23 июль 2026 яңалыклары
-
23 июль 2026 - 17:00
Күк түбәсе
Күкләр түбәсендә кояш янсын, Таңнар алсу булсын һәрдаим. Адәмнәрдә шәфкать нурын сакла, Иман нурын сакла, Ходаем! -
23 июль 2026 - 16:00
Хамматов куган чебен (хикәя)
Президиум тирәсендә бер чебен пәйда булды. Өстәлдә лампалар янып тора, шуларның җылысына килгәндер инде. Хамматов ул чебенне газета белән куа башлады. Чебен Пушкарёвның маңгаена кунды... -
23 июль 2026 - 14:00
Сөю түгелме?
Яратканымны белми йөрисең, Шушы газаплар – сөю түгелме?! -
23 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп. – Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең, сугыш. -
23 июль 2026 - 12:00
Төннең көнгә карышуы
Көннең әле җиңми китеп барганы юк... -
23 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт (ахыры)
Күпер буйлап бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел. Моның иңендә көянтә- чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да... -
23 июль 2026 - 10:00
Кын һәм дулкын
Ялгызлыкның ни икәнен Аңлатыр өчен таң бар. Күкрәгемдә берөзлексез Кисәтеп торган чаң бар. -
23 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Алар шулай саубуллашып аерылыштылар. Тагын бер атнадан, унберенче августта Алиш фронтка чыгып китте. Оркыя аны озатырга дип вокзалга төшкән иде, ләкин соңга калган булып чыкты – Алиш утырган эшелон кузгалган иде инде. Алиш аны ерактан күреп, исемен әйтеп кычкырып, кул изәсә дә, Оркыя ирен күрә алмыйча калды.