Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Ниндидер җылы дулкын хатынны әүвәл ишегалдына, аннары урамга чыгарып бастырды. Ул, үзенең кая барганын да абайламыйча, төн пәрдәсен ертып, Әриф йортына таба атлады. Ул елмая иде. Аның йөзендәге яктылыктан күктәге йолдызлар тагын да яктырак булып янган кебек тоелды.
4
Ай кан төсенә керергә тагын берничә көн калып бара. Кигәвен Әриф
бүген үгезләрнең өчесен дә көтүгә җибәрде. Сыерлы кешеләр, бу хәлне
күргәч, иртәгә кояш чыкмас, ахры, дип, шаклар катып калдылар. Чөнки
кигәвеннәр малае үгезләрен бик саклап кына тота. Көтүдә каплана
алмаган сыерыңны үгез янына кәнүшнигә алып килсәң дә, акча түлисе.
Ни хәл итәрсең, ул үгезләр, сыер койрыгы селкенгәнне карап йөрүдән
башка, бик әйбәтләп тамакларына да ашыйлар шул. Аларны тоту
Әрифкә кыйммәткә төшә. Шулай да аның әлеге нәселле малларыннан
аерыласы килми, авыл халкының бетеп барган сыерларына дип кенә
асрамый бит ул аларны, яхшы нәселле үгезләрне көтүгә сорап, тирә-
юньнән дә киләләр. Үзе әйтмешли, бу Әрифнең кечкенә генә «бизнесы»
иде. Йөз баш сыер малы булып та мантый алмаган иде теге чакта. Ни
кызганыч: сыерлары нәселле иде, әйбәт иде, чиләкләп сөт бирә торган
маллар иде. Тик капылт кына сөт бәясе тагын аска тәгәрәде дә, аларны
иткә озатудан башка чарасы калмады Кигәвеннең. Итен дә көч-хәл
белән генә урнаштырып бетерде. Сөте аңлашыла инде, Хакимнең
туганы каяндыр чит илдән коры сөт порошогы кертеп тутыргач, фермер
товарының бәһасе өч тиенгә әйләнми хәле юк. Ә менә ит яхшы китәр
дип уйлаган иде Әриф. Тик тагын каяндыр «хәләл чучка» дигәннәре
килеп чыкты да, итнең дә бәясе тояк астына кадәр төште. Аның:
«Бу «хәләл дуңгызлар»ын нинди чучкалар уйлап тапкандыр инде
тагы!» – дип зарланып йөргәнен яхшы хәтерлиләр әле. Әриф төбенә
төште: һаман да шул Хаким «чучкалары», аның туганнан туган энеләре
Кылановныкы булып чыкты ул мәлгуньнәр.
Әриф малларын тиктомалдан пычак астына кертмәде, аларны
саклап калу өчен әүвәл озын-озак юллар үтте. «Безнең май заводлары
су кушкан сөтне читтән кыйбат бәягә ала, ә минекенең бәһасен бермә-
бер төшерәләр. Майлылыгы түбән дип, күзгә карап алдыйлар!» – дип
тавыш та чыгарып карады. Файдасы булмады.
Ул көнне Кигәвен Әриф карап торган өч үгезеннән, чынлап
та, колак какты. Эш болай булды. Гадәттә, Әриф үгезләрне, авыл
башында ук көтү белән бергә каршы алып, абзарларына кертеп
яба торган иде. Бүген соңга калды. Үгезләр Шайтан күле аша ул
көнне үзләре «гашыйк булган» бер мүкләк сыерны озата киттеләр.Сыерның хуҗасы, малын «егетләрдән» аралап алып, абзарына кертеп
япкач та, кәнүшнигә кире кайтырга уйламады тегеләр. Тамаклары ач
икәнлекләре исләренә төшеп, Шайтан күле буендагы сусыл тәмле
үләнне умырырга керештеләр. Чибәр Камәр көтүгә чыкмаган аксак
сыерын арканнан алып кайтырга дип барган иде. Күл янында йөргән
үгезләрне күрде дә сыерны шунда таба әйдәде. Кигәвенгә акча да
түлисе булмый, «егетләр» янәшәдә генә бит! Әллә бүтән көнне чыгара
ул аларны, әллә юк. Көне буе арканда булып та тамагы туймаган
аксак сыер, күл буендагы үләнне күреп, шуңа ябышты. Алдындагысы
җитмәде, һаман эчкәрәк керде. Камәр бу вакытта үгезләрне дә куып
китергән иде. Үгезләр, күңелле мөгердәшеп, аксак бичә артыннан
китте. Тегесе һаман эчкә керүен дәвам итте. Үгезләр – аның артыннан.
Сыер, гәүдәгә җиңелрәк булгач, аксак булса да, беркавымнан күл
кырыендагы сазлыкны ерып чыкты, үгезләр исә авыр гәүдәләре
белән батып калды. Яртышар тонналы өч нәселле үгездән икесенең
үләксәсен иртәнге якта райүзәктән килгән кран белән күтәреп
чыгардылар. Кигәвен Әрифнең «бизнесы» шулай итеп юкка чыкты.
...Чибәр булып тумасын икән хатын-кыз дөньяга. Сөйкемле сөякле,
нурлы йөзле булсын, әмма болай ук чибәр булмасын!..
Чибәрлеге Камәрнең бәхетсезлеге иде...
Ул, Ай кызарырга берничә көн калды дигәндә, коймаларга
сыена-сыена гына, Билал йорты янына килде. Ачып керде. Лампа,
гадәттәгечә зәңгәр утын балкытып, тәрәзә төбендә янып утыра.
Камәр, белгән догаларын укый-укый, тәрәзәгә таба атлады. Менә
килеп җитте. Караңгыда тагын да тылсымлырак күренә лампа. Хатын,
ике кулын алга сузып, учларын утка тотты. Аларда чак кына җылы
сизгәч, кулы белән битләрен сыпырды, үзе бертуктаусыз дога укый
иде. Тылсымнан бик каты ярдәм көтсә дә, төнлә үзе янына лампадагы
җен сикереп чыгар дип шүрли иде ул, догаларны шуның өчен өзмәде.
Кинәт лампаның зәңгәр уты көчәеп киткәндәй булды, һәм нәкъ
шул мәлдә янәшәдәге йокы бүлмәләренең берсеннән «дык» иткән
тавыш килде. Хатын беравык тораташ кебек катып калды. Әйтерсең
аны баскан урынына кадаклап куйганнар иде. Әйе, ул җаны-тәне
белән сизде, тойды: лампа эченнән тылсымлы Гыйфрит чыкты, аны
идәнгә шул кадаклады. «Ир-ат өммәтеннәнме икән соң бу Гыйфрит?!»
дигән юләр уй миен кыздырып узды. Юләр димәсәң инде син аны:
чираулап кычкырып, чыгып качасы урынга, авыл урамы буйлап ярдәм
сорап, кушаяклап чабасы урынга, әллә ниләр хакында уйлап тора!
Йокы бүлмәсендә тагын нидер дыңгырдады. Болай да куркуыннан
тыны кысылган хатын инде тәмам суламый башлады. Кемдер, арттан
килеп, аның җилкәсенә кулын салган кебек булды. Йонлы куллар.
Авыр куллар. Ирләр кулы кебек. Хатын, иңбашларын күтәреп, көрәк
чаклы кулларны кагып төшергәндәй итте. Аякларга җан керде, ул артка чигенә-чигенә ишеккә таба китте. Лампа уты сүрәнләнде.
Ләкин ул эченнән генә Гыйфриткә: «Кигәвен Әриф үзенең үгезләре
өчен мине харап итеп ташламасын! Ачуланмасын миңа! Ярдәм итче,
зинһар!» – дип, үтенечен әйтеп калырга өлгергән иде инде.
Калганын хәтерләми...
Ниндидер җылы дулкын хатынны әүвәл ишегалдына, аннары
урамга чыгарып бастырды. Ул, үзенең кая барганын да абайламыйча,
төн пәрдәсен ертып, Әриф йортына таба атлады. Ул елмая иде. Аның
йөзендәге яктылыктан күктәге йолдызлар тагын да яктырак булып
янган кебек тоелды.
– Кем йөри бу караңгы төндә?! – дип каршы алды Кигәвен Әриф
яшь хатынны. – Камәр?.. Чибәр Камәр?.. Син?!..
– Керт әле, Әриф! Сүзем бар! – диде хатын тыныч кына. Ләкин төн
уртасында үз ишегалдында ялгыз тол хатынны күргән Әриф бер дә
тыныч түгел иде инде. Организмында биологик реакция башланып,
тора-бара ул химик реакциягә әйләнде, тамырлары буйлап шаулап
кан акты, кайнап чыкты. Өйгә керделәр.
– Мин синең алдыңда бик зур гаепле, Әриф! – диде хатын.
– Ә мин сиңа тамчы да ачуланмадым, Камәр! Болай төн уртасында
борчылып йөрмәсәң!..
– Әйдә! Киттек минем белән! – диде хатын шулчак һәм үзенең
кайнар, йомшак учлары белән Әрифнең кытыршы кулына орынды.
Әриф кая барасыларын сорап та тормады, җәһәт кенә киенде дә хатын
артыннан иярде.
Камәр Әрифне Билал йортына таба алып китте. Төнлә йөрүләре
угры кебек булса да, йозакны үз ачкычы белән ачып керделәр.
Икесе дә тәрәзә төбендәге лампа каршысына килеп басты. Камәр
пышылдап: «Сора, хыялыңда булган нәрсәне сора!» – диде, җиңелчә
генә Кигәвеннәр малаеның җиңенә кагылып. Әриф гозерләнеп,
ихлас күңеленнән сорады: «Ташаякта бүлнис ачасым килә! Телсез
малаемны телле итә торган, бар халыкны бушка дәвалый торган
бүлнис ачып бирсәңче! Ярдәм ит!» – диде.
Күңелләре булган иде. Чыгарга дип ишекне ачканда, яңа
бүлмәләрнең берсендә тагын нәрсәдер дөбердәде. Камәр чытырдатып
Әрифнең җиңенә ябышты, тегесе аны сөйрәп диярлек алып чыгып
китте.
...Билал йортын узып, тау башы урамына чыккач кына, җан керде
Камәргә.
– Нәрсә дип сорадың? Өлгердеңме соң?! – диде ул тагын бер кат
дәшми-тынмый янәшәсендә атлаган Әрифтән. – Бер үгезең исән бит.
Шул аякка бассын дип сорагансыңдыр инде?
– Сорадым. Аның турында да сорадым.
– Тагы?
– «База отдыха» саласым килә Ташаякта! Шул турыда, – дип катгый
итеп җавап бирде ул. – Ә син?
– Мин көн саен барам бит. Сорар нәрсәләрне сорап бетергәнмендер
инде. Башка бер фикер дә килмәде бу юлы, – дип кенә куйды. – Ә-ә-ә,
теге үгезең аякка бассын дип мин дә сорадым. Мин гаепле бит!
– Син гаепле түгел! – диде Әриф, тавышын күтәрә төшеп. –
Бәхетсезлек булмаса, бәхет килмәс иде ди рус мәкале... Миңа
өйләнергә, сиңа кияүгә чыгарга кирәк. Шул хакта сорарга иде
безгә, – диде ул шактый күңелсез тавыш белән.
– Ие шул...
– Гыйфрит минем иңбашыма кагылды, – диде хатын,
ярымпышылдап. – Әле дә шул урын кызышып тора.
– Минем дә, – диде Әриф. Тик ул серен чишеп бетермәде, үз
уйларына чумды. Шактый зур шиккә калган иде ир. Тегендә чакта
лампа утыннан капылт кына бөтен тәне кызып яна башлаган кебек
булды. Аннары урамга чыккач, әлеге кызулык кайнарлыгы бер нәни
ноктага әйләнде дә йөрәк турысына килеп урнашты. Аның шунда
икәнлеген сизә Әриф, тик әлегә җылысын гына тоймый иде.
Баягы җылы Камәрдән ургыла шикелле. Тик нигә Камәрдән,
лампадан килгән кебек иде бит?.. Ул тагын көрсенде.
Әрифнең көрсенерлеге дә бар иде шул. Аның метрикәдәге чын
исеме «Әриф» түгел. Кем әйтмешли, мулла кушкан исеме «Әлиф»
булып, мәктәптә укыган чакта «Әриф»кә үзгәреп калган иде. Янына бер
таяк та өстисе бар әле. Әлиф һәм Таяк. Әлиф хәрефе таякка охшаган.
Анысын гына белә инде ул, укымаган дигәч тә. Укырга яратмады Әриф,
китапны дус итмәде, кечкенәдән колхоз фермасында маллар янында
кайнашты, үгезләр белән булашты. Өлкән көтүчеләрне чөеп кенә
җибәргән тонналы үгезләр, Әлиф-Әриф күренүгә, песи кебек булалар
иде. Малайның ниндидер сихри көче бар иде аларга карата. Атларны
да бик яратты ул. Балачактан ук атның сыртында утырып түгел, корсак
астына кадәр төшеп ябыша ала иде. Шул кешенең, мал җене кагылган
ихлас күңелле ир-атның, язмыш соңгы өметен тартып алырга маташа,
аны җирдән, малларыннан аерырга тели. Аның җаны авылга береккән,
һәм ул гомер буе шуннан аерылмаячак. Әриф моны үзе күңеле белән
тоя, ләкин матур итеп әйтеп кенә бирә белми. Чибәр Камәр аңа күптән
ошый, тик матур, килешле итеп ул моны аңа мәңге аңлата да, әйтә дә
алмаячак. Сыер күргән үгез кебек күңелле итеп мөгрәсә генә инде...
Камәр, кинәт Әрифнең җиңеннән тотып, үзенә таба тартты:
– Беләсеңме, теге Гыйфритнең куллары йонлы иде аның! – дип
куйды. – Билләһи газыйм менә! Чынлап әйтәм!
Әриф җавап кайтармады, чөнки ташы кызган, ә миләре суынган
вакыт иде, башы эшләмәдеме, әллә Камәрнең ни әйткәнен аңлап
җиткермәдеме…
Ул хатынны капкасына чаклы озата барды. «Билал дип яна инде
бу!» – дип көрсенде ир, Камәр капкасының келәсе төшкәч.
Бүген хәреф тә танымаган Әлиф-Әриф мулла нәселеннән иде. Үзе
гаҗәп матур тавыш белән җырлый. Клуб сәхнәсенә менеп җырлаганы
юк аның. Сабан туе мәйданында да җырламый. Ә менә болында көтү
көткәндә яки печән чапкан чагында җырлый ала. Яшүсмер чакта,
Кала шәһәреннән җыр бәйгесе оештыручылар килеп, аны зур чарада
катнаштырмакчы булдылар. Башта мәктәп сәхнәсендә, аннары клубка
чакыртып җырлатып карарга уйладылар. Ләкин Әриф тик башын аска
иеп торды. Калаларны клуб мөдире басуга алып чыгып китте. Шунда,
Әрифне печән кибәне өстенә менгереп бастырып, җырларга куштылар.
Әриф «Иске карурман»ны сузып җибәргәч, болындагы тургайлар
тынсыз калды, чикләвек куаклыгында сайрашкан былбыллар телен
тешләде, белгечләрдән торган төркемне көч-хәл белән бу фани дөньяга
кире кайтардылар. Алар моң тәэсиреннән тәмам исерде.
Гыйлем сандыгының йозагы Әрифкә җиткәч бикләнсә дә, әлеге
нәсел йозагын Ходай Тәгалә аның малае Ясиргә тапшырган икән.
Ясир балачактан, әбисеннән догалар өйрәнеп, тора-бара шул юлдан
кереп китте, Коръән Хафиз дәрәҗәсенә иреште. Әмма, ни кызганыч,
бәхетсезлеккә дучар булды һәм телсез калды...
***
Ике яки өч күрше бергә җыелышып, Әриф ихатасына сыер
малларын җитәкләп килә башлады. Бурабзардагы сыңар үгез аларның
һәркайсын мәхәббәтле мөгрәп каршы ала барды. Бу хәлгә шаклар
каткан, дөресрәге, күңеле булган ир, әүвәл лапас бусагасына сөялеп,
кайнар күз яшьләре белән елады, аннары тын гына сыерларны абзарга
урнаштырды. Һәркайсына үзенчә исем-кушамат биреп чыкты. Кичен
дә, берничә кат чыгып, абзар-курасын әйләнеп керде. Ишегалдына
аяк баскан саен, тыныч кына күшәгән малларның тавышларын
тыңлый-тыңлый, күп итеп күкрәгенә төнге җылы һаваны алды,
сокланып күк йөзенә бакты. Андагы йолдызлар чиратлашып Әрифкә
күз кыстылар. Әриф аларның һәрберсен үрелеп алды да авыл өстенә,
авылдашлары өстенә сипте. Капка төбендәге багана башына эленгән
электр лампочкасының уты сүрәнләнеп калды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев