Логотип Казан Утлары
Бәян

Олы Битаманда була язган фаҗига (кыйссаның дәвамы)

Әлеге хәлләр өй эчендәгеләргә дә, ачык тәрәзәдән ишетеп торучыларга да бик ошады. Мәрҗани хәзрәтнең абруе бермә-бер артты.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Урман артыннан гына түгел, берзаман бу якка таба Казан ягыннан
да кара болытлар агыла башлады. Ике тарафтан шуышып килгән
кургаш болытлар ни ара бергә кушылдылар һәм ни ара күк йөзе
караңгыланды. Тизрәк Пошалым-Битаманга булса да барып җитәргә
кирәк иде.
Гөнаһ шомлыгына каршы, күпер сүтеп алынган, аны яңарталар
икән. Вакытлыча Шамбыз аша чыгып йөриләр. Күпернең Олы
Битаман ягындагы ярында бүрәнәләр өеме тора. Нишләптер балта
осталары үзләре күренми. Алар да яңгырдан ышыклангандыр,
күрәсең. Битаман ягыннан бу якка килүче тагын бер атлы күренде,
әнә ул аларга кул изәп, нидер аңлатмакчы була. Садри мәхдүмнең
күзе очлы, колагы сизгер, ул:
– Битаман мулласы Насретдин хәзрәт түгелме соң ул?! Әтинең
дусты. Күпергә керә күрмәгез, инеш аша чыгып калыгыз тизрәк,
дип әйтә, – диде. Атларны ярга бордылар. Насретдин хәзрәт янында
каршыга килүче икенче тарантас күренде. Битаман мулласы аңа да
кызу-кызу нәрсәдер аңлата, менә алар озак сөйләшмәделәр, тегесе
аңа кул гына селтәде дә туп-туры су аша чыгучы юлга таба бара
башлады. Юван суы буендагы Битаман – Ювас ягында нәрсәдер
бик каты дөбердәде. Шуның артыннан ук шаулаган, гүләгән тавыш
ишетелде. Авыл кырыендагы күлләрнең берсе ташып, Юван
суы буйлап Шамбыз шарлавыгына зур ташу килә иде!.. Гүләгән
тавыш якынайганнан-якыная бара, теге яктагы адәм тизрәк бу
якка, Мәрҗани хәзрәт утырган пар атлы тарантас аргы якка чыгып
калырга ашыктылар. Шулчак тагын дөбердәгән тавыш ишетелде,
карасалар, көчле ташу яр буендагы бүрәнәләрне суга агызып
төшергән икән!..
Алар су уртасында калды. Атлары өркеп, тарантаслары авышты,
һәм суга аркылы килеп, төртелеп калдылар. Тиз генә ярга сикерергә
кирәк иде. Яшьрәкләр яр буена ук эләгә алдылар, Мәрҗани хәзрәт
өлгермәде, каршы керүче атлы аңа кулын сузды, тегесе аңа таба
берничә адым атлый да алды, әмма ара ерак иде; бу күпмедер вакытны
алды. Хәзер икесенә дә җәһәт кенә инеш уртасында калкып торган коры җиргә булса да басарга кирәк, чөнки су күбекләнә-күбекләнә ике
яклап ага, калку урыннар – бердәнбер котылу чарасы. Габдулланың
нияте, атларны шарлавыкка төшереп җибәрмичә, ничек тә тотып
калу иде. Ат башына барып ябышса да, котлары алынган хайваннар
аны төртеп кенә җибәрделәр һәм ярга үзләре чыгып бастылар. Яшь
имам, мүкәләп булса да, яр буена чыгып иреште. Мәрҗани хәзрәт ике
борынның берсендә, Галимҗан Баруди икенчесендә басып калдылар.
Шамбыз уртасындагы бу калку урыннар гел таш өемнәреннән тора,
күрәсең, шул сәбәпле аларны каты агым да кузгата алмый. Аралары
кул сузымы гына булса да, ике як ярга кадәр шактый ерак. Ташу
тынмыйча, моннан чыгу турында уйлыйсы да юк иде...
Ни ара халык җыелып өлгерде. Шарлавыкта яз көне һәм көчле
яңгырлар вакытында була торган ташу авыл халкы өчен гадәти хәл.
Язгы ташу берничә атнага сузылса, җәйгеләре исә кичкә үк кимеп, су
тагын ярларына кире кайта. Күлнең икенчесе дә киткән очракта ташу
ике-өч көнгә сузыла. Битаманнар моны яхшы белә, тик шөбһә бар,
чөнки кайчак Ювас карьясындагы күлләрнең берәрсе ярыннан ташып
чыга да, Юван суы диңгезгә әйләнә. Шунысы куркыта да инде! Ул
төпсез күлләрнең икенчесе дә «кузгалмас» дип кем әйтә ала?! Әгәр
алай була калса, хәзрәтләрнең эшләре харап, хәзер алар басып торган
ташлы утраучыклар тәгаен су астында калачак! Яр буендагылар
шуннан шүрләде. Шулай да, ташу юлын буып куярга башларына
килде. Ашытка агып китү куркынычы юк кебек иде инде. Бары
елганың тынычланганын һәм суның кимегәнен генә көтәргә кирәк.
Су уртасындагылар, моның шулай икәнлеген аңлап, беркавым җиңел
сулады. Әле генә: «Үлемем шушында икән!» дигән куркыныч уй
белән «Ясин» сүрәсен укырга керешкән Мәрҗани хәзрәтнең чак кына
күзләре ачылды. Икенче утраучыкта каушавыннан тораташ булып
басып торган чалма-чапанлы кешегә күтәрелеп карамакчы булды,
әмма күз аллары караңгыланып, аны күрмәде, танымады. Әнә ул кеше
Пәйгамбәрнең (с.г.в.) үлгәндә әйткән сүзләрен пышылдый кебек:
«Йа Раббым! Ошбу дөньялыктагы хәятемнең авыр мизгелләрендә
безгә булыш! Йа Раббым! Кичерә күр! Коткара күр олуг Мәрҗани
хәзрәтебезне!»
Мәрҗани хәзрәт әлеге имамны тавышыннан танып алды да:
– Галимҗан түгелме соң? Әллә күземә күренәме? Галимҗанның
шәүләсе генәдер, бәлки... – дип пышылдады, хәзрәтнең тавышы да
хәлсез иде.
Яр буена ике яклап, кешеләр җыелды. Шарлавыкның уң ягына
Пошалым-Битаман һәм Олы Битаман халкы килеп баскан, сул
ягында ашыгып печәннән кайтып килүчеләр иде. Садри мәхдүм дә
шулар ягында. Ул Габдулла хәзрәткә аягына басарга булышты. Алар
ягына тагын каяндыр килеп чыккан авылдашы Әтәмби һәм бая яр буйлап агачлар карап йөргән Алан Бәксәр руслары җыелды. Абыйсы
Әхмәтһади Максуди да алар янында басып тора.
Садри мәхдүм Габдулла имам янына килде дә, чүгәләп, ике кулын
кушырып йөзенә китерде һәм:
– Габдулла хәзрәт, догалар укып карыйк. Мәрҗани хәзрәт үзе
шулай итә ул. Күрдем мин! – диде. Йөзе акшар кебек агарган иде
мәхдүмнең. Габдулла хәзрәт аның әйткәнен ишетмәде. Алар, озын
таяк сындырып алырга дип, бер ир-ат белән янәшәдәге агачлыкка
киттеләр. Мәхдүм дә башка аларга игътибар итмәде, иреннәре дога
пышылдады:
– Хәсбүнәллаһу үә нигмәл-үә киил30.
Шул арада янына Әтәмби килеп чүгәләде һәм Садри кебек дога
кылырга кереште.
– Әтәмби! Эчеңнән генә укы! Миңа комачау итәсең!
– Итмим бит инде! – дип карышты тегесе.
Габдулла белән теге кеше шактый озын юан ботак алып чыктылар.
Аны шарлавык уртасына таба сузам дигәндә, агачның бер очы
яр буенда чүгәләгән малайларны чак кына шарлавыкка сугып
төшермәде. Габдулла имам:
– Мәхдүм! Читкәрәк китеп укыгыз догаларыгызны! – дип боерды.
«Юк белән маташмагыз димәде бит! Бары читкәрәк китегез!» –
диде. Имамның бу сүзләре малайларга куәт кенә өстәде. Алар, арырак
китеп, агач төбенә чүгәләделәр.
– Әшһәдү әлләә иләәһә илләл-Лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр
расүүлүл-Лаһ31. Коткара күр Мәрҗани хәзрәтебезне, йа Раббым!
Агып китәчәкләре Ходайның шушы якты көне кебек ачык иде!..
Моны яр буендагылар да күреп торды. Каяндыр пәйда булган Габәши
шулчак Мәрҗани хәзрәткә дилбегә башы ыргытты. Әгәр хәзрәт аны тота
алса, ярга тартып алып булыр иде. Моны барысы да аңлады, тик дилбегә
хәзрәткә кадәр барып җитмәде. Габдулла бая урманнан алып чыккан
озын таягын утраучыкка таба сузды. Шулай итсәләр дә, ниятләре әле
ачык түгел иде: хәзрәт таякка ябышып барыбер ярга чыга алмый бит!
Габәшинең башына яшен тизлеге белән бер фикер килде, күрәсең.
Ул кулындагы дилбегә башын Садри мәхдүмгә тоттырмакчы булды
һәм сораулы карашын Һади дустына төбәде. Моны аңлап алган
Әтәмби, суга кермәкче булып, дилбегәгә ябышты. Садри мәхдүм
дилбегәне үз кулына алырга теләгән иде, ләкин өлгермәде – тегесе,
бер кулы белән дилбегәне тотып, икенчесе белән таякка ябышкан
хәлдә суга керә дә башлады. Кулы ычкынса, шарлавык аны күз ачып
йомганчы Ашытка агызып китәчәк! Әтәмби өчен Ташсу авылында
бары тик анасы Гөлҗиһан гына ачы күз яшьләре түгәчәк иде. Бу

----------------------
30 Безнең ышанычыбыз – Аллаһы, Ул ни күркәм вәкилдер!
31 Мин гуаһлык бирәмен Аллаһыдан башка илаһы юк, шулай ук гуаһлык бирәмен Мөхәммәт Аллаһының
илчесе.

«җилдән туган» малайны авылда өнәп бетермиләр; җитмәсә, ул алма
урлап интектерә, капка төпләреннән атлылар узганда, кинәт килеп
чыгып, атларны өркетүдән тәм таба торган бер ташбаш иде.
Садри мәхдүм янә чүгәләп, догаларын пышылдый башлады. Уйлар
капылт өзелде: Ювас ягыннан тагын гөжләгән, шаулаган тавышлар
ишетелде. Шарлавыкның ике ярында торган халык «аһ» итте: икенче
күл дә ярларыннан ташып чыккан иде! Хәзер монда тагын да көчлерәк
ташу килеп җитәчәк!.. Шулчак Әтәмби дә таеп егылды; аны дилбегә
белән ярга тартып алдылар.
Кемдер Мәрҗани хәзрәткә таба тагын дилбегә башы ыргытты, тик
ул, аны узып, Галимҗан янына очты. Тегесе тотып алды. Менә ул
беркавым уйланып әле күршесенә, әле дилбегә башына карап торды
да: «Мәүтүл-галими – мәүтү әл-галәми» 32, – дип, гарәпчә кычкырып,
нидер әйтте һәм аны Мәрҗани хәзрәткә таба кире сузды.
Бу юлы Мәрҗани хәзрәт тә тотып ала алды... Тик шулчак
көтелмәгән гайре табигый хәл булды, хәзрәт, дилбегәне үзенә урап,
ярга таба атлыйсы урынга: «Әнтә вәриси. Фә-әхйи әсәри!»33 – дип,
шәкертенә җавап буларак әйтте дә аны янә Галимҗанга таба ыргытты.
Яр буендагылар «аһ» иттеләр!.. Әмма олуг хәзрәтнең фикере катгый
иде, ул боерган тонда һәм бу юлы гадәттәге көр тавышы белән тагын
гарәпчә кабатлады:
– Әнтә вәриси!.. Фә-әхйи әсәри!..
Билләһи, нәкъ бала-чагалык! Үлем ачысының исерткеч тәэсире
шулай итәме, син дә мин дип тарткалашу акылсызлык кына түгел,
бу очракта гайре табигый хәл иде!.. Ике хәзрәт тә упкынның читендә
торганнарын аңлый, әмма җаннарындагы ярсу аларның аңнарын
томалый, сукырайта бугай – алар инде үз ихтыярларына хуҗа түгел
иде. Халык моның шартлау алдындагы тынлык икәнен сизде. Битаман
ягындагы ирләр төркеме, ташкындай бердәм кузгалып, ярга таба
атлады. Ләкин әүвәл бик кыю кебек күренсәләр дә, шарлавыкның
агымы гына түгел, гөрләгән тавышы да көчәйгәч, бермәлгә тукталып
калдылар: тагын бер генә тамчы кыюлык җитеп бетми иде бугай
ирләргә. Шулвакыт гаҗәп хәл булды: яр буена баягы затлы тарантас
килеп туктауга, аннан ике кеше сикереп төште дә, яшьрәге яр буенда
туктап калган ирләрнең алдына ук килеп басты, аннары, яр өстендә
чакта ук катгый нияткә килгән һәм ни кылачагын яхшы белгән
кешедәй, алдагы ирнең кулыннан алып, суга керә башлады. Теге ир,
аны баласытып, ярга таба тартмакчы булды. Тарантастан төшкән
икенче кеше дә якын ук килеп күзәтеп тора иде. Ул:
– Тотмагыз! Тотма! – дип кычкырды. Теге ир әлеге гаярь тавыш
иясенә буйсынды һәм үзе дә яшүсмернең кулын каты итеп кыскан

---------------------------------
32 Галимнең вафаты – галәмнең вафаты. Галим үлгәндә, галәм дә үлә...
33 Син минем мирасчым. Минем эшемне җанландыр.

хәлдә суга керә башлады, анысының кулын арттарак торганы
эләктерде.
Шуннан соң булган хәлләр берничә мизгел эченә сыеп беткәндер:
яр буендагылар, бер-берсенең кулларына тотынып, суга керә
башлады. Иң алда бер кыю яшүсмер булгач, ирләрдә курку хисе
калмаган иде. Хәрәкәтләре ышанычлы, ниятләре ихлас иде авыл
ирләренең... Шул рәвешле кешеләрдән утраучыкларга таба тере
чылбыр сузылды. Чылбыр башындагы карап торышка унбиш яшьләр
тирәсендәге яшүсмер Мәрҗани хәзрәт янына килеп җиткәч, аз гына
читкәрәк тайпылып, үз артындагы таза гәүдәле иргә юл бирде; тегесе
әүвәл Мәрҗани хәзрәтнең биленнән эләктереп алды һәм аны чылбыр
буенча ярга озаттылар. Чират Галимҗан хәзрәткә җитте, аны да ярга
чыгарып бастырдылар!..
Сөенергә, шатланырга вакытлары да булмады – икенче күл суы,
тагын да гайрәтлерәк ташу хасил итеп, Шамбызга килеп җитте.
Теге утраучыклар су астында калды, инеш-шарлавык күбекләнеп
кайнарга, тагын да дәһшәтлерәк гөжләргә кереште... Манма су булган
хәзрәтләрне һәм баягы кыю яшүсмерне Насретдин мулла үз атына
утыртып, тиз генә өенә алып чапты.

***
Битаман хәзрәтенең өе җылы, якты иде. Киемнәрен алыштыргач,
Мәрҗанине түргә уздырып, кайнар чәй чыгардылар. Бер-ике
чынаяктан соң хәзрәтнең күзләре ачылып, тәненә җылы йөгерде...
«Кара үлем» белән күзгә-күз очрашу эзсез калмаган, күрәсең: күңеле
һаман сүрән, нерв җепселләре җәя кебек тартылган, уйлары таркау
иде әле. Мәгълүм ки, һәр стресс иң әүвәл ашказанына зыян сала,
шуңа күрә эче дә сыкрый башлаган иде. Беркавым хәл алу өчен олуг
хәзрәткә күрше бүлмәдә ял урыны әзерләнде.
Өй эчендә хуҗалар белән бергә Габдулла Апанай, Һади Максуди,
Хәсән Габәши, Галимҗан Баруди һәм аның белән килгән берничә
күрше мәхәллә мулласы бар иде. Алар, кызыксынып, өс-киемен
алыштырырга өлгергән батыр яшүсмерне урап алдылар. Аның өлкән
юлдашы Нургали хәзрәт Хәсәнов-Буави өй эчендәгеләрне яшүсмер
белән таныштырды:
– Минем шәкертем. Әле аңа нибарысы унике яшь кенә. Сабантуй
батыры ул, шуңа күрә таза бәдәнле һәм куркусыз егет, – дип
шәрехләде. Аннан соң сүзен дәвам итеп: – Буа өязе Түбән Чәке
мәхәлләсе имамы Мифтахетдин хәзрәт угланы… мәхдүм, – дип
өстәде. – Мөхәммәтһади Мифтахетдинов34, – дип, исемен атауны да
кирәк санады.
Битаман мулласы Насретдин хәзрәт, алты почмаклы зур йортының

--------------------------------
34 Һади Атласи

бакча тәрәзәсен генә түгел, урам ягындагыларын да төбенә чаклы
ачып куйды, чөнки капка янына байтак кеше җыелып өлгергән
иде. Кемнеңдер Шамбызда булган хәл турында тагын да тәгаенрәк
ишетәсе килә, кайсылары үз күзләре белән олуг Мәрҗани хәзрәтне
күрмәкче була, хәтта араларында өй эчендә Ишмөхәммәт ишан
бардыр дип уйлаучылар да юк түгел иде, чөнки хәбәре ишетелгәч,
«килмәгәндер» дип кистереп әйтеп тә булмый. Тик бүген Ишми
ишан монда бер дә көтелгән кунак түгел иде. Хәер, барысы да мелла
Мөхәммәтнәҗип чапкыннарыннан тора: барып өлгергәннәрме
Түнтәргә, юкмы?
Китермәскә иде Ишми ишанны монда, ничек тә күрештермәскә
иде Мәрҗани хәзрәт белән, бер дә вакыты ул түгел...
Төрле сүз китте. Әлбәттә, әүвәл ул сүзләр Шамбыз шарлавыгындагы
хәлләр хакында барды. Аннан соң кадими мулла белән (икенчесен әле
һаман Ишмөхәммәд ишан дип уйлыйлар иде) җәдитче хәзрәтнең бер
өйдә, бер өстәл янында кара-каршы кайнар чәй эчеп утыруларын күз
алдына китерәләр иде. Кыскасы, Олы Битаман, Бикнарат, Битаман
Казаклары, Юван суы буендагы Ювас авыллары мәхәлләләрендәге
мөритләр утлы казандагы кебек «кайнашып» алдылар. Алардан
күреп, бала-чага, яшь-җилкенчәк авылда төрледән-төрле фаразлар,
гайбәтләр таралуына шаһит булды.
Садри мәхдүм дә, моңарчы Галимҗан Барудины күргәне
булмаганлыктан, аны Ишми дип уйлый һәм өлкәннәр артыннан
йортка керергә кыенсынып, Насретдин хәзрәтнең ике ат бәйләнгән
капкасы янында басып калган иде. Аны авыл малайлары сырып алды.
Алар Садри мәхдүмнең күрше Ташсу авылыннан булуы турында
хәбәрдар иде, шуңа күрә үз итеп сөйләштеләр.
– Хәзрәтләрнең чапан кесәләрендә ташлар бар, ди!
– Ие, ие, мин дә ишеттем: алар кайнар чәй эчеп җылынганнан соң
шул ташларны бер-берсенең маңгайларына бәрә-бәрә сугышачаклар,
ди.
– Ишми ишан берүзе генә ул! Ә Мәрҗани хәзрәт янында яшь
дуслары бар! Барыбер Мәрҗани хәзрәт җиңеп чыгачак!
– Хәзрәтләр бала-чага шикелле таш белән сугышмый инде!
Аларның таяклары бар, бер-берсенең башларына шул таяк белән
генә кундыралар, ди...
– Алайса, кайсы алдан егыла, шунысы җиңелүче буламы?
Битаман малайларының уй-фаразлары кызганнан-кыза барды.
Садри туктатмаса, аларның ошбу «канатлы» уйлары Ашыт елгасы
буйлап Күлле Киме, Күәм, Өлә-Уразлы, Казаклар, Киекләр, Шөмбер
һәм Әтнә якларына ук китеп барачак иде! Садри мәхдүм:
– Әкият сөйләмәгез, яме! Бик беләсез икән! Хәзрәтләр таш белән
дә, таяк белән сугышмый алар! Беләсегез килсә, алар бөтенләй сугышмый да әле! Алар бары үзләренең гыйлемнәрен файдаланып,
сүз көрәштерә! – диюгә, малайлар шым булды. Шуннан берсе
барыбер түзә алмады, әйтеп куйды:
– Муллалар алар китап белән сугышалар, име бит?
– Калын китап язганы җиңә инде, алайса! Маңгайга гына
шапылдата шуның белән!
– Әәә, алайса, Ишми ишанның китаплары бик юка ди аның!.. Алар
белән чебен генә үтереп була, ди!
– Аның каравы Мәрҗани хәзрәтнекеләр бик калын, ди! Берне
кундырса шуның белән!..
Әлеге сүздән соң малайлар кинәт шып булдылар: калын китаплы
Мәрҗанинең Ишми ишанны «сугып аударасы» көн кебек ачык иде!
Күренеп тора, әлегә үзләренең фараз-хыялларында гына яшәгән
Ишми ишанны кызганып та куйды малайлар: кайсылары күлмәк итәге
белән, кайберләре кул аркасы белән җеби башлаган борыннарын
ышкып алды.
Садри мәхдүм бу сүзләрдән аптырап калды. Әгәр «китап белән
түгел» дисә, китап дәрәҗәсен төшерү булыр иде. Ләкин хәзрәтләрнең
кулларына китап тотып, шул калын китапларны бер-берсенә ату
күренешен дә башка сыйдырып булмый. Чыннан да, Мәрҗани
хәзрәтнең китаплары бик калын, диләр. Берәрсе белән тондырса,
шунда ук сеңдерә бит!..
Садри мәхдүм дәшмәде, бары тамак кырып кына куйды. Әмма
дәшмәү бу очракта белексезлек иде. Яшьтәшләре янында мулла
малаеның надан булып күренәсе килмәде. Ошбу фикере баягысын
кабатлау шикелле булса да:
– Китапта язылган гыйлемнәр белән, – дип куйды.
Әмма бу очракта дәшми калмавың алтын булган икән. Бер
караганда, гади авыл малайлары гына булсалар да, арада гыйлемлеләре
дә бар; Садри мәхдүм тагын шуны белде: малайлар арасында инде
күрше Кышкар авылындагы мәдрәсә тузанын иснәгән шәкертләр дә
байтак икән. Бу яклар, әйтелгәнчә, ара якын булганлыктан Кышкарда,
кайберләре хәтта Казан мәдрәсәләрендә укый булып чыкты. Әнә
берсе:
– Безнең Гарифулла хәлфә әйтә, кяфер булу өстенә Мәрҗани надан
да ул. Җирнең күчәре юк, ул Кояш тирәсендә әйләнә дип, халыкның
башын бутый, ди! Әле тагын «Гарифулла хәлфә безнең Кышкарда
иң атаклы мөгаллим ул!» – дип тә әйтеп куйды. «Җир мәсьәләсе» бу
заманда бик бәхәсле нәрсә булып, һәркемне кызыксындыра, «Җир
шарының әйләнү-әйләнмәве» хакында кызу-кызу бәхәсләр гел чыгып
тора иде. Кышкар мәдрәсәсендә мантыйк укып, бер-берсе белән
фикер көрәштергәндә маңгайга-маңгай килә торган шәкертләрнең
ашарына бирмә – түзәрләр, бер-берсен уздырып бәхәсләшергә сәбәп кенә чыксын!.. Тик бу юлы алай булмады, чөнки, бәхеткә, Садри
мәхдүмгә әле иртән генә Мәрҗани хәзрәт юка бер китап бүләк иткән
иде. Малай аны шундук укып чыкты. Һади абыйсы: «Хәзрәтнең
«Вафия»сеннән35 күчергән китапчыгы бу!» – дип әйткәннән соң,
хәзрәтнең үзе язган китабы икәнен белгәч, кош тоткандай сөенгән
иде. Ул укыган өлешендә нәкъ менә күк җисемнәре турында сүз
бара иде.
Шулчак Садри мәхдүмнең җыелган кешеләрдән, бигрәк тә бик
белекле булып кыланган үз ишләреннән сынау аласы килгәндәй,
Мәрҗани сүзләре белән генә түгел, нәкъ аның тавышына охшатырга
тырышып:
– Әгәр син татар түгел икәнсең, [...] алайса, кем булырсың соң?!
– дип, янында торган иң күп сөйләшүче авыл малаеның җилкәсенә
кагылып алды. Җавап бир, янәсе, алай бик акыллы булгач...
Мулла малаеның бераз мактана торган гадәте бар иде, моны яхшы
белгән авылдашы Әтәмби әлеге сорауга үзе җавап бирмәкче иде
(Әүхәди-Әтәмби, көнләшеп, Садри мәхдүм белән ярыша-ярыша,
аның бабасы Гайнетдин хәзрәт дәресләренә йөри. Өстәвенә Садри
мәхдүмнең абыйсы Һади хәлфә малайларга Мәрҗани хакында
күп нәрсәләр сөйли, хәтта ул үзе качып кына Мәрҗани хәзрәтнең
дәресләренә дә баргалаган). Мәхдүм исә Әүхәди ягына ачулы
карашын ташлады, син кысылма, янәсе!.. Битаман малае югалып
калмады, авылга каникулга кайткан Кышкар мәдрәсәсе шәкерте
булып чыкты ул; сүзнең ни хакында барганлыгын, мәхдүмнең ни
теләгәнен аңлады һәм барысын да шаккатырып, Мәрҗани хәзрәтнең
китабындагы җөмләләрне яттан сүзен-сүзгә әйтеп бирде. Кышкар
шәкертләре кебек мантыйкны белүче, яттан өйрәнгән белемнәре
белән моназара кылырга хирыслар аздыр. Кышкар бу мәсьәләләрдә
беренчелекне бирми иде. Битаман малае тезеп китте:
– «Кайбер татарларның үз кавемнәре, бабалары, яшәгән җирләре,
хәлләре, билгеләреннән хәбәрләре юк. Үз кабиләләреннән никадәр
бөек мәртәбәле патшалар булып, һичберсен белмиләр. Хәтта чиктән
тыш наданлыкларыннан, Мавәраэннәһердә булган сарт (үзбәк)
халкына ияреп, чынбарлыкка каршы, үзләренә «нугай» исемен алып,
үз сөйләшүләрендә шул исемне йөртеп һәм үзләрен шул халыктан
санасалар да, Русия халкының үзләрен күралмау, сүгү урынында
«татар» дип кимсетү белән әйткәнлектән, кайберләре татар булуны
кимчелек дип аңлап, ул исемнән нәфрәт итеп, без татар түгел,
мөселман дип низаглашалар һәм бәхәсләшәләр. Юк инде, юк! Нил
белән Фөрат елгалары арасындагы кебек зур аерма! И мескен! Фараз
кылганда, синең «мөселман»нан башка бер исемеңне дин һәм милләт

----------------------------------
35 «Вафият әл-әсляф вә тахийәт әл-әхляф» – «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» («Элеккеләрнең үлүе,
соңгыларның аларга бүләге»).

дошманың белмәсә, әлбәттә, сине «мөселман» дип күралмас иде.
Татар булмасаң, гарәп, таҗик һәм нугай түгел, кытай, рус, европалы,
прусс һәм немец та түгел, инде кем булырсың? Яхшы ки, сарт халкы
чирмеш, мукшы һәм ар халыкларының барлыкларын белмәгәнлектән,
сине ул исемнәрнең берсе белән атамаганнар. И сакланмаучы,
ваемсыз! Ул тәкъдирдә, үзеңне чирмеш йә мукшы санап, риза булып
йөрер идеңме?»
Менә шул җөмләләрне яттан шартлатып әйтеп бирде Битаман
малае!.. Кемнәрдер шәкерткә сокланып карады, кайсыберләре Садри
мәхдүмгә таба мыскыллы караш ташлап: «Син үзеңне генә бик
белекле дип уйлыйсыңдыр инде, мулла малае! Менә Кәрим борыныңа
чирттеме?! Кышкар мәдрәсәсе шәкертләре дә төшеп калганнардан
түгел алар!» – дип, канәгать калдылар. Яшерен-батырын түгел,
чыннан да, бу хәлдән соң Садри мәхдүмнең кикриге шиңгән иде.
Ул тизрәк өйгә кереп китәргә ашыкты. Хәтта Әтәмби дә мәхдүм
артыннан көлеп карап калды, бугай…

***
Мәрҗани белән Галимҗан хәзрәтләр ял итеп чыкканчы, олы
бүлмәдәгеләр үзара гәпләшәләр. Аларның сүзләре ачык тәрәзәләрдән
аермачык булып урамга да ишетелә, ахрысы: җыелган кешеләр
дә ихластан тыңлый. Күбрәк абыйсы Һади белән янәшә утырган
Габәши мулла сөйли. Кыш көне Мәрҗани хәзрәт белән кала юлында
күрешкәннәр икән. Ул хикәятен дәвам иттерде:
– Бервакыт кыш көне шактый буранлы көндә аның Казаннан
кайтуы, безнең әткәбез мәрхүм белән Иске Йорт авылына барышыбыз
иде. Ерактарак яхшы пар кара ат мичәүләп повозкага җиккән, кучер
утырткан берәү күренде. Безгә ун сажин микъдары калгач, бер
казылма янында мичәү аты читкә керде, кергәннән-кереп, төп атны
да читкә тартып төшереп, үзе карга батып егылды. Әткәм мәрхүм
миңа: «Кем дә булса олуг кешедер, чыгарыш!» – диде. Мин дә
өстәге киемемне салып йөгереп бардым да, чанада кем икәненә күз
салмастан, тизрәк мичәү атны башыннан тотып, бераз мәшәкать
белән булса да юлга чыгардым, төп ат та чыкты. Менә чанадагы
белән күзебез күзгә төште.
– Мәрҗани рахимәһуллаһу икән. Ул да, буран араларыннан мине
күрүенә гаҗәпсенеп: «Ни гаҗәп очрашу? Мөшкел вакытыбызда
җитештең, син мелла Хәсән Гатамы?» «Әйе, хәзрәт, мин Хәсән Гата»
– дидем. «Хәзрәт, сезнең урында бер ишан булса да, ат башында бер
мөриде шәкерте булса иде, әлбәттә, мине дә Хозыр галәйһиссәлам
санарлар вә ишанның олуг карамәтеннән хисап итәрләр иде бит!» –
дидем дә, көлештек, соңрак юлыбызга киттек.
Хәсән Г атаның «ишан итәрләр» дигән җөмләсе тыңлаучылар арасында гөлт итеп ялкын кабызды, көлеш китте. Сүз Ишмөхәммәт
хәзрәт – Ишми ишан – хакында бармаса да, ошбу хикәятне урамда
тәрәзәдән ишетүче томана гавамга бу кызык булып тоелды, күрәсең.
Хәсәнгатаның хикәяте үз эшен эшләде һәм җыелып торучыларның
шунда ук Мәрҗани хәзрәткә генә түгел, яшь муллага карата да
мәхәббәт хисләре уянды. Һади, күңеле булып, дустының җилкәсенә
кагылып алды.
Җыелган имамнар арасында Һади Максуди белән Хәсән Габәши
иң яше иде. Садри һәм Мөхәммәтһади мәхдүмнәр хакында әйтеп тә
торасы юк, алар әле бала гына. Шулай да бу балаларның зиһеннәре
бик саф чак булып, Һади Максуди белән Хәсән Габәшевнең Мәрҗани
хәзрәт турында һәр сөйләгән сүзен алар күңелләренә сеңдерә барды.
Татар тарихының Геродоты булган олуг Мәрҗанинең элеккеге заман,
бигрәк тә төрки-татар тарихы, Болгар дәүләтенең борынгы хәлләре
мәхдүмнәрне аеруча әсәрләндерә; киләчәктә үз милләтенең тарихы
турында саллы-саллы китаплар язачак профессор Садри Максудиның
һәм Һади Атласиның хәтер күзәнәкләренә бу орлыклар салына бара
иде.
Габәши, Мәрҗани хакындагы хатирәсен тәмам кылып, Садри
мәхдүм ягына ымлады:
– Җәмәгать, вакытны бушка уздырмыйк, олуг хәзрәтебезнең бер
китабыннан бик гыйбрәтле фикерләрне тыңлыйк, – диде.
Бу вакытта, киемнәрен алыштырып, Галимҗан Баруди да олы якка
чыккан иде. Ул, Габәшинең сүзен куәтләп: «Хак әйтәсең, Габәши дус.
Монда сөйләшкәнегез күрше бүлмәләргә дә яхшы ишетелә. Күбрәк
Мәрҗани хәзрәтнең зурлыгы хакында сөйләшик. Беренчедән, җылы
сүз җан азыгы булса, икенчедән, безнең күркәм сүзләр гел хурлау
ишетеп яшәгән хәзрәтнең йөрәгенә сары май булып ятсын, йа Рабби!
Лаек ул аңа, бик лаек андый мактауларга», – диде. Якташының ни
әйтергә теләгәнен Габәши шунда ук аңлады. Сүзен дәвам иттереп:
– Мәхдүм, син әзерме? – дип сорады.
Әгәр Һади абыйсы алдан кисәтеп өлгермәгән булса, малай
аптырашта каласы иде, Габәши китаптагы өзекне аңа укырга
кушты. Мәрҗани хәзрәт икенче тапкыр олы якка чәй табыны янына
чыкканчы, Садри, кесәсендәге нәни кулъязманы алып, укырга
кереште. «Бу гыйлемне», – диюгә, Габәши, аны бүлдереп, ачыклык
кертте. «Сүз музыка турында бара», – диде. Беркадәр паузадан соң
Садри дәвам итте. «Бу гыйлемне гыйлем хәленә башлап Фисагурис
(Пифагор) китерде, аннан соң Аристоталис (Аристотель) орган
дигән корал уйлап чыгарды. Музыканың төп максаты – төрле тавыш
һәм көйләрне бер-берсенә яраштырып, күркәм һәм матур итеп төзү
аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек
дөньясына этәрү; ә моның нигезе – ритм һәм метрика. Шатлану яки кайгыга төшү, йокымсырау яки көлү һәм бию, ритмга туры китереп
кул-аяк, баш һәм башка әгъзаларны хәрәкәтләндерү нинди дә булса
бер мәгънә аңлау сәбәпле түгел, бәлки уен коралы кылларындагы
хәрәкәт тәэсирендә хасил була. Бишектәге бала хуш аваздан юанып
елаудан туктый һәм игътибарын шул авазны тыңлауга юнәлдерә. Дөя,
аңгыра булуына карамастан, хуш аваздан әсәрләнә, авыр йөкләрне
җиңел күтәрә һәм ерак юллар да аңа якын булып күренә. Яз һәм аның
чәчәкләре, музыка һәм аның хуш авазы кемнең дә булса йөрәген
хәрәкәткә китермәсә, ул кешенең табигате бозык, ул – төзәлмәслек
авыруга дучар булган кеше».
Шул урында укуын тәмам кылып, Садри өй эчендәгеләргә карап
алды да Габәшигә төбәлде: ни әйтәсең, янәсе. Ләкин Хәсән авызын
ачарга да өлгермәде, өй эчендәгеләр генә түгел, ачык тәрәзәдән Садри
мәхдүм сүзләрен ишетеп торган халык гөжләргә кереште:
– Музыка мөселманга гөнаһ!
– Мәрҗани хәзрәт диненнән язган ул!
– Без мөселманнарны ул музыка белән динебездән яздырмакчы
була!
Олуг хәзрәткә каршы ризасызлык сүзләре ява башлады.
Һади белән Хәсән бер-берсенә караштылар. Әле Мәрҗани хәзрәт
олы якка чыкмаган да, әнә, инде аңа карата яман сүзләр әйтелә
башлады! Гади гавам Мәрҗанинең бөеклеген, аның олылыгын аңлап
бетерми!.. Бу гаҗәп тә түгел. Өченче бабасын белмәгән мөселман-
татар үз милләтенең тарихын кайдан белсен, ди?! Томаналык һәркайда
хөкем сөргән замана! Татарга үзенең үткәнен, нәсел тарихын күптән
оныттырдылар. Ул гына да түгел, бар ислам дөньясында Мәрҗани
хезмәтләрен укыйлар, аннан мисаллар китерәләр!
«Исламның «алтын бишеге» булган Мисыр корольлегендә
яшәүче», дип әүвәл ил-корольлекнең исемен хикмәтле тавыш белән
әйтте дә, капылт туктап калды. Низаметдин мулланың төпчек
угланының ни укуын көтеп торган өй эчендәге халык, берара тынын
кысып, аңа төбәлде. Бу тирәдә Максудилар – атаклы имамнар.
Ташсуда гына түгел, Күлбаш авылы мәхәлләсендә дә шул нәсел
муллалык итә. Әнә, Низаметдиннең өлкән улы Һади гарәп телен
өйрәтү буенча дәреслек язды. Шулай ук һәркемнең өстәл китабына
әйләнгән «Гыйбадәте Исламия» дә әлеге егет язган мәҗмуга! Битаман
халкы акны карадан әйбәт аера һәм күрше-тирә мәхәлләләрдәге
муллаларның дәрәҗәләрен дә чамалый иде.
Низаметдин хәзрәтнең төпчек угланы да бик түгәрәк башлы күренә.
Быел Казандагы Апанай мәдрәсәсендә укый башлаячак, ди. Шул
рәвешле, Садрига карап, йә, нәрсә дип әйткән Мисырның күренекле
кешесе дигәндәй, ахырын көтеп тордылар. Ислам дөньясының «алтын
бишеге» булган атаклы Мисыр турында гади халык арасында да ишетмәгән кеше сирәктер, шуңа күрә бар да, колакларын торгызып,
тыңларга әзерләнгән иде. Ләкин хәйләкәр углан, фикерен өзеп, туктап
калды. Әнә ул, тавышына тагын серлерәк төсмерләр бирергә тырышып:
– Атаклы Мисыр вә Судан корольлегенең күренекле галиме
Мәхмүд Фәләки... бөек Мәрҗани хәзрәтебезнең «Нәзурател хак»
китабын укыганнан соң: «Русиядә мондый олуг галим бардыр дип
һич уйламаган идем!» – дип әйтә. Мәрҗани хәзрәт белән күрешү
өчен күренекле Фәләки махсус рәвештә ул елны хаҗ сәфәренә бара.
Күрешкәч, сөйләшеп туя алмыйлар.
Мисыр галименең сүзе халыкка нык тәэсир итте, бүлдерүче генә
түгел, хәтта тамак кыручы да юк. Садри мәхдүм укуын дәвам иттерде:
– Бәйрут галиме Аделкадыйр хәзрәт, Мәрҗанинең китапларын
укыганнан соң менә шушы сүзләрне әйтә: «Мәрҗани – татар халкы
өчен бик күп эшләр эшләгән шәхес! Мәрҗани – бөек шәхес!» – ди.
Садри шушы урында укуын тәмам кылды да, тагын ни эшлим
дигәндәй, әле абыйсына, әле Хәсәнгә карады.
Габәши:
– Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән, – диде
дә, үзе үк әлеге әйтемнең асыл мәгънәсен аңлатырга кереште:
– Җәмәгать, сезнең барчагыз да Казанның шөһрәтле бае Ибраһим
Юнысов әфәндене беләсез булыр, – диде ул, һәм өй эчендәгеләргә
карады.
Ибраһим бай Юнысовны якын-тирәдә белмәгән кеше юк, ул
Казандагы җәмигъ мәчетен тота, мәдрәсәгә акча бирә, өстәвенә Татар
Рәштүенең рәисе дә иде. Габәши сүзен дәвам иттерде:
– Менә бер көнне Ибраһим байның аш мәҗлесендә булырга туры
килде. Ул: «Безнең Шиһаб мулла Казанның һәммә муллаларыннан
өстен. Аның гыйлемендә һич сүз юк. Бүгенге хөтбәсендә «Вә
тәхтәһә...» дип укыды. Безнең башка муллалар моның мәгънәсен дә
белмиләр» – дип әйтеп торды.
Казан губернасындагы атаклы Ибраһим байның Мәрҗани хәзрәт
турында әйтелгән ошбу фикере бар кешенең колакларын торгызды,
халык бик тәмләп Габәшине тыңларга кереште. Хәсән бик зиһенле
егет иде, дилбегәнең үз кулына кергәнен сизеп, тыңлаучыларга сулыш
алырга да ирек бирмичә сөйләп китте. Сүзе тарих һәм Мәрҗанинең
бу өлкәдәге казанышлары хакында иде. «Тарих» кына дисә, бәлки,
кызыктыра да алмаган булыр иде, шуңа күрә ул гадирәк мисаллар
белән сөйләргә кереште.
– Ата-бабаларыбызның ни белән шөгыльләнгәнен генә түгел,
хәтта күбебез бабаларыбызның исемнәрен дә белмибез! Бу – хурлык,
бу – оят булырлык ямьсез гамәлебездер, – диде ул һәм кулына китап
алды. – Мәрҗани хәзрәт ата-бабаларыбыз шәҗәрәсен генә түгел, ерак
тарихтагы хәлләрне дә менә ничек аңлаешлы итеп бәян итә, – диде.

Тагын өй эчендәгеләргә күз йөртеп алды, башын иеп, янәшәсендә
утырган Һадига нидер пышылдады. Тегесе дә пышылдап җавап бирде.
Абыйсының Габәшигә: «Гадирәк мисаллар белән сөйлә. Мәсәлән,
марилар турында Мәрҗани фикерләрен әйт. Чөнки безнең як халкы
гомер-гомергә мари, удмурт белән аралашып яши» дигән сүзләрен
Садри углан да аермачык ишетте, әмма ниятен аңламады. Тегесе матур
тавыш белән Мәрҗани китабыннан җөмләләр укырга кереште:
– «Мин, фәкыйрь, мең ике йөз сиксән тугызынчы ел, җөмадиел-
ахир аеның икенче көнендә бер чирмеш белән сөйләштем. Ул
Бәрәңге ягыннан, Ташкичү авылыннан берәүгә ялланып эшли
иде. Дөнья күргән, шаян, кыю гына бер кеше булырга кирәк,
сораган нәрсәләремне бер дә баш тартмыйча аңлатып бирде.
Аларның күбесе, алдар яки сихерләр дип куркып, ачык итеп
сөйләшмиләр иде. Әүвәл хайванны ничек суюлары турында
сорадым, нәкъ мөселманнарча суюларын сөйләде. Бугазлаганда,
гомумән, һәрбер эшкә керешкәндә «Пестмелайму пиркем пу», –
дип әйтәбез, ди. Моның мәгънәсе «бисмиллаһ, йа Аллаһ, бәрәкәт
бир» дигән сүз була. Икенчесе – нинди ит ашаулары турында
сорадым: «Дуңгыз, эт, мәче һәм бүре итләрен ашамыйбыз, ат,
аю, куян, тиен шикеллеләрнең итләрен ашыйбыз», – диде. «Аю
ите яхшымы, тәмлеме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, тәмсез, җир
тәме килә», – диде. «Алай булса, ник ашыйсыз?» – дигәч, «Бала-
чагага ярый инде шунда», – диде. «Бүре итен ашамыйсызмы?»,
– дидем. «Юк, ашамыйбыз», – диде. «Аю итен ашагач, бүре итен
ник ашамыйсыз?» – дидем. «Аны ашасаң, эт итен дә ашарсың», –
диде. Өченчесе – өйләнү, кыз алу хәлләрен сораштым. «Авылдан
да, башка авылдан да алабыз», – диде. Мин: «Юк, мин аны түгел,
кардәшегезне аласызмы, – дип сорыйм», – дидем. «Ике яктан да
берәр буын аерылган булса, алабыз, аннан якынракны алмыйбыз»,
– диде. (...) «Алай булгач, сезне поп ат ите ашаудан тыймыймы
соң?» – дидем. «Аңар кем карый?» – дип җавап бирде. «Ислам
яки христиан динеме, кайсы күңелгә ошый төшә?» – дидем. Сүзне
артык озайтмыйча: «Поп азрак тезләндерә», – диде».
Шулвакыт бер гаҗәп хәл булды, урамда торучылар арасыннан
берәү калкынды һәм калын тавыш белән:
– Мин дә мари бит! Мулла Мәрҗани дөрес сөйли ул! Менә хәзрәткә
садака алып килдем! – диде. Халык, аны танып, елмаешты, бу – күрше
Курамас (Бикнарат авылының күршесендә, хәзерге Мари Эльнең Яңа
Карамас исемле мари авылы) дигән мари авылы чирмеше Камали
белеш иде. Камали, ислам динендә булып, җае килгәндә муллага
гел садака бирә. Алар ике гаилә, анысының исеме Җамали. (Бу ике
гаиләнең Яңа Карамас авылында әле дә нәсел-нәсәбе бар.) Тик бүген
диндәше күренми, Камали мари үзе генә килгән иде.

Әлеге хәлләр өй эчендәгеләргә дә, ачык тәрәзәдән ишетеп
торучыларга да бик ошады. Мәрҗани хәзрәтнең абруе бермә-бер
артты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

Теги: кыйсса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев