Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Хатын курка-курка өйгә узды. Чынлап та, бар гәүдәсен җиңелчә калтырау алды. Әгәр теге Гыйфрит дигәннәре, йонлы куллы булып, аңа орынса, шундук йөрәге ярылып үләчәк бит! Ләкин түзәргә кирәк. Тешне кысып булса да түзәргә.
5
Аларның төнге сәяхәте иртән көтү куганда гайбәтче авылның
теленә кереп өлгергән иде инде. Самали Саниясе кибете – авылның
яңалыклар өе. Бар хәбәр-яңалыклар, халыкка таралганчы, әүвәл
шунда җыела.
Саниянең үзенең дә матур мәхәббәт тарихы бар. Күрше Зирекле
авылы кызы ул. Бер үзбәк егете белән сөешеп алды алар заманында. Егет ягындагылар аны килен итәргә бик кызыккан иделәр. Базарда
таныштылар. Үзбәкстандагы абыйларына җәй торырга барган иде.
Анда да тик тормады, абыйсының карбызын сатарга булышты. Бу
чибәр кыз үлчәү янына килеп басуга, карбыз алырга су буе чират
җыела. Сания тик тора алмый: йә акрын гына көйли, җырлап та
җибәрә, үзе гел елмая иде. Кечкенәдән ачык булды шомырт кара күзле,
нәни буйлы бу тере кыз. Буе Патыйныкы чаклы телеграмм баганасы
кебек булмаса да, гәүдәгә килешле, курчак кебек иде ул.
Үзбәкләр аңа «сөйләшә торган курчак» дигән исем дә тактылар.
Яраттылар аны. Гашыйк та булып куйды әле бер үзбәк. Һәй, нихәл
итәсең, үзен ошаткан үзбәк егетенә кияүгә чыкса, үзбәк аңа тау-тау
калым бүләк итәсе, авылына кайтып, Саниянең атасына кибет ачып
бирәсе иде. Тик Саниянең атасы каршы төште. Үзбәкнең ата-анасы,
Санияне сорап, яучы да җибәреп карадылар. Рәхмәт төшкере, әтисе
һаман каты торды: «Кызымны читкә җибәрмим!» – диде. Ә алар
киткәч, әйтеп куйды: «Чит халыкны арттырсын дип үстермәдем мин
бердәнбер кызымны!»
Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, авылына
кайткач, күрше Ташаяк авылында тагын бер егет күзләде аны.
Нариман атлы таза, булган егет иде ул.
Нариманы озын буйлы булмаса да, боҗыр кебек елгыр, сүзгә дә
оста күренә. Сания шунысына игътибар итте: Нариман һәрвакыт
авыз эченнән бер җыр көйләп йөри. «Башка җыр белми, ахры, бу
алыпсатар (егетнең янәшә-тирә авылда кибетләр тотканын ишеткән
иде)» дип тә уйлап куйды кыз, аның әлеге такмагын рәттән өченче
тапкыр ишеткәч. Ә такмакның эчтәлеге исә яшь кызларның күңеленә
тия торган икән:
Парсыз булсаң, мин ялгызның
Чык әле юлларына.
Ак тулпардай очып киләм,
Кәләш бул туйларымда.
«Булам! Туеңда үзем кәләш булам!» – дип пышылдады кыз,
кайнар сулышын такта ярыгыннан урамга таба өреп һәм нәни нәфис
бармакларын йодрыкка төйнәде дә капка тактасына сукты. «Ай,
авырта!» – дип кычкырып, кулын матур авызына капты. Гәүдәгә
кәтүк кенә булса да, кызның авызы бик килешле, иреннәре калын иде.
Нариман – бу якта еш очрый торган исем. Саниягә әүвәл егетнең
исеме, аннан җыры, аннан соң гына үзе ошады бугай. Дөресен әйтергә
кирәк, аның бер көтү сыерларын болынга куган Әрифкә дә күзе төшмәде
түгел. «Фермер ул! – дип тел шартлаткан иде агасы. – Йөз баш сыеры
бар!» Кызның башта үзенә дә, фермерлыгыннан бигрәк, Әрифнең шәп итеп чыбыркы шартлата белүе ошаган иде. Кылның зәһәр, ачы тавышы
авыл урамы буйлап тәбәнәк тауга чаклы йөгерә дә, анда барып җиткәч,
чикләвек куаклары өстеннән генә сикереп уза, аннары калын имәнлеккә
кереп китеп, кайтавазын күкләргә чөеп җибәрә! Карсак кына буе белән
шундый озын чыбыркыны ничек оста шартлата белә бу Әриф! Ләкин
«Йөз сыеры бар» дигән сүз, аңында иләкләнеп, кыз: «Гомерең сыер
астында үтәр» дип ниндидер катгый фикергә килә. Агасы: «Укымады
ул, әлифне таяк дип тә белми торган Әриф ул», – дип тә өстәгәч, шундук
аның турында уйлаудан капылт туктый иде. Кендек әбисе тугач та аны
кулына алган да, кулындагы бармак буыннарын капшый-капшый: «Анаң
кебек булырсың, колга буйлы булмассың, үзеңә дигәнне дөньялыктан
тартып, йолкып алырсың, Алла боерса!» – дигән, имеш. Кендек әбинең
юраганы юш килеп бара, Сания бик тере, җете иде, мәктәптә үк аңа
укытучылар, сокланып: «Төрекөмеш кебек», – дия иделәр.
Сания ничек итеп үзенең бу авылга килен булып төшкән чакларын
исенә төшерде. Моның кыскача тарихы да бар. Ташаяктагы алыпсатар
Нариманның кибетенә күселәр ияләште. Нариман үзе: «Синең үгез
абзарыңнан килә ул күселәр!» – дип Әрифкә бәйләнә икән. Ә менә
Сания чын күсе оясын тапты. Шәһәр чүп-чарын Ташаяк белән Зирекле
арасында тирән елгага ташый башлаганнар иде. Әлеге чүп базы күсе
оясына әйләнде. Өстәвенә, шәһәр шул урында чүп-чар полигоны
төзетергә уйлый икән. Халык моңа каршы бик каты күтәрелеп чыкты.
Активистларның лидерлары Зирекледән – Самали Сания, Ташаяктан
Алыпсатар Нариман иде. «Безнең туачак балаларыбыз диоксен суларга
тиеш түгел!» – дигән лозунг белән алар мэрга чаклы барып җиттеләр.
Нариманның: «Чит илдә гади халыкның хокукы саклана, ә бездә
төкереп тә бирмиләр! Америкадан үрнәк алыгыз!» – дигән сүзләре
Рәсәйгә янкилар яңа санкция кертеп яткан вакытка туры килеп, аңа:
«Чыгышларыңнан терроризм исе килә!» – дип, ябып та куйдылар
үзен. Нариман Ташаякта мәчет салырга иң күп булышкан кеше иде –
Мулла Галинур башкалага китте. Анда үзенә кияү тиешле баш мулла
белән күреште. Мэрның баш ярдәмчесенә кадәр барып җиткән дип
сөйләделәр. Гыйлеме булмаса да Мулла Галинур телгә оста, сөйләшә
белә иде. Бер атнадан Нариман авылга кайтып төште, сәүдәсенә
кереште. Нәтиҗәсе дә күренде: ТБО төзелми калды, шәһәр чүп-чарын
ташуны туктатты. Аннары Нариман белән Сания өйләнештеләр.
Әриф белән Камәр гайбәтен кибет эченнән чыгармады Сания.
Әлеге хәбәрне үзенә алып килеп ирештергән күршегә дә әйтеп куйды:
«Авызыңны ачасы булма!»
...Гайбәт – яман нәрсә. Ямьсез һәм урынсыз гайбәт кешенең үзенә яки
нәселенә каргыш китерә, яман чир алып килә. Бәла-каза чакыра. Ислам
диненең дә гайбәтне тыюын белә иде хатын. Аның телен дә, җанын да
гайбәт белән пычратасы килмәде. Әле аның бала табасы бар иде.
Кияүгә чыгуына бер ел булса да, яшь килен һаман бәбигә уза
алмый. Кала хастаханәсенә барып тикшеренеп тә карадылар, әлегә
файдасы да, нәтиҗәсе дә юк. Күңелдә өмет бар. Әлеге өмет тылсымлы
Галәветдин лампасыннан соң тагын тернәкләнде, башын калкытты.
Бигрәк тә Суган Касыймның сарымсагы котырып уңганнан соң. Суган
Касыйм тылсымлы лампадан үзенә бәхет сораган, ди, имеш. Шулай
дип сөйләштеләр, шуңа ихластан ышандылар. Ышанмый хәлләре
юк, чөнки барысы да күз алдында бит.
Хәер, сорагандыр да шул. Ул чакта Билал өенә аяк басмаган кеше
калмагандыр...
Бигрәк тә Сания үзе кыбырҗыды, өмет канатлары чыкты. Һәм, бер
җаен туры китереп, бу хыял-сере хакында Билалның үзенә дә чиште.
– Ярдәм ит, зинһар! – диде.
– Нинди ярдәм? Пажалысты! – диде Билал.
– Өеңә барып теге ни... Лампаңны сыпырып кайтырыем дигән идем...
– Ышанасыңмы шул лампага? – диде Билал. Сания сискәнеп
куйды.
– Ничек?! Соң үзегезнең!.. Соң сезнең бөтен туганнарыгыз шул
лампа аркасында череп баеп бетте бит! Чыбыркы Лотпые агрофирма
ачып җибәрде. Фәлән туганыгыз Кала шәһәрендә фәлән булган, төгән
туганыгыз шунда ук төгән булган дип сөйли бит халык! Үзең соң!
Үзең дә бит авылның мафиознигы хәзер! Билал абый, әйт дөресен,
шул лампа аркасында бит инде, әйе бит?!.
Билал каушап калган иде. Беркавым сүзсез торды. Аннан соң
гына:
– Ну, ышанасың икән инде... Мин каршы түгел, – диде. – Түлке
алдан әйтеп куям, гап-гади лампа ул! Бабайдан калган. Галәветдин
бабай маякчы булган бит минем!
Әлеге сүзләрдән соң хатынның күңеленә икеләнү хисләре керде.
Сораулы карашын Билалга төбәде. Тегесе:
– Соң... Алай бик теләгәч, сынап кара! Гыйфрите уянган чак булса
инде... –дип куйды.
– Нинди Гыйфрит ул, Билал абый?
– Нинди булсын, Галәветдин лампасының җене, Гыйфрите!
– Әллә чынлапмы?..
– Күргәлим мин аны кайчак. Төнлә белән түлке. Сәгать уникеләрдән
соң. Янга килә дә: «Ни боерасың?» – дип төртеп уята, мәлгунь.
«Кит, борчыма, йокы килә», – дип куып та карыйм. Китми. Тик тора
бәбәкләрен акайтып карап.
Бу вакытта Сания, телсез-өнсез калып, тын ала алмый башлаган
иде.
– Билал абый, зинһарлап сорыйм! Ярдәм итсен миңа да, ә? Әйтеп
карале, ә?!
– Үзеңнең соравың кирәк!
– Төнлә белән синең өеңә килепме?
– Соң, кил! Мин бүген барыбер өйдә кунмыйм. Камәр чакырды.
Иртә белән генә кайтам.
Сания куанычыннан басып торган урыныннан сикереп куйды.
– Чынлапмы, Билал абый? Нариман белән икәү килсәк, ярармы
икән?
– Юк! – дип кырт кисте Билал. – Чыкмаячак, икәү булсагыз. Үзең
генә кил. Ирең синең кая барганны белергә тиеш түгел. Зиреклегә
әниләргә барам дип әйтеп кит.
– Юк ла! Нариман бүген үзе тауарлар артыннан Калага китә ул.
Ике-өч көнсез кайтмам диде.
Хәйләләде Сания, ачыласы килмәде лампа хуҗасына. Нариман
Калага аның өчен әйбәт табиб сөйләшергә бара. Бер танышы әйткән
булган. «Менә безгә ярдәм итте, хәзер тупырдап торган ике бала
үстерәбез», – дигән. Иш янына куш булыр, тылсымлы лампа да комачау
итмәс дип уйлады капылт кына отыры нәфесе кузгалган хатын.
– Менә бит! Җае да чыгып тора икән, алайса.
Билал, кесәсеннән ачкыч чыгарып, хатынга сузды:
– Өй ачкычы бу. Миндә запасы бар. Сәгать уннардан соң өйдә
булмыйм инде мин. Калага ук китеп бармасам әле.
Аларның кызыл әтәчләре сәгать нәкъ уникедә тавыш биреп
ала. Әтәч тавышын көтә-көтә йокымсырап киткән хатын, утырган
урыныннан ничек сикереп торганын да абайламады, пуля кебек
урамга атылды. Төнге урамда аның юлына телсез Ясир очрады. Сания
каушап калды. Ләкин тиз тынычланды, телсез булгач, аны санга сугып
тормасаң да була иде. Тик Ясир тиктомалдан аның каршысына килеп
туктады. Куллары белән нидер аңлата башлады, аннары беләгеннән
тотып, кирегә, өенә таба әйдәкләде, кайтырга куша бугай. Сания
кулын тартып алды да, мәзинне читкә этәреп, юлын дәвам итте.
Каршысына Ясир очрагач, бер дә курыкмады ул. Киресенчә, бу
гөнаһсыз, өстәвенә Ходай юлындагы кеше очрагач, юлы уңар кебек
тоелды аңа. Ясирнең төн ката урамда ялгыз башы киләп сарып
йөрүенә дә гаҗәпләнәсе түгел. Әниләре Бибигөл – Кигәвен Әрифнең
хатыны, аларны ташлап, Калага китеп барды. Бай кешегә – шактый
карт дип тә сөйлиләр – кияүгә дә чыккан, имеш. Җәлпәк борынлы
җырчыга ияреп киткән җиреннән. Шул кайгысыннан йокы керми
торгандыр бичараның күзенә дип уйлады хатын һәм, тоткадагы
җепне сүтеп, Билалның ишегалдына керде. Дөрес әйткән Билал,
утлар сүнгән, өйдә кеше-мазар барлыгы сизелми, ә тәрәзә төбендәге
җиз лампа балкып янып утыра иде.
Хатын курка-курка өйгә узды. Чынлап та, бар гәүдәсен җиңелчә
калтырау алды. Әгәр теге Гыйфрит дигәннәре, йонлы куллы булып, аңа орынса, шундук йөрәге ярылып үләчәк бит! Ләкин түзәргә
кирәк. Тешне кысып булса да түзәргә. Ул атлар-атламас адымнар
белән лампа янына килде. Иреннәрен кыймылдатып, аннан нидер
сорарга да маташты әле. Лампа уты да яктырак яна башлады
бугай. Хатынның эчен тынычлык биләп алды. Куркуы юкка чыкты.
Киресенчә, гәүдәсенә, җанына ниндидер көч, гайрәт иңде шикелле.
Аяк буыннары шактый йомшарган иде, ул, янәшәдәге сандык өстенә
утырып, чак кына хәл алырга ниятләде. Тик куркуыннан чираулап
кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды: сандык ул утыруга
аякланды да идән буенча йөреп киткән шикелле булды! Ул гына да
булмады, бераздан кемдер аны арттан кочаклап алды!.. Калганын
хәтерләми дә диярлек. Нидер булды инде шунда...
Хатын, шактый вакыттан соң, ишегалдына чыккач кына һушына
килде. Киемнәрен рәтләгәндәй итте һәм, уктай очып, өенә кайтып
китте. Аннары, ястыгына капланып, таңга кадәр үксеп елап чыкты.
Нариман Каладан кайтып җитмәгән, иртүк барып кибетне ачарга
кирәк иде. Сания исерек кебек торып киенде, баш-күзен рәтләде
һәм эшкә китте. Ул берни хакында да уйлый алмый, башы эшләми,
гәүдәсе камыр кебек, теле көрмәкләнә иде.
Кибет ишеген беренче булып Билал ачты. Хатын имәнеп китте.
Кулы ирексездән үлчәү геренә үрелде һәм күп тә уйлап тормады, гер
белән Билалның башына тондырды. Тегесе гөрселдәп кибет идәненә
ауды. Сания аңына килде, алга чыкты һәм, аптырап, тынсыз яткан
Билал өстенә иелде. Аннан хәмер исе катыш хушбуй исе аңкый
иде. Сания авыл хатыннарының һәммәсенең дә нинди хушбуй
сөртеп йөргәнен яхшы белә. Билалдан Чибәр Камәр яратып сибә
торган хушбуй исе килә. Ул җиңел сулап куйды. Аннары, тиз генә
барып, кибет ишеген эчке яктан бикләде дә Билал өстенә салкын
су сипте. Тегесе күзләрен ачты, беркавым хәрәкәтсез ятканнан соң,
мыгырдана-мыгырдана, аякларына торып басты. Саниянең кулында
тутырып хәмер салынган стакан иде. Билал аны алды да «голт» итеп
эчеп җибәрде. Җиңен иснәде. Аннары хатынга күтәрелеп карады.
Тегесенең кулында кабымлыкка дигән перәннек иде. Билал аны да
алып капты һәм, чәйнәп бетергәч: «Ну ты даёшь!» – дип куйды һәм
шаркылдап көләргә кереште.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев