачыктан-ачык таныса, үзенә
җиңелрәк буласы бит инде канә» дип уйлап куйды.
Адәми зат түрә-җитәкче булу өчен килми дөньяга. Канында аның үз
гаиләсендә «Хан» булу инстинкты күзәнәкләре өстенлек итә. Мирсәет ага
да гаиләсендә хан, хәзер бигрәк тә ул шул мәнфәгатьләр белән яши; аның
элеккеге зур түрә булуын зирәклеге, акыллы күз карашы һәм сабыр, төпле
холкы гына искәртеп тора сыман. Яшь чакта ни рәвешле Сәрбиназны
югалтуын аңламый да кала бугай ул. Әмма әлеге югалту, хәяте яңа
табышлардан торса да, җанында тирән җәрәхәт калдыра; күңеле башкасын
теләми инде. Чөнки ул күптән дөньядагы иң зур кыйммәтнең түрәлек түгел,
җан тынычлыгы сеңгән гаиләсе, балалары, оныклары, аларның киләчәген
кайгырту икәнлеген яхшы аңлый.
Мирсәет Хәйдәров инде күптән туган яклары көе белән яши. Аны бу
якларның үз бабалары белән сугарылган язмышы күбрәк кызыксындыра.
Һәр атаманың хак мәгънәсе төбенә төшү хакында хыяллана. Бигрәк тә,
Күлтәк күле, шул күл суы тутырып торган Тәкә елгасы исеме балачактан
күңеленә төерле сорау булып кереп калган, әле дә тынгы бирми, шуңа күрә
ул, Хәтмулла киләсен белеп, алдан ук сөйләшүгә әзерләнде.
Төп эшнең йоласын җиренә җиткереп башкарганнан соң, алар алма
бакчасына керделәр. Мирсәет аганың алмагач астына көйләп куйган
өстәле, кара-каршы ике эскәмиясе бар. Сүзне озакка сузмыйча, ул атамалар
хакында сораштырырга уйлады. Табылдык хәзинәнең кыйммәтен аңлый
иде ул. Тик аңынчы күптән тел очында торган фикер-соравын ирештерәсе
итте шәкерткә:
– Ислам диненең асыл нигезендә барыбер Тәңре ята, чөнки икесендә
дә бераллалык бит. Шул хакта берәр нәрсә табылмадымы Ханкала
хәзинәсендә? – диде ул. – Мине Тәкә елгасы исеме дә бик борчый?
– Пал Палыч дигән кешедә китте күп табылдык, – диде Хәтмулла,
көрсенеп. – Минем үземне дә борчый атамалар исеме. Аннан соң Куликов
кырындагы хәлләрнең чынлыгы мәсьәләсе хакында документ та булган
анда, – дип куйды.
Кайбер кайнар һәм надан башлар шул вакыйганы ил күләмендәге
бәйрәмгә әйләндермәкче булалар. Моңа шәкертнең бик эче поша, чөнки
ялган тарихның беркайчан да юньлегә илткәне юк. Дөрес сөйли карт, соңгы
арада Тәңре һәм тәңречелек хакында да бәхәсләр купты. Хәтмулла үзе дә,
Тәңре ул – Ходай, ә ислам диненең нигезендә тәңречелек, бераллалык ята
димәгә бара. Күпләр аның бу фикере белән килешә, чөнки бу хакта Мурад
Аджи дәлилле мисаллар белән китаплар да язды. Тәңрегә табынган төрки
халык, илаһи көч бер дип таныган исламны да тиз һәм җиңел кабул итә.
Тәңречелектән калган традицияләр халык тормышында бүген дә яши.
Нәзергә кара тавык чалу, шулай ук тәңречелектән булып, исламда да кабул
ителгән. Сарыкны корбан итеп чалу шуннан килә.
– Су иясе килеп җиткән бит әле безгә кадәр. Карга, зәрә боткалары,
Нардуган бәйрәмнәре. Су иясе дигәннән, елга кадәр елгага «Тәкә» исеме
кушмагандыр инде бабайлар? Без яшь чакта, яры тирән булганга «крутой
берег»ны текәдән «тәкәгә» әйләндергәндер руслар ди торганнар иде.
– Монысы хакында елъязмада бар, Мирсәет абый. Халык төп атама
тарихына үзе үк якын килгән: русчага әйләндергәндә мәгънә бозылган
булган, бөтенләй үзгәргән. Агымы көчле булганлыктан, Ашкын дигәннәр
аны. Ашкынып агучы су, ашкынып ага торган елга. Русчага әйләндергәндә
җайлаштырганнар: «быстро текущая»дан әүвәл «текущая»сы кала, аннан
соң, татарча «Текә-Тәкә» яңгырашын ала!
Мирсәет ага әүвәл, үз колакларына ышанмагандай, шәкерткә аптырап
карап торды-торды да кинәт шаркылдап көлеп җибәрде, Хәтмулла да елмаеп
куйды. Мирсәет, башын күтәреп:
– Минем үзебездән көлүем бу, – диде, кул аркасы белән күз яшьләрен
сөртә-сөртә. Аннан соң картның йөзе капылт җитдиләнде: – Ул Палыч
дигәннәре Германиясенә үк китеп бардымы икән? – дип сорады.
– Тагын кая булсын?
Бу Мирсәетнең сорау түгел, яңа сүз башлавы иде, ахрысы. Һәм ул шулай
булып чыкты да.
– Немец дисез бит инде сез аны... Элегрәк Башкалада шулай бер
конференциядә катнаштык. Германиядән тюрколог галимнәр дә бар иде.
Берсен, Френк дигәнен, миңа беркеттеләр. Идел буе һәм Себердәге татарларны
өйрәнүче галим. Әле дә хәтерлим, кызыклы нәрсәләр сөйләгән иде ул.
– Шул Френк бит инде! Данил Христофорович! Юк, ул үзе үк түгел,
аның аспиранты Пал Палыч! Пауль Вольфганг! – дип, бу юлы аның өзелеп
калган сүзен Хәтмулла ялгап китте. Тик Мирсәет ага сүрелгән иде, шулчак
кылт итеп Френкның Сәрбиназ белән бәйле икәнлеге исенә төште бугай,
башка сүз куертып тормаска булды.
Намазга барырга вакыт җитеп килә иде, алар бакчадан ишегалдына
чыктылар һәм, шулчак икесе дә чак артларына авып китмәде: бусага
төбендә, аларга елмаеп, Маһиҗан килен басып тора! Янында кояштай
балкыган Мәдинә каенанасы да бар!.. Әле кайчан гына, Мәдинә аны
җитәкләп диярлек йөри иде, әнә хәзер, каенанам бусагадан егалмасын
дигәндәй, сак кына үзе аның беләгеннән тоткан; килен ни ара савыккан да
ни ара аягына ук баскан?!
Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит...
Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын
сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора –
ашыгуы гаҗәп түгел иде. Мәчет манарасында, аннан соң мәчетнең эчендә
малай чактан кабынган ут бар. Аны шул тарта.
Хәтмулланың әтисе Гәрәй абый колхозда данлыклы тракторчы иде.
Колхоз рәисе дә аның белән хисаплаша, агрономны әйткән дә юк, кайсы
басуны нинди тирәнлектә сөрәсен Гәрәй абый яхшы белә, агроном бары
баш кагып килешә генә. Туган оясында кадер-хөрмәт күреп яшәгән Гәрәй
абзый олы улы Хәтмулланың да үз юлыннан китүен, тракторчы булуын
теләде. Хәтмулла малай чакта ук «Дизель» тракторын иярләгән иде. Гәрәй
абый канәгать, үзен алыштырырга арка терәге булырлык угланы үсеп килә.
Әтисе янында кайнашу, тигез юлдан тракторны йөртә алу бер хәл, сукада
чакта каушап калмасмы, җирне бозмасмы Хәтмулласы? Беркөнне ул аны
сукага алып чыкты, Хәтмулла көндез берүзе басуны әйләнеп килде. Шул
рәвешле эшнең җаена төшенде малай. Кайчакта әтисен дә алыштыра
башлады. Ләкин бер шулай төнге сукада чакта Хәтмулланың тормышын
үзгәрткән хәл булды. Ерак басуда көз көне зәб сукалыйлар иде. Капылт кына
Гәрәй абыйның кәефе китте, ул бригадирдан үзен вакытлыча алыштыру
өчен кеше сорады. Тегесе: «Юктан бар ясый алмыйм бит инде, Гәрәй
абый! Әнә Хәтмуллаңны утырт!» – дип, бик җиңел генә котылмакчы иде.
Гәрәй абый бригадир егетнең изүеннән үк эләктерде: «Төнге сукагамы
малайны?! Ерак басуның ике ягында тирән ерганак бар! Шунда җибәрергә
кушасыңмы ялгыз башын төнлә?!» – диде. Бригадир иңбашларын сикертеп
куйды: башкача берничек тә ярдәм итә алмыйм, янәсе. Үзе: «Әллә? – дип
уйлап куйды. – Булдыра бит малай! Минем кан! Әллә?..»
Шундый зур ышаныч күрсәтүләренә иң сөенгән кеше Хәтмулла үзе
булды. Әнисе әзерләгән сөт, мундирлы бәрәңге һәм зур бер телем арыш
ипие салынган букчасын эләктерде дә төнге сукага китте. Ерганакның
икенче ягында, Путанай басуында да, икенче трактор эшли, төнге һавада
аның тавышы аермачык ишетелеп тора. Әтисе: «Кирьян абыең булыр
Путанай басуында. Аның тавышына колак салып йөр», – дип калган иде.
Тынычрак булыр шулай итсәң, янәсе. Тик яшүсмернең тынычлыгы күптән
бозылган иде: төнге сука – аның өчен гаҗәеп романтика! Ул малайның
күптәнге хыялы! Вакыт-вакыт ул сукалаган урта басуны колхозның
ягулык ташый торган машинасы әйләнеп китә. Агроном да килеп чыгарга
мөмкин. Калган вакыт аның үзенеке генә! Әйтерсең трактор – зур кораб,
гүя ул шул корабта диңгез өстендә чайкала! Төнлә тракторның мотор
тавышы бөтенләй башкача ишетелә, тик торганда лепер-лепер эшләп
торган мотор кузгалып киткәндә үк үзенчә яңа тавыш белән гүләргә
керешә. Әлеге гүләүне шул килеш саклап барырга кирәк, көчәйтергә дә,
киметергә да ярамый.
Ул утырган «ДТ-75» тракторы колхозга яңа кайтты, ватылып калырмын
дип тә куркасы юк. Хәтмуллага иң ошаганы август төнен яктыртучы
көчле фаралары иде! Алар әллә кайдан ала, алдагы камылларны ап-
ачык итеп күрсәтә, хәтта ике якны да яктырталар. Алда авыл, сул якта
Путанай утлары, төнге күкне көмеш ай уты яктырта. Ай яктысы трактор
кабинасына да керә, мин монда дигәндәй, аңа тынычлык иңдерә. Ай
яктысы булгач, каралып шәйләнгән Ислемай тавы да янәшәдә кебек. Алда,
берәр чакрым ара узгач, басу уртасында иңкүлек барлыгын Хәтмулла
алдан ук белеп тора. Тик төнлә аны чамалап бетереп булмый икән, үзәндә
авыл утлары «сүнеп» тора да, берара бары галәмәт зур карамчык кебек
утырган тауны гына шәйләп була. Тагын... тагын авыл уртасындагы мәчет
манарасын да күрә сыман ул. Әтисе: «Үз фараларыңны да яндырып йөр,
малай», – дип калган иде. Шаяртып сөйләшә инде ул. Башта моны аңлап
бетермәде. Анысы ничек була диюгә каршы: «Күңел күзе», – дип кенә
куйды. Ишеткәне бар иде аның, караңгыда бернәрсә дә күрмәсәң, мәчет
манарасын эзләп тап, шул сиңа маяк була, имеш. Дөрес әйткәннәр, манара
күз карашының нәкъ уртасында, гел аңа күз сала, шуңа карап бара ул.
Аңа эленеп куелган лампочка зур булмаса да, бер дә «сүнеп» тормый иде.
Менә иңкүлек бетә, беркавым көчәнеп барган тракторның мотор тавышы
тигезләнә, басыла, алда тагын Туксаба утлары җемелдәргә керешә. Тик
бу юлы авыл утларыннан да алданрак тагын бер ут күренә түгелме соң?
Нинди ут булыр бу? Басу уртасында ук? Авылда берәрсенең лампочкасы
катырак яна торгандыр дип, Хәтмулла тынычланырга да өлгерми, әлеге
ут барган саен ераклаша, аны «көтеп» тормый?! Малай үзен камап ала
башлаган куркуны «өркетер» өчен каты итеп тамак кырып алды. Артык
көчле булды, ахрысы, тавышы тракторныкын да басып китте шикелле.
Тик ут кына сүнми дә, югалмый да. Әллә өрәк инде? Путанай ягыннан
килеп чыкты түгелме соң? Аның ишеткәне бар: өрәк шул рәвешле
кешеләрне үз артыннан ияртә, туп-туры чокыр-чоңгылга алып бара йә
адаштыра, имеш. Шулвакыт күктәге ярымайның көмеш яктысы мәчет
манарасындагы алтын ай белән тоташты, ул тирә балкып китте! Теге
«өрәк» юкка чыкты. Еракта булса да, мәчет уты да аермачык күренә. Әллә
күземә генә күренәме бу дип уйлады Хәтмулла: күктәге ай мәчетнеке
белән тоташты! Күк Җир белән тоташты!.. Җаны да шунда тоташты!
Әтисе әйткән, күңел күзе, күңел «фаралары» гөлт итеп кабынды шул
чакта... Җанына рәхәт, җанына якты иде.
Таң атуга, ул «яктылык» сүнеп торган сыман булды. Ансыз Хәтмулла
үзен ятим итеп хис иткәндәй, аннан башка нидер җитмәгән шикелле.
Кичкырын ул, әлеге «яктылыкны» эзләп, бабасы белән мәчеткә барды.
Төнлә күргән ике ай балкышы – Күк белән Җир айлары – бу юлы күкрәк
турысына ук кереп урнашты... Хәзер гомерлеккә инде... Өйрәнә башлаган
догалары аңа гел ут өстәп тора, ул сүнми дә, сүрелми дә инде хәзер... Шул
чакта ук малай мәчеткә дин дәресләренә йөри башлады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев