Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
...Ясир теге чакта, чынлап та, Билаллар капка төбенә барды. Төн уртасында шуннан кайтып килеше иде. Ләкин мәзин Гыйфрит янына үтенеч-сорау белән бармады, чөнки аның көченә тамчы да ышанмый иде ул. Ходай Тәгалә ихтыярыннан башка илаһи көч юк фанилыкта.
6
...Ясир теге чакта, чынлап та, Билаллар капка төбенә барды. Төн
уртасында шуннан кайтып килеше иде. Ләкин мәзин Гыйфрит янына
үтенеч-сорау белән бармады, чөнки аның көченә тамчы да ышанмый
иде ул. Ходай Тәгалә ихтыярыннан башка илаһи көч юк фанилыкта.
Җен-шайтаннар да аңа каршы тора алмый, дөреслектә, мәгәр алар
бар икән – алар, чынлап та, бар – барысы да Аллаһы ихтыярында, аларны да ул бар иткән! Газраил үлем фәрештәсе булган кебек,
Иблис тә Ходай тарафыннан Илаһы ихтыярына каршы килгәне өчен
җиргә сөрелә. Иблис фәрештә адәмнәр кебек балчыктан түгел, уттан
барлыкка килгән. Ходай аны кызу уттан яралткан.
Халыкның мәчеткә барудан туктап, тылсымлы лампа янына
йөрүләре, аңа табынулары бер дә ошамый иде Ясиргә. Ул, үзенең
догалары белән лампаның көчен юкка чыгару өчен, көн саен
барып, сүрәләр укый. Рәшәткә янына килеп, белгән аять-догаларын
күңеленнән әйтә башлауга, лампаның уты, чынлап та, сүрәнләнгән
кебек була.
Ясир «Әлифне таяк дип тә белмәгән» Әрифтән туган булса да,
киресенчә, бик гыйлемле иде. Аларның мулла шәҗәрәсе атасында
«ял итеп» торса, Ясирдә ул, киресенчә, куәтләнде. Яшьтән үк
бабасы ярдәме белән дингә тартылды. Әтисеннән бер талант күчкән
малайга – ул да булса, көчле һәм моңлы тавыш. Яшьтән үк матур
итеп мөнәҗәтләр әйтергә, догалар көйләргә оста иде ул. Каладан
кайтып йөргән абыстайдан дәресләр алды, укуын тәмамлаганнан
соң мәдрәсәгә укырга китте, аннары ерак Казанга барып, Ислам
университетын тәмамлап кайтты. Атасы малай белән бик горурлана:
«Миннән булмаганны улым булдыра, миннән «таяк» дип көлсәгез дә,
әнә, минем малайга кайсыгыз җитә ала», – дип, эчтән горурланып
яши иде. Анасы Бибигөл малаеның дин юлыннан китүенә каршы
булмаса да, хуплап та сүз әйтмәде. Әллә ни исе китми иде шәһәр
кызының дингә дә, күңелсез авыл тормышына да. Әрифкә Калага
мәдрәсәдә укырга киткән малай янында булам дигән сылтау белән
үзе дә калага – ата-анасы янына кыяклады.
Әриф Бибигөл белән очраклы рәвештә генә танышты. Ерак
Казанда театр һәм эстрада фестивале вакытында. Әле ул чакта
икесе дә мәктәптә укыйлар иде. Малай чагында сәхнәгә чыгудан
баш тартмый иде Әриф. Матур җырлагач, җыр укытучысы аны
шәһәрдәге зур бәйгегә алып барды. Малай беренче урынны алды, ә
икенче урын шәһәр кызы Бибигөлдә иде. Соңгы сыйныфта укыганда
аларның икесен дә яңа бәйгедә катнашырга чакырдылар. Әриф
монда да беренче урынга чыкты, Бибигөлгә өченче урын булды.
Танышлыклары менә шуннан бирле. Мәктәптән соң Әриф башка
укып тормады, Бибигөл исә мәдәният институтына барып керде.
Аны тәмамлагач, кызны Ташаякка клуб мөдире итеп җибәрделәр.
Бибигөл язмышын җыр белән бәйләргә уйламаган иде, күрәсең.
Аның каравы, язмышлары Әрифнеке белән кушылып китте. Аның
уенча, Әрифнең киләчәге зур, аны бары тик ничек тә укытасы, белем
алдырасы иде. Бибигөл авылның йөз кеше сыешлы иске клубында
иренең концертларын оештырды. Әмма Әрифнең әтисе: «Илһам
кебек җырлый белмәсәң, сәхнәгә аяк басма!» – диде. Елан кебек шома килене улын авылда калдырмаячак, барыбер ничек булса да шәһәргә
тартыр дип курыкты карт. Өстәвенә, Әриф – нәселдә булмаган
нәрсә – аракы белән шаяра башлады. Монысы аеруча борчыды
картны. Ул моннан берничә еллар элек, әле малае мәктәптә укып
йөргәндә үк, үзенә тиешле пай җирен бүлеп алып, печән үстерергә,
күп итеп мал асрарга хыяллана һәм бу эшне тора-бара улына
тапшырырга ниятли иде. Җыр белән тамак туйдырып булмый, газиз
җирне, җирне ташламаска кирәк адәм баласына дип фикерләде ата
һәм ничек булса да улын сәхнәдән биздерәсе килде. Шоу-бизнесның
шактый керемле юл икәнен каян чамалап бетерсен, ди, авыл агае!
Әлбәттә, аның үз фәлсәфәсе бар иде, һәм ул үзенчә хаклы да бит:
укымасаң, үсеп була торган замана түгел ләбаса! Ә малай укырга
бер дә хирыс түгел. Килен дә үҗәт каенатасына каршы тора алмады.
Хәер, Әриф үзе аяк терәп карышты ич.
Бибигөл киленнең бәхетен үз үгезләре сөзде...
Әрифне яратса да, авылны яратмады кыз. Яшүсмер чакта, Кала
кызы булып шәһәрдә яшәгән чакта, киресенчә, авыл дип шашты.
Карурманнар, бормалы-бормалы, талчыбыклы елга буйлары, такыя
үрә торган аллы-гөлле чәчәкле болын, кып-кызыл җиләк тулы
аланнарда хозурланып йөрүләр – болар барысы да ул телевизор
каналларында гына күргән илаһи могҗиза, искиткеч матурлык иде.
Аның тар сәхнәдә, һавасыз, тынчу клубларда түгел, әнә шундый
табигать сәхнәсендә онытылып мәхәббәт турында җырлыйсы килә
иде. Ул авылга, анда яшәргә ашкынды. Шәһәргә якын булсын. Асфальт
юлы булсын, күле, тау сыртлары, куян балалары чабып йөри торган
кара урманы, чәчәкле болыны булсын! Әрифкә кияүгә чыгу кызның
әлеге бәхеткә, хыял дөньясына таба ашкынулы адымы иде! Тик аның
бәхетенә авылның ул күз алдына да китереп карамаган бөтенләй
икенче дөньясы комачаулады: таң белән уята торган мәхәббәтсез
тавышлы әтәчләре, гел күшәп торган зур җиленле сыерлары, мөгрәп
үзәккә үткән бозаулары. Чәчәкле, җиләкле болыннарны кызганмыйча
шул малларга дип анда печән чабулар. Ул печәнне, көненә ничәшәр
мәртәбә болынга тәпиләп барып, әйләндереп-кабартып торулар,
дөресен әйтик, нечкә хисле кызның күңеленә бигүк хуш килеп
бетмәде. Кыскасы, аның бәхетен, чынлап та, ире Әрифнең гайрәтләре
ташып торган нәселле үгезләре сөзде. Бәхетеңне үгез сөзсә дип
юкка гына әйтмәгән икән шул борынгылар!.. Бер генә дә түгел,
тау хәтле өч үгез сөзде моңлы кыз баланың бәхетен!.. Һәм менә,
форсат чыккач, барыбер үзенекен итте – ул хәзер тагын шәһәрдә.
Монысы уллары Ясир авылга кайткач булды. Кыланов фамилияле
бер байның «никахлы сөяркәсе» булып Кала шәһәрендә яши хәзер
хатын. Кыланов Бибигә аерым фатир сатып алды һәм «хезмәт хакы»
да түләп тора башлады…
Ясир исә, укуын тәмамлауга, авылга әтисе янына кайтты. Аны
шундук Ташаяк мәчетенә имам итеп билгеләмәкчеләр иде, Үзәк
мәхәллә имамы Хафизулла хәзрәт: «Ашыкмыйк», – диде, Ясирне
мәзин итеп калдырдылар. Тик, кызганыч ки, озак эшли алмады егет,
беркөнне карап торышка типсә тимер өзәрлек сау-сәламәт егет,
әйткәнебезчә, телдән язды...
Ясиргә, указлы муллага, сәхнәгә менеп җыр җырларга туры килде!
Ходай Тәгалә үзе ярлыкасын, мәзин моны үзе теләп эшләмәде. Ул
ошбу гамәлне газиз әнисен зур бәладән коткару өчен кылды.
Эш болай булды. Ташаякка кәҗә тавышы, сытык борыны һәм «Әлли
Трам-та-та» дигән сәер тәхәллүсе аркасында нибары бер ел эчендә зур
шөһрәт казанып өлгергән җырчы килде. Трам-та-та Каланың үзендә
бер-икедән башка концерт бирә алмады, дөресрәге, шыгрым зал җыя
алмады, авылларга чыгып шылды. Кигәвен Әрифнең хатыны Бибигөл
исә Трам-та-тага үлеп гашыйк иде, өй диварларын да шуның почык
борынлы рәсемнәре белән тутырды. Ясир куптарып тора, анасы тагын
ябыштырып куя. Концерт башланганчы, сыерын да күрше хатынына
саварга кушып, бер сәгать алдан чыгып йөгерде Бибигөл. Әриф исә
концертка барудан баш тартты, Ясирнең дә аяк атлыйсы килмәгән
иде, ләкин күңелен ниндидер шайтан котыртты бугай – ул китте.
Ташаяк, алдынгы карашлы авыл буларак, мулла-мәзиннәргә клубка
йөрүне тыймый иде. Ләкин почык борын кылана-кылана бер җыр
башкаруга, Ясир клубны ташлап чыгып китте. Мәчеткә барды. Ястү
алдыннан шунда гына тәһарәтен алды, намазга әзерләнде.
Намаздан соң да өенә туры кайтасы килмәде, авыл урамнарын
әйләнде, яңадан клуб янын урады. Концерт тәмамланмаган иде әле, клуб
янында ул әтисен күрде – тегесе ачык тәрәзә янында басып тора. Малай,
бу хәлгә аптырап, эчтән ишетелгән җырга колак салды. Гел бер ритмдагы
нечкә, нәзек тавыш тәрәзәдән генә түгел, бүрәнә ярыкларыннан да
сытылып чыга кебек иде. Тәнәфес игълан ителгәч, ата белән ул клубка
керделәр. Ясир сәхнә артына китте. Трам-та-та урнашкан грим бүлмәсе
нишләптер эчке яктан бикле, ләкин аннан тонык кына булып хатын-кыз
тавышы да ишетелә иде. Ясир сискәнеп китте, ләкин анда озак тукталып
тормады, бүлмә эчендәге тавышның таныш кебек тоелуына аптырый-
аптырый, залга төште, халык арасыннан әнисен эзләргә кереште, ләкин
тапмады. Бу вакытта әтисе сәхнәгә менеп бара иде, ул да, хатынын
тапмагач, сәхнә артына бара иде, ахрысы. Ләкин Әриф сәхнә артына
бүтән кермәде, сәхнә уртасында капылт туктап калды. Тәнәфес бетеп,
икенче бүлек башланырга тора иде. Әриф, күкрәгенә һава алып, «Олы
юлның тузаны»н җырларга кереште:
Олы юлнын тузанын ла
Үзем күрдем тузганын…
Ясир утырган урынына сеңгән, кыймылдап карый, кузгала алмый
иде. Менә бар көчен җыйды да, әтисе җырлап бетерүгә, ул да сәхнәгә
таба китте. Әтисен кочаклады, аннары сузып үзе җыр башлады.
Халык тагын имәнеп китте, сокланудан аңын югалткандай булды.
Ясирнең яшь тавышы әтисе Әрифнекенә караганда да көчлерәк,
хәтта бераз моңлырак та иде бугай әле. Алай гына да түгел, әлеге
борынгы халык җырын ул мөнәҗәт көйләгән кебек кенә башлап
җибәрде дә, аннары куәтле тавышы күк барабаннарын каккандай итте,
шул мизгелләрдә моңарчы, дөнья яралганчы, бер булган Күк белән
Җир тагын кушылды сыман, ниндидер илаһи көч җанны гына түгел,
тәндәге бар күзәнәкләрне хәрәкәткә китереп, әүвәл тетрәндерде,
аннары күзләрдән кайнар яшь тәгәрәде.
...Тәнәфестән соң сәхнәдә янә Әлли Трам-та-та калыкты. Ләкин
халык, дәррәү сызгырып, аны куып төшерде. Кабат Ясирне чакыра
башладылар. Бу вакытта капылт кына клуб эчендә пәйда булган
Мулла Галинур егетне култыклап урамга алып чыгып бара иде. Халык
дулкыны Галинурны йомычкадай читкә тибәрде.
Ясирне сәхнәгә атасы төртеп диярлек кабат чыгарды. Егет бая
Трам-та-та бозып азапланган татар халык җыры «Зиләйлүк»не
башкарырга уйлады. Тамагын кырып, күкрәгенә һава җыйды һәм,
эчендәге күңел көенә кушылып, авызын ачты. Җыр башланды. Тик
тавыш чыкмады. Ясир моны үзе сизмәде, белмәде, җырлыйм дип
уйлады. Аның шулай авызын селкетеп торганын күргән халык әүвәл
егет шаярта дип уйлады. Ләкин егетнең тавышы өзелгән, тамак
кыллары тибрәнми иде...
Мәзин башы белән авыз күтәреп җырлап йөргәнгә күрә телсез калды
Ясир диделәр. Ходай хикмәте бу диделәр. Ләкин бу эш моның белән генә
бетмәде, бер айдан соң Ясирне Кала прокуратурасына чакырттылар.
Прокурор Хөрмәтов: «Дин әһеленә халык алдында җырлау тыела!» –
дип, гаеп такмакчы булды. Хәтта канун маддәсе белән дә янады. «Андый
статья юк! Бездә дин дәүләттән аерылган! Андый тыю Конституциядә дә,
хәтта шәригать кануннарында да юк, иптәш пеләш баш! Янама миңа!»
– дип язып бирде аңа Ясир. Ләкин прокурор бирешергә уйламады,
гаделлекне яклап көрәшә-көрәшә бик йончыган булса да, тавышы көр
чыкты, тагын да гаярьләнеп китте. «Пеләш баш» дигән сүзгә дә ачуы
кабарган иде бугай: «Акыл өйрәтмә миңа, мулла калдыгы! Без дәүләт
законнары буенча эш итәбез!» – дип җикеренде.
Тыштан гына шулай кыланды ул. Асылда Назмәт Хөрмәтовның
үз эчендә дә ачу кайный. Бу телсез малайны аңа «заказали» бит!
Приватизация дигән булып, дәүләтне талаган бәндәләр фаш ителүдән
курка һәм шуның аркасында хәтта телсезләрдән дә үч алмакчылар.
Чөнки хөкүмәт карак белән гадел кешене аера башлады, тиздән
угрыларга көн күрсәтмәячәк иде яңа кануннар.
Анысы ярар да. Назмәтнең үзенә генә кагыла торган җәрәхәте
бар. Бервакыт аңа өйдән: «Әбиең үлем хәлендә! Скорый килми дә
килми! Син чакыртып кара әле!» – дип шалтыраттылар. Тик аңа да
телефоннан: «Кала шәһәре янындагы «Ашыгыч ярдәм» пунктына
беркетелгән өч машинаның икесе ватык, берсе исә каядыр Ташаяк
ягына китеп хәбәрсез югалган», – диделәр.
«Булмый бит болай! Тәртип кертергә кирәк!» – дип иреннәрен
кысты шулчакта Назмәт һәм ачуыннан кызарып, бүртенеп чыкты,
чак кына сулышы кысылып, буылып үлмәде.
«Моннан соң кемнең кем икәнлегенә карады юк! Кода-кодайгылык
бетте! Ришвәт алып утыручы түрәләргә үлем җәзасы! Җинаять
кылган «мажорик»ларга иң каты хөкем карары! Ил байлыгына, халык
байлыгына кул сузучыларга шулай ук каты җәза!» Әлеге сүзләрне
күңеленә каты итеп беркетеп куйды Назмәт Хөрмәтов. Әлбәттә,
кайчан да булса ошбу ниятләре күңелендә генә калмыйча, прокурор
егетнең эш-гамәлләрендә дә чагыла башлар... Хөрмәтов киләчәктә
гаделлекне яклап көрәшүчеләр сафына лаеклы бер кандидат иде...
Назмәт аркасында дәүләт гади халыкның олуг хөрмәтен яулаячак!..
Күз уңында хәзердән үк бер җинаятьче бар иде инде: Ташаякка
бер угры кайтып оялаган диләр...
Ә Ясирне ул үзен мыскыл иткәне өчен әлегә унбиш тәүлеккә ябып
куйды... Әмма аның белән генә гадел хөкем тарафдары егетнең телен
кайтара алмады.
Телдән язу яшь мәзиннең киләчәк юлларын япты, тел белән аның
даны да сүнде. Әмма Ташаякта мөхтәрәм кеше иде Ясир. Азан вакыты
җиткәч, мулла Галинурга Ясирнең элеккеге язмаларын магнитофонга
куярга кушалар иде. Әлбәттә, Үзәк мәхәллә имамы Хафизулланың
моңа бик тә эче пошты. Һәр мәхәлләдә азан мәзиннең үз тавышы белән
әйтелергә тиеш дигән указ да чыгарды. Үз белдеклеге белән уйлап
тапты. Анысыннан да бигрәк, Ташаякта Билал атлы садаканы мулдан
бирә торган бай фермер пәйда булып, әлеге Ташаяк мәхәлләсен үз
кешесенә бирергә дә исәбе юк түгел иде Хафизулланың. Хәтерсез
Галинур мулланы да, телсез мәзинне дә алыштырырга карар кылган
иде Үзәк мәхәллә имамы. Әнә, бертуган абыйсының малае мәдрәсә
тәмамлап ята...
Ләкин бу карарга җиңел генә киленмәде. Билал дигәннәре мәчеткә
садаканы мул тондырса да, аның тылсымлы лампасы эчен пошыра
иде Хафизулла имамның. Барысы да шул лампа тылсымы диләр бит!
Андый кешедән садака алу гөнаһ түгелме икән соң? Йа Раббым!
Гөнаһ булмаса ярар иде, аның шик-шөбһәләре җилгә очсын иде!
Артык бай диләр бит Ташаяк фермерын! Кемнән сорыйсы да үз
фикеренә кемнән мөһер суктырасы?!
Хәзрәт, мәчет диварындагы чаршауны кырыйга тартып, Үзе белән киңәшеп карарга уйлады. Аннан да бөек зат юк, ул – бар нәрсәне дә
белеп торучы! Ләкин дивардагы портрет мыегын да селкетмәде. Бүген
кәефе юк, ахры, борчып тормавың яхшырак дип, аның каршында
гафу үтенгәндәй, бөгелде-сыгылды да чаршауны янә үз урынына
тартты Хафизулла.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев