Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
25 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
...Ясир теге чакта, чынлап та, Билаллар капка төбенә барды. Төн уртасында шуннан кайтып килеше иде. Ләкин мәзин Гыйфрит янына үтенеч-сорау белән бармады, чөнки аның көченә тамчы да ышанмый иде ул. Ходай Тәгалә ихтыярыннан башка илаһи көч юк фанилыкта. -
24 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Хатын курка-курка өйгә узды. Чынлап та, бар гәүдәсен җиңелчә калтырау алды. Әгәр теге Гыйфрит дигәннәре, йонлы куллы булып, аңа орынса, шундук йөрәге ярылып үләчәк бит! Ләкин түзәргә кирәк. Тешне кысып булса да түзәргә. -
23 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Ниндидер җылы дулкын хатынны әүвәл ишегалдына, аннары урамга чыгарып бастырды. Ул, үзенең кая барганын да абайламыйча, төн пәрдәсен ертып, Әриф йортына таба атлады. Ул елмая иде. Аның йөзендәге яктылыктан күктәге йолдызлар тагын да яктырак булып янган кебек тоелды. -
12 февраль 2026 - 17:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Абыйсы авылда калган иде. Баштарак аның авылга кайтып урнашмаганы өчен энесенә үпкәлисе килсә дә, ахырда ризалашты. Үпкәсе урынсыз түгел, чөнки Сәләхи хатларында гел авыл турында сораша, кайткач, туган ягында төпләнү хакында яза иде. -
12 гыйнвар 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Билал көлемсерәп куйды. Рәхәт иде аңа авылдашлары янында шулай тын гына гәпләшеп утыру. Аның башындагы фикерләр диңгез дулкыннары кебек чайкала. Менә хәзер ул авылдашларына тагын бер гыйбрәтле хәл сөйләр дә, шуннан соң әлеге тарих авыл холкын бөтенләй үзгәртеп ташлар! Заманында атасы Барый авылның исемен үзгәрткән кебек... -
6 гыйнвар 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория)
...Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә – капкач, күккә – баскыч, мәхәббәткә – дару ди торган иде Камәрнең әнисе Әнисә. Игезәк кызлары, бер-бер артлы үсеп җитеп, моңарчы дус-тату яшәгән яшүсмерләр арасында гыйшык-мыйшык хәлләре төрле низаг-гаугалар тудыра башлагач әйткән ул моны. Көнчелек моңарчы нәселдә күрелмәгән нәрсә бит югыйсә! -
5 июль 2025 - 17:00
Татар утлары
Милләт нигезендә һәрчак берничә асыл таш була. “Казан утлары” журналы шуларның берсе дип исәплим. Хәер, аны журнал дип атасыйсы да килми, һәр саны затлы Китап аның! -
27 апрель 2025 - 13:00
Доктор Байчурин (хикәя)
Минем кулда пычак. Иртәгә мин тагын йөрәк тамырына операция ясарга тиеш. Бүтән андый катлаулы операциягә алынмам, дигән идем инде. Әнигә ясаганнан соң... Мин газиз әниемнең күкрәк турысыннан шул пычак белән ярып, кан тамырын кисеп ямадым... -
3 апрель 2025 - 13:00
Парлы бию (новелла)
Моннан егерме еллап элек әти-әниләре каргышыннан куркыпмы, бәлки, авылның гайбәтче теленнән гарык булыптыр, дөресрәге, кеше чәйнәвеннән туеп бугай, авылдан җәяүләп чыгып качкан иде алар. Зөфәре ул чакта яңа гына унынчы сыйныфны тәмамлый язган, Фәйрүзә исә, яше утыздан авышуга карамастан, кап-кара чәчле, дәрт-дәрманлы яшь хатын иде... -
31 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның ахыры)
Тарихта бүгенге татарларның бабалары төзегән Бөек Болгарның иң көчле ханы Кубрат икәнлеге мәгълүм. Кубрат ханның кече энесе Шамбат (Кояш йөзле) атлы була, ул тарихка Кый (Кий) кушаматы белән керә, һәм шул шәхес Киевка нигез сала. -
8 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям апасын. -
6 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты. Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште. -
4 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит... Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора – ашыгуы гаҗәп түгел иде. -
3 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны булмас!.. Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын, хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр. -
2 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныфташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар.